Казаным – бхетем башкаласы_24327



КАЗАНЫМ — БӘХЕТЕМ БАШКАЛАСЫ

(бәйге)

Р.Маннапова, 4 нче урта мәктәп укытучысы,

Яр Чаллы шәһәре

Тема. Казаным — бәхетем башкаласы.

Максат. Казанның 1000 еллыгы уңае белән үткәрелгән чараларга йомгак ясау, белемнәрне тикшерү һәм тирәнәйтү.

Милли үзаң тәрбияләү өстендә эшне дәвам итү. Гражданлык, үз илең белән горурлану хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау. «Казан ханлыгы (1445-1552)» картасы; язучылар, архитектура корылмалары, Казан ханлыгы туграсы рәсемнәре; татар халкының дәүләтчелеге үсешен күрсәткән таблица; «Идегәй» дастаныннан өзек язылган плакат; археологик һәм этнографик экспонатлар.

Бәйге барышы

1. Оештыру. Тема, максат белән таныштыру.

-Балалар, мин бүгенге бәйгене табышмактан башлап җибәрергә уйладым. Тыңлагыз:

Әгәр баш хәрефтән язсаң,

Булам башкала,

Юл хәрефе белән язсаң,

Пешерәм аш кына. (Казан.)

-Әйе, җавап ике мәгънәгә ия. Беренчесе — башкалабыз Казан шәһәре, икенчесе — аш пешерә торган казан.

Бүген без башкалабыз Казан турында сөйләшүебезне дәвам итәрбез. Әлбәттә, юл хәрефеннән башлана торган казанның да республикабызның башкаласына турыдан-туры мөнәсәбәте бар. Сез аны җавапларыгыз белән исбатларсыз.

Бүгенге бәйгенең темасы — «Казаным — бәхетем башкаласы». Ни өчен бәхет китерә торган башкала дип атала икән ул? Дәрес ахырында без менә шул сорауга җавап бирербез.

Хәзер командаларга сүз бирик (Сәламләү, исем, девиз.)

I тур. Эш коралларын таны.

— Бик борынгы заманнарда ук хәзерге Казан шәһәре урнашкан урында сез кешеләр яшәвен беләсез. Кремль урнашкан калкулыктан борынгы кешеләр тирә-юньне күзәткәннәр. Еракта кыр кәҗәләре йөри. Урманына керсәң, куян, төлкеләрне дә аулап буладыр. Менә сезгә ике тартма. Эчендә борынгы эш кораллары. Исемнәрен атагыз, бу кораллар белән нинди эшләр башкардылар икән?

(Кара тартмада агач эшкәртү коралы — таш пычак, таш ук очлыгы; ак тартмада таш тишкеч, кыргыч таш, ваклагыч таш.)

Казан шәһәре моннан 1000 еллар элек барлыкка килгән. Ул 100 га җире булган кечкенә’ шәһәр. Ул чорда дәүләтебез дә башкача аталган.

II тур. Бәйгенең II туры татар халкының дәүләтчелеге тарихы буенча. (Командаларга даталар язылган карточкалар бирелә. Алар һәр этапны аерып әйтергә тиешләр.)

X г. -1236 — Идел буе Болгар дәүләте.

1236-1445 — болгар халкы Алтын Урда составында.

1445-1552 — Казан ханлыгы.

1552-1917 — Россия империясе составында Казан губернасы.

1917-1990 — СССР составында ТАССР.

1990-2005Россия Федерациясе составында Татарстан Республикасы.

IIIтур. Казан шәһәре дәүләтебез үсешенең кайсы чорында барлыкка килгән? (Болгар чорында.) Аның бар-лыкка килүе төрле риваятьләр белән бәйле. Өйдә сез риваятьләрнең икесен сәхнәләштерергә тиеш идегез.

Беренче риваять.

Автор. Аксак Тимер Биләр шәһәрен алырга уйлый. Тик булдыра алмый. Ахырда ул хәйләгә керешә: ярлы булып киенә дә Биләргә китә.

(Өй эче күренеше. Карчык идән себереп йөри. Биленә таянып тәрәзәгә күз сала.)

Карчык. И-и, караңгы төшеп беткән икән бит. Самоварымны куеп, чәй эчим дә йокларга ятыйм эле. (Ишек шакыйлар.) Кем бар анда? Бу караңгы төндә кем йөри?

Юлчы. Бу мин адашкан юлчы. Төн кунарга кертегезне.

Карчык. Рәхим ит, юлчы. Әйдә, түрдән уз. Берго-бергә чәй эчәрбез. Күңелле булыр. әй эчәләр.)

Юлчы. Чәең бик тәмле булган, карчык. Тирләтеп тә җибәрде әле өлге белән бит маңгаен сөртә). Я, сөйләп җибәр, илдә ниләр бар?

Карчык. И-и, улым. Бик рәхәт яшәп ята идек әле. Менә Аксак Тимер дигән явыз Биләрне алмак-чы, ди.

