Класс сгате Тир-ягыа кз сал ле



Тирә- ягыңа күз сал әле..

Максат: табигатьнең чын байлык булуын аңлату; рухи байлыкларын үстерү.

Җиһазлау: төрле пейзаж ясалган картиналар, балалар рәсемнәре; табигать турында язылган җырлар .

Әңгәмәнең барышы:

(Музыка яңгырый)

Укытучы:

Җилләрне узып горизонтка

Чабасыгыз килмәдеме?

Урман артына батучы

Кояшны тотасыгыз килмәдеме?

— Тавышыгыз җир өстеннән

Еракларга китсен диеп,

Бик-бик каты иттереп

Кычкырасыгыз да килмәдеме?

— Җир өстеннән баһадир булып,

Шарф итеп салават күперен

Муеныгызга саласыгыз да

Килмәдеме?

Күктә булган йолдызларны

Чүпләп-чүпләп учыгызга

Кешеләргә таратасыгыз да

Килмәдеме?

Килмәдеме?

Укучы кыз: Әлбәттә, бик-бик килә. Кайвакыт, коштай канатларны киереп очып китәргә иде дә, Җирнең барлык матурлыгын өстән күзәтергә иде.

Укытучы: Без табигать белән көн саен очрашабыз. Аның матурлыгына шул кадәр ияләшәбез, хәтта күми дә башларга мөмкинбез.Ниндидер яңалык булса гына, шаккатып күзәтәбез. Күкрәктә әллә нинди әйтеп булмаслык хис-тойгы уяна. Табигать бит матурлыкның нигезе ул.

Гете әйткән:”Безне чолгап алган табигать бөек уйларга этәрә, бөек ачышлар ясата”,- дигән. Балалар, ә табигать нәрсә оң ул?

( Җаваплар тыңлана) Табигать ул – хайваннар, киекләр, диңгез хайваннары, бөҗәкләр, үсемлекләр: агачлар, куаклар, чәчәкләр, үләннәр.

Бу шулай ук ел фасыллары да: кыш, җәй, яз, көз айлары. Бу күренешләр дә — яңгыр, кар, җил, давыл, яшен, төньяк балкыш.

Укытучы: Әйе, бик күп санарга була. Чөнки, табигать безне чолгап алган барлык әйберләр.

Минем гаиләм зур икән:

Үләннәр дә, яфрак та,

Басудагы башак та.

Елга суы , күк йөзе-

Була барысы минеке!

Укучы: Көн саен табигать белән очрашып торгач, без аныңдуслары булырга тиеш булабыз.

Укытучы: Әлбәттә, табигать кешеләр арасында бәйләүче звено булып тора. Ул безгә матурлык төшенчәсен тудыра.

Табигать – безнең яшәешнең биологик средасы, яшәү чыганагы гына түгел, матурлык чыганагы да. Табигатьне юкка чыгарсак, без үзебезне юкка чыгарабыз була. Моны аңларга кирәк. Җирдә табигатьтән башка тормыш булмаячак. Кайберәүләр табигатькә зыян сала: агачларны сындыра, чәчәкләрне өзә, кошларны ата, ояларын туздыра.

“Табигатьнең дә кеше кебек җаны бар,

Иреге бар, яратуы һәм дә үзенең теле бар” Бу сүзләрне шагыйрь Тютчев әйткән.

Табигать белән аралаша белергә кирәк. Бе еш кына урманга, болыннарга сәяхәткә чыгабыз. Безнең аның белән аралашуыбыз шунда була. әйдәгез, үзебезне болында итеп күз алдына китерик (Талгын музыка)

Нәрсә күрәсез?

(Җаваплар алына)

Яшел йомшак үлән, бик күп матур чәчәкләр, кошлар җыры, бөҗәкләр шавы.

— Әйдәгез, тауларга меник әле?

— Тау башында калын кар ята, кошлар юк, аста урман, анда җәнлекләр күре-нә. Ә яз көне анда кар ачылгач, язның беренче чәчәкләре – умырзаялар күренер.

— Әйдәгез, безнең сәяхәттән соң, ял итеп алыйк, мин сезгә табышмаклар әйтәм. Ә сез аларның җавабын табарга тырышыгыз.

1) Кулсыз, аяксыз, ишек шакый, өйгә керергә сорый. (Җил)

2) Утыра – яшелләнә, ята – саргая, егылып төшсә -карала. (Яфрак)

3) Сөртенә, ачулана, күз яшьләрен агыза, аннары юк та була. (Болыт)

4) Үсте-үсте, куактан төште, кулдан йөгерде, тешләргә килеп керде. (Чикләвек)

5) Үзем кечкенәбулсам да, теләсә кемгә ябышам. (Тигәнәк)

Укытучы: Молодцы, укучылар табышмакларны бик тиңел таптыгыз. (Музыка)

Бәхет, шатлык, кәнәгатьләнү – боларны барысын да безгә табигать бирә. Анда гына без матурлыкны һәм гармонияне табабыз. Табигатьне саклагыз укучылар. Һәм ул сезгә рәхмәтен белдерер: үзенең матурлыгы белән, үзенең байлыгы белән. Табигатькә сокланыгыз, ул иң матуры! Табигатьтән өйрәнегез – ул иң олы укытучы. Табигатькә рәхимле, рәхмәтле булыгыз. Аның аркасында гына без яшибез.










sitemap
sitemap