Табигать-туган йортыбыз_465



Табигать-туган йортыбыз

(республикакүләм иншалар бәйгесендә катнашу өчен)

Җир елый ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Челтерәп аккан чишмәләрем

Нигә кипкән?

Җир елый ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Сандугачлы талкайларны

Кемнәр кискән?



Табигатьне кемнәр шулай

Әрәм иткән?

Кешеләрдә миһербанлылык

Кая киткән?

Җир елый ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Бу гүзәллек, бу Җир шары

Яшәр микән?

Табигатьне саклау — һәр кешенең изге бурычы ул. Чөнки кешенең тормышы табигать белән бәйләнгән. Әгәр кешеләр һаваны, суны агулап, урманны корытып бетерәләр икән, димәк, кеше үз — үзен юк итә дигән сүз. Чөнки аңа яшәр өчен җирлек калмый. Шуңа күрә табигатьне күз карасы кебек сакларга кирәк. Быелгы ел юкка гына — Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы буларак билгеләп үтелми.

М. Пришвин табигать турында болай дигән: “ Без үзебезнең табигатьнең хуҗалары һәм ул безнең өчен бөек тормыш байлыклары туплаган кояш хәзинәсе”.

Балыкка су, кошка һава, җәнлеккә урман, ә кешегә Туган ил кирәк. Әйе, туган як кирәк кешегә! Туган як һәр кеше өчен дә үзе туып- үскән авылдан, тәпи баскан җирдән башлана. Олы кешеләрнең сөйләүләренә караганда, безнең авыл калын-кара урманнар белән әйләндереп алынган булган. Анда чыршы, нарат, усак, каен агачлары үскән. Урманнарда төлке, тиен, аю, бүре, куян кебек хайваннар яшәгән.

— Яшел ябалдашлары белән күкне терәтеп утырган агачлар — табигатьнең гүзәл бер могҗизасы. Алар тәсбих әйтеп кешеләргә гел бәхет, тәүфыйк теләп торалар,- диләр олылар. Кешенең бөтен тормышы табигатьтә уза бит. Чөнки кеше никадәр генә көчле булып күренмәсен, ул табигать баласы. Агачларда да кеше язмышы дип юкка гына әйтмиләр.

Шуңа күрә минем урман һәм аның әһәмияте турында сөйләп китәсем килә. Агачлар — безнең дустыбыз, саклаучыбыз, дәвалаучыбыз, туендыручыбыз, кыскасы безнең тормышыбыз. Алар һавадагы микробларны бетерә, тавышларны йота, кислород бүлеп чыгара.

Элек-электән халык урманга табынган, аны олылаган, саклаган. Урманы булган халык ач булмый. Җиләге, гөмбәсе, чикләвеге, үләне тукланырга, дәваланырга яраса, агачыннан әллә никадәр әйбер ясап була.

Урман — матурлык һәм сәламәтлек чыганагы. Ул климатны яхшырта, җир эрозиясен киметә, хайван-кошларга яшәү урыны булып тора. Әле урманнарны “безнең планетаның үпкәсе” дип тә атыйлар. Чөнки яшел үсемлекләр күп күләмдә кислород бүлеп чыгара һәм углекислый газ йота, һаваны тузаннан да чистарта. Халык кислородка бай һава суласын өчен, без яшәгән җирләрнең чирегендә урманнар үсәргә тиеш.

Урман – сулыкларның саклаучысы ул. Яр буйларында үсеп утырган урманнарның киселүе елгаларның саегуына китерүен кешеләр инде күптәннән сизгәннәр. Эш менә нәрсәдә: урманнарда кар һәм яңгыр суы туфракка акрын сеңә һәм аннан үзенә юл табып, елгага агып төшә, аны “туендыра”. Шулай ук урман – туфракның да саклаучысы. Ул киселгән урыннарда җил һәм су агымы туфракны бик тиз ашый, тарката.

Кешеләргә урман үзенең матурлыгы белән чиксез зур шатлык китерә. Урманда ял итү кәефне күтәрә, кешегә уңай тәэсир итә. Аның саф һавасы, яфраклары әкрен генә кыштырдавы, кошлар сайравы — болар барысы да кешенең рухын ныгыта, сәламәтләндерә.

Урман кешенең иң юмарт дусты. Ул бүләк итә торган байлыклар санап бетергесез, чөнки кеше аннан 20 меңнән артык төрдәге продукция җитештерү өчен чимал ала. Ресурслары мәңгелек булмаган мохитне кайгырту барлык халыкларның эше. Урманны һәм аның матурлыгын саклап калу-изге бурычыбыз.

Без табигать — балалары,

Гел аның кочагында.

Уйнаганда ялгышлар да

Була шул кайчагында

Учак яксак урманнарда,

Сүндерәбез кисәвен.

Тик җыярга онытмагыз

Чүп — чар, кәгазь кисәген.

Утыртабыз үсентеләр,

Урман артсын тагын да,

Тирбәлмәгез бишек итеп

Агачлар ботагында.

Без табигать- балалары,

Кояш белән янабыз.

Бездән һәрчак риза булсын

Шул табигать- анабыз.

Саф сулы чишмәләребезне, төз наратларыбызны, меңъяшәр имәннәребезне, яшел болыннарыбызны бетерүгә юл куймыйк. Кешенең сәламәтлеге, бәхетле мул тормышта яшәве табигатькә бәйле. Ә табигать-безнең туган йортыбыз!

Актаныш районы Яңа Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе, 7 сыйныф укучысы Гардисламова Регина Алмаз кызы








sitemap
sitemap