Каюм Насыйри — мгърифтче



РТ ДАГУ “Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия – интернат”



Фәнни-эзләнү эше

Каюм Насыйри — мәгърифәтче галим

Эшнең авторы: Сәләтле балалар өчен гуманитар – гимназия — интернат

8 сыйныф укучысы

Гыйлманова Чулпан Лемар кызы

Җитәкче:

татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Хәева – Хәмитҗанова Венера Хәмәтнәсих кызы

Актаныш 2011

Кереш

Бөтен гомере буе халыкка фидакарьләрчә хезмәт  кылган, милләт мәнфәгатен үзенең яшәү кыйбласы иткән  татар  галимнәре һәм әдипләре шактый күп: Утыз Имәни, Габдулла Тукай, Шиһабетдин Мәрҗани, Риза Фәхреддин, Гаяз Исхакый… Болар арасында иң мөхтәрәм  урыннарның берсен Каюм Насыйри алып тора.

1860 елдан башлап ярты гасыр дәвамында гаять нәтиҗәле эшчәнлек күрсәткән Каюм Насыйри татар мәгърифәтчелегенең күренекле вәкиле була.

К. Насыйриның кыю фикерләре, әдәби, фәнни хезмәтләре үз чорында җитәрлек бәяләнмәгән. Әмма алар халыкның киләчәгенә нык ышанган патриот әдипне мәгърифәт эшеннән туктата алмаганнар. Ул әдәби, фәнни, педагогик хезмәтләрендә Россиягә, рус халкына мәхәббәтен, аның киләчәгенә зур өметләр баглавын күрсәтә.

Башында К. Насыйри торган һәм татарлар арасында мәгърифәтчелек хәрәкәте дип исемләнергә хаклы булган хәрәкәт, халык мәнфәгатьләре белән нык бәйләнеп, үзенә үрнәкне рус мәгърифәтчеләреннән ала. Бөтен гомерен безнең халкыбызны агартып, аңа культура хезмәте, әдәби хезмәт күрсәтүгә багышлаган өлкән агабыз – бөек рус халкы ярдәмендә татар халкының да бәхетле тормышка ирешүенә чын күңелдән ышанган, татар балаларын, беренче буларак, русча укыту эшенә җиң сызганып керешеп, кагылу- сүгелүләргә, эзәрлекләүләргә карамастан, армый – талмый эшләгән К. Насыйринең хезмәтләре зур игътибар белән өйрәнелә, хөрмәт белән искә алына. Аның Ватанга мәхәббәт, халыклар арасындагы дуслык турында әйтелгән гади сүзләре бүген, тагын да тирәнрәк мәгънә алып, яңача яңгырый.

Эшебезнең максаты – олуг шәхес Каюм Насыйриның мәгърифәт өлкәсендәге эшчәнлеген өйрәнү. Әлеге максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар куелды:

галимнең педагогик эшчәнлеген өйрәнү;

тел, тарих, фольклор өлкәсендәге хезмәтләрен барлау һәм тикшерү;

язучының әдәби иҗатын өйрәнү.

Хезмәтебез Кереш, Төп һәм Йомгак өлешләрдән тора. Төп өлеш бүлекчәләрдән гыйбарәт. Соңыннан файдаланылган әдәбият исемлеге күрсәтелде. Шулай ук Кушымта өстәлде.



