Сочинение Табигать — туган йортыбыз



ТР Әлмәт шәһәре Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе «6 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбе»