Сочинение_3511



Теләче муниципаль районы

Лесной гомуми урта белем бирү мәктәбе

ИНША

“Әгәр мин депутат булсам…”

Башкарды:

5 сыйныф укучысы

Сибагатова Энҗе Тәлгатовна

Укытучы:

Хөснетдинова Рузилә Ринатовна

Галимуллина Лилия Таһировна



2009

Әгәр мин депутат булсам…



Һөнәрләр, һөнәрләр, һөнәрләр… Ниндиләре генә юк бит аның бу дөньяда! Укытучы, табиб, пешекче, машина йөртүче, урманчы, умартачы, кибетче,төзүче… Алар барысы да җәмгыятебез өчен бик мөһим һәм кирәкле. Кайсысын сайларга соң? Укытучы балаларга белем һәм тәрбия бирә, табиб безне төрле авыртулардан дәвалый, урманчы табигать байлыкларын саклый, ә инде төзүче берсеннән-берсе матур йортлар сала. Барлык эшләр дә билгеле бер тәртип белән башкарыла һәм гамәлләр аерым законнарга буйсыналар. Ә законнар? Нинди һөнәр ияләре яза икән соң аларны? Кемнәр икән алар, бөтен җәмгыятьне тәртипкә салучылар? Алар – депутатлар.

Депутатның эше бик катлаулы һәм җаваплы. Алар өстендә җәмгыятебезнең бөтен борчу-мәшәкате, үткәне, хәзерге көне, киләчәге. Депутат булу бер дә җиңел эш түгелдер. Ләкин, шуңа да карамастан, минем депутат буласым килә. Кечкенә генә бистәдә яшәвемә, 5нче сыйныфта гына укуыма карамастан, мине инде күп төрле сораулар борчый. Мин ышанам, әгәр дә депутат булсам, аларның күбесенең чишелеш юлларын табар идем.

…Менә мин депутат! Иң беренче эш итеп, бистәбезне карап-күзәтеп чыктым. Эшләнәсе эшләр бик күп икән! Урамнар, пилорама, балалар бакчасы дисеңме. Ә мәктәпкә килгәндә, ул инде аерым һәм бик мөһим мәсьәлә.

Мәктәпнең иске бинасы төзәтү таләп итә икән. Үзендә ашханәсе дә юк. Таләпләргә туры килгән спорт мәйданчыгы да күренми. Ә балаларга гел хәрәкәттә булырга кирәк бит. Кабинетларга килгәндә, аларны бөтенләй заманча итеп үзгәртергә кирәк.



Мәктәп белән балалар бакчасының уртак борчуы булып елдан-ел балалар саны кимү тора. Минемчә бу мәсьәләне хәл итеп була. Беренчедән, күп балалы гаиләләргә акчалата ярдәм күрсәтергә, икенчедән, күченеп кайткан яшь гаиләләрне йорт һәм эш белән тәэмин итәргә, өченчедән, балалар өчен бөтен таләпләргә җавап биргән шартлар тудырырга: спорт һәм уен мәйданчыклары төзергә, балалар өчен махсус кибет, күл буйларына ял итү аттракционнары, кызыну һәм балык тоту урыннарын булдырырга. Балаларның сәләтләрен ачу һәм вакытларын буш үткәрмәү максатыннан, төрле кызыклы һәм мавыктыргыч түгәрәкләр оештырырга. Әйе, болар барысы да күп акча сорый, әмма мин балалар өчен акча җәлләргә җыенмыйм. Теләкләремне чынга ашырыр өчен бик зур закон язарга җыенам. Балалар һәм зурларның фикере, тәкъдимнәре һичшиксез исәпкә алыначак.

Балалар гына түгел, өлкәннәрнең борчулары белән дә шөгыльләнәсе була. Иң зур һәм мөһим мәсьәлә булып, аларның хезмәт хакы тора. Урманчының эше авыр, куркыныч һәм ул төрле һава шартларында эшләргә мәҗбүр. Боларның барысын истә тотып, аларның эш хакын 15 меңнән дә ким итмәскә. Өлкәннәрнең сәламәтлеген кайгырту максатыннан, бистәбездә ял йорты төзергә. Анда иң яхшы табибларны чакыртырга һәм барлык шартларны тудырырга. Авыр эш атнасыннан соң матур ял итү дә комачауламас. Мәдәният йортын, спорт сараен бөтен көченә эшләтергә.

Урамнар зурайды, халык күбәйде. Ә эш урынына ерак урамнарда яшәүчеләргә вакытында чыгу авырлашты. Берничек тә аларга автобус бирмичә булмый, шушы ук автобус районга да рейслар ясар…

Дөрес, эшлисе эшләр чиксез күп. Әмма, җаваплылыкны үз өстеңә алгансың икән, аны намус белән җиренә җиткереп башкар. Әгәр мин депутат булсам, һичшиксез вазифамны лаеклы итеп үтәр идем.








sitemap
sitemap