Кан хикмтлре



“КАННЫҢ ҮЗ ХИКМӘТЛӘРЕ” (Сәяхәт – дәрес)

9 класс биология

Укытучы: Сарман районы “Саклау-Баш гоиуми урта белем бирү мәктәбенең” химия биология укытучысы Галиуллина Әлфия Вәдүтовна

МАКСАТ: уен формасы рәвешендә организмның эчке тирәлеген, кан составын, күзәнәкләре төзелешен, башкарган эшләрен, әһәмиятен ачыклау, кан авырулары белән танышу, сәламәтлекне сакларга өйрәтү.

Җиһазлау: сәяхәт картасы(кеше рәсеме, анда кан тамырлары ясалган, төрле станция исемнәре язылган), компьютер.

Дәрес барышы.

1.Оештыру

11. Яңа тема белән танышу

1. Организмның эчке тирәлеге. (Схема, шул схема – таблица буенча укытучы сөйли, укучылар графаларны тутыра, дөреслекне тутырылган слайдтан карыйлар)

Тукыма сыекчасы

Лимфа



Кан

Составы

Урнашу урыны

Ясалу чыганагы

Башкарган функциясе

2. Кан: челтәр булып организмга таралган тоташтыргыч тукыма, кешедә 5 литр кан була, бу тәннең 7%. Өйрәнү тарихы: 1628 ел, инглиз В.Гарвей. Составы: 1-кан плазмасы, составы даими, үзгәрүе куркыныч. 2- кан күзәнәкләре. Кан күзәнәкләре белән танышу өчен кечкенә генә сәяхәткә чыгабыз.

-ТЫҢЛАГЫЗ! ТЫҢЛАГЫЗ! “КАН – ПЛАЗМА” ПОЕЗДЫ КУЗГАЛЫРГА САНАУЛЫ МИНУТЛАР ГЫНА КАЛДЫ. ЭРИТРОЦИТ, ТРОМБОЦИТ, ЛЕЙКОЦИТ ВАГОННАРЫНА РӘХИМ ИТЕГЕЗ! (Тактада кеше макеты, аңа “Кан – плазма” дигән язу эленә, укучыларга 3 вагон исеме язылган битләр таратыла).

Поезд бик тиз бара, менә беренче станция – АНАТОМИЯ.

А) эритроцитлар – кызыл, ике ягы батынкы диск рәвешендәге күзәнәкләр, эластик, төшсез, гемоглабин аксымы кызыл төс бирә, 1 куб мм. канда – 4,5 – 5,5 млн. Б) лейкоцитлар – төссез, төрле формада, төшле, актив, 1 куб мм. – 6-8 мең. В) тромбоцитлар – төшсез, кечкенә йомшак кан пластинкалары, тотрыксыз, 1 куб мм. – 300-500 мең.

2) станция СТРУКТУРА яки ЯСАЛУ. Эритроцитлар 120 тәүлек, тромбоцитлар 2-5 көн яши, икеседә сөякнең кызыл җелегендә ясала, лейкотцитлар 3-5 көн яши, кызыл җелектә, талакта, лимфатик төендә ясала.

Хәзер ял итү өчен вагон – ресторанга рәхим итегез. Беренчегә — фагоцитоз- микробларны, чит кисәкчекләрне йоту һәм кайнату, бу ысул белән лейкоцитлар туклана. Бу процессны 1882 елда И.И.Мечников ача. (Лейкоцит вагонындагылар уен өлеше күрсәтәләр). Ә икенчегә эритроцитларның кислородны, углекислый һәм угар газларын сеңдереп күчерүе.

Ашаганда сизми калганбыз, без ФИЗИОЛОГИЯ станциясендә. Эритроцитлар кислродны җиңел куша, җиңел бирә, тукымаларга кислород ташый, лейкоцитлар микробларны йотып, организмны чит күзәнәкләрдән, авырулардан саклый. 1 күзәнәк 30 микробны йота һәм 1 сәг. эчендә кайната. Шулай ук үлгән күзәнәкләрне юкка чыгара. Тромбоцитлар кан оюда мөһим роль уйный.

Хөрмәтле, пасажирлар! Алга бару бераз кичектерелә, чөнки күпер өзелгән. Тромбоцит вагонындагыларны ярдәмгә чакырабыз. (“Тромб ясалу” уен-моделе күрсәтелә). Тромбоцитлар кан тамыры зарарланганда таркалалар, плазмада фермент хасил була һәм эрүчән аксым фибриноген эремәүчән фибринга әверелә, фибрин җепселләре челтәр рәвешендә кан куерыгы – тромб ясый. Күпер төзелде, юлны дәвам итәбез. 4 станция – ЛЕЙКОЗ. Нәрсә дигән сүз бу, ни өчен без монда тукталдык. Сүзне эритроцит вагонындагыларга бирәбез. (1 укучы Шаляпин турында, 2 – Раиса Горбачева, 3 — Анисса турында сөйлиләр). Лейкоз — ул лейкоцитларның кан тамырыннан чыгып башка органнарга эләгүе һәм орган күзәнәкләрен юкка чыгаруы.

Алдагы станция ДАРУХАНӘ. Сүзне эритроцит вагонындагы фармацевтка бирәбез. (1 укучы тимернең әһәмияте, кайда, нинди азыкта булуы турында сөйли). Поезд соңгы ноктага якынлаша. Ләкин безгә ТАМОЖНЯ АША үтәргә кирәк.

III.НЫГЫТУ. Тест сорауларына җавап бирәбез: 1. Организмның эчке тирәлеген тәшкил итә: а)кан б)лимфа в)тукыма сыекчасы.

2. Күзәнәкләр арасын нинди матдәләр тутырып тора: а).тукыма сыеклыгы б)кан в)лимфа.

3.Кан – ул: а)тоташтыргыч б.) эпителиаль в)нерв-мускул тукымасы.

4. Кан составы: а)лейкоцит , эритроцит б) лейкоцит, эритроцит, тромбоцит в) лейкоцит, эритроцит, тромбоцит, плазма.

5.Кайсы күзәнәкләр ирекле хәрәкәтләнә : а) тромбоцит. Б) эритроцит. В)лейкоцит.

6. Канның сыек өлеше: а) тукыма сыекчасы б) плазма в) лимфа.

7. Эритроцитлар төзелеше функциясенә бәйле: а) кан ою б) микроблардан саклау в) кислород күчерү.

Соңгы станциягә — НӘТИҖӘГӘ килеп җиттек. (укучылар нәтиҗә ясыйлар)

1V. ӨЙ ЭШЕ. Параграф 18, 19, дәфтәрдәге язулар буенча сөйләргә.








sitemap
sitemap