Китапханд кунакта



Китапханәдә кунакта.

Октябрь ае Халыкара мәктәп китапханәләре айлыгы дип игълан ителде.Без, 4 а сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчебез Дилбәр Гыйбадуллина җитәкчелегендә китапханәбездә экскурсиядә булдык. Безне китапханәче апабыз Нурся Хисамова каршы алды.

Нурсия апа чыннан да үз һөнәренең остасы. Китапханәдән бөркелгән нур һәм җылылык үзенә тартып тора.Әйе, китапханәче Нурсия апа белән аралашуы да үзе бер рәхәт.Китапханәчебез “Китап алсаң кулыңа- нур сибелер юлыңа” исеме астында библиографик дәрес үткәрде.Безгә дәрес бик охшады. Ул безгә китапның безне һәрчак яхшыга гына өйрәтүен һәм тормышыбызны нурлы итүен, белемле, әдәпле, акыллы киңәш бирүен, хезмәт сөючән, күркәм кеше булып үсәргә ярдәм итүен, туган илне сөяргә, хезмәт яратырга, авыр вакытта югалып калмаска өйрәтүен сөйләде.

Күңелең синең изге китап сыман,

Кояш кебек якты нур чәчә.

Ә сүзләрең укучылар күңеленә

Ана кебек назлап эндәшә.

Безнең мәктәп китапханәсендә бөтен мөмкинлекләр дә бар. Китапханә зур, якты, китаплар киштәләргә тиешенчә тезелгән, газета-журналлар уку өчен уку залы бар. Күп төрле стендлар, папкалар укучыларга ярдәмлек булып тора.

Ләйсән Шәйхразиева 4а сыйныф.



sitemap
sitemap