Каенны кз яшьлре



Актаныш муниципаль районы

Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе

Гамил Афзал исемендәге иҗат фестивале

“Каенның күз яшьләре”

(хикәя)

Эшне башкарды: Әтәс төп гомуми

белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныф



укучысы Хәбибуллина Алинә

Айдар кызы

Укытучы: Галиева Ландыш

Илгиз кызы

Зарыгып көткән ямьле яз килде. Һәр табигать почмагында яз билгеләрен күрергә була. Шау-шу килеп ташулар да китте. Кояш көннән көн ныграк кыздырды. Сыерчыклар да кайтты. Карлар да, шулай ук җыелып торган сулар да күз ачып йомганчы юк булдылар. Агачлар бөреләр дә төрттеләр. Шушы вакыйгалар белән бергә авыл артындагы аланлыкта каен да пәйда булды. Яз килгәнлектән ашкынып торган йөрәкләр, каенны зур өметләр белән баглап җир-анага сыендырдылар. Күп вакытлар үтте. Ул кешеләр кайсы кая таралышты. Ә каен үсте дә үсте. Кешеләрнең өметләрен акларга тырышты. Күзгә күренеп, инде янындагы куакларны күләгәли дә башлады. Шундый зур булып үсте. Ул аланлыктагы бар булган чәчәк-үләннәрнең баш хуҗасына ошаган иде. Төз, зифа булып торган кәүсәгә сокланмыйча булмый иде. Ул кәүсәдәге кара таплар аны тагын да матурлап тора иде. Яфракларына күз салсаң, үзе бер урман шикелле иде. Шундый үзенчәлекле булган ул каен.

Шулай җәйнең кояшлы бер көнендә аның янына машина килеп туктады. Машина эченнән бер-бер артлы өч-дүрт кеше чыкты. Һәрберсенең кулларында балта яки пычак иде. Каен бу кешеләрне шундук танып алды. Узен утырткан кешеләр ич бу. Әй сөенде инде, әй сөенде үзе. Шатлыгыннан яфраклары белән җилпенеп тә куйды. Ул кешеләр арасыннан берсе:

-Карагыз әле, без утырткан каен нинди баһадир булып үскән. Горурланырлык үзе,- дип әйтеп бетерүе булды каен күкнең җиденче катында иде инде. Белсә иде шул кешеләр һәр үсемлек һәр агачның да күңеле бар. Алар да бит җанлы! Ул кешеләр каен янына килеп, ботакларын сындырырга тотындылар. Һәр ботак сынган саен каенның күңеле сыкрап куды. Күңеле рәнҗеде. Кәүсәсендә калган яралар төзәлер ул. Ә менә күңелдә калган хәтер беркайчан да бетмәс. “Бик яхшы пиннекләр булды бу, икенче елны яз да килеп китәргә кирәк булыр”,-диделәр дә, машиналары артыннан тузан очыртып авыл читендә күздән дә югалдылар. Каенның күңелендә зур шик туды.

-Мине ямь-яшел, гүзәл чагымда коры кәүсә генә калдырып китеп бардылар. Үзләре яз да килербез дип әйттеләр. Язын бит мин әле бөре белән генә булам. Икенче елга, мине яшеллеккә күмелү бәхетеннән мәхрүм итәрләрме?- дип уйлады. Аңа инде кышкы салкыннар берни түгел иде. Анда бары бер генә уй иде.

Көннәр, айлар үтә торды. Әкренләп яз да килеп җитте. Кабат карлар эреп бетте. Ләкин җирдә күлләвекләр һаман кибеп бетә алмыйча җыелып торалар иде. Каен үзенә урын таба алмады. Ни уйларга белмәде. Әйткәннәренчә кабат машина килеп туктады. Шул ук кешеләр машинадан чыкты. Каенны курку биләп алды кешеләрнең һәрбер хәрәкәтен күздән ычкындырмаска тырышты. Шунда кешеләр берни булмагандай каен янына килделәр дә пәке белән кәүсәсенә тидереп алдылар. Кешенең тәнен кискәч тә кан саркып чыга . Ләкин каеннан кан түгел, ә су, каен суы агып төште. Бу каенның яшьләре иде. Әлбәттә, яз көне каен суы баллы һәм татлы була. Ләкин бу каенның суы рәнҗү, ачу, нәфрәт белән булы иде. Тәме дә ширбәттәй татлы түгел, ә бик ачы. Каен янына килгән кешеләр суны татып карадылар да, алырга теләгән каен суының үзләренә яраксыз икәнен белгәч, дымлы туфракта машина эзе калдырып китеп тә бардылар. Ә каен калды. Ә каен ачы яшьләрен агызып, ботакларын түбән иеп урынында басып калды.








sitemap
sitemap