КТинчуринны тууына 125 ел тулуга багышланган конкурскаМин караган спектакль



К. Тинчуринның тууына 125 ел уңаеннан республикакүләм конкурска

инша

Мин караган спектакль

(А. Гыйләҗев “ Яра”)

Башкаручы: Казан шәһәре 81нче урта мәктәпнең

11нче сыйныф укучысы

Хайруллина Алия Рәшит кызы

Укытучы: 1 нче категорияле татар теле

һәм әдәбияты укытучысы

Сафиуллина Гөлфия Минехак кызы

Казан 2012

Татар драматургиясенең ныклап аякка басуына һәм үсеш-үзгәрешенә пьесалары белән генә түгел, талантлы артист, оста оештыручы һәм режиссер, театр сәнгате белгече булуы белән дә зур өлеш керткән Кәрим Тинчуринның тууына быел 125 ел. Әлеге күркәм дата уңаеннан инде онытылып барган республикакүләм театр фестиваленә яңа сулыш өрелде. Шәһәребездә фестиваль бәйрәм төсе алды. Күп кенә театр коллективлары фестивальдә үзләренең матур спектакльләре белән чыгышлар ясап, театр сөюче тамашачыларыбызны чын күңелдән шатландырдылар.

Атнага якын дәвам иткән бу чарада миңа Аяз Гыйләҗев әсәре буенча Мансур Гыйләҗев эшкәртүендәге “Яра” спектаклен карау бәхете тиде. Түбән Кама дәүләт драма театры куйган әлеге спектакльдә дәһшәтле сугыш һәм сугыштан соңгы елларда халкыбыз өстенә килгән зур фаҗига чагылдырыла. Драмада җан һәм тән ярасының уртак бөтенлеге күрсәтелә, сугышта балаларын югалткан әти-әниләрнең, сөйгән ярларын югалткан кызларның ачы язмышы сурәтләнә. Өрлек кебек дүрт баласын сугышка озатып, өчесенә кара кәгазь килгән, инде дүртенчесе — төпчек улларының да югалу хәбәрен алган Сөләйман белән Зөләйха язмышы — ул чор өчен гадәти күренеш кебек. Ул елларда кемнең генә ишеген шакымады икән мондый кайгы. Әлеге хәбәрдән, болай да күпме газаплар күргән ана юләрләнер дәрәҗәгә җитә, хәтта балалары утырган урындыкларга бер кешене дә утыртмас була. Урындыклар белән нәни балалары белән сөйләшкәндәй сөйләшә, сыйпый, иркәли. Спектакльдәге шушы күренеш кенә дә ана хәсрәтенең нинди ачы икәнен, ата-ана өчен бала гомер буе сабый булып калуын ачык күрсәтә. Киленнәре урынына күреп йөргән Зәйтүнәнең башка егеткә кияүгә чыгуы Габдулланың атасы белән анасына аяз көнне яшен суккан кебек тәэсир итә. Шушы көнгә кадәр кызның Габдулланы көтеп яшәве егетнең гомерен саклап торгандай тоела аларга. Инде соңгы өметләре дә “шартлап” өзелә әти белән әнинең. Алар кызның бу адымын гафу итә алмыйлар, хыянәт дип аңлыйлар. Ә ата-аналары үлеп, ятим калган Зәйтүнәгә кияүгә чыгу, гомерне саклап калу өчен бердәнбер юл була. Кызның бу адымы тамашачыга ачык аңлашыла. Ләкин яңа корылган бу гаилә матур гына җайланып китә алмый. Кәримҗанның әти-әнисе моның сәбәбен киленнәренең Габдулланы оныта алмавында күрәләр. Алар, Сөләйманнарга килеп, балалары Габдулланы үлде дип, ялган хәбәр таратуларын сорыйлар. Бу сөйләшү Сөләйман белән Зөләйхага бик авыр тәэсир итә. Сугыш афәте үзләрен читләтеп үткән Мөхәммәт белән Сафураның бу адымын берничек тә аклап булмый, минемчә. Аларны шул чор өчен типик геройлар диеп тә әйтмәс идем. Бу авыр еллар кешеләрне берләштергән бит. Шуның аркасында да алар адәм күтәрә алмаслык авырлыкларны җиңәргә көч тапканнар. Гомумән, кешеләрне өмет яшәткән. Сугыш бетеп күпме еллар үткәч тә балаларының, ирләренең кайтуынна өметләнеп яшәүчеләр азмыни.

Әйе, сынауларның төрлесе булган ул чакта. Тарихны үзгәртеп тә, ертып ташлап та булмый. Ачы булса да, без дөреслекне танырга мәҗбүрбез. Тарихи дөреслек бу спектакльдә дә ачык күренә. Бердән-бер улларын сугышка озатып, аның исәнлеге өчен гомерләрен бирергә әзер булган Җамал белән Шәкүргә дә хәбәрнең бик авыры килә. Хәлилне “япон шпионы” дип нахакка гаепләп, НКВДдан килеп, әтисен алып китәләр. Шул китүдән Шәкүр юкка чыга. Ире һәм улы өчен кайгыра-кайгыра күзләре сукырайган Җамал бөтенләй ялгыз, ярдәмчесез кала. “Япон шпионы”ның әнисе янына күрше–тирә, авылдашлар да якын килергә курка, авыл халкы моның нәрсәгә китерәсен аңлый, әлбәттә. Хәлилнең сөйгән кызы гына Җамалны ташлап бетерми, көченнән килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Бу урында күренекле драматуг Кәрим Тинчуринның да “шәхес культы” корбаны булуын, хаксызга “халык дошманы”, “милләтче” дип, атып үтерелүен әйтеп үтми мөмкин түгел.

Уллары Габдулланың исән булуына Сөләйман белән Зөләйханың ышанычлары көннән-көн кими, алар бик нык бетерешәләр. Менә шулай кайгыга бирелеп яшәп ятканда, танк эчендә янып, танымаслык булып үзгәргән, тәмам өрәккә әйләнгән Габдулланың авылына кайтып төшү күренеше тамашачыны тагын бер тапкыр вакыйгалар өере эченә бөтереп алып кереп китә.

Атасы белән анасы да танымаслык булып үзгәргән, яшәүнең мәгънәсен югалткан егетне алга таба ни көтә? Малай үзенең атасыннан да картрак күренә. Аның шул дәрәҗәдә ватылган йөзен, гарипләнеп беткән гәүдәсен күргәч, тудырган анасы да куркып кала. Менә ул — сугыш фаҗигасенең чын йөзе! Минем өчен спектакльнең иң авыр һәм йөрәккә тия торган урыны шушы булды. Шунда автор, инде күп газаплар кичереп, яшәүнең мәгънәсен югалта барган егеткә ярдәм кулын суза. Зәйтүнә Габдуллага үзенең бик кирәк икәнен аңлый һәм баласы белән үзенең сөйгәне янына кайта. Ике сөйгән җанның бергә кушылуы Габдуллага да яшәү өчен көч бирә.

Спектакль тәмам. Зал яктырып киткәч кенә мин чынбарлыкка әйләнеп кайттым һәм тирә-ягымдагы тамашачыларга күз салдым. Өлкәннәрнең күзләрендә яшь, алар арасында да сугышта якыннарын югалтканнары, сугышның ачы афәтен күргәннәре, кичергәннәре юк түгелдер. Яшьләрнең дә күзләре дымлы, йөзләре җитди. Димәк, бу спектакль беркемне дә битараф калдырмаган. Спектакль беткәннән соң мин дә аның тәэсиреннән бик озак арына алмадым. Чыннан да, күпме кешеләрнең тормышларын җимергән, яшәвен мәгънәсезгә әйләндергән бу сугыш. Безгә һәм бездән соң киләчәк буынга бу матур тормышның нинди корбаннар бәрабәренә яуланып алынганын күрсәтә торган искиткеч сәхнә әсәре бу. Гомумән әйткәндә, бу спектакльнең куелышы да, артистларның уйнаулары да миңа бик ошады. Кәрим Тинчурин кабызган утлар буыннан-буынга, төсен югалтмыйча күчә бара. Афәрин, шәп уйнадыгыз, тормышның кадерен белергә, яшәү мәгънәсе турында уйланырга мәҗбүр иттегез, Кәрим Тинчурин фестивалендә куелырга лаеклы хезмәт алып килгәнсез, хөрмәтле Түбәнкамалылар! Афәрин!!!



sitemap
sitemap