Табигать -туган йортыбыз темасына инша





Киләчәк ни әйтер?..

… Җир йөзенә аклыгы, сафлыгы белән кыш аяк баса. Ул үзенең озын каникуллары, матур чыршылы Яңа елы белән йөрәкләрне җилкендерә. Һәр кеше бәйрәмне күңеллерәк, үзенчәлеклерәк итеп үткәрү турында планнар кора. Купшы чыршылар, наратлар өй түрендә урын ала. Өйдә хуш исләр аңкый, төрле төскә кереп җемелдәгән утлар күзләрне камаштыра. Шундый ыгы-зыгылары белән Яңа ел бәйрәмнәре күз ачып йомганчы үтеп тә китә. Әле генә бәйрәм рухы биреп түрдә утырган яшел гүзәлләр кирәксез артык әйбергә әйләнә һәм чыгарып ташлана. Менә шулвакыт күңел әллә нишли. Чыршылар телгә килгәндәй була: “Әй, кешеләр, мәрхәмәтсезләр сез. Урманда матур гына үсеп утыра идек. Без булган урында һава саф, суларга рәхәт иде үзегезгә. Иң-иңнәребезне кисеп алдыгыз да … Ә хәзер без бер файдасызга анда-монда аунап ятабыз. Һич югы ылысларыбызны алып, суда тотыгыз һәм шуның белән юыныгыз, сәламәтлегегез ныгыр. Их, урманыбыз, андагы дусларыбыз…”



Чыннан да, һәр Яңа ел вакытында күпме нарат, чыршы юкка чыга. Ә бит бәйрәм рухын бүтәнчә дә тудырырга була. Мәсәлән, ясалма чыршылар алырга… Инде хуш исле булсын дисәк, берничә ботактан торган букет ясап куярга мөмкин. Минем әнием гел шулай эшли…

Адәм баласының агачларга карата булган шәфкатьсезлеге моның белән генә бетсә икән. Җәй айлары якынлашу белән, мунча себеркеләре җыяр вакыт җитә. Каен, имән агачларын күпләп кыру башлана. Без әнием белән урман аланнарына җиләк җыярга бик еш йөрибез. Шулай берчак яшь каеннарны урталай чабып бетерә язганнарын күреп исебез китте. Әйе, себерке “җыйганнар” монда. Урта яшьтәгеләрен урталай бөгеп, очларына кадәр ботарлаганнар. Әнием: “Ничек куллары барган бу адәм актыкларының (“Кеше” дияргә тел әйләнми!) мондый вәхшилеккә?!” – ди. Эчкәрәк үтәбез. Бер нәни генә каен кызчыгы нәзек чәчләрен салындырып моңсу гына басып тора. Ничек исән калды икән?!. Ботарланган каен кызларының үксеп елаган авазларын ишеткәндәй булам: “Яшел күлмәгем бигрәк матур. Барыбыз да чибәрләр. Быел тагын да үсебрәк, матураебрак киткән-бе-з-з… Абау, кем күлмәгемне йолкып алды? Әле ярый, иң өстәге яңа яфракларым исән… Юк, анысын да кырып алды бер мәрхәмәтсезе… Шәп-шәрә калдым. Гүзәллегемне югалтуны ничек кичерәсе дә салкыннарга ничек түзәсе ..?”

Үзләренә зыян китермичә, чамалап кына җыюга, мунчада чабынып, яфракларының сихәтен күрүгә агачлар һич кенә дә каршы түгел. Юк, вакланып тормый кеше. Күп булсын, тиз булсын, бүген булсын, менә хәзер үк… Ә иртәгә? Аннан соң? Анда аның эше юк…. Һич кенә дә борчымый монысы… Ә тиеш… Балалар, оныклар алдында ни дип җавап бирербез? Минемчә, бирергә туры килер, туры килер, һичшиксез, …

Табигатькә карата шәфкатьле булу адәм баласына ана сөте белән керергә тиеш дип уйлыйм мин. Әйләнә-тирәбездә, аллага шөкер, андыйлар да аз түгел. Җәйге каникул вакытында мин Каенлык авылына туганнарыбызга кунакка кайтам. Анда табигать искиткеч матур! Тау астыннан агып чыккан чишмәләре генә дә ни тора! “Тәрбияле чишмәләрнең сулары җиң юанлыгы була” дип, картлар юкка гына әйтмәгән. Авылның Таһир исемле егете бер чишмәнең тирә-ягын тазартып, менә дигән урын ясаган. Чишмәнең суы гөрләп ага, улагында авыл халкы рәхәтләнеп кер чайкый, җәйге эсседә узучы һәркем матур савытлардан сап-салкын су эчеп сусавын баса, арыган тәненә дәрт-дәрман ала. Инеш аша басма салынган, утырып ял итәргә утыргычлар куелган. Менә шундый игелекле кешеләрдән үрнәк алып яшәргә кирәк. Таһир абыйның тормышы да бик җайлы бара. Аның һәрнәрсәсе җитеш, балалары уңган. “Бер рәхмәт мең бәладән коткара” диләр, дөрестер бу гыйбарә, дөрес!..

Гыйззәтуллина Гөлназ, Буа шәһәре М.Вахитов



исемендәге гимназиянең 8 нче сыйныф укучысы








sitemap
sitemap