-3-

Төп өлеш. Татар мәгърифәтчелегенең күренекле вәкиле

Күренекле галим, укытучы-педагог һәм әдип К. Насыйри татар мәгърифәтчелек хәрәкәте һәм әдәбияты үсешендә зур роль уйнаган. Аның күптармаклы һәм нәтиҗәле эшчәнлеге халыкка хезмәт итү, милләтнең аң-белемен күтәрү, киң күпчелеккә аңлаешлы татар әдәби телен гамәлгә ашыру теләге, демократик караш һәм халыкчанлык рухы белән сугарылган. Ул татар халкын үз традицион мәдәнияте нигезендә, гыйлем бабындагы түбәнчелектән заман югарылыгына күтәрү юнәлешендә конкрет практик эш алып бара. Бу – олылык билгесе. 77 яшендә вафат булган  бу игелекле зат ярты гасырдан артык, алны-ялны белмичә, милләткә хезмәт итә. Ул дауламый да, шауламый да, дәгъвалар  да куймый, бәхәс-конфликтка да керми – халыкның нәкъ  үзе кебек – меңләгән кыенлыкларны сабыр гына, тавышсыз-тынсыз гына җиңә-җиңә эшли дә эшли, эшли дә эшли. Аның өчен байлык та, дан-шөһрәт тә мөһим түгел. Каюм бабаны тырышлыгы белән мәсәлләргә кергән кырмыска белән чагыштырырга мөмкин булыр иде. Әмма кырмыска кышын ял итә, үз «җыйганын» үзе ашый. Каюм бабаның исә җәе генә түгел, кышы да урак өсте кебек. Аның «җыйганы», аның хезмәт җимеше – барыннан да элек, башкалар өчен, милләтнең киләчәге өчен. Каюм Насыйри соңгы көннәренә кадәр укуын һәм язуын ташламый. «Үзегез карт, күзләрегез зәгыйфъ  булса да, язуыгызны дәвам итәсез икән», – дигән кешегә ул: «Алла мине язар өчен яраткан, бу көннән язмый утыру аның хөкеменә каршылык булыр дип куркам», – дип җавап бирә торган була.

-4-

Хезмәткә багышланган гомер.

Габделкаюм Габденнасыйр улы Насыйров (Каюм Насыйри) -1825 елның иcкечә 14 (27) февралендә, элекке Казан губернасы, Зөя өязе (хәзерге Татарстан республикасы, Норлат районы), Югары Шырдан авылында туа. Каюм Насыйриның бабалары һәм атасы үз заманының шактый укымышлы, танылган кешеләре булалар.Башлангыч белемне ул ата-анасыннан ала.

1841 елда Каюмны Казандагы бер мәдрәсәгә укырга бирәләр. 1855 елга кадәр ул мәдрәсәдә укып, гарәп-фарсы  телләрен өйрәнү өстендә, үзлегеннән татар телен дә яхшы үзләштерә. Яшерен рәвештә русча да укый.

1855 елда аны Казандагы Духовное училищесына татар теле укытырга чакыралар. Насыйриның беренче практик эше – укытучылык хезмәте шунда башлана. Соңыннан ул Духовная семенарында татар теле укытучысы  булып  эшли. Анда укытучылар белән таныша, алар белән якыннан аралаша, алардан рус телен  һәм башка фәннәрне тырышып өйрәнүне дәвам иттерә.

Аннары ул, Казан университетына ирекле тыңлаучы булып йөреп, югары белем ала.

1876 елда Насыйри, мәктәпләр инспекторы Радиев белән икесе арасында чыккан каршылык аркасында, бу русча-татарча башлангыч белем бирү мәктәбендә укыту эшеннән туктый. К. Насыйриның учительлек хемәте моның белән генә чикләнми. Ул тагын ике-өч ел Яңа бистәдә рус-татар мәктәбендә укыта.

1879 елдан башлап, Насыйри калган гомерен, рәсми рәвештә бер җирдә дә хезмәт итмәстән, тик язучылык эшенә һәм фән хезмәтенә  генә багышлый. Аның иң яхшы әсәрләре шушы вакытларда языла.

К. Насыйриның беренче фәнни хезмәтләре үк Петербург галимнәре тарафыннан уңай бәя ала. Ул этнография материалларын җыю өчен, гыйлми җәмгыятьләрнең утырышларында каралган программалар белән  дә тәэмин ителә. К. Насыйри картлык көннәренә кадәр Казан университеты янындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенең актив члены булып эшләвен дәвам иттерә: татар халык әдәбияты һәм гомумән культурасы буенча  материаллар җыеп, җәмгыять карамагына тапшыра бара, җәмгыятьнең утырышларында докладлар ясый..

