Советлар Союзы Геройлары — безне якташларыбыз



6-10 сыйныф укучыларыныңБез яшь, без сәләтле

II республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе

Секция:

Татарстан тарихы һәм бөтендөнья мәдәнияте

Тема : Советлар Союзы Геройлары

безнең якташларыбыз

Тикшеренү эше

Хәбибуллина Алинә Айдар кызы, Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы МББУ “Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе”

6 класс укучысы

Фәнни җитәкче: тарих укытучысы

Хәбибуллина Сөмбел Габдулла кызы

Актаныш, 2013 ел

ЭЧТӘЛЕК

Кереш _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ 2

Төп өлеш.

I бүлек. Бөек Ватан сугышы тарихы саннарда

§1. Сугышта һәлак булучылар һәм Герой исемен алучылар _ _ _ _ _ _3

II бүлек. Советлар Союзы Геройлары – безнең якташларыбыз

§ 1. Гомәр Һадимөхәммәтов_ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ 6

§ 2. Хәсән Заманов _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ 9

§ 3. Сергей Фадеев _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ __ _ _ _ _ _ _ _ _10

§ 4. Николай Орлов (Гатаулла Минаев)_ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ 11

§ 5. Баян Дәүләтов _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _12

Йомгаклау _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ 13

Кулланылган чыганаклар һәм әдәбият _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ 14

КЕРЕШ

“Без үсеп килүче яшь буынны сугыш геройлары үрнәгендә тәрбияләргә тиешбез”- Президент Рөстәм Миңнехановның Бөек Җиңүгә 70 ел тулуга карата әзерлек эшләре көннәрендә җиткергән фикере миндә якташ геройларыбыз хакында кызыксыну уятты, эзләнү-тикшеренү эшенә этәрде.

Советлар Союзы Геройлары турындагы чыганаклардан якташларыбыз хакында мәгълүматлар туплау, аларны чагыштыру; җыелган мәгълүматларны классташларыма җиткерү һәм төрле чараларда куллану- эшемнең максаты.

Тикшеренү эшенең объекты

Актаныш районы Советлар Союзы Геройларының тормыш юлы

Тикшеренү эшенең предметы

Актаныш районы Советлар Союзы Геройлары – Гомәр Һадимөхәммәтәв, Хәсән Заманов, Николай Орлов (Гатаулла Минаев), Баян Дәүләтов, Сергей Фадеев

Тикшеренү эшенең актуальлеге

Бөек Ватан сугышы — үзенең масштабы һәм нәтиҗәсе белән бик зур вакыйга. Аның характеры, нәтиҗәсе, әһәмияте күп еллар буена галимнәрнең игътибарын җәлеп итеп торган һәм торачак. Безнең илебезнең күге инде 68 ел буе тыныч, ә сугыш кайтаваз һаман тынмый. Мәскәү каласының Жуков урамыннан әле 2010 елның март аенда да 600 снаряд казып чыгардылар. Новгород өлкәсендә, элек Волхов фронты үткән сазлыкларда да эзләнү эшләре бара. Бөек Суворовның “Соңгы мәет күмелмичә торып, сугышны тәмамланган дип исәпләргә хакыбыз юк”, дигән гыйбрәтле сүзләре һәр кешегә мәгълүм. Димәк, безнең өчен дә Бөек Ватан сугышы тәмамланган, һәр батырлык кешелек тарихында үз урынын алган дип тынычланырга ярамый.

Эзләнү процессында җирлек материалларына, рус һәм татар телләрендә бастырылган китапларга, энциклопедик сүзлеккә, интернет-ресурсларга мөрәҗәгать ителде.

Эзләнү процессы үз алдына максат белән беррәттән бурычлар куюны таләп итә:

1. Якташ геройларыбыз язмышы мисалында Бөек Ватан сугышы хакындагы белемнәрне киңәйтү;

2. Сугыш чорында үз гомерләрен дә кызганмаган батырларыбызны, ветераннарыбызны, үзебезнең бабайларыбызны онытмау.

