Татар театры м Крим Тинчурин Ирекле темага язылган сочинение рнге



Татарстан Республикасы Арча мунципаль районы Түбән Мәтәскә төп гомумбелем бирү мәктәбе

К.Тинчуринга 125 яшь тулу уңаеннан иҗади эшләр конкурсына тәкъдим ителгән сочинение

Ирекле тема: “Татар театры һәм Кәрим Тинчурин”

Башкарды: 9 нчы класс укучысы-Галимова Айзилә

Рәфыйкъ кызы

Җитәкче: Муллагалиева Гүзәл Нургали кызы

2012

Бүгенге көндә татар театрының дәрәҗәсе турында бик күп фикерләр ишетергә була. Театрның үткәне, бүгенгесе, киләчәге турында бәхәсләрне телевидение аша күрергә, матбугат чаралары аша тыңларга мөмкинлекләр зур. Театр тарихы, аның башлап йөрүчеләре турындагы белемнәр мәктәп программасында да урын тапкан. Театр-безне яшәргә, фикер йөртергә өйрәтә, аннан эстетик ләззәт алабыз. Үткәнебез, киләчәгебез турында фәлсәфи уйларга этәргеч тә бирә ул безгә.

Татар театры тарихының тамырлары бөек шәхесләргә барып тоташа. Боларга:Касыйм Шамил, Хәлил Әбҗәлилов, Гөлсем Болгарская, Галиәскар Камал, Кәрим Тинчурин керә. Бу шәхесләр милли театрга нигез салучылар.

Кәрим Тинчуринның ижат эшчәнлеге «Сәйяр» труппасыннан башлана. 1910 нчы елда Г. Кариев аны театрга чакыра. Күп кенә пьесаларда К. Тинчурин төп рольләрдә уйный, режиссерлык сәнгатен өйрәнә, ул вазифасын да башкара. Әлбәттә, аның иҗаты режиссер, артист булудан гына тормый. Ул безнең әдәбиятыбызга бик күп иҗат җимешләрен бүләк итә. Менә алар — “Зәңгәр шәл”, “Җилкәнсезләр”, ”Сакла, шартламасын!”, “Американ”,”Сүнгән йолдызлар”. Гаять эчтәлекле, бүгенге көнгә кадәр үзенең әһәмиятен югалтмаган әсәрләр бит алар. Бу пьесаларның эчтәлегенә игътибар итсәк, төп темалардан ил, халык язмышы, мәхәббәт, фаҗигале киләчәк, сугыш чорындагы авыр тормыш сурәтләнүен аңларга мөмкин. К.Тинчурин шушы әсәрләре аша халыкның уй-теләкләрен, өмет -хыялларын, киләчәген, милли мәдәният язмышын ачык чагылдырган.

Әлеге темаларны күздә тотып язган , халыкны уйландырган әсәрләрнең «Сүнмәс йолдызлар» дигәне 1923 елда язылган.

Трагизм, драма элементлары үзара кушылып киткән бу әсәрнең үзәгендә кеше шәхесе, аның язмышы, бәхеткә хокукы мәсьәләләре күтәрелә. Нинди матурлык, фаҗига турында сүз бара соң? Автор Сәрвәр белән Исмәгыйль арасында мәхәббәтнең фаҗигале язмышын тасвирлый. Бу яшь пар — авылның иң якты йолдызлары. Әмма икесе дә авыр язмышлы ятимнәр: Сәрвәр әбисендә тәрбияләнсә, Исмәгыйль байда хезмәт итеп көн күрә. Ике яшьнең мәхәббәте әкияттәгечә матур була . Автор шушы мәхәббәтне сурәтләү белән беррәттән, Исмәгыйльнең күргән төше аша тиздән булачак фаҗига турында да искәртеп куя. Төш аҗдаха сыман бер әйбернең, сызгырып, бөтен йолдызларны сүндерүеннән гыйбарәт була. Бу нинди аҗдаха, нинди йолдызлар соң? Әлеге чара алга таба тулысынча ачыла: без аҗдаханың сугыш икәнлегенә төшенәбез. Илдә аяусыз сугыш башлана. Сугыш алдында бар кеше дә бертигез. Бу афәт Исмәгыйльне дә читләтеп үтми: аңа да туган иле өчен көрәшергә кирәк.

