Сугыш хатирсе



Ягафарова Айгуль Равилевна

(МБОУ «СОШ №11 ЗМР РТ»)

Сугыш хатирәсе.

Сугыш килеп китте бу җиргә,

Нәрсә күрсә шуны яндырып,

Күмер, көл һәм үлек калдырып,

Сугыш килеп китте бу җиргә …

Хәсән Туфан

Бөек Ватан сугышы әһәмиятле мөһим тема. Бу темага бик күп китаплар язылган, кинофильмнар төшерелгән, бик күпләрне дулкынландырган. Хәтер һәм тарих аларны берләштергән. Сугыш афәте һәммә кеше өчен уртак. Дошманга каршы төрле өлкәдә ирләр белән беррәттән иӊгә-иӊ куеп хатын кызлар да көрәшкән: медиклар, зенитчылар, элемтәчеләр, радистлар, очучылар, прожекторчылар һәм башкалар. Ирләр сугышка китеп беткәч, тылда картлар, хатын кызлар, яшьүсмерләр һәм балалар гына калган. «Барысы да җиӊү өчен» дип армый-талмый, бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр ачлы-туклы көе бил бөккәннәр, завод-фабрикаларда корал җитештергәннәр.

Бу сугышта безнең бик күп якташларыбыз да батырларча сугышканнар: И.А.Норкин, Х.Х.Хәсәнов, В.Х.Хаҗиев, В.А.Петров, Н. А.Катин, И.М.Засорин, Г.Г. Гыйниятуллин һәм башкалар.

5-нче апрель 1966, Мамадыш

Минем бабай – Дияров Әхмәт Мөхәммәтҗан улы 1912 нче елның 12 нче апрелендә Мамадыш районы Югары Ушмы авылында туган. Быел аӊа 100 яшь тулган булыр иде. Бабай 1940 нчы елныӊ башында Совет Армиясе сафларына алынган. Ул Венгриядә хезмәт иткән. 1941 нче елда сугыш башлангач, үзе белән алып киткән гармунын, сугышка керәбез дип, посылка итеп җибәргән. Шулай итеп, ул сугыштан исән-сау 1946 нчы елда кайткан. Ә менә ике энесе сугыш кырында ятып калганнар. Әхмәтгаян абый танкист булган, танкы яна башлагач, люктан чыкканда атып үтергәннәр. Кече энесе — Гәптерәүф абый башта Суслонгер лагеренда җәфа чиккән, фронтка җибәргәч, Днепрны кичкәндә батып үлгән.

Әбинеӊ абыйсы – Гали абыйны сугыш башлану белән фронтка җибәрәләр. Ул анда командир була. Аныӊ сеӊлесен – Галия апаны 1941нче елныӊ ахырында, немец Мәскәүгә якынлашкач, окоп казырга җибәрәләр. Алар станциядә торган вакытта солдатлар төялгән эшелон килеп туктый. Шунда Галия апа вагоннар буйлап: “Кашапов Гали юкмы?” — дип, абыйсын эзләп китә. Ни гаҗәп: чыннан да, эзли торгач, ул абыйсын таба. Бу аларныӊ соӊгы очрашулары … Гали абыйныӊ солдатлар белән сугышка китүе була. Ул кабат туган иленә әйләнеп кайтмый, сугыш кырында һәлак була.

Дәһшәтле сугыш еллары ерагая барган саен фронтта көрәшеп җиӊү яулаган, тылда хәләл көчләрен куеп, тыныч, бәхетле көннәрне якынайткан хөрмәтле ветераннарыбыз да елдан-ел кими. Ләкин алар күрсәткән батырлыкныӊ әһәмияте кимеми, киресенчә, аныӊ яӊадан-яӊа сәхифәләре ачыла. Ул дәһшәтле елларда йортына кайгы-хәсрәт кермәгән, күз яшьләре түкмәгән бер генә гаилә дә булмагандыр.

Бөек Ватан сугышы 1418 көнгә сузылган. Кем фронтта, кем тылда, солдатмы ул, эшчеме, һәркемнеӊ бер теләге булган: тизрәк дошманны тар-мар итеп, илдә җиӊү яулау. Дошманны үз өненә кадәр куганчы, күп югалтуларга дучар булган совет кешесе. Әмма дә җиӊү безнеӊ якта. 9 нчы май бәйрәмен хәзерге көнгә кадәр зурлап билгеләп үтәбез. Үз гаиләмнеӊ бу җиӊүгә өлеш кертүенә мин бик горурланам.



sitemap
sitemap