I бүлек. Бөек Ватан сугышы тарихы саннарда

§1. Сугышта һәлак булучылар һәм Герой исемен алучылар

1941-1945 елларда немец-фашист илбасарларына каршы 1418 көн-төн дәвам иткән Бөек Ватан сугышы һәм Ерак Көнчыгышта Япониянең кораллы көчләрен тар-мар итү өчен барган көрәш (1945 елның 9 августы -2 сентябре) безнең ил — СССР дигән зур дәүләт өчен аеруча җитди сынау чоры була. Дошманны җиңү хакына күпмилләтле бердәм халкыбыз бик күп кешесен корбан итә. Дөрес,бу өлкәдә серлелек пәрдәсе тулысынча ачылмаган. 1946 елда И.В.Сталин, мәсәлән, “Правда” газетасы хәбәрчесенә биргән интервьюсында: “…немецлар белән сугыш вакытында, оккупация чорында һәм немец каторгасында Советлар Союзы үзенең җиде миллион кешесен югаллты”,-дип белдерә. Н.С.Хрущев исә 1961 елда Швеция Премьер-министры Т.Эрландерга җибәргән хатында Бөек Ватан сугышы чорында һәлак булучыларның санын егерме миллион итеп күрсәтә. 1990 елда- М.С.Горбачев илгә җитәкчелек иткән чорда – бу сан егерме җиде миллионга җитә.

Чит ил тикшеренүчеләренең әлеге мәсьәләгә карата үз карашлары бар. Америкалы социолог Н.Тимашевның 1948 елда ук игълан ителгән белдерүеннән күренгәнчә, СССР әлеге сугыш вакытында утыз җиде миллион ярым кешесен югалткан булып чыга. (“Родина” журналы, 1991, 6-7 кушма сан, 139 нчы бит). Ә инде Мәскәүгә килеп, бу мәсьәләне утыз ел буе өйрәнгән Англия галиме Ж.Эриксон: “…Икенче Бөтендөнья сугышы Советлар Берлегенең кырык тугыз миллион кешесен алып китте”,-дип белдерә.

Бөек Ватан сугышы елларында яу кырында, дошман тылында, диңгездә һәм күктә тиңдәшсез фидакарьлек үрнәкләре күрсәткән батырларга Советлар Союзы Герое дигән олы исем бирелә (бу иң югары дәрәҗәле исем СССР Үзәк Башкарма Комитетының 1934 ел, 16 апрель Карары нигезендә булдырыла). Алтын Йолдызга ия булучылар арасында татар егетләре һәм кызлары да бар. Конкрет саннарга килсәк, төрле саннарны очратабыз. Интернет мәгълүматлары буенча, Герой исеме алучылар барысы — 11506 , шулар арасыннан 161 татар дип күрсәтелә. “…11633 кешегә Советлар Союзы Герое исеме бирелә” дигән җөмләне “Казан утлары” (2000 ел, 5 нче сан, 134 нче бит) журналыннан укыйбыз.

Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган каһарманнар – чын мәгънәсендә халкыбызның зур горурлыгы, рухи ныклыгы һәм мактанычы. Еллар үтү белән аларның һәркайсының шәхси батырлыгы белән кызыксыну көчәя бара. Сугыш елларында ук инде республикабызның танылган язучылары, журналистлары һәм галимнәре батырлар турында материаллар туплый башлыйлар, алар турында “Кызыл Татарстан”, “Красная Татария” газеталарында, “Совет әдәбияты” журналында әдәби –публицистик язмалар бастыралар. Татарстан китап нәшриятында аерым җыентыклар булып та чыга аларның ул әсәрләре. Төрле фронтларда татар телендә нәшер ителүче газеталарның хәбәрчеләре дә бу өлкәдә үзләреннән лаеклы өлеш кертәләр — каһарманнарыбыз турында йөзләгән очерк-зарисовкалар иҗат итәләр. Мәсәлән, үзебезнең район җирлегендә шул вакытта чыгып барган “Колхоз Ударнигы” газетасының 1943 ел, 10 октябрь санында “Дан һәм рәхмәт сиңа, якташыбыз батыр егет иптәш Фадеев!” баш астында түбәндәге мәкалә бастырыла : “Безнең частебызда Актаныш районында туып үскән батыр комсомолец Сергий Михайлович Фадеев хезмәт итә. Батырыгы һәм кыюлыгы белән башкалардан аерылып торган бу егет немец илбасарларга каршы июль сугышларында совет ватанына чын-чынлап бирелгәнлеген күрсәтте.

Сугышның иң каты барган вакытында, авыр шартларга карамастан, иптәш Фадеев тормышын куркыныч астына куеп, үзенең сугышчан расчеты белән фашистларны кырып ташлады һәм берничә немец танкысын юк итте.

