Кайбычым урамнары



Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы

Олы Кайбыч урта гомуми белем мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Фәнни-тикшеренү эше

Тема: Кайбыч урамнары

Эшне башкаручы: 10 нчы сыйныф укучысы

Гайфетдинова Раилә Мөсәвир кызы

Җитәкче: беренче категорияле татар теле

һәм әдәбияты укытучысы

Хәмидуллина Алсу Фәрит кызы

Олы Кайбыч, 2013

Эчтәлек

I.Кереш…………………………………………………………………………………………….3бит

II.Төп өлеш. Кайбыч урамнарының тарихы һәм бүгенгесе………………..4 бит

1.Танылган шәхесләр исеме белән аталган урамнар……………………5 бит

2.Табигатъ һәм географик атамалар белән урамнар ………………….11 бит

3.Тарихи вакыйгалар белән бәйле урам исемнәре……………………….13 бит

4. Һөнәр белән бәйле урам исемнәре………………………………………….15 бит

III.Йомгаклау………………………………………………………………………………….16 бит

IV. Файдаланылган әдәбият исемлеге ………………………………………. ……..17 бит

Кереш

Урамнар ул кан тамырларыдай

Һәркайсында тормыш, хәрәкәт.

Кан юллары сау-сәламәт булса,

Димәк, тәндә булыр бәрәкәт.

Шуңа игътибарның үзәгендә

Кайбычымның һәрбер урамы

Хәерле юл тели юлаучыга



Тау башыннан имән урманы. Харис Мостафин

Үзе яшәгән урамга һәркайсыбыз гашыйк. Авылыңның, шәһәреңнең бер өлеше, Ватан дип аталган гаять зур территориянең бер кисәге буларак кадерле ул безгә. Юкка гына җырларга кермәгән ул. Һәр урамның үз исеме бар, хәтта икешәр исем дисәк тә ялгышмабыз, берсе документларда кулланыла торган, икенче исә халык атап йөртә торган исемнәр. Һәр халык үзе хөрмәт иткән күренекле уллары һәм кызларының исемнәрен һәм данлы эшләрен саклап калырга омтыла. Бу хәл торак урыннарына, авыл һәм шәһәр урамнарына аларның исемен куюда да чагыла. Бик яхшы күренеш,әлбәттә. Ләкин Гыйсмәтуллин урамында яшәгән сыйныфташымнан “кем соң ул?” дигән соравыма “Белмим”, — дигән җавап ишеткәннән соң, бу теманың проблемалы булуына игътибар иттем. Вакытлар үтү белән аларның кем булулары, тарихта нинди урын алулары турындагы мәгълүматлар югала, халык аларны урам исеме буларак кына кабул итә башлый икән бит. Мәсәлән, Ленин кем ул, Маркс, Вахитов? Гаҗәп тә түгел:

җәмгыять һәм аның идеологиясе үзгәрә, киләчәк турында, кеше һәм аның сыйфатлары турында төшенчәләр яңара.

Олы Кайбычта 90 нчы елларга кадәр урамнар саны уннан артмый. Иң “өлкән” урамнар булып саналучылары түбәндәгеләр: Үзәк урам, Совет урамы, Бакчалы урам,Елга аръягы урамы (халык телендә Аръяк исеме белән генә йөртелгән), Кызылъяр. Бу урамнар рәсми рәвештә кулланылып, бүгенге көндә дә яшәп киләләр. 1991 нче елда район кайткач яңа йортлар, урамнар калкып чыга һәм аның саны кырыкка җитә. Бүген Кайбычыбыз көннән-көн үсә, матурлана бара.

Фәнни-тикшеренү эшебезнең максаты: Элеккеге һәм хәзерге урамнар турында мәгълүмат туплау, аларны чагыштыру һәм классификацияләү.

Бурычыбыз: Урам исемнәренең тарихын ачу өчен авылның өлкән буын кешеләре белән аралашу; бүгенге урамнар турында белү өчен авыл җирлеге сәркатибе белән очрашу; Кайбыч турында язылган әдәбият белән һәм фәнни әдәбият белән танышу.

Төп өлеш. Кайбыч урамнарының тарихы һәм бүгенгесе

1 нче бүлек. Күренекле якташларыбыз исемнәрен йөрткән урамнар.