Сәрвәр ике юл чатында: Фәхри аны мәхдүм Надирга димли, ә тәрбияче әбисе : “Бу –синең тормыш, үз юлыңны, үз бәхетеңне үзең сайла,”- ди. Сәрвәр киләчәк тормышы турында уйлана. Бу уйлар зур теләк — Исмәгыйлен ничек тә сугыштан алып калу теләге — белән тәмамлана. Хыялны тормышка ашыруда имче хатын ярдәм итә. Сөйгәненең колагына дару салып, үз куллары белән үтергәннән соң, кайгы Сәрвәрне юләрләндерә. Әле сөеп-сөелеп туймас сөлек кебек егетнең бу үлеме укучыны тетрәндерә. Автор Сәрвәрнең акылдан язу күренешен бик аянычлы итеп сурәтли. Бу күренешләргә бүгенге көн укучысы да битараф түгел. Матур гына башланган мәхәббәт тетрәндергеч фаҗига белән тәмамлана. Ләкин трагедия моның белән генә төгәлләнсә икән!.. Автор вакыйгаларны үстереп җибәрә.

Әсәрдә гарип Надир дә үз бәхетен эзли. Бөкре,табигать тарафыннан кимсетелгән булуына карамастан, ул да кеше. “Кыяфәтем белән шайтанга охшасам да, минем дә җаным, йөрәгем бар, ләкин мине аңлаучы юк”, — дип өзгәләнә ул. Бу фаҗига түгел мени?! Ләкин шушы шыксыз Надир образында матурлык та бар бит. Күңел матурлыгы ямьсез кешеләрне дә ямьле итә. Әмма аны беркем аңламый, аннан көләләр генә шул. Бар көчен җыеп, Сәрвәргә хисләрен аңлатырга була: “…Мин ялгыз идем. Шул ялгызлык вакытларында Сез, минем исемә төшеп, өмет чаткылары бирдегез. Сез миңа җан керттегез”,-ди ул. Әмма Сәрвәр Надирне бары тик кызгана гына шул. Сугыш башлану хәбәренә Надир сөенә генә. “Исмәгыйль сугышка киткәч, бәлки, Сәрвәрне үземә каратып булыр,”-дигән уй килә аның башына. Ләкин сугыш аңа да мәрхәмәтсез. Исмәгыйль кабере янында үлгән Сәрвәрне күргәч, Надирның соңгы өметен өзелә. “Ходай, синең җаныңны алып, актык йолдызымны сүндерде,” — ди ул. Өметсезлек аны үлемгә китерә.

Йолдызлар берәм-берәм сүнә тора. Әле аларның сүнәселәре алда, чөнки сугыш дәвам итә.

Кәрим Тинчурин бу әсәрендә матурлык белән фаҗигане бергә үреп бару аша мәхәббәткә соклану, аны җимерүчегә көчле нәфрәт уята. Язучының бу әсәре бик күп еллар буена сәхнә түрендә үз урынын саклап калачак әле. Әсәрнең исеме “Сүнгән йолдызлар” дип аталса да, үл тамашачы күңелендә сүнеп юкка чыкмас . Әсәрдәге гыйбрәтле вакыйгалар безне, үз мәнфагатьләреңне кайгыртканда, башка кешеләрне куркыныч астына куймаска өнди. Әсәр бик күп еллар элек язылган булса да, андагы проблемалар хәзерге көн өчен дә хас.

Фикеремне йомгаклап шуны әйтәсем килә. Театр карарга , андагы геройлар теле белән сөйләшергә, образга кереп , фикер йөртергә дә яратам. Мәктәп күләмендә барган “Театр һәм балалар” атналыгын көтеп алам. Киләчәктә дә татар театры сәхнәсенең без-яшь буынны тәрбияләү чарасы буларак яшәп калуына ышанам.

Заявка

Ф.И.әтисенең исеме,туган елы

Район,

мәктәп,

класс

Адрес, индекс

Паспорты буенча мәгълүмат

ИНН һәм пенсия иминиятләү таныклыгы

Фәнни җитәкченең Ф.И.әтисенең исеме.

Элемтә өчен телефон номеры,электрон

адрес

1

Галимова Айзилә 01.08.1997

Арча муниципаль районы Түбән Мәтәскә төп

гомумбелем мәктәбе 9 нчы класс

Арча районы Иске Төрнәле авылы,

422019

92 11 247325

Отделением УФМС России по РТ в Арском районе, 11.08.2011

160903120483

143-221-521 07

Муллагалиева Гүзәл Нургали кызы.

8 (8436) 65-62-03

8(8436)63-01-90

89872618187

[email protected]

Мәктәп директоры Р.Н.Гыйниятуллин



sitemap
sitemap