-5-

К. Насыйриның китаплары басылып чыгу  реакцион  көчләрне аңарга каршы куйса, икенче яктан, ул заманының алдынгы кешеләре тарафыннан теләктәшлек тә таба. Аның китапларын сорап, Казан губернасыннән генә түгел, Россиядә татарлар яшәгән бик күп урыннардан бер-бер артлы хатлар килеп тора.

Шулай итеп, К. Насыйриның күпьяклы әдәби хезмәте, халык интересларын күздә тоткан мәгърифәтчелек эшчәнлеге көннән-көн үсә барган.

К. Насыйри гомерен, бөтенләй дип әйтерлек, Казанда яшәп, иҗат өстендә уздыра. Берничә мәртәбә агасы Габделхәт  янына Мәскәүгә бара, соңрак Уфада һәм Оренбургта була. Бу сәяхәтләреннән тыш, һәр язны дип әйтерлек, туган авылы Югары Шырданга кайта торган була. Шунда Зөя һәм гомумән Тау ягындагы авылларга чыгып, андагы тарихи истәлекләрне-һәйкәлләрне тикшереп-карап йөрергә яраткан. Ул бик күп иске кабер ташлардагы язмаларны җентекләп укыган, халыкның үз авызыннан  җырлар һәм гомумән фольклор материалларын җыйган.

Дәреслекләренә карталар сызу, рәсемнәр төшерү эшләрен дә үзе башкара. Ул бигрәк тә агачтан төрле әйберләр ясарга яраткан, кирәк булган әйберләрнең барсын да үзе эшләгән.

К. Насыйри халык медицинасына җитди карый. Гомеренең соңгы елларында аны паралич суга. Электр ярдәмендә дәвалану, туктаусыз хәрәкәтләнү нәтиҗәсендә оптимист табигатьлеК. Насыйри йөрерлек хәлгә килә. Әдип 1902 елның 20 августында (2 сентябрендә) 77 яшендә вафат була. Сәламәт вакытларында да булышчылары, караучылары булмаган зур мәгърифәтченең соңгы көннәре, әлбәттә, авыр үтә. Медицина ярдәме күрсәтелми. Тик “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шәкертләре генә аның хәлен белергә килеп торалар. 21 августта (3 сентябрьдә) аны җирләргә дә якыннары һәм укучы яшьләр генә киләләр. Каюм Насыйри Казанда Яңа бистә ягындагы каберлеккә күмелә.

-6-

2.Олуг мөгаллим.

К. Насыйри гыйльми-әдәби эшчәнлеген мәдрәсәдә уку елларында ук башлый. Аның үзе шәп вакытта гына  да татар һәм рус телләрендә  төрле зурлыктагы 40 лап китабы дөнья күрә. Болар арасында хәтта  600 биткә җиткәннәре дә бар.

Әдипнең тәрбия педагогика өлкәсендәге фикерләре дә гаять әһәмиятле. Ул зур тәҗрибәле укытучы-практик кына түгел, шул бай тәҗрибә нигезендә теоретик хезмәтләр язган педагаг та. 1891 елгы календаренда басылган”Тәрбия” исемле махсус мәкаләсендә мәгърифәтче галим “тәрбия” сүзенең эчтәлеген билгеләп: “Тәрбиядән морат ашатып, эчертеп, тәнне генә түгел, бәлки тәнне вә акылны, вә зиһенне тәрбия кылмактыр”,- ди. Шунда ук гаилә һәм тирәлек тәрбиясенең үз вакытында һәм камил булырга тиешлеген ассызыклый.

«Каюм бабаның йөз еллыгы» һәм «Башлангыч»  исемле мәкаләләрендә (аларның һәр  икесе дә 1926 елда язылган) Г. Ибраһимов  К. Насыйрины Шәрыктан Гаребкә  (Көнбатышка, Европага) юл яручы, беренче сукмакны салучы «бөек реформатор» дип атый. «Каюм бабаның хезмәте, – ди ул, – гыйлем дөньясы  өчен яңа кануннар табып чыгаруда түгел, бәлки бәйнәлмиләл (халыкара. – Х.М.) гыйльми мәгълүматны  татар халкына башлап бирүдә… ул бездә Европа гыйлемнәреннән беренче популяризатор иде».