Кайбыч тарихы… Ул газеталарда һәм төрле документларда теркәлгән. Һәм, әлбәттә, урам аталышларында. Аларның һәркайсы үз язмышы, үз үткәне белән. Шундый урамнар бар: алар – авылның яшьтәше. Мәсәлән, иң беренчесе – Үзәк урам (элек тә шул исемне йөрткән). Берничә ел элек кенә барлыкка килгән яңа урамнар да бар. Мотыйгулла Төхфәтуллин, Латыйф Хәмиди урамнары шундыйлардан. Кайбычыбызны дөньяга таныткан якташларыбыз арасында Әбрар Гыйләҗетдин улы Шамин бар. Архив документларыннан күренгәнчә, ул 1912 елның 20 июнендә Казан губернасы Свияжск өязе Кошман волосте Олы Кайбыч авылында ярлы крестьян гаиләсенде дөньяга киле. Бу данлы якташыбыз шактый озын һәм катлаулы тормыш уза. Жидееллык мәктәпне күрше Мөрәле авылында тәмамлый. Шунда комсомолга керә. Хезмәт юлын 1926 елда Кошман авылында авыл Советы идарәсендә сәркатип булып башлый. 1927 елда Кайбыч районы оешкач, район Советы башкарма комитеты финанс булегендә эшли. 1929 елда Кайбыч район халык судының суд-тикшерү бүлегендә сәркатип була. 1931 елда авылдашларына ияреп, Үзбәкстан- Ташкент якларына юл тота. Ул анда Денау шәhәрендә район милициясендә идарә бүлеге секретаре, бүлек җитәкчесе булып эшли. 1934 елда инициативалы, тырыш егетне Үзбәкстан республикасы Югары судына халык судьясы итеп алалар. Бер үк вакытта ул Урта Азия округының хәрби трибунал коллегиясе әгъзасы булып санала. 1943 елдан округның хәрби трибунал рәисе була.Гади татар авылында туып-үскән егет бу эштә үзен тиз арада белемле, инициативалы, җаваплы итеп таныта. Республика номенклатурасына әзерлекле кадр булып теркәлә. Юридик институтта укып, югары белем ала. ВКП(б)нын, Татарстан Өлке комитеты юлламасы белен ТАССРда хәрби трибунал итеп раслана. Республиканын, хәрби трибуналында дүрт ел эшләү дәверендә ул Кайбыч якларына, үзенен, туган авылына кайтырга вакыт таба.

1948 елда якташыбызны Свердловск шәhәренә күчерәләр. Ул монда Урал хәрби округында шулай ук хәрби трибунал рәисе була, үзенең тәҗрибәле юрист булуын тагын бер тапкыр күрсәтә. Бу гаять җаваплы постта төгәл биш ел, 1956 елның 15 октябренә кадәр, пенсиягә чыкканчы эшли. Озак еллар дәверендә хокук органнарында нәтиҗәле хезмәт иткән өчен Әбрар Шамин (Шапаров) ТАССР ЮгаСоветы Президиумының Почет грамотасы hәм куп кенә хәрби орденнар-медальләр белән бүләкләнә.

Олы Кайбыч халкы, туып-үскән урамына анын, исемен биреп, юстиция полигы Әбрар Шамин (Шапаров) исемен мәңгеләштерде.

Исеме мәңгеләштерелгән якташыбызның икенчесе Рәфыйк Гарәфетдинов. Язмыш сынауларын, очраган киртәләрне горур атлап узган бу галим бүген республикабызда гына түгел, Рәсәй куләмендә дә яхшы беләләр. Ул дүрт дистә елга сузылган фәнни эзләнүләре, педагогик эшчәнлеге чорында купсанлы китаплар hәм кыйммәтле фәнни хезмәтләр бастырып чыгару белән берәттән, Мәскәү, Санкт-Петербург, Саратов, Екатеринбург, Пермь, Волгград, Самара, Уфа hәм башка шундый зур шәhәрләрдә уткәрелгән Бетенсоюз hәм Бетенроссия конференциялеренде, симпозиумнарында катнашып, тарих фәненең актуаль проблемалары буенча чыгышлар ясый, олпат галимнәр белән аралашып тора.

