Казан ничек барлыкка килгн



Казан ничек барлыкка килгән?

Казан ничек барлыкка килгән соң ул? Ә нигә исемен Казан дигәннәр? Моңа карата күп кенә риваятьләр йөри. Минемчә, ул болайрак булган.

Элегрәк бу җирләрдә мишәрләр һәм чирмешләр яшәгәннәр. Алар үзләренең дәүләтләрен Казар дип атаганнар. Ләкин соңрак аларны бу туган җирләреннән болгарлар һәм татарлар куып җибәргәннәр. Казар халкы китәргә мәҗбүр булган, чөнки болгарлар белән татарлар сан ягыннан күбрәк һәм көчлерәк булалар. Болгарлар һәм татарлар моңарчы күчмә халык булып яши торган булганнар, ләкин бу яшел аланлы, матур табигатьле, саф сулы яклар аларга бик ошый. Шуннан соң алар монда төпләнеп калалар. Тик бер каршылык килеп чыга: алар “р” хәрефен әйтә алмый торган булалар. Шуңа күрә алар Казар исемен Казан дип үзгәртәләр. Шуннан соң Казар дигән исем бөтенләй онытыла, ә Казан дәүләте үсә һәм зурая.

Гыйлметдинова Гөлчәчәк

Казан каласы турында әкият

Нәҗипова Гүзәл

Борын-борын заманда яшәгән ди, булган ди бер эшчән, гадел, намуслы татар егете.Аның хыялы: шәһәр төзеп, үзенең халкын байлыкта һәм муллыкта яшәтү булган. Шушы хыялны чынга ашырырга дип, киңәш сорарга ул озак еллар яшәгән, һәм михнәт күргән аксакал бабай янына барган. Бабай бик озак уйлаганнан соң үзенең фикерен әйткән:

-Ниятең бик изге, улым. Ләкин сиңа бу эшкә тотыныр алдыннан бер изге урынны сихердән коткарырга кирәк. Шушы эшне эшли алсаң, син максатыңа ирешерсең. Син һәм синең халкың муллыкта һәм байлыкта яшәрсез. Безнең авыл янында урнашкан елгадан китеп, бер зур ялгыз агач бар. Шул агач төбенә бик күп еллар элек убырлы карчык сихерләнгән казан күмеп китә. Әгәр дә син шул казанны казып алып, елга төбенә атсаң, аның сихере бетәр.Ә агач янына йорт салып яши башласаң, бу җирнең матурлыгына башка кешеләр дә сокланып, үзләренең йортларын шунда салырлар, — дигән.

Егет аксакал бабайның сүзләрен тыңлап, ул кушканча эшләгән.Тора-бара ул авыл үскәннән-үсә бара һәм бер гүзәл, матур калага әверелә. Шуннан соң аңа Казан дигән исем бирелә, ә елганы Казансу дип атый башлыйлар.



Шушы көннән башлап, барлык кешеләр дә бу калага агыла. Казан кайный, Казан барысын да сыйдыра.

Хәзерге вакытта да бөтен яшьләрне дә шушы гүзәл кала тарта. Казан гел матурая, гел зурая.Әйтерсең анда бер сихри көч бар.Шуңа да “Казан” инде ул, барлык кешене дә сыйдыра.

Борынгы Казан

Борын-борын заманда Каф аулары артында яшәгән ди, булган ди бер бай.Ул бик комсыз булган. Нәрсә генә бирсәләр дә аңа һаман җитмәгән. Менә бервакыт ул үзенең вәзирен чакыртып алган да болай дигән:

-Син җир өстенең картасын ал да, анда бик яхшы урын тап, шул урында миңа шәһәр төзе! Бер атна эчендә шәһәр төзелеп бетен!

— Баш өсте, падишаһым! – дигән дә вәзир чыгып киткән. Ләкин үзе бик нык курыккан, чөнки бер атна эчендә шәһәр төзү бик үк җиңел эш булмаган.Җир өсте картасын ачып карагач та аның күзе хәзерге Казан шәһәре урнашкан урынга төшкән.Ул шуннан да матур, уңайлы урын тапмаган. Вәзир озак уйлап тормыйча, үзенең җилдәй җитез атына атланып юлга чыккан.

Көн барган, төн барган, барып җиткәч, анда кешеләр урнашканын күреп бик пошынган. Икенче көнне бар көченә таянып, җирле халыкны җыйган һәм үзенең кайгысын сөйләгән. Алар бу вәзирне бик кызганган һәм аңа ярдәм итәргә уйлаганнар. Биш көн эчендә шәһәр төзелеп тә беткән. Вәзирнең шатлыгы эченә сыймаган һәм ул шәһәр уртасына зур казан асып, анда аш пешереп барлык кешеләрне сыйларга уйлаган. Байның да шәһәрне бик күрәсе килгән һәм ул бер көн алдан шәһәргә килгән. Килеп җитсә ни күрсен, шәһәр уртасына зур казан асып куелган. Ул гаҗәпләнеп, үзе дә сизмәстән:

Казан? – дип сораган.

Шушы вакыйгадан соң бу шәһәрнең исеме Казан дип атала башлаган.

Нургалиева Гөлинә








sitemap
sitemap