Татарларда рус телен белүнең әһәмиятен яхшы аңлаган мәгърифәтче бу телне өйрәнү өчен уку китабын (Кыйраәте рус”, 1889), рус теле грамматикасын (“Нәмүнә. Яки Әнмүзәҗ”, 1891) төзеп бастыра. Укыту процессында ике телне чагыштыру алымын куллана. Бу – хәзерге көндә дә уңышлы кулланыла торган метод.

К. Насыйри тәрҗемә эшендә дә педагогик, мәгърифәтчел омтылышларына хуш килгән, яшьләрне этик һәм эстетик тәрбияләүгә юнәлтелгән әсәрләрне сайлап ала. Шундыйлардан “Кабуснамә” һәм башкаларны күрсәтергә була.

Язучының китапларын күздән кичергәч,  аны берүзе берничә фәнне укыткан «олуг мөгаллим, милләт педагогы» дип атарга мөмкин булыр иде. Аның укучылары – бөтен татар дөньясы. Каюм баба әйтерсең гомер буе тырыша-тырыша сабак бирә, үз халкын белемле, тәрбияле итәргә омтыла.

-7-

3.“Без- татарлар, телебез – татар теле…”

К. Насыйриның гыйльми-мәгърифәтчелек эшчәнлеге XIX гасыр урталарында яшь буынга төрле уку китаплары һәм дәреслекләр язудан башлана. Аның иң зур хезмәтләреннән берсе – тел өлкәсендәге эшчәнлеге. Телче буларак ул бик катлаулы, күп яклы хезмәтләр башкара: татар теленең әдәби һәм фән теле була алуын исбат итә.

Тел-укыту- тәрбия бирүнең, милли үзаңны үстерүнең төп предметы. Нәкъ менә шуңа күрә дә «олуг мөгаллим» төп игътибарын  телгә  юнәлтә. К. Насыйри язган китапларның шактый өлеше татар телен һәм  аны өйрәнү турында. Аның  иң беренче хезмәте – «Нәхү китабы», ягъни татар теле синтаксисы. Текстлар татар һәм рус телендә бирелгән.

Татар телен практик һәм фәнни эшкәртү юлында гаять зур эшчәнлек күрсәтә. К. Насыйри тел гыйлеме, сүзлекләр төзү буенча аеруча күп эшләр башкара. Бу өлкәдә ул кагылмаган, өлеш кертмәгән бер генә тармак та юк диярлек. Татар теленең аңлатмалы сүзлеген беренче булып ул төзи. Русча-татарча, татарча-русча сүзлекләр төзеп бастыра. Әдип математика, география һәм табигать фәннәре буенча киң массага аңлаешлы терминнар булдыру өстендә дә эшли. Дөрес һәм матур язу кагыйдәләрен аңлаткан беренче кулланма (“Кавагыйде китабәт”, 1892) яза. Татар теленең фәнни грамматикасын (“Әнмүзәҗ”, 1895) төзүдә бик мөһим эш башкара. Аның бу хезмәтләре үз вакытында ук тел галимнәренең югары бәясен ала.

К. Насыйри татар теленең байлыгын рус теле белән чагыштырып карый. Рус матур әдәбиятындагы сурәтләүләрне татарчага уңышлы тәрҗемә итә.

«Татар теле ул – урам теле, ломовойлар теле, әдәби  гыйльми   тел булырга сәләте  юк аның», дигән карашлар яшәгән заманда, К. Насыйри халкыбызның туган телен  кайнар яклап чыкты: «Ялган, яла бу! Без – татарлар, телебез – татар теле, мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәле камил тел. Бүтән телләрдән бер дә ким түгел, эшләмәгәнлек сәбәпле генә ул шулай артта калган», – дигән ялкынлы фикерләре белән эш алып бара. Татар теленең фән теле була алуын, моңа аның тулы хакы һәм мөмкинлекләре барлыгын исбат итә. К. Насыйри, телебезне гыйльми һәм гамәли яктан өйрәнеп,  татар лингвистик фәнен тудыруга үзеннән зур өлеш кертә.