СССР Верховный Советы Президиумының 1943 нче ел, 7 нче сентябрь указы нигезендә Сезнең якташыгыз Сергий Михайлович Фадеевка Советлар Союзы Герое исеме бирелде.

Сезгә, һәм мондый геройлар тәрбияләгән Ленин комсомолына күп рәхмәт.

Сезгә арысландай гайрәтле якташыгыз турында хәбәр итәргә ашыктык без.

Сез, Актаныш районының яшьләре һәм комсомолецлары, якташыгыз Фадеевтан үрнәк алыгыз, хезмәт фронтында геройларча эшләгез һәм хәрби белемне үзләштерегез.

Часть командирының урынбасары

гвардия майоры Шевченко”

Шундый чыганакларга нигезләнеп, сугыштан соң – 1946-1947 елларда – башта урысча, аннары татар телендә беренче тапкыр “Батырлар китабы” дөнья күрә. 224 битле беренче томга 56 Герой турында очерклар тупланып бирелә. Тагын да күләмлерәк икенче том, билгесез сәбәпләр аркасында, үз укучысына барып ирешми. Әмма батырлар турындагы чын хакыйкать барыбер үз юлын таба. 1963 елда Татарстан китап нәшриятында тарихчы-эзтабар Л.И.Ханинның урыс телендә “Герои Советского Союза – сыны Татарии” дигән китабы басылып чыга. 167 Герой турында мәгълүматны туплап бирә ул биредә.1966 елда әлеге китапның татарча басмасы да дөнья күрә – бу юлы инде каһарманнарның санын 171 гә җитә.

1982, 1984 һәм 1985 елларда Татарстан китап нәшрияты батыр якташларыбыздан 211 кеше турында урыс телендә “Герои Советского Союза – наши земляки” дигән өч томлык халыкка җиткерелә. 1990 елда исә әлеге томнар татар теленә тәрҗемә ителеп, “Советлар Союзы Геройлары – якташларыбыз” дигән исем астында китап булып чыга. Аңа, 211 батыр турындгы язмалардан тыш, Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребездән 91 кеше турында кыскача мәгълүмат кертелә, фотосурәтләре урнаштырыла.

Бөек Җиңүнең 55 еллыгына әзерлек чорында “Батырлар китабы”ның энциклопедик характердагы яңа басмасы зәерләнә, Советлар Союзы Геройларыннан барлыгы 378 кеше турында мәгълүматлар туплана. Аларның зур күпчелеге Татарстанда туган яисә биредә укыган, эшләгән, яшәгән.

Советлар Союзы Геройлары арасында безнең райондашларыбыз да бар. Алар бишәү. Иске Бикчәнтәй авылыннан – Гомәр Һадимөхәммәтов, Күҗәкәдән – Хәсән Заманов, Зөбәердән – Николай Орлов (Гатаулла Минаев),Татар Әҗбиеннән- Баян Дәүләтов, Дербышкадан – Сергей Фадеев.

II бүлек. Советлар Союзы Геройлары – безнең якташларыбыз

§ 1. Гомәр Һадимөхәммәтов

Геройларыбызның тормышын өйрәнү җиңел түгел. Кайсын гына алсаң да, каршылыклар бихисап. Нәрсә белән бәйле: безнең җирлектә туып, күпмедер вакыт яшәгәннән соң , төрле сәбәпләр аркасында читкә киткәнлектән алар турында мәгълүмат каршылыклы. Билгеле, әдәбият шактый. Ләкин эзләнү-тикшеренү барышында төрлелек очрый.

Гомәр Мостафа улы Һадимөхәммәтов – якташ Геройларыбыз арасында безнең өчен бигрәк тә якын. Ул без яши торган Әтәс авыл җирлегенә кергән Иске Бикчәнтәй авылында туган. Авыл уртасында аның бюсты тора. Ә бу бюстның Иске Бикчәнтәйгә кайтуы шактый гына катлаулы була, чөнки бик күп чыганакларда Гомәр Мостафа улының туган җире дип Минзәлә районының Яңа Бикчәнтәй авылы (бүгенге көндә су баскан) дип күрсәтелә. Авылдашларының, туганнарының тырышлыгы нәтиҗәсендә батыр исеме үзенең туган авылына кайта. Бу эштә бигрәк тә Мизаһит абый Әхмәтов актив була. Үзе дә шушы авылдан булган Мирзаһит абый Геройның туганнарын барлый, документлар җыя, бюст эшләтә. Кулдан альбом да эшләп куя. Ә Минзәлә районы белән ничек килеп чыга соң?