Белем – иң яхшы байлык: янмый да ул, югалмый да, урлап та булмый аны, хурлап та. Шуңа да бит халкыбыз: «Хезмәттән бизгән — бәлагә тарыр, ә укымый калган алданып калыр» ди hәм «Белем ул — куңел яктысы» дип тә өстәп куя. Инде үзе олпат укытучылар остазы булган Рәфыйк ага ерак яшьлегендә тәүге укытучыларыннан ишеткән бу гыйбрәтле сүзләрне әле дә онытмый, туган авылы Олы Кайбычка кунакка кайткач, аларны бугенге буын укучыларына кабатларга ярата. «Мин бөтен барлыгым белән авыл кешесе, — ди ул балаларга. ¬3ур дөньяга, хәтта әйтер идем, фән дөньясына юл-чишмә башым Кайбыч, Апас районнары авылларыннан башланган, тормышым шушы тургайлы, чәчәкле hәм икмәкле кырлар, җырларга күчкән урман-сулар белән бәйле. Алар миңа зур диң¬гезләр артында хөрмәләр-әфлисуннар үсә торган ямьле җирләрдән, гүзәлле¬ген күреп таң калырлык Париж-Мадрид-Каhирәләрдән якынрак. Бу матур җирләр — шул як кешеләре өчен! Ә мин чит илләрде булып, берничә көн узуга, туган якларымны, Кайбычымны сагына башлыйм. Чөнки ул — бер генә, бердән¬бер! .. »

— Олы Кайбычта миңа hәpнәpcә яшьлегемне, район халкының элекке тормышын хәтерләтә, — ди Рәфыйк ага. — Бакча башларына, мәктәп янына барам, балачак эзләреннән Йөрим. 1927 елда салынган иске мәктәп юк инде. Ул Кайбыч районы оешкан елны төзелгән, haй гомер дигәнең». Гел туган якларына кайтып торганга гына түгел, Кайбыч якташлар җәмгыятен оештырганга да һәм башка бик күп хезмәтләре өчен ул туган урам аның исемен йөртә дә инде.

Без алдан әйтеп үткән Хикмәтулла Гыйсмәтуллин исә, тумышы белән күрше Кошман авылыннан булса да,Олы Кайбычта колхоз рәисе булып эшләгәндә, явыз кулаклар кулыннан шәһит китә. Аның турында Кайбычым китабында китерелгән мәкаләдә шундый юллар бар: “»Колхоз бригадасы» газетасының 1933 елның август аенда басылган мәкаләдә кулаклар тарафыннан утерелгән коммунист Хикматулла Гыйсьмәтуллин турында тетрәндергеч итеп языла.

» … Коллективлашуның беренче елларында иптәш Гыйсмәтуллинның кресть-яннарны колхозга өндәгән ялкынлы сүзләрен тыңламаган авыллар бик аздыр. Райком бюросы аны кайда гына җибәрсә дә, ул үзенең көчле таланты, эшкә чын күңелдән бирелгәнлеге белән бөтен авырлыкларны җиңеп чыга алды. Әле дә бүгенгедәй хәтеремдә, Кошман авылы крестьяннарының гомуми җыелышларында ул болай дигән иде:

— Бу агач сукаларны балаларыбыз киләчәктә музейга барып карарлар. Хәзер Сталинград трактор заводы төзелеп эшли башлады. Күп тә үтмәс, безнең Кошман авылы кырларында да тракторлар гөрелтесе яңгырар. Шул чагында искелекнең мирасы булган сука да югалыр, әрем үскән ызаннар мәңгелеккә юкка чыгар.»

Тракторларнын, бөтен кырны яңгыратып сабан сөрүләрен дә, колхоз басу-ларында дулкынланып иген үсүен дә күрде ул. Тик тракторларның колхозчыларның үз кулларына бирелү, аларның колхоз милке булып әверелү шатлыгын гына үз авылдашлары белән бергә кичерә алмады. 1933 елның 17 август төнендә рәхимсез сыйнфый дошман тирес астында яшереп саклаган киселгән мылтыктан аның йөрәгенә төзәп, ялкынлы патриот hәм көрәшченең тормышын өзде.

Шулай итеп, күмәкләшү елларында халык бәхете өчен армый-талмый көрәшкән талантлы агитатор, кулакларнын, мәкерле планнарын фаш иткән аяусыз көрәшче Хикматулла Гыйсмәтуллин безнең арабыздан мәңгегә китә. Ләкин аның исеме онытылмады, аңа куелган һәйкәл бар һәм ул үтерелгән урам 50 елдан артык Хикмәтулла Гыйсмәтуллин исемен йөртә.

Равил Зәйнуллин Олы Кайбыч авылында урта хәлле игенче гаиләсендә, тугызынчы бала буларак, 1933 елның 7 гыйнварында туган. Өч абыйсы Ватан сугышында булганда, ул йортта «ир заты» дәрәҗәсендә фикерләргә, эшләргә өйрәнә. Мәктәп елларында, үзләренең сыерын җигеп, колхозга көлтә ташый. Уру-сугу, печән чабу эшләрендә катнаша, куяннар үрчетә …

1952 елда ул Олы Кайбыч урта мәктәбен тамамлый. 1953-1955 елларда Р.З. Зайнуллин Совет Армиясендә артиллерист-наводчик буларак хезмәт итә, гаубица hәм башка туплар серләрен үзләштерә. Ашхабад шәhәренә якын урнашкан бу хәрби берләшмәдә аның белән авылдашлары Сәлим Хәялиев, Исмәгыйль Җәләлиев hәм Урсак авылыннан Габбас Ихсанов та була. 1981 елда Р.3. Зәйнуллинга капитан званиесе бирелә.

