Казанны яшел почмаклары



Казанның яшел почмаклары



Табигать! Нинди матур кояшлы, җылы җәй көннәре, мул уңышлы көз айлары, бар җиргә энҗе бөртекләре сипкән кышлары, яңа бөреләр ачылып, бар табигать уянган язгы вакытлар күз алдына килеп баса. Шундый матур табигатьле Татарстанның башкаласы Казан шәһәрендә яшәвемә мин бик шатмын. Чөнки һәр адәм баласы бар ел фасыллары була торган җирдә яшәми. Һәр ел фасылы үзенә бер сихри дөнья. Үз канунлы-патшалар. Берсен-берсе алыштырганда, үзара тартышалар. Әйтерсең, күрергә теләмәгән кунакны, үзенә кертәсе килмәгән хуҗа. Яз кояшлы җылысы белән, үтеп керергә нурларын сибә, ә кышкы буран җирне мамыклы ак шәлгә төрә. Ләкин, вакыт кысалары үзенекен эшли. Кыш күпме генә үзенең зәмхәрир суыклары, бозлары астына җир ананы озак йокыга талдырырга тырышмасын, барыбер ямьле яз җитә һәм дөнья уяна, киң сулыш ала. Әйе, нинди гүзәл ул яз айлары. Шәһәр урамнары яшәрә, яшелләнә. Аңа чистарырга, тирән сулыш алырга кешеләр дә булыша. Бар кеше өмә ясый: оешма, йорт ишегалларын, урамнарны чистарталар. Мин дә бу эштән читтә калмыйм, шулай ук мәктәбем һәм йортым янын җыештырам. Һәм шушындый өмәләрдән соң тереклек күзгә күренеп үзгәрә. Кеше кулы тигән җирләр хәтфә палас күк, ә агачлар әйтерсең оста модельерлар кулыннан үткәннәр, клумбаларда берсеннән-берсе матур чәчәкләр.

Минемчә, шәһәребезне яшелләндерүгә,чистартуга бар кеше көч куярга тиеш.Чөнки шәһәребезнең тарихы тирән, аның белән бергә агачлар да картая, аларны яшь агачларга алыштырырга кирәк. Әгәр яшеллек булмаса кешеләр кара төтен эчендә яшәрләр иде. Карт тупыл агачларын да яшь агачларга алыштыру бара.Монысы да шулай ук бик файдалы эш, чөнки тупыл мамыгыннан күп кеше аллергия белән интегә.



Казаныбыз әлбәттә, моның белән генә чикләнеп калмый, аның әле рәхәтләнеп, шәһәр тавышыннан , ыгы-зыгыдан ял иттерүче парклары, күлләре, урманнары бар. Мәсәлән, халкыбызның гореф-гадәтләрен истә тотып ел саен үтә торган Сабан туе искиткеч урыннарда үтә, Республикабыз бәйрәме Болак буен җыйнак бер өйгә әверелдерә. Ләкин бу әкияти матурлыкны да елдан-ел чистартырга, табигатьне пычратудан сакларга кирәк. Ул безнең бурычыбыз! Әгәр без һәр шәһәр-күләм бәйрәмнәрдән соң, җыеп бетерә алмаслык чүп, рәткә китерә алмаслык тәртипсезлек калдырсак, бу бәйрәмнәрнең мәгънәсе ни кадәр булыр икән? Андый мәгънәсезлекне, тупаслыкны күргәч, минем бөтен дөньяга кычкырасым килә : “Кешеләр! Матурлыкка сокланырга һәм сакларга өйрәнегез!”

Мин үзем йөргән һәм торган җирдәге матурлыкка сокланып туя алмыйм. Андагы язгы матурлык минем башларымны әйләндерә. Алардагы гүзәллек һәр кешене үзенә җәлеп итә. Шул сихри матурлыкның җәрәхәтләнгән һәр агачына, өзелгән чәчәгенә йөрәгем әрни. Бер иснәр өчен, нигә шул шомырт яисә сирень чәчәген ботагы белән өзеп алырга һәм 15-20 минуттан аны чүп савытына ыргытырга. Минемчә, бу вәхшилек.



Табигать кешесез, кеше табигатьсез яши алмый. Шуңа күрә, без бер-беребезгә ярдәм кулы сузып яшәргә тиешбез.

Мин табигатьне бик, бик яратам. Аңа зыян китермәскә, кулымнан килгәнчә аңа яшәргә, яшәрергә ярдәм итәчәкмен.

Идел ярларына нурлар сибеп,

Матур булып ата бездә таң.

Таң шикелле гүзәл Туган җирем,

Бәхет биргән илем Татарстан.








sitemap
sitemap