Китап Китапхан Китапханче



Актаныш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары яза

28 октябрь- мәктәп китапханәчеләре көне.

“Октябрь ае — халыкара мәктәп китапханәләре айлыгы” дип игълан ителде. Без 4а сыйныф укучылары сыйныф җитәкчебез Дилбәр Раһип кызы

җитәкчелегендә китапханәбездә экскурсиядә булдык.Безне китапханәче апабыз Нурсия Мулланур кызы каршы алды.

Нурсия апа — чыннан да, үз һөнәренең остасы. Китапханәдән бөркелгән нур һәм җылылык үзенә тартып тора. Әйе, китапханәче Нурсия апа белән аралашуы да үзе бер рәхәт. Китапханәчебез “ Китап алсаң кулыңа — нур сибелер юлыңа” исем астында библиографик дәрес үткәрде. Безгә дәрес бик ошады. Ул безгә китапның безне һәрчак яхшыга гына өйрәтүен һәм тормышыбызны нурлы итүен, белемле, әдәпле, акыллы киңәш бирүен, хезмәт сөючән, күркәм кеше булып үсәргә ярдәм итүен, туган илне сөяргә, хезмәт яратырга, авыр вакытта югалып калмаска өйрәтүен сөйләде.

Күңелең синең изге китап сыман,

Кояш кебек якты нур чәчә.

Ә сүзләрең укучылар күңеленә

Ана кебек назлап эндәшә.

Безнең мәктәп китапханәсендә бар мөмкинлекләр дә бар. Китаханә зур, якты, китаплар тиешенчә киштәләргә тезелгән, газета-журнал уку өчен уку залы бар. Күп төрле стендлар, папкалар укучылар өчен ярдәмлек булып тора.

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз.

Шайхразиева Ләйсән, 4а сыйныф укучысы.

Үзебезнең мәктәп укучылары тарафыннан иҗат ителгән шигъри тәлгәшләр:

Китап.

Китап белем чишмәсе.

Китап-укытучы ул,

Күпне белә, өйрәтә,

Киңәш бирә кисәтә.

Китапны күбрәк укысаң,

Тормышны җиңеләйтә.

Авызы юк, теле юк,

Ләкин барын аңлата.

Үзендәге бар белемен

Кешеләргә тарата.

Укыгыз сез китапны,

Кызыксынып укыгыз!

Ул бит белем ачкычы,

Кешедәй яратыгыз.

Чулпан Исламова, 9а сыйныф

Монда китаплар иле, китаплар патшалыгы

Аларның барысы да матур һәм кызыклы.

Монда керсәң, белерсең барын да:

Борынгы Рим, Мисыр турында.

Кирәк икән диңгез, ай- йолдызлар

Китап киштәләрендә бары да бар.

Төрле язучы, шагыйрьләр хакында

Китапханәдә өйрәнерсең барын да.

Китаплар уртасында- безнең Нурсия апа.

Ул –китапханәче.

Китаплар турында ул барын да белә,

Һәм гел укучыларга ярдәмгә килә.

Балалар килгәндә ул гел шат йөзле

Ул безгә карата һәрвакыт мәрхәмәтле.

Шуңа күрә балалар аны бик тә ярата

Ә китапханә безне үзенә тартып тора. Алия Гаязова,10а сыйныф.

Китапханә.

Китапханә, китапханә,

Күп китаплар бар монда.

Төрле- төрле кызыклы,

Әкиятләр бар анда.

Куркыныч шүрәлеләр,

Наян, шаян төлкеләр.

Һәм дә куркак куяннар,

Вакытым булган чагында.

Иң беренче йөгерәм,

Китапханә ягына.

Яхшы китап алырга.

Шундый зур бүлмәләрдә,

Биек киштәләр тора.

Киштәләрдә китаплар,

Мине ал дип кызыктыра.

Китапханәче апабыз,

Бик ягымлы елмая.

Өстәл артыннан гына,

Яхшы китабын суза.

Алып кайткач китапны,

Китәм эченә кереп.

Могзиҗалар илендә,

Йөрим мин тылсым күреп.

Энҗе Ярмиева, 6 б сыйныф.

Китап

Берәр нәрсә белми торсам

Кулыма китап алам.

Сорауларга җавап эзләп,

Китапларны актарам.

Буш вакытым табылса,

Кәефсез вакыт булса.

Китап укыйм һәрвакыт,

Бар дөньямны онытып.

Мәктәптә һәрчак әйтәләр,

Китап дустың булсын, дип.

Юкка әйтмәгән бит халык,

Китап- хәзинә диеп.

Инзилә Әхмәтова, 11в сыйныф.

Китапханә.

Безнең уку илендә,

Классыбыз каршында.

Бар бер китапханә —

Китапларның дөньясы.

Шаянлы да, кызыклы да,

Бар китап та бар анда.

Кереп кенә карасаң да,

Чыгасың килмәс аннан.

Китапханә ул алтын җир

Анда әкият көтә.

Һәрбер кешенең дөньяда

Анда буласы килә.

Китапханәче апа

Елмаеп каршы ала.

Кызыклы китаплар биреп ,

Сине озатып кала.

Үзе бик сөйкемле,

Хөрмәтле һәм белемле.

Гел ярдәм кулын суза,

Безнең килүне көтеп ала.

Камилә Мансурова, 6 б сыйныф

Нурсия апа

Китапханә — зур хәзинә ул,

Бар китап та бар анда.

Укыйсың килеп китсә кинәт

Кер шул тылсымлы дөньяга.

Тезелеп киткән һәр рәткә

Төрле- төрле китаплар.

Төрле телдә үзләре,

Эчтәлекле сүзләре.

Анда керсәң баш бутала,

Кайсын алырга белми

Нурсия апа киңәш бирә:

— Менә монсын ал,- ди.

Нурсия апа һәрвакытта

Бирә безгә киңәшен.

Күңел биреп эшләгәч,

Ярата ул үз эшен.

Бар кеше соклана аңа,

Сокланып карыйм мин дә,

Үз эше килешеп тора

Исеме җисеменә.

Мәңге яшә, Нурсия апа,

Шундый рәхәт тормышта

Сәламәт бул, кайгы күрмә,

Менә шундый теләк миннән, Сезгә!

Сөмбел Фарсыева, 8а сыйныф

Китап

Беренче класска керүгә,

Кулыма китап алдым.

Беренче битен ачуга

Бүтән дөньяга кердем.

Укырга да, язарга да

Китап , мине өйрәттең.

Акыллы булсын әле дип

Бик күп белемнәр бирдең.

Сине олысы, кечесе

Бик яратып укыйлар.

Син бар кешегә дә якын,

Барысы да синең дустың.

Сөмбелә Хөҗҗәтова 5а сыйныф.



sitemap
sitemap