Армиядан кайткач, ул Кайбыч районы Башкарма комитеты аппаратында эшли. Бер үк вакытта читтән торып М.Горький исемендәге Казан авыл хуҗалыгы институтында укый (1958-1964). Аны уңышлы тәмамлап, агроном-галим белгечлеге ала. 1965 елда аның оештыру тәҗрибәсе булган авыл хуҗалыгы белгечен (1962 елдан КПСС әгьзасы), «Путь к коммунизму» колхозына партия оешмасы секретаре итеп җибәрәләр. Бу хезмәтен дә ул күңел биреп эшли. 1968 елда СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә катнаша. 1973 елда Р.3. 3әйнуллин «Фидакарь хезмәт өчен» медале белан бүләкләнә. Бу елларда ул партиянең Апас район конференцияләренә делегат итеп сайлана.

Әнисе ялгыз яшәвен уйлап, ул туган авылында төпләнү ягын карый, укыган мәктәбенә биология укытучысы булып кайта. Һәp hөнәрдә камиллек яратучы Р.3. 3әйнуллин 1978-1983 елларда читтән торып Казан дәуләт педагогия институтында укый, биология бүлеген тәмамлый. Мәктәп тормышын үзгәртеп -кору кирәк булган шартларда аны директор итеп билгелиләр. Ул бу вазифаны да намус белән башкара. Кайбыч районын кайтаруда, яңадан оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе була.

Беренче балкыган йолдыз

Галия Кайбицкая — бөтен барлыгы, нәсел шәҗәрәләре-тамырлары белән Кайбыч ягы кешесе. Ул 1906 елның май аенда Троицк шәhәрендә дөньяга килсә дә, үзен әтисе туган Кече Кайбыч авылы баласы дип саный, шуңа горурланып яши. Ул балачагыннан ук сәнгатькә тартыла. Утыз елга якын татар мәктәбендә укытучы булып эшләгән әнисе Гыйззенас Гали кызының да (1860-1945 еллар) Галияне сәнгать рухында тәрбияләвенең роле зур була. Йортларыннан артистлар, җырчылар бер дә өзелеп тормый. Гыйззенасның балалары алар алдында үз талантларын күрсәтәләр, өйдә концертлар оештыралар. Галия оста итеп шигырьләр сөйләве, җырлавы белән башка балалардан аерылып торган. Сигез яшьлек чагында мәктәптә уздырылган бию кичәсеннән соң аны «Балерина патшабикәсе» дип атап йөртә башлыйлар. Үзешчән сәнгатьтә актив катнашуы, өйдә дә туктаусыз шөгыльләнүе аның киләчәк тормышына зур йогынты ясый. Ул 1921 елда абыйсы Әдhәм җитәкчелегендәге труппага эшкә килә. Гомеренең соңгы елларын Галия ханым балалары hәм оныклары кайгыртуын тоеп, алар тәрбиясендә үткәрә. Кайбыч районы мөстәкыйльлеккә ирешкәч, якташлары белән элемтәсе тагын да ныгый аның. Аңа карата булган хөрмәтебез билгесе булып яңа урамнарның берсе Галия Кайбицкая исемен йөртә.

Татар халкының талантлы улларыны берсе, композитор Латыйф Хәмидинең әти-әнисе, нәсел-нәсәбе — Татарстанның Кайбыч, Апас якларыннан. Ул 20 нче елларда Ташкентта Татар мәгәриф институтында белем ала. Анда укуын тәмамлагач, бер төркем татар яшьлерен Мәскәүгә укырга җибәрәләр. Алар арасында Латыйф Хәмиди дә була. Ул анда Муса Җәлил белән дуслашып китә. Шул елларда Латыйф ага Муса Җәлилгә ияреп шигырьләр яза hәм «Кызыл Татарстан» гәзитендә бастыра.

Мәскәүдә укуын тәмамлагач, Латыйф Хәмиди Ташкентка кайта. Анда аны Уйгыр театрында эшләргә Алма-Атага чакыралар. Һәм ул Алма-Атага килеп урнаша. Яшь белгеч Алма-Атада татар, уйгыр hәм казакъ иҗат әhеллере белән тыгыз бәйләнештә эшли. 80 нче елларда Кытайдагы эзәрлекләүдан качып чык-кан татар сәнгать әhелләре Латыйф ага йортында еш була иде.

