Табигать — туган йортыбыз



Мин – табигать баласы

“Табигать – туган йортыбыз”, “Мин – табигать баласы” – дияргә яратабыз. Әйе, безнең туу, яшәү, хәттә үлем дә табигать белән бәйле. Без туганчы, әни карынында ук аның җиләк-җимешләре, яшелчәләре белән тукланабыз, аның саф һавасын тоябыз. Яшәү дәверендә күпме матурлыгы белән хозурланабыз. Үлгәч тә, кешене җир куенына куялар. Димәк, чыннан да без “табигать балалары”.

Кояшның мәрхәмәтле елмаюы, ләйсән яңгырның шифасы, йомшак җилнең назлавы кемне генә битараф калдырыр икән? Ә ел фасыллары?! Кышның ап-ак карлары ябалак-ябалак яуганда, җир өсте күзләрне камаштырып җемелдәгәндә, дөньяларын онытып чыр-чу бала-чага таудан шуганда, агачлар ак шәлләрен ябынганда күңел аклыкка, сафлыкка күмелә, чиста ниятләр барлыкка килә.

Яз! Йөрәкләр дәртләнеп, күңелләр талпынып, ниндидер яңалык, сихри үзгәрешләр көткән чак. Ә табигать тә шулай түгелмени? Яфраклар бөреләнә, чәчәкләр ата, гөрләвекләр ага.

Җәйне барыбыз да көтеп ала. Каникуллар булган өчен генә түгел. Бу ел фасылы матурлыгы, мәрхәмәтлелеге белән әсир итә. Кая карама, яшеллек, хозурлык. Челтерәп йөгерек чишмәләр ага, мул сулы елгалар шаулый. Алсу таң сызылганда кошлар сайрый. Бу түгелме җәннәт?

Ә көзне затлы ханымнар белән чагыштырасы килә. Ул үз дәрәҗәсен белеп, өлгергән матурлыгы белән безне әсир итә. Күз явын алырдай яфракларның аяк астында шыгырдавы күңелгә тынычлык өсти.

Табигать безгә илаһи матурлык кына бирми. Без аның байлыкларыннан күп кулланабыз. Саф һава иснәп, үпкәләребез ныгый. Нарат урманына барып керүгә, тәмле сагыз исе тынга каплана. Аны иснисе дә иснисе килә. Ул һаваның чисталыгыннан хәтта баш әйләнеп китә сыман. Урман бит әле саф һава чыганагы гына түгел. Менә куе агач яфракларына качып, бер кош сайрый. “Чүт-чүт” диеп ул нәрсә турында җырлый икән? Куе үлән эченә качып пешкән җиләкләр башларын иеп утыра. Менә агачлар арасында алан. Нинди генә төсләр юк анда?

Табигать ананың фантазиясе бик көчле. Ана дип чагыштырасы килә, чөнки әниләр бөтен мәхәббәтләрен, тәҗрибәләрен, бөтен рухи, матди байлыгын балаларына бирә. Табигать тә шулай бит.

Табигать ананың фантазиясе бик көчле. Ана дип чагыштырасы килә, Борынгы әби-бабаларыбыз юкка гына үз куышларын, йортларын елга буйларына салмаган. Елгалар – ул яшәү чыганагы. Сусыз тормышны күз алдына китереп булмый. Ә ул елга буендагы матурлык турында күпме җыр җырланган: “Идел буйлары”. “Зөя елгалары”, “Агыйдел сылуына.” Су кешене тынычландыра, сәламәтләндерә. Колачлап елгада йөзү – табигать белән кушылуның югары ноктасыдыр.

Яшәү өчен бөтен нәрсәне без табигатьтән алабыз. Табигать безгә Ана кебек бирә дә бирә, ә без бу юмартлыкны аңламаган балалар кебек. Алабыз да алабыз. Ә бит Табигать ана картаеп бара, үзебез бирер, аны саклар вакыт җиткәндер.

Шушы матур елга буйларын нәрсәгә әйләндердек? Кая карама, чүп өемнәре. Ял иткәч, ул чүпне җыеп, чүплеккә илтеп ташларга нәрсә комачаулый? Завод-фабрикаларыбыздан чыккан зарарлы матдәләр үзебезне үк агулый бит. Технологияләр шундый алга киткән заманда, нәрсә дә булса уйлап табып булмый микәнни?

Сулыкларда инде безнең битарафлыктан, зәвыксызлыктан балыклар бетеп бара. Урманнарда җәнлекләр, кошлар кими. Урманнарны да инде кисеп бетереп киләләр. Гаеплене эзлисе юк. Ул – без. Кешегә һаман байлык җитми.

Ничек итеп Табигать анабызны саклап, яклап калып буламы соң? Мәктәп балалары нәрсә эшли ала? Экологик газета-журналлар, листовкалар ясый, кошларны-җәнлекләрне ашата, чүп җыя алабыз. Ләкин чүпне һәркем үз артыннан үзе җыйса, бу глобаль проблема булмас иде. Русларда бер матур мәкаль бар: “Чисто не там, где убирают, а там где не сорят”. Килешик, бик дөрес сүзләр.

Мәктәбебездә экологик тәрбия өстендә күп эшләнә. Китапханәдә күргәзмәләр оештырыла. Биология укытучысы җитәкчелегендә “Яшь эколог” дигән түгәрәк эшли. Класстан тыш чаралар да күп оештырыла. Бу – стендлар, викториналар, презентация ясап яклаулар, класс сәгатьләре, интеллектуаль уеннар. Ә конкурсларның ниндие генә юк. Кыш җитүгә кошларга җимлекләр ясый башлыйбыз. Бу эштә әти-әниләр дә катнаша. Шул җимлекләрне агачларга элеп, кыш буе кошларны ашатабыз, җимлекләрне чистартабыз. “Иң матур җимлек” конкурсы кызыклы уза. 7 нче класста “Табигатьне саклыйк” темасыннан соң, рәсемнәр конкурсы, экологик газеталар ярышы, фотолар күргәзмәсендә дә укучылар теләп катнаша.

Картлык Табигать анага гына түгел, безгә дә килер. Инде без көчселәнгән мәлдә, Табигать анабыз үлеп китсә, нишләрбез? Уйларга куркыныч. Булдырмыйк бу фаҗигане. Ул әле исән чакта, кадерлик, хөрмәтлик, саклыйк!!! Үзебезнең акыллы, мәрхәмәтле, көчле, тәрбияле балалар икәнлегебезне исбатлыйк!



sitemap
sitemap