Кзге урман Авторское стихотворение



Көзге урман

(Авторское стихотворение)

Кояшлы көзге көннәрдә

Буйладым мин урман буйларын.



Сөйләшәм мин һәрбер агач белән,



Белгән кебек алар уйларын.

Менә басып тора миләш,

Колачларын киң җәеп.

Пышылдаган кебек колагыма,

“Минем белән сөйләш!”, “Минем белән сөйләш!”

Көзге җилләр искән чакта,

Җиргә кадәр бөгелә яшь каен.

Яфраклары җиргә коелганга

Моңая ул, моңая көн саен.

Урман уртасында горурланып

Басып тора бер чыршы.

Дәшкән кебек башкаларга

“Мине генә күрче!”, “Мине генә күрче!”

Язлар җиткәч табигать тә яшелләнә,

Яшәрәләр һәрбер агачлар.

Табигать тә яши өмет белән,

Өмет белән яшик, дуслар!

Об авторе: Зиганшину Самату 15 лет. Он живёт и обучается в 8 «В» классе, в МБОУ« Гимназия №3», город Чистополь Республики Татарстан.








sitemap
sitemap