Латыйф ага мәрхүм булгач, аның кулъязмалары, хезмәтләре, хатлары, фо-томатериаллары Казакъстан Милли дәүләт архивына тапшырылган. Латыйф Хәмиди Алма-Атада яшәсә дә, татар музыкаль фольклоры белән кызыксына. Ул гомере буе Казанны сагынып, татар музыкасын сөеп яшәгән. Аның исеме белән аталган урам калыккач, халкыбыз аның чыннан да безнең якташыбыз икәнен белде һәм аңа карата игътибар уянды.

Шәүкәт Галиев урамы әле хәзер дә кулланылыштагы Советская урамының бер өлеше булып тора. Шәүкәт абыйның 2003елда Кайбычка килгән көннәрендә район мәдәният йортында зур бер әдәби кичә үткәрелгән иде. Шул вакытта якташыбызга ихтирам һәм мәхәббәт йөзеннән кайчандыр ул яшәгән урамга аның исеме бирелгән иде. Шәүкәт абый Ярхәмова Сәгыйрә апаларда фатирда тора. Әтиләре сугышта үлгән ятим кыз белән тол хатын гаиләнең матди хәлен җиңеләйтү максаты белән генә квартирант керткән булсалар да, соңыннан үз абыйлары шикелле бик якын күрәләр Шәүкәт абыйны. Бу урамда безнең мәктәбебез дә урнашкан. Әйтергә кирәк, Шәүкәт Галиев белән Кайбыч районы кешеләре горурлана, мактана ала. Гәрчә хәзерге вакытта Бакырчы авылы Кайбыч районы территориясенә кермәсә дә безнең якташыбыз дип саныйбыз без. Аның беренче иҗат җимешләре дә 1948 елдан Кайбыч районының газета битләрендә күренә башлый. Аннан өлкә газеталарында да басыла. Димәк иҗатка старт безнең яктан бирелгән аңа. Шәхес буларак баюына, шагыйрь буларак үсешенә Кайбыч район газетасында эшләве дә, Казан әдәби мохитенә күчүе дә (1953 ел), «Чаян» журналы редакциясендә әдәби бүлек мөдире булуы да (1953-1959 еллар) , Мәскәүдә ике еллык Югары әдәби курсларда ил күләмендә танылган галимнәрнең, язучыларның лекцияләрен тыңлавы да (1959-1961 еллар) булыша.

Шәүкәт ага үзе дә җәмәгать тормышында бик актив катнаша. Ул — 1958 елдан Татарстан Язучылары берлеге идарәсе әгъзасы, берлекнең яшь авторлар белән эшләү комиссиясе һәм Х.Туфан әдәби мирасы комиссиясе рәисе. Кыскасы, Ш.Галиев-иҗат юлында югары дәрәҗәләргә ия кеше. «Почет Билгесе» ордены hәм күп кенә медальләр белән бүләкләнгән шәхес. Шундый танылган шәхес урамында торуларына Шәүкәт Галиев урамында яшәүчеләр бик горурланалар. Безнең якта аны белмәгән бер генә кеше дә юк.

Фәсхетдин Ярхәмов исемендәге урам исә элек Бакчалы урамның бер өлешен тәшкил иткән, әле 5 ел элек кенә аңа шушы урамда туып-үскән Фәсхетдин абый исеме бирелде. Төп йортта төпчек улы Илдар абый Ярхәмовлар гомер кичерә. Ә Пәси абый (авыл халкы аңа гомер буе шулай дәшә) авылда колхоз рәисе булып эшләгән. Гаделлеге, туры сүзле, ләкин кешелекле булуы белән халык арасында абруй казанган. 1915 елның 3 апрелендә Олы Кайбыч авылында крестьян гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә. Ачлык елларында әтиләре яшьли дөнья куя, биш бала әниләре карамагында кала. Фәсхетдиннең урта белем алырга мөмкинлеге булмый. Хисапчы hөнәрен үзләштерә. 1935 елдан районның Гос¬страх идарәсендә участок инспекторы булып эшли. 1941 елның февраль аеннан Төньяк Нор¬лат районы идарәсенә өлкән инспектор итеп күчерелә. Бер елдан Бөек Ватан сугышына ча¬кырыла, 31 нче запас артиллерия полкында хәзерлек курслары үтеп, 3 нче Украина фрон¬тына 43 артиллерия бригадасына взвод коман¬диры ярдәмчесе итеп хезмәткә билгеләнә. 1943 елның июленнән 1 нче Белоруссия фрон¬тына җибәрелә. Каты сугышларда катнашып, Кострома шәhәрен азат иткәндә, 1945 елның апрелендә авыр яралана. Дәваланганнан соң 1945 елда армиядән демобилизацияләнә. Аның данлы хәрби хезмәте хөкүмәт тарафын¬нан Кызыл Йолдыз ордены, «Сугышчан батырлыклары өчен», «Батырлык өчен» медальләре белән бүләкләнә. Утызмеңчеләр сафында 1953 елда Сталин исемендәге колхозга рәис итеп сайлана. 1970 елның апреленә кадәр шул вази¬фаны башкара. 1970 елда Кайбычның Госстрах бүлегенә өлкән участок инспекторы итеп күчерелә. 1978 елдан, пенсияге киткәнче, Кайбыч участок инспекциясе начальнигы була.