Гомәр Мостафа улы Һадимөхәммәтов 1906 елның 5 январенда Актаныш районы Иске Бикчәнтәй авылында крестьян гаиләсендә туа. Балачагы Столыпинның уңышсыз реформасы, Россия империясенең Беренче Бөтендөнья сугышына әзерләнә елларына туры килә. 1913 елда алар гаиләсе белән Минзәлә районы Яңа Бикчәнтәй авылына, соңрак 1915 елда Анжеро-Судженск шәһәренә күчеп китәләр. Анда ул шахтада эшли, читтән торып педагогия институтын тәмамлый һәм мәктәп директоры булып эшли. 1928-1930 елларда хәрби хезмәттә була. 1941 елның ноябрендә фронтка җибәрелә. 944 елның җәендә 2 айлык хәзерлектән соң Белоруссияне азат итәчәк “Багратион” операциясендә катнаша.

1944 елның җәй уртасы. Дәһшәтле “Багратион” операциясе башланып китә. Немест-фашист командованиясе Белоруссия җирен Германия чигенә иң кыска юлны табып торган плацдарм дип карап, бу районга аеруча игътибар итә. Монда көчле ныгытмалар казып, оборона сызыкларын булдыра. Калын урманнар, бихисап елга-күлләр, сазлыклар да совет гаскәрләренә өстәмә киртә булып тора.

Көнбатыш Двинадагы Припять елгасына кадәр сузылган дошман ныгытмаларына танк һәм механиклаштырылган корпуслар белән көчәйтелгән дүрт фронт гаскәрләре көчле дулкын булып һөҗүмгә күчә. Бигрәк тә Бобруйск һәм Витебск районнары тирәсендә бертуктаусыз канкойгыч бәрелешләр башлана. Дошман үтә дә ярсып каршылык күрсәтә. Беренче Балтыйк фронты составына кергән 235 нче укучы дивизиянең 732 нче укчы полкы да алга ыргыла…

Өлкән лейтенант Һадимөхәммәтовның ротасына, батальонның авангардында булып дошманның беренче оборона сызыгын өзәргә кушыла. Рота командиры Гомәр Һадимөхәммәтов һәҗүм алдыннан һәр взвод, һәр бүлекчә белән әзерлек эшләре алып бара, дошманның позицияләрен өйрәнә, ут нокталарын, хәрәкәт итү маршрутларын билгели. Сугышчыларның тылда калган туганнарының, гаиләләренең хәл-әхвәлләрен белешә, алар белән әңгәмә кора, күңелләрен күтәрә. Аның укытучылык тәҗрибәсе фронтта бик ярап куя. Беренчедән, гади сугышчыларның хәленә керү рота командирынаң абруен күтәрсә, икенчедән, һөҗүм алдыннан була торган киеренкелекне йомшарта, сугышчыларны күпмедер дәрәҗәдә авыр хисләрдән арындра, юата.

Ә иртә таңнан совет гаскәрләре “җирне тетрәтеп, күкрәтеп” артиллерия әзерлеген башлап җибәрә, дошман ныгытмаларына йөзәр-меңәрләгән снарядлар ява башлый. Бу форсаттан файдаланып, өлкән лейтенант Һадимөхәммәтов үзенең ротасын дошманга күрсәтмичә, сиздермичә куаклыкларга, түмгәкләрге ышыкландырып сазлыклар буйлап һөҗүм итү өчен уңайлы позициягә алып чыга. Артиллерия уты туктауга, рота командиры Гомәр Һадимәхәммәтов, наганын югары тотып, сугышчыларны атакага күтәрә.

-Рота, минем арттан! Ватан өчен!

Совет сугышчылары дошманның траншеяларына бәреп керә. Кул сугышы башланып китә. Артиллерия утыннан соң аңнарына килергә өлгермәгән немец солдатларын тиз арада юк итәләр. Шул мизгелдә алар дошманның икенче оборона сызыгына да күтәрелә. Совет сугышчылары бу юлы да өстен булып чыга. Дошманның егермедән артык сугышчысы юк ителә һәм унҗиде солдаты әсирлеккә алына.