Юлчы (сикереп тора). Ах, явыз карчык. Аксак Тимернең кем икәнен беләсеңме син? Менә мин ул Аксак Тимер! Хәзер генә казаныңны ал да чыгып кит Биләрдән. Чәең өчен сине исән калдырам. Кайда казаның утсыз кайный башлый, шунда туктарсың.

Карчык. Бу караңгы төндә кая барыйм инде? Күзләрем дә юньләп күрми бит.

Юлчы. Барырсың әле, барырсың!

Автор. Бик озак барган карчык. Бер көнне туктаган җирдә казан утсыз кайный башлаган. Менә шунда Казан шәһәре төзелгән дә инде.

Ә Кабан күле атамасы каян барлыкка килде икән? (Бер укучы Кабан күле турында риваять сөйли.)

Элекеге заманнарда Кабан көмеш сулы түгәрәк күл булган. Тирә-ягы куе таллар белән капланган. Күлгә якын килерлек түгел, ди. Тирә-ягы куе урманнар, үтеп чыга алмаслык сазлыклар белән капланган. Урманында төн белән көнне аерып булмаган. Еланнар сызгыруы, ерткыч җәнлекләр үкерүе еракларга ишетелгән. Алыплар да урманга керергә курыкканнар. Күлгә Кабан

дуңгызлары гына килеп су эчәләр, ди. Менә шуңа да аны Кабан күле дип атаганнар.

Яңа Казанның төзелүе турында да риваять бар. Сүзне икенче командага бирик.

Икенче риваять.

Автор. Биек ярдан сукрана-сук-рана бер карчык су алып менә. Ханның шымчылары карчыкның сөйләнгәнен тыңлап торалар.

Карчык. И, акылсыз ханнар! Мондый җиргә кем кала сала инде? Көчкә мендем бит ярдан. (Узып китә.)

(Хан сарае күренеше. Хан тәхеттә утыра. Вәзире янында басып тора.)

Хан. Я, ниләр ишеттең, сөйлә!

Вәзир. Ханым, сине бер карчык бик яманлады.

Хан. Кайда ул карчык? Тотып китерегез монда!

Вәзир. Баш өсте, ханым. (Чыга, үзе белән карчыкны алып керә.)

Карчык. Исәнме, олуг хан.

Хан. Син мине ник яманладың, карчык?!

Карчык. Соң, ханым, мондый җиргә кала салмыйлар бит.

Хан. Ә кайда салырга кирәк соң каланы?

Карчык. Каланы, ханым, алтын балык элккән елга буенда салырга кирәк.

Хан. Тотып китерегез алтын балык. Ә син, карчык, югал күз алдымнан.

Вәзир. Менә, ханым, алтын балыкны тоттылар да.

Хан. Хәзер шул елга ярында кала сала башлагыз. Нигезенә иң элек иртә белән кем очрый, ай-вае-на карамый, шуны күмеп калдырыгыз.

Вәзир. Баш өсте, ханым.

Автор. Ханның ялчылары иң беренче хан улын күргәннәр. Хан улын шәһәр нигезенә күмеп булмый бит инде. Менә вәзир ханы янына килгән.

Хан. Я, каланың нигезен салдыгызмы?

Вәзир. Салдык, ханым. Иртә белән иң беренче сезнең улыгыз очрады. Нигезенә аның артыннан килүче этне күмдек.

Хан. И, болай булгач, кала этләргә кала икән!

Автор. Чыннан да, 1552 елда Явыз Иван Казан ханлыгын яулап ала.

IV тур. Дәүләтебезнең чәчәк атуы Казан ханлыгы чорына туры килә. Казан Идел буе сәүдә юлында урнашкан. Базарында сәүдә гөрләп барган. Әнә бүген дә Ага-базарга бик күп мал китергәннәр. Нәкъ

Г. Тукай әйткәнчә:

Кайсы сата, кайсы ала.

Берсе алдый, шунда берсе алдана.

-Сез дә алыгыз, тик карагыз аны, алдана күрмәгез.

(Командаларның берсе көнчыгыштан, икенчесе көньяктан һәм Рус дәүләтеннән килгән товарларны ала: җиләк-җи-меш муляжлары, ефәк тукыма кисәге, лавр яфрагы, гарәп телендә язылган китап, уенчык ат һәм бәрән, мех, кәләпүш, читек, бизәнү әйберләре.)

-Ә калфак, кәләпүш, читекне ник алмадыгыз?

-Әйе, бу әйберләр Казанның үзендә җитештерелгән. Калфак һәм читекләрне кунакка барганда гына кигәннәр. Ә хәзер бу киемнәрне кияләрме соң? (Биегәндә.)

Татар биюе башкарыла.

V тур. Капитаннар ярышы.

Татар дәүләт академия театры кем исемен йөртә? (Г.Камал.)

Бу шигырь юлларын кем язган?

Күп яттык без мәдрәсәдә,

Аңламадык бер нәрсә дә,

Селкенмәдек таш төсле без,

Җилбер-җилбер җ,ил бәрсә дә.

(Г. Тукай)

3. Татар профессиональ музыкасына нигез салучы? (С.Сәйдәшев.)