Югарыда әйтелгәнчә, 1953 елда Фәсхетдин ага Ярхәм Сталин исемендәге колхозны үзенә кадәр рәис булып эшләгән Сөнгатуллин Рәхимнән кабул итеп ала. Колхозның хәле ул вакытта бик авыр була. Беренче эше итеп ул үз тирәсенә булдыклы кадрларны туплап, терлек абзарларын төзү, ремонтлау, яңарту, җылытуга керешә, кадрлар хәзерләп, производствоның төрле участокларына беркетү белән шөгыльләнә. Шул чорда колхоз-совхозларны эреләндерү сәясәте башланып китә. Фәсхетдин Ярхәмов шул эре колхозның рәисе итеп сайлана.

5 ел эчендә терлекчелектән продукт алу буенча да үсеш үзен ачык сиздерә. Ул үзе чын мәгьнәсендә колхоз тормышында кайнап яши. Чыннан да, Фәсхетдин ага Ярхәмов гадел җитәкче була. Ул үзенә каты, халыкка йомшак, ватанга тугрылыклы булып хезмәт итте, халыктан хөрмәт, иге¬лек, рәхмәт сүзләре ишетте. 20 елга якын башта Сталин исемендәге, аннан «Правда» колхозында рәис булып уңышлы хезмәте өчен Ф.Ярхәмов хөкуметебез тарафыннан орденнар, медальләр hәм Почет грамоталары белән буләкләнә »

Мотыйгулла Төхфәтулла улы Төхфәтуллин — Габдулла Тукайның шагыйрь булып формалашуында да зур роль уйнаган шәхес. Ул 1846 елда Казан губернасының Кече Кайбыч авылында мулла гаиләсендә туа. Мотыйгулла туу белән үк әнисе, бераздан әтисе үлеп китә, бала ике апасы тәрбиясендә кала. Сабый Кече Кайбыч мәчете мәдрәсәсендә белем ала, Коръәнне яттан өйрәнә. Кечкенә Мотыйгулланың үз яшьтәшләреннән акыл hәм гыйлем ягыннан күпкә өстенлеген күреп, мулла аны данлыклы Кышкар мәдрәсәсенә укырга җибәрә. Мәдрәсәдә Мотыйгулла барлык программаларны тырышып үзләштерә, шәкертләр hәм хәлфәләр арасында зур ихтирам яулый. Анда Кушлавычтан килгән Мөхәммәтгариф дигән шәкерт белән таныша hәм алар тиз арада якын дус булып китәләр. Мотыйгулла ятим бала булганлыктан, Мөхәммәтгариф аны әти-әниләре белән таныштыра, алар бер гаилә балалары кебек яшиләр, бергә укыйлар, бергә тәрбияләнәләр. Укып бетергәч тә, аерылмаска, элемтәләрне өзмәскә сүз куешалар. Мәдрәсәне бетерүгә, Мөхәммәтгариф (Габдулла Тукайның әтисе) Кушлавычка мулла итеп билгеләнә. Мотыйгулланы укуын дәвам иттерер өчен, авылдашлары Мисырдагы Каhирә мәдрәсәсенә (Аль-азхар академиясенә) җибәрәләр. 1867 елда егерме ике яшьлек Мотыйгулла Каhирә шәhәренең бу югары уку йортында ун еллап укый, 1877 елда яшь белгеч Кайбыч якларына кайтырга чыга. Ләкин кайтканда Уральск шәhәрендә яшәүче апасы Газизә янына сугыла. Җирле байлар-түрәләр Мисырдан кайтып барган Мотыйгулланың укымышлылыгына исләре китеп, аны шәhәрнең Түбән оч мәхәлләсендә мулла булып калырга үгетлиләр. Шулай да Коръәннән аерым өзекләрне матур тавыш белән гарәп телендә дөрес интонацияләр ясап укыгач, Уральскидагы аксакаллар, дин әhелләре Мотыйгулланы Тау Гайни мәчете мулласы булып калырга күндерәләр.