Өлкән лейтенант Гомәр Һадимөхәммәтов ротасының яшендәй тиз хәрәкәт итеп дошман оборонасын өзүе Витебск өлкәсе Шумилин районы Жеребечи бистәсе янында һәҗүм операциясен алып баручы 732 нче укчы полкның гомуми уңышына китерә. Бер тәүлектән инде укчы полк дошманны бөтен оборона сызыкларннан бәреп чыгара, аларны көнбатышка куа башлый.

Кичекмәстән, өлкән лейтенант Һадимәхәммәтов ротасына Новоселки-Завязье районы тирәсендә янә оборона корып өлгергән дошман тылына үтеп керергә йөкләнә. Эңгер-меңгер төшүгә, совет сугышчылары урман, сазлыклар аша әйләнеп, әлеге районда “төпләнгән” дошман солдатларын чолганышта калдыра. Рота командиры таң атканчы сугышчыларын, бигрәк тә пулеметчыларын уңайлы позицияләргә урнаштыра.

Дошман, үзенең “капчыкта” калуын аңлап, Һадимәхәммәтов ротасына һөҗүм артыннан һөҗүм оештыра. Шундый һөҗүмнәрнең берсендә, дошман рота командирының кайдан идарә итүен абайлап ала һәм аны әсир төшерергә исәпли. Дошманның взводка якын солдаты Һадимөхәммәтовны камый башлый. Аның янында булган бердәнбер ординарец та дошман пулясыннан һәлак була. Ул юан агач артына ышыкланып ата-ата, гранаталар ыргыта, дошманга якын килергә ирек бирми. Өлкән лейтенант берүзе дистәгә якын дошман солдатын юк итә. Шулвакыт үзебезнең сугышчылар, бу бәрелешне күреп алып, күз ачып янганчы, командирларына ярдәмгә килеп өлгерә.

Өлкән лейтенант Һадимөхәммәтов, яралануына карамастан, сугыш кырын ташламый. Ул, дошманның, чираттагы һөҗүменнән соң ротасын контратага күтәрә. Совет сугышчылары Завязье авылына бәреп керә. Дошманның кырыктан артык солдатын юк итәләр, йөз иллегә якыны бирелергә мәҗбүр була. Өстәвенә, зур трофей да кулга төшерелә: өч пушка, алты пулемет һәм өч миномет.

Командованиенең боерыгы үтәлгәннән соң, батальон командирының әмере буенча авыр яраланган рота командиры санчастька озатыла. Аңа ярты ел эчендә берничә госпитальне алыштырырга туры килә. Сугышчылары ул яткан госпитальгә хат артыннан хат юллый. Үзләренең яраткан командирларының кайтуын зарыгып көтәләр. Тик ул авыр яралардан арына алмый, хәрби хезмәткә яраксыз дип табыла һәм тылга озатыла.

Советлар Союзы Герое исеме 1944 елның 22 июлендә СССР Югары Советы Президиумы Указы белән бирелә һәм “Алтын Йолдыз” медале тапшырыла. Аны бүләкләү кәгазенә 43 нче Армия командующие, ике тапкыр Советлар Союзы Герое, армия генералы А.Белобородов кул куйган була.

1946 елдан капитан Һадимөхәммәтов запаска күчерелгән һәм Ростов на Дону шәһәрендә яшәгән. 1958 елга кадәр зоопарк директоры, аннары “Ростовский транспортник” артелендә рәис урынбасары булып эшләгән. Ленин ордены һәм медальләр белән бүләкләнгән. 1959 елның 21 февралендә вафат.

§ 2. Хәсән Заманов

Хәсән Замановның үлгән вакыты ике төрле, берләрендә – 1951 ел, икенчеләрендә- 1959 ел. Биографиясендә дә төгәлсезлекләр җитәрлек. Шуңа күрә аның тормыш юлын өйрәнгәндә, барлык табылганнарны алга куеп, берсе белән берсен чагыштырып эшләргә кирәк булды.

Хәсән Заман улы Заманов 1912 елда Актаныш районы Күҗәкә авылында крестьян гаиләсендә туа (бу юллар кире кагылгысыз булып барлык басмаларда язылган). Кайбер басмаларда аның турында “ сугышка кадәр Чиләбе шәһәрендә һәм туган колхозында эшләгән…”, “… сугышка чаклы Харьковтагы трактор заводында эретеп ябыштыру һөнәрен өйрәнә…” дигән юллар бар. Хәсән Заманов Ижауда яши, машина төзү заводында эшли. 1942 елдан Совет Армиясе сафларына алына. 1943 елның июнь аеннан Ватан өчен барган сугышларда катнаша.