4 .Кайсы базар турында суз бара?

Иртә белән кайнашмакта бу базар,

Кайда баксаң, анда тулган сәүдәгәр. (Печән базары.)

5. Түбәндәге әйтемнең килеп чыгу тарихын аңлатыгыз.

Татарга тылмач кирәкми.

1. .Казан шәһәренең фән һәм мәдәният үзәгенә әверелгән уку йорты? (Казан университеты.)

2. Әсәрнең исемен һәм авторын атагыз.

Бер тавыш килде колакка,

Яңгырады бер заман:

Тор, шәкерт, җиттек Казанга,

Алдыбызда бит Казан.(Г. Тукай «Пар ат».)

3. Балалар язучысы, М. Җәлилнең көрәштәше? (А. Алиш.)

4. Сәйдә Зыялы язган бу шигырь юллары кем авызыннан сөйләнә?

И, сөекле Казан!

Мин — әсирмен.

Әсирлегем, нишлим, мәҗбүри!..

Куштаннарның пычрак тырнагыннан

Шәһид китүчеләр азмыни?

Раббем:

Мин ваз кичәм тәхетемнән.

(Сөембикә ханбикә.)

5. Түбәндәге әйтемнең килеп чыгу тарихын аңлатыгыз.

Тузга язмаганны сөйләмә.

Музыкаль пауза. «Казан кичләре». С.Садыйкова музыкасы, Х.Туфан сүзләре.

VI тур. Татарстан Республикасы туграсы (гербы) һәм флагының эчтәлеген аңлату.

Казан ханлыгының беренче туграсына аҗдаһа-елан ясалган була. Ни өчен?

Зур мәгарәдә ике башлы аждаһа яшәгән. Бер башы еланныкы, икенчесе үгезнеке. Үгез баш үлән ашый, ә елан баш кешеләрне, терлекләрне юк итә. Мәгарә эреле-ваклы еланнар белән тулып торган. Ә аларның патшасы аждаһа һәр көн Кабан күленә су эчәргә килә икән. Еланнардан сихерче коткарган. Гипноз көче белән ул аларны боҗра итеп тезеп чыккан. Күп итеп салам ташыткан һәм ут төрткән. Аҗдаһа да шунда янып үлгән, ә сурәтен хан туграга нигез итеп алырга боерган. (Риваятьне берәр бала сөйли).

Әйе, Казан серле шәһәр. 922 елда Болгарның ислам динен кабул итү уңаеннан Гарәбстаннан Әхмәт ибн Фалдан килә. «Болгарда еланнар бик күп. Алар агач ботакларына уралып торалар. Ә бервакыт минем юлымда аркылыга ауган озын, юан агач очрады. Үтә алмый аптырап торам. Шулчак бүрәнә селкенә башлады. Яхшылап карасам: агачка уралып шундый ук озынлыкта һәм юанлыкта диярлек елан ята икән. Ул әкрен генә шуып төште дә урманга кереп китте,» дип яза ул.

Чыннан да, Елан тавында зур мәгарә булган. Аны XIX гасырда гына күмгәннәр.

VII тур. Бәйгебез ахырына якынлаша. Хөкемдарлар нәтиҗә чыгарганчы, командаларга көч биреп утыручылар белән сөйләшеп алыйк. Түбәндәге сорауларга тиз-тиз җавап бирегез.

Беренче, икенче иҗеге шәһәр, өченчесе су, барысын бергә кушып әйтсәң, елга исемен табарсың. (Казансу.)

Казан башында нәрсә бар? («ка» авазы.)

Сөембикә манарасы ничә катлы? (7.)

Казанда иң зур төзелеш? (Метро.)

Мәскәүдә берәү дә юк, ә Казанда икәү. («а» авазы.)

Казан артында нәрсә бар? («эн» авазы.)

3. Казан шәһәрендә җәяүлеләр генә йөри торган иң матур урам? (Бауман урамы.)

4.Татар халкының иң сөекле ханбикәсе. (Сөембикә.)

Сүз хөкемдарларга бирелә.

Музыкаль пауза. «Казаным-бәхетем башкаласы». И.Закиров музыкасы, Р.Вәлиев сүзләре.

Инде бәйге башында бирелгән сорауга җавап бирик. Казан ни өчен бәхетем башкаласы дип атала икән? Җавапны табарга «Идегәй» дастаныннан алынган өзек ярдәмгә килер:

Айдан якты нәрсә юк,

Кара болыт басмаса,

Адәм гарибе шул булыр,

Кайтып илен тапмаса.

Әйе, бәхетле булыр өчен, иң элек туган илле булырга кирәк. Безнең 1000 еллык тарихы булган Казаныбыз, үз дәүләтебез бар. Дәүләтебез мөстәкыйльлеген күрсәтүче символларыбыз, гимныбыз бар.

Бәйгене Татарстан Республикасы гимны белән тәмамлыйбыз: «Туган ягым» (Р.Яхин музыкасы, Р.Байтимиров сүзләре).



sitemap
sitemap