Мотыйгулла Уральскида гаилә корып җибәрә. Уналты яшьлек чибәр Гыйззенас исемле кызга өйләнә. Мотыйгулланы алдынгы карашлы, укымышлы мулла буларак, халык хөрмәт итә, аның укыту ысулларын хуплый. Мотыйгулла укыткан мәдрәсәгә алдынгы карашлы яшьләр тартыла. Озакламый мәдрәсәгә «Мотыйгия» мәдрәсәсе дигән исем бирелә. Мәчет хуҗасы Тау Гайни үләр алдыннан үзенең ике катлы йортын Мотыйгулла белән Гыйззенаска мирас итеп калдыра. 7 баланы: тәрбияләп үстерәләр, кеше итәләр. Барлык балалары да фарсы, гарәп, төрек, рус телләрен яхшы беләләр, укымышлы булалар. Каhирәдә, Казанда, башка мөселман мәдәнияте үзәкләрендә белем алалар.

Еллар үтеп, дусты Мөхәммәтгариф вафат булгач, ятим калган Габдулланы да Уральскига алдыра. Ул «Мотыйгия» мәдраәсәсендә Мотыйгулла хәзрәттә укый башлый. Мәдрәсәдә Мотыйгулла остаз буларак Тукайга гарәп, фарсы, төрек телләреннән, әдәбияттан, шигырь (гаруз) төзелешеннән дәресләр бирә, иҗатын хуплап, дәртләндереп тора.

2 нче бүлек.

Географик урыннар һәм табигать белән бәйле урам исемнәре.

Бу төркемгә без түбәндәге атамаларны кертергә булдык:

Бакчалы, Таллы, Аръяк, Кичү, Якты, Карлы, Кызыл яр, Саз, Яшеллек, Чишмәле, Урманлы, Каенлы, Салават күпере, Имәнле, Кояшлы Бульвар. Бу урамнарның күбесе элекке вакытта бөтенләй булмаган, Бакчалы, Кызылъяр атамалары гына халыкка 70-80 еллар чамасы хезмәт итә. Нигә шундый исемнәр белән аталды дигән сорауга җавап табу өчен без Кызылъяр урамында гомер кичерүче Ләбибә апа Шәмсетдиновага мөрәҗәгать иттек. “Олы Кайбыч авылының без яши торган Кызылъяр урамының атамасының кайдан килеп чыгуы, нәкъ атамадан ук аңлашылганча, яр буендагы кызыл балчыкка бәйле. Урам башында Бәрле елгасы болынга таба борылып юнәлеш ала. Нәкъ шул борылышта үзенчәлекле кызыл балчыклы бик биек кыялы яр бар, ул елдан ел ишелеп бара. 1897 елда туган Хәйруллина Шәехҗамал апа хатирәләр барлаганда, урам башында күршедәге берничә йортның шул кызыл ярга ишелеп төшеүн дә сөйләгән иде. Быелгы җәйдә дә анда күп кенә йөк машиналары белән балчык ташыдылар. Әмма яр ишелүен дәвам итә. Анда балчык бик узенчәлекле. Җылымса сулы чишмә дә чыгып тора. Күрәсең, яр ишелүенә шул чишмә суы да сәбәпчедер. Элек заманнарда, без яшь килен булганда, анда юл бик киң иде, ә бүгенге көндә тар сукмак кына калып бара,-ди Ләбибә апа — ә кызыл кыялы яр киңәеп килә».

Ә Бакчалы урамы турындагы истәлекләре белән Ярхәмова Сәгыйрә апа уртаклашты. Моннан 55 ел элек шушы урамга килен булып төшкән ул. Кайнанасы сөйләве буенча, урамның буеннан –буена алма бакчалары тезелеп киткән булган, тик сугыш елларындагы бик каты салкыннар вакытында алмагачларга салкын тигән, бакчалар беткән. Шулай ук, колхозлар булган заманда якында гына яшелчә бакчасы урнашкан була. Шуннан чыгып та бакчалы дип атарга мөмкинлек бар” -, Сәгыйрә апа. Ә яңа урамнарыбызга исемнәрне яңа алым буенча сайлыйлар. Асылы шуннан гыйбарәт, яңа урынга килеп төпләнгән халык үз урамына үзе исем сайлый. Алар арасында сораштырулар уздырыла. Кешеләр күңелләренә ятышлы, язарга да, әйтергә дә уңайлы, матур исемнәр уйлап табыла. Шулай ук авыл советы депутатлары тәкъдим иткән исемнәр дә кабул ителә. Элек заманнарда урамнар дип озын, күп йортлы урамнарны гына атаганнар, ә хәзер исә кечкенә тыкрыкларның да үз исемнәре бар, мәсәлән, Карлы урамында 3 йорт урнашкан, ә Аръякта 25 йорт, Сазда – 9, Яшеллектә 12.