Воронеж фронты составындагы 38 нче армиягә караган 16нчы укчылар дивизиясенең 465 нче укчы полкы укчысы 1943 елның 25 сентябрендә үзенең подразделениесе белән Киев шәһәреннән төньяктарак Днепрны кичеп, уң як ярга чыга һәм бер ай дәвамында яр буендагы плацдармны тотып калу һәм ныгыту өчен барган сугышларда катнаша. Фашистлар аларны ярга кысрыклыйлар. Берара сугыш тынып торганда чәй эчәргә җыеналар. Кинәт өсләренә үзйөрешле туплар килә. Хәсән аларга каршы шуышып китә, гранатасын ыргыта, берсе төтенли башлый, аннары икенчесен сафтан чыгара, өченчесенә граната ыргыткач, ничә тапкыр яраланган якташыбыз күтәрелгән ут баганасыннан үзе дә һушын җуя. Санитарлар, табып алып, санбатка озаталар. Анда аны Фаина исемле шәфкать туташы (ул да Советлар Союзы Герое исеменә лаек була) икенче тапкыр үлем тырнагыннан коткара.

1943 елның 6 ноябрендә Украина башкаласы азат ителә, бу вакытта Хәсән Заман улы үлем белән көрәшә. Аңа берничә тапкыр операция ясыйлар, аягын да кисәләр. Авыр яралы солдатның кем булуын тормыш иптәше Гөлҗәннәт Заманова хаты буенча беләләр. Күрәсең, Хәсән ул хатны күкрәк кесәсендә саклап йөрткән.

Бервакыт баш врач палатага газета тотып килеп керә. Беренче битендә – бүләкләнү турында Указ. “Сезнең турыда язмыйлармы монда? — дип кызыксына врач.- Сезне тәбрик итәргә кирәктер? Герой!” Хәсән башын гына чайкый. Ул – Заманов. Ә монда фамилия “С” хәрефеннән башлана. “Бары бер хәреф туры килми. Кызганыч!”- хирург авыр сулый.

1944 елның 10 гыйнварында аңа Герой исеме бирү турында Указ чыга, ләкин моңа ышанмый, чөнки фамилиясе бер хәрефкә үзгәртелеп Саманов дип язылган була. Үлгәннән соң Ленин ордены һәм Алтын Йолдыз медале аның тормыш иптәше Гөлҗәннәткә һәм балаларына тапшырыла. Хәсән Заманов үзенә Герой исеме бирелүен белми кала. Кыю якташыбыз хөрмәтенә Свердловск өлкәсенең Североуральск шәһәренең үзәк мәйданында обелиск куелган, рәсми кәгазьләре, шәхси әйберләре шәһәрнең крайны өйрәнү музеенда саклана. Туган авылы Күҗәкәдә мәктәп янындагы һәйкәле дә авылдашлары һәм яшь буынга батыр данын искә төшереп тора.

§ 3. Сергей Фадеев

Сергей Фадеевның, беренче карашка, исеме, яңгырашы кызыксыну уята, эзләнүгә этәрә. Актаныш районы – саф татар районы, шуңа күрә рус милләтеннән булган кешеләр бүгенге көндә дә арабызда сирәк. Эзләнү-тикшеренү аша барысы да ачыклана.

Сергей Михаил улы Фадеев турында кулда булган 7 чыганакның икесендә бөтенләй мәгълүмат юк. Калганнарында язылганнар буенча Геройның тормыш юлы күз алдына килә. 1919 елның 8 апрелендә хәзерге Самара өлкәсенең Ставрополь авылында, хәзерге Тольятти шәһәрендә туган. Милләте – рус. Биш сыйныф бетергән. “ Бөек Ватан сугышына кадәр Актаныш районы Актаныш авылында яшәгән һәм эшләгән.” ( “ Батырлар китабы” , : К., 2000 – 328 б..). Шулай ук Дербышкада яшәгән дигән мәгълүмат та очратырга мөмкин (“Актаныш таңнары” №29 (9367) 2009 ел, 15 апрель) . 1939 елда Актаныштан армиягә китә. 1943 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында.

