Табигать — уртак йортыбыз



Табигать — уртак йортыбыз.

Дөньядагы яшәүче һәр кеше табигатьне сакларга тиеш. Чөнки кеше гомере турыдан-туры табигатьнең чисталыгыннан бәйле. Саф һава сулаган, чиста су эчкән табигый чиста ризык белән тукланган кеше генә сәламәт була һәм сәламәт балалар үстерә. Иң әһәмиятлесе бу балалардан — кечкенәдән үк табигатькә мәхәббәт уяту, аны сакларга өйрәтү.

Һәр әти-әни үз баласына иң яхшыны гына тели дип уйлыйм мин. Кеше – табигать баласы. Димәк, кешенең табигатькә мөнәсәбәте — үз баласына булган мөнәсәбәтенә тигез шикелле. Кызганычка каршы безнең көннәрдә бу күренеш күзәтелми.



2013 нче ел — табигатьне саклау елы дип игълан ителде. Бу ел кешеләргә ничек тә булса табигатькә азрак зыян китерергә өнди. Чөнки әле һаман кешеләр әйләнә-тирәгә тиешле карашта түгел. Мәсәлән пычрак урамнар, тиеш булмаган урында чүплекләр ясау, сулыкларны пычрату күзәтелә. Әлеге күренешне төзәтә алган кешеләр моңа игътибар бирсеннәр иде. Бүгенге көннәрдә дә, киләчәктә дә кешеләр табигатькә тиешле игътибар бирсен иде. Киләчәк — безнең кулларда!








sitemap
sitemap