3 нче бүлек. Тарихи вакыйгалар белән бәйле урам исемнәре

Мондый атамалар хәзерге көндә әлбәттә, бик аз калды.Шулай да Советская, Кызыл Маяк исемнәре әле дә кулланылышта. Элегрәк елларда Вахитов урамы да булган, ләкин ул хәзерге вакытта Сиреньле урам дип атала. 40 ел авыл советында сәркатип булып эшләгән, 1926 елда туган Бөек Ватан сугышы ветераны Әхмәдуллин Кәлим абый әйтүенчә, Кайбычта урамнар турында мәгълүмат сугыштан соңгы еллардагы кенәгәләрдә күренә. Әминов Шиһаб абзыйларда фатирда торган бер егетнең 60 нчы елларда йортларга номерлар, урамнарга элмә такталар әзерләвен әле дә хәтерли ул.

Ә менә Качкалак урамы иң кызыгы. Беренче тапкыр ишеткәч, кызык булып тоелды. Мин әйтәм, анда качкыннар яшәми бит, ә ул мин уйлаганча түгел икән. Ул урында тирән чокыр булган, ул куаклар, агачлар, чытырманлыклар белән әйләндереп алынган булган. Шунда имеш качкыннар яшеренеп ятканнар. Шуңа Качкалак урамы барлыкка килгән.

Һөнәр белән бәйле урам исемнәре.



Төзүчеләр урамы — район кайткач, төзелешләр башланып китә, төзүчеләр һөнәре бик кирәклеләрдән саналган, Кайбычка күп кенә осталар кайтып урнаша. Алар өчен йортлар төзеп аерым урам бирелә һәм исеме дә шуннан чыгып кушыла. Спорт урамы дигән атаманы авылның иң ерак урамы булганга әйткәннәдер, мөгаен, чөнки анда кайтып-китеп йөри башласаң, чыннан да спортсменга әйләнәсең дә куясың Алдагы елларда пожарный урамы дигән урам булуы турында да кайбер мәгълүматлар булды. Бу урамда 2-3 йорт кына урнашкан, ләкин иң мөһиме анда янгын сүндерүчеләр йорты һәм каланча була. Каланчага менеп авылдагы ут – күзне күзәткәннәр.

Йомгаклау.

Кайбыч үсеп килүче авыл, яшь гаиләләр төзелә, балалар дөньяга килә. Аларны тәрбияләүдә һәртөрле алымны кулланырга кирәк. Урамнарга матур исемнәр бирү әнә шуларның берсе булырга тиеш. Мисал өчен, Добро — Игелеклелек, Красота — Матурлык, Солнечная — Кояш урамнары кәефне дә күтәрә, яңгырашлары да искиткеч. Әлбәттә,авылның Мактаулы гражданнарының исемнәрен мәңгеләштерү юнәлешен онытырга ярамый.

Һәр якның үзенә хас сыйфатлары була. Безнең Кайбычыбыз табигатьнең матур почмагына урнашкан, төбәгебез бик бай. Аларның һәммәсен дә тарихка кертеп калдырасы, уеп язасы килә. Үзенчәлекләр бигрәк тә зур әһәмияткә ия. Алар бит башкалардан аерылып торуны күрсәтә. Эзләнә башлагач кына, тарихның нинди катлаулы, тирән, кызыклы булуын аңлыйсың. Әле алда тагын никадәр ачылмаган серләр, өйрәнелмәгән документлар, аралашмаган кешеләр. Өлкәннәребез барында шушы тарихны барлап, җыеп калдырасы иде.

Әдәбият исемлеге.

Туган җирем – Кайбычым (Кайбицы – край мой родной). Автор-төзүче Р.А.Гарәфетдинов.- Казан: Идел-Пресс, 2007, — 656 бит.

Гарипова Ф. Авылларны сөям җаным-тәнем белән. – Казан:Тат. кит. нәшр., 1994








sitemap
sitemap