729нчы аерым танкларга каршы көрәш дивизионында (16нчы танк корпусы, 2нче танк армиясе, Үзәк фронт) туп төзәүче рядовой Фадеев 1943 елның 6 июлендә Ольховатка авылы (Курск өлкәсе Поныровский районы) янында дошманның танк һөҗүмен кире кайтару вакытында батырлык күрсәткән, аның расчеты 11 дошман машинасын җимергән һәм яндырган, шуларның бишесе – авыр танклар. Шулай ук танклар саны 14 дип күрсәтелгән чыганак та табарга мөмкин. Яраланган булса да, сугыш кырын ташламаган. Советлар союзы Герое исеме 1943 елның 8 сентябрендә бирелгән.

1944 елда гариплек буенча демобилизацияләнә. Самара шәһәрендә яши һәм эшли. Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнгән.

1952 елның 10 октябрендә вафат була. Самара шәһәренең бер мәйданында Герой истәлегенә мемориаль такта куелган.

§ 4. Николай Орлов (Гатаулла Минаев)

Николай Сергей улы Орлов — якташ Геройларыбыз арасыннан иң озак яшәгәне (1982 елның 29 сентябрендә вафат була). Шуңа күрә аның турында хәтта үзебезнең мәктәптә саклана торган фотолар бар, очрашуда катнашкан ветеран-укытучыларыбыз да бар. Герой фотосының икенче ягына язып калдырган язуны да күрергә мөмкин.

Батыр якташыбызның чын исеме – Минаев Гатаулла Мирзаһит улы. 1919 елның 29 декабрендә хәзерге Татарстан Республикасы Актаныш районы Зөбәер авылында туа. Милләте – татар. Башлангыч мәктәпне тәмамлагач, гаиләләре белән Ленинград өлкәсенең Колпино шәһәренә күченәләр. Малай ятим кала. Шуннан соң исеме үзгәрү турында өч төрле мәгълүмат. Беренчесе – “…аны Орловлар гаиләсе үзенә алган.” ( “ Батырлар китабы” : К., 2000 – 254 б..). Икенчесе – “…шәһәрдә ятим малайга “Орленок” кушаматын тагалар” (“ Герои Советского Союза – наши земляки” : К., 1984 – с.190.). Өченчесе – “… малай атлар карый, шунда Орленок кушаматлы ат була, озакламый үзен дә “Орленок” дип йөртә башлыйлар. Колпино шәһәрендә тимер-бетон заводына эшкә урнашкач, Николай Орлов булып китә.” (“Актаныш таңнары” №29 (9367) 2009 ел, 15 апрель).

Сугышны армиядә каршылый. Киев тирәсендә чолганышта калып, әсирлеккә эләгә, лагерьдан берничә тапкыр кача. 942 елның февралендә Сумы өлкәсенең Ямпольск районында хәрәкәт иткән “За Родину” партизан отрядына килә, шартлату төркеме командиры була. Үзен кыю сугышчы, сәләтле оештыручы итеп таныта. Аннан штаб башлыгы урынбасары итеп билгелиләр, разведкага җитәкчелек итә. Аның төркеме 20 сугышчан-диверсион операция уздыра, дошманның йөзләгән эшелонын, 4 тимер юл күперен шартлаткан. Якташыбыз ике тапкыр Ленин ордены һәм күп медальләр белән бүләкләнә. 1945 елның 2 маенда 25 яшьлек егеткә Советлар Союзы Герое исеме бирелү турындагы Карар чыга. 1982елда Ровно шәһәрендә җирләнә. “ Герои Советского Союза – наши земляки” (К., 1984 – с.190.) китабында исә “Николай Орлов бүгенге көндә Ровно шәһәрендә яши һәм яшьләр арасында патриотик тәрбия алып бара” дип язылган. Безнең фикеребезчә, Герой исән вакытта информация туплана (1982 ел) , 1983 елда китапны җыюга тапшыралар, 1984 елда бастырылып чыга, ләкин алдан тупланган мәгълүмат кабат тикшерелми. Шуңа күрә төгәлсезлек дип кабул итәбез.

