Кешене бтен тормышы тел белн бйлнгн



Туган телем – татар теле

Кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле.Туган көненнән алып,соңгы сулышына кадәр тел кешенең аерылгысыз юлдашы.

Бөек шагыйребез Габдулла Тукай да бит әнә нинди матур итеп шигъри телдә әйтеп биргән :



И туган тел, и матур тел,

Әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем

Син туган тел аркылы.

Ул телне бары тышкы ямь бирү чарасы, матур сүзләр җыелмасы итеп кенә карамаган, аны иң элек аралашу, аңлашу, үсү коралы итеп тә таныган. Шуңа күрә дә Г.Тукай телне, халыкча итеп, “туган тел”, “матур тел”, “әткәм-әнкәмнең теле”дип атаган.

Минем исемем Алсу. Мин өченче сыйныфта укыйм.Исемем дә үземә килешеп тора.Ал –матур, гүзәл, бик яхшы, шәп дигән мәгънәне аңлата; Су-сыекча. Димәк, Алсу- иң шәп, иң матур билге, сыекча. Аны әниемнең әнисе – әбием кушкан.

Әбием Гөлсәрия Сәлим кызы. Ул Яр Чаллы шәһәрендә яши. Бөтен гомерен мөгаллимлек эшенә багышлый : балалар бакчасында тәрбияче, аннан мәктәптә татар теле укыта. Аларга дөрес тәрбия бирүне бик әһәмиятле дип саный. Әбиемчә, туган теле һәр баланың сөйләме нигезендә ятарга тиеш.

Бүгенге көндә үз телләрен икенче өлешкә күчергән кешеләр яши, аларның сөйләм теле – рус теле.

Мондый кешеләрне үз телләренә өйрәтү бигрәк тә авыр. Шуңа күрә аларны өйрәтү өчен төрле өйрәтү чаралары булырга тиеш.

Нәкъ менә минем әбием рус мәктәпләрендә эшләүче татар теле һәм уку дәреслеге авторы Роза Зәки кызы белән берничә еллар дәвамында бердәм һәм дус булып, татар милләтенең исемен, горурлыгын саклап калу өчен , татар теле югалмасын өчен күп көчләрен, тырышлыкларын куеп үзләренең күнегүләр системасы, күнегүләр җыентыклары аша рус телле балаларына татар теленең әһәмиятен, бу тормышта кирәклеген җиткерергә тырыштылар һәм төрле күнегүләр җыентыклары бастырып чыгару өстендә эшләделәр.

Без гаиләбез белән татар телендә сөйләшәбез. Әтием дә, әнием дә, кечкенә сеңлем дә татар телендә чыккан газета — журналларны бергәләп укырга тырышабыз, телевизор һәм радио аша татарча тапшыруларны карыйбыз һәм тыңлыйбыз.

Кеше җиргә матур эш — гамәлләр кылып яшәү өчен туадыр ул. Моның өчен бетмәс — төкәнмәс тырышлык,зиһен,сабырлык кирәк. Яраткан татар теле укытучым Нотфуллина Сәлимә Хәмит кызы, минемчә, шундый сыйфатларга ия. Әле безне беренче ел гына укытса да, яхшы киңәшләрен бирүче кеше ул. Без төркемдә — 11 укучы.Сәлимә апабыз һәрберебезнең холкын — гадәтен белеп, күңелләребезгә үтеп керә, акыллы киңәшләре белән безне куандыра. Ул безне ана телендә сөйләшергә, аның дөньяда иң матур, иң назлы тел икәнен төшендерә белә. Туган якның нинди газиз икәнен, әти-әниеңә, якыннарыңа мәрхәмәтле булырга кирәклеген без сезнең тырышлык белән аңладык, Сәлимә апа.Үз эшен һәм безне бик ярата.Аңлашылмаган теманы кат — кат аңлата.

Безнең белән дәрестә генә түгел, дәрестән соң да бергә булырга тырыша. Бергәләп татар театрларына һәм шәһәребездә булган музейларга барабыз, аннары фикер алышабыз.

Халкыбыз җырларын тыңларга яратмаган кеше бармы икән бу дөньяда? Юктыр, мөгаен, чөнки җыр җырлап яшәргә, җыр белән авырлыкларны җиңәргә өйрәнәбез. Җыр – безнең куанычыбыз да , юанычыбыз да. Шуңа күрә татар җырларын ишетүгә, җаныбызны бер үзгә халәт биләп ала. Күңел нечкәрә, хисләнеп китә.

Минем туган телем — татар теле. Минемчә, үз туган телеңне ярату-ул шул телдә сөйләшү, белем алу, әдәби әсәрләр, китаплар, газета – журналлар уку.

Мин сыйныфташларым белән үз телемдә сөйләшергә тырышам, бервакытта да оялмыйм, киресенчә аның белән горурланам гына.

Теләгем шул : туган телемдә күбрәк иптәшләрем, туганнарым, укытучыларым белән аралашырга, телне үстерергә һәм үземнән килгән кечкенә буыннарга тапшырырга. Шулай булганда, мин җирдә үз эшемне башкарырмын кебек.












sitemap
sitemap