-8-

4. Тарихка кагылышлы хезмәтләре.

Телдән тыш  К. Насыйри сабак бирә торган предметларның берсе һәм мөһиме – тарих. Аның бу фән буенча төрле мәкаләләре, махсус китаплары бар.

К. Насыйри тарихи хезмәтләрендә төп игътибарын татар тарихына мөнәсәбәтле материалларны туплауга һәм өйрәнүгә юнәлтә. Бу яктан аның Казан тарихы хакындагы язмалары аеруча кызыклы. Мәсәлән, бер риваятендә ул XVI йөзнең беренче яртыларында яшәгән Шаһгали ханның, Мәскәүгә сатылып, Казан мәмләкатенә, үз халкына хыянәт итүче, ахыр чиктә татарларның, дәүләтчелектән мәхрүм ителеп, коллыкка төшүе турында яза. К. Насыйриның Пугачев хакындагы риваятьләре дә тел стиленең үтемлелеге, факт-мәгълүматларга байлыгы белән сыйфатлана.

К. Насыйри, Казан тарихы белән  берлектә, күп кенә татар авылларының (Югары Шырдан, Мулла Иле, Рәбуга, Ачасыр, Борнаш, Борындык, Шәгали, Мамадыш, Бакырчы һ. б.) тарихы хакында да мәкаләләр яза.

Насыйри мифология һәм этнографиягә караган хезмәтләрендә ул вакытка кадәр тарихчылар тарафыннан  тиешенчә кузгатылмаган, аз тикшерелгән материалларны табып, фән дөньясына тапшыруны үзенә бурыч итеп куя: «Безнең максатыбыз – рус историясендә булмаган эшләрне, халык авызындагы риваятьләрне мәйданга чыгармактыр», – ди. 1883 ел өчен чыгарылган календаренда К. Насыйри легендалар, әкиятләр урнаштыра. Ул кабер таш язмаларны, төрле шәҗәрәләрне, кулъязма һәм басма  китапларны ныклап өйрәнә. Каюм бабаның бу төр хезмәтләре турында  Г. Ибраһимов 20 нче елларда болай дип яза: «Хәзерге заманның татар укытучысы ни өчен үткән эшләрне берәм-берәм тикшерә алмасын!… Әгәр Насыйрича җентекләп чыксаң, мәшһүр Әтнәләр, Мәчкәрәләр, Сатышлар, Тымытыклар, Кышкарлар, Мәңгәрләр һәм башка иске мәдәни үзәкләр ни чаклы материал, документ, хатирә бирерләр!.. Насыйри менә шул эзләнүне гамәл белән күрсәткән». Г. Ибраһимовның бу чакыруы бүгенге көн өчен дә мөһим, чөнки  төбәк тарихын өйрәнү халкыбызның үткән буын һәм мәдәниятен  тагын да тулырак, җентекләбрәк ачыкларга ярдәм итә.

-9-

5. Халык иҗатын өйрәнүче әдип.

Тел байлыгының мул чыганагы халыкның җанлы сөйләмендә, авыз иҗатында икәнлеген яхшы аңлаган К. Насыйри фольклор әсәрләрен җыю һәм гыйльми нигездә бастырып чыгаруда зур тырышлык куя. Бу – аның фольклор өлкәсендәге эшчәнлегенең мөһим бер тармагы. Икенчедән, К. Насыйри татар халкының тарихи риваятьләре, борынгы мифологик ышанулары, гореф-гадәтләре, дөньяга карашлары һәм башкалар белән башка халыкларны, фән дөньясын таныштыру буенча эш алып бара, рус телендә хезмәтләр чыгара. Өченчедән, галим Көнчыгыш халыклары фольклорын өйрәнә, аның үрнәкләрен, татарча тәрҗемә итеп, бастырып чыгара.

Шул рәвешле К. Насыйриның фольклор фәнендәге эшчәнлеге төп өч юнәлештә бара. Үзе чыгарган календарьларда, сүзлекләрдә һәм җыентыкларда К. Насыйри халык иҗатын урнаштыруга зур игътибар бирә. Халык тәҗрибәләре, төрле сынамышлар еш кына ритм һәм рифмага салынган.