§ 5. Баян Дәүләтов

Баян Еркәй улы Дәүләтов 1924 елның 8 мартында хәзерге Татарстан Республикасы Актаныш районының Татар Әҗбие авылында туа. Милләте — татар. Мәктәпнең 7 сыйныфын бетергәннән соң, колхозда эшли. 1942 елда Совер Армиясенә алына. Хәрби училище тәмамлаган лейтенант взвод белән җитәкчелек итә. Курск дугасында Орел төбәген, Севск шәһәрен азат итүдә катнаша. Егетләре кыю, җитез хәрәкәт итәләр. Днепр ярына җитәләр. Үзәк фронт составындагы 65нче армиянең 60нчы укчы дивизиясенә караган 1281нче укчы полкның взвод командиры лейтенант Дәүләтов, беренчеләрдән булып, Днепрны кичә. 1943 елның 17 октябрендә Баян Еркәй улы сугышчылары белән Бывалки авылын (Гомель өлкәсенең Лоевский районы) алуда катнаша, алар аңа көнбатыш яктан көтмәгәндә барып керәләр. Алар ачкан юлдан авылга бөтен батальон килеп керә, немецларны качарга мәҗбүр итә. Плацдарм ныгый һәм киңәя, калган гаскәргә һөҗүмне үстерергә нигез тудырыла. Шундагы каты сугышларның берсендә батыр егетебез октябрьдә һәлак була. Үлгәннән соң аңа 30 октябрьдә Советлар Союзы Герое исеме бирелү хакында Указ чыга. Бывалки авылында җирләнә. Аның исеме Бывалки авылында сугышта һәлак булган солдатларга куелган һәйкәл янындагы мемориаль тактага уеп язылган. Актаныштагы бер урам Герой исеме белән аталган. Кызганычка каршы, туган авылы бүгенге көндә юк. “Су басу куркынычы булган авыллар” исемлегенә кертелеп, Татар Әҗбие авылы халкы туган нигезләреннән күченгән (бу тема үзе тикшеренү эшен сорый).

ЙОМГАКЛАУ

Тикшеренү эше алып барганнан соң, түбәндәге нәтиҗәләргә килдем:

Беренчедән, Бөек Ватан сугышында катнашып, зур батырлыклары өчен Герой исеменә лаек булган якташларыбыз турында мәгълүматларны төрле чыганактан табарга мөмкин, ләкин алар төрлечә булырга мөмкин. Әйтик, үзебезнең авылдашыбыз – Актаныш районы Иске Бикчәнтәй авылында туып үскән Гомәр Мостафа улы Һадимөхәммәтов турында “Минзәлә районы Яңа Бикчәнтәй авылында туа” дигән юлларны очратабыз. 2000 елда бастырылган “Батырлар китабы”нда да шулай дип бирелә. Иске Бик чәнтәйдә яшәгән туганнары аша ачыкланды: Г.Һадимөхәммәтов бу авылга 7 яшендә генә гаиләсе белән күченә. Күҗәкә авылы егете Хәсән Замановның вафат булган елы, Зөбәердән Гатаулла Минаевның ничек Николай Орловка әйләнүе, Сергей Фадеевның Актаныштамы, әллә Дербышкада яшәвеме – тикшеренү барышында туган сораулар. Геройларыбызның тормышын өйрәнү җиңел түгел. Минемчә, безнең җирлектә туып, күпмедер вакыт яшәгәннән соң, төрле сәбәпләр аркасында читкә киткәнлектән алар турында мәгълүмат каршылыклы. Шуңа күрә дә батырлар язмышын өйрәнү, яңа китаплар бастыру эше тукталмаска, киңрәк масштабта алып барылырга тиеш.

Икенчедән, Геройларыбызның якты истәлеге һаман саклана. Тумышлары белән Актаныш районыннан булсалар да, аларны яшәгән, соңгы көннәрен үткәргән, батырлык күрсәткән урыннарда да хәтерлиләр, хөрмәтлиләр. Ә үзебезнең Актанышның Җиңү паркында 5 Каһарманыбыз да, һәйкәлгә әверелеп, якташларын каршылый, музейда күргәзмәләр оештырыла.

.

Кулланылган чыганаклар һәм әдәбият

Алар илгә җиңү алып кайтты. Они вернулись с победой. Актанышкий район.- К.,2007

Батырлар китабы. Книга героев.-К., 2000

Вакытлы матбугат “Актаныш таңнары” №29 (9367) 2009 ел, 15 апрель

Вакытлы матбугат “Казан утлары” №5, 2000 ел

Герои Советского Союза – наши земляки. I том.- К., 1982

Герои Советского Союза – наши земляки. II том.- К., 1984

Герои Советского Союза – наши земляки. III том.- К., 1985

Ханин Л. Герои Советского Союза – сыны Татарии.- К.,1963



sitemap
sitemap