Каен моы



КАЕН МОҢЫ.

( әкият )

Укучылар иҗаты

АЛСУ кечкенәдән табигатькә гашыйк булып үсте. Белмим, әллә урман янында яшәгәнгә якын иде ул аңа. Ләкин шунысы ачык – ул кечкенәдән урман кызы иде. әйе, әйе урман кызы. Шулай атаучылар да очрый иде аны. Дуслары белән Алсу еш кына урманга җиләк җыярга бара иде.

Беркөнне шулай Алсу, урманга китте. Ул көнне ул авырып та тора иде. Урман һавасы бәлки дәва булыр дип, уйлады да , әтисенә генә әйтеп китте.

Урманга керүгә ул бер каен төбенә утырды да, йокымсырап китте. Баксаң ул каен белән сөйләшә икән.

Алсу, минем сиңа сүзем бар, — дип эндәште аңа каен.

Кем сөйләшә минем белән, — дип гаҗәпләнде Алсу.

Бу, мин каен. Минем сиңа әйтер сүзем бар, син әз генә дә сизмисенме?

Юк. Нәрсә әйтмәкче соң син?- диде Алсу аптырап.

Күп кешеләр урманга киләләр дә, пычраталар. Бөтен чүп-чарларын калдырып китәләр. урманның кадере бетте. ә бит бер генә агачның да кешеләргә зыян китергәне юк. Сиңа минем үтенечем бар: иртәгә бер дәфтәр белән ручка алып кил дә, минем әйткән сүзләремне язып, кешеләргә җиткер.

Ничек?! Агачлар сөйләшә башлады, — җавап кайтарды Алсу.

Алар үзләренчә сөйләшәләр. әгәр күңеленне биреп, игътибар белән тыңласан, син аларны ишетерсен.



Алсу эндәшсә дә, кычкырып караса да каен тавышы ишетелмәде. Бу үтенеч башта аңа кызык булып тоелса да, хәтта аның көлеп җибәрәсе дә килде, әмма нәрсәдер аны туктатып калды. Бу тавышта ниндидер моң, сагыш чаткыларын сизгәч, ул бөтн барлыгы белән бу серле каен тавышына буйсынасы килде.

Икенче көнне дәресләр беткәнен ул түземсезлек белән көтте һәм ручка белән дәфтәрен алып урманга йөгерде. Урманга кереп аз гына баргач, ул ямь-яшел яфракларын җилфердәтеп, күп тармаклы ботакларын җәеп утырган ап-ак кәүсәле каен янына килеп туктады. Алсу аптырашта иде. Көне буе көткән мизгел җитте, әмма ул нәрсә эндәшергә белми иде. Каен үзе эндәште.

Мин тундрадан алып Россия көньягына хәтле таралганмын. Мине ерак Тайгада да сирәк булса да очратырга була, Татарстанда да минем бик күп төре үсә. Кешеләргә мин бик күп файда китерәм: өч-дүрт яшемдә үк полосоларда кар тотабашлыйм, көчле җилләргә аз гына булса да тоткарлык ясыймминем ботакларыма кунып кошлар сайрый. Шушы матурлыгыма сокланып, кешеләр мине урман-паркларга, юл кырыйларына утырталар. Кешеләргә файдам аның белән генә бетми әле. Нык агач булганга күрә, мине өйләр салу өчен файдаланалар. Ап-к кар өстеннән шуучы чаңгларны нәрсәдән ясыйла соң? Каен агачыннан ясыйлар. Болай гына сөйләпбетереп буламы соң? Әнә шуның өчен минем турыда җырлар-шигырьләр чыгарганнар:



Яфраклары яшел ак каенның

Хәтфә яуган кебек һәр ягы.

Әле күп кенә авыл исемнәре дә минем исем белән аталган. Ә күпме кеше минем янына килеп күңелен бушата. Миндә никадәр сер сакланганың син күз алдына да китерә алмыйсың. Һәр яфракта, һәр алкада кеше язмышы: бәхете, кайгысы.

Үзенең туган ягыннан читтә яшәгән кеше нәрсәне сагына? Каен агачларының шаулавын, үз иленә кайтып, каен агачы төбендә рәхәтләнепаунап ятасы килә аның.

Юлчыларның арып, талып ял итә торган урыны кайда? Юл читендә үскән каен агачы төбендә.

Гашыйкларның серен кем саклый? Каен агачы…

Алсу тынып калды. Каен агачы… Ә нихәтле сер саклый. Алсуның кулы дәфтәр битенә бер генә сүз дә язмаган иде, ләкин бөтен әйткән сүзләре хәтерендә магнитофон тасмасына язылган кебек калган иде. Ул тиз генә өенә кайтып, ишеткән сүзләрне дәфтәр битенә төшерде. Иртәгә ул моны мәктәпкә алвп барып, бөтен иптәшләренә сөйләячәк.










sitemap
sitemap