КВН Здоровый образ жизни на татарском языке



КВН “СӘЛАМӘТ ЯШӘҮ РӘВЕШЕ”

УКЫТУЧЫ: Сарман районы “Саклау-Баш урта гомуми белем бирү мәктәбенең” химия – биология укытучысы Галиуллина Әлфия Вәдүт кызы.

МАКСАТ: укучыларда актив ял итүне оештырырга өйрәтү, сәламәт яшәү рәвешенә өндәү.

1 ярыш. КАПИТАННАР ярышы. Капитаннар чыгып төрле биремнәр алалар, бирем буенча пантомима күрсәтергә кирәк, башка капитаннар пантомиманы чишәләр.

Каршылыклар буенча йөгерү

Фигуралы шуу (8 класс)

Таяк ярдәмендә биеклеккә сикерү (11 класс)

Трамплиннан сикерү (9 класс)

Диск ыргыту

Ук ярдәмендә ату (10 класс)

2 ярыш. ӨЙ ЭШЕ. Әдәби-музыкаль композиция – шаяру. Вакыты: 5-7 минут.

Тәмәке тарту – сәламәтлекне бетерү (8 класс)

Иртән – бию, көндез – бию, кич – бию, менә сиңа сәламәтлек (9 класс)

Елмай, әле, елмай (10 класс)

Эчкечелеккә — көрәш (11 класс)

Игътибар ителә: темага туры килү, дөреслек, артистлылык,оригинальлык, музыкальлелек. Өй эше буенча командалар үзләренә исем сайлый, үзләрен таныштыра.

8 класс: “Skill Boond”, плакат

9 класс: “Hip-hop”, плакат

10 класс: “Елмаю”, ирен һәм чәчәк

11 класс: “Nemiroff”, гроб һәм аракы шешәсе макетлары

3 ярыш. “КҮҢЕЛЛЕ ЭСТАФЕТА”, команда укучылары төрлечә йөгерә.

янып торган шәм тотып йөгерү

артка карап йөгерү

тартма киеп йөгерү

эре атлап йөгерү

тәрелкәгә су салып йөгерү

кырын йөгерү

4 ярыш. “РЕКЛАМА”, яңа спорт инвентарен рекламаларга кирәк.

Урындык (8 класс)

Үтүк (11 класс)

Пояс (10 класс)

Шешә (9 класс)

5 ярыш. “СПОРТ КОМЕНТАТОРЫ”. Капитаннар берәр төрле ярышның барышын аңлатып торалар.

Кандаларның биеклеккә сикерүе (9 класс)

Ташбакаларның марафон ярышы (10 класс)

Такса һәм болонкаларның футбол матчы (11 класс)

Фигуралы шуу “Бозда сыер” (8 класс)



sitemap
sitemap