1881 нче елгы календаренда ул «Казан бәете», «Шаһгали бәете» кебек әсәрләрне, Казан шәһәренең салынуы, Кабан күле һ. б. турында халыктан язып алган күп кенә риваятьләрне урнаштыра.



1880 нче елда басылган «Кырык бакча» исемле китабының һәр бүлегендә диярлек мәкальләр һәм әйтемнәр урнаштырыла.

К. Насыйри «Фәвакиһел җөләса фил әдәбият» дигән зур хрестоматиянең соңгы 40 нчы бүлеге татар халык иҗаты әсәрләренә багышланган. Мәгърифәтче галим халыкның иң борынгы ышануларын, мифларын, мифик образларын, әкиятләрен җыйнап, бастырып чыгаруга һәм гыйльми тикшерүгә зур әһәмият биргән. Үзе җыйган материаллар белән рус галимнәрен дә таныштырып барган. Бу өлкәдә максатын түбәндәгечә билгели: “Татарның тормышын ачыкландыруда… эшләвемнең нәтиҗәләрен матбугатта алар белән уртаклашуны үземнең изге бурычым дип саныйм”.

Шул рәвешле, мәгърифәтче галим, татар фольклорының күп кенә жанрларында да эшләп, халыкның рухи байлыгын, акыл һәм күңел җәүһәрләрен барлап, бергә туплап, халыкның үзенә кайтару юлында хезмәт иткән.

-10-

Йомгак . Каюм Насыйри эшчәнлегенең әһәмияте.

Күргәнебезчә, К. Насыйриның мәгърифәтчелек эшчәнлеге күпкырлы. Аның хезмәтләре татар халкын белемле, тәрбияле итүдә  үзенә күрә бер мәктәп, университет булырлык. Татарны  татар итеп  танытуда, аның милли үзаңын, рухи хәтерен  үстерүдә Каюм бабаның эшчәнлеге искиткеч зур. Ул шәрык, рус, Европа казанышларын   һәм тәҗрибәсен күрә, алардан иҗади файдалануның матур үрнәкләрен бирә. Әмма К. Насыйри өчен барыннан да элек татарның  үз җирлегендә, үзенең рухи мирасына таянып үсүе кыйммәт . Һәм шуңа күрә дә ул төп игътибарын  татарның телен, тарихын, гореф-гадәтләрен, сүз сәнгатен өйрәтүгә юнәлтә, таралып, сибелеп яткан күп кенә хәзинәләрне  замандашларына һәм киләчәк буын укучыларына җиткерүгә ирешә.

«Бармыни бездә гомумән чын кеше кадерен белү?! Без аны кайдин белик, мискин үлеп аңламагач?!» Тукайның бу юллары Хөсәен Ямашев үлеме уңае белән язылган, әмма аларны Каюм бабага карата да кулланырга  мөмкин. Чөнки ул, ярты гасырдан артык, ат кебек эшләсә дә, үзе исән вакытта кадер – хөрмәт тә, юньле тормыш та күрмәгән. Әмма аның иҗат мирасы еллар узган саен кыйммәтен арттыра бара. «Олуг мөгаллим» хакында  төрле телләрдә күп санлы мәкалә-хезмәтләр язылуы, китапларның кат-кат басылуы ачык билгесе. К. Насыйри шәхесе әдәби әсәрләрдә дә гәүдәләнеш тоткан. Аның  хакында  М. Галинең документаль повесте һәм шушы ук авторның Х. Уразиков белән берлектә язган «Каюм Насыйри» дигән тарихи пьесасы да бар.

Каюм бабаның эшчәнлеге – милләткә фидакарьләрчә хәзмәт итүнең бөек үрнәге. Аның китаплары – хәзерге милли тормышыбыз өчен дә аваздаш булган бай хәзинә.

К. Насыйри исеме – бүген илебезнең иң күренекле кешеләре рәтендә.

-11-

-12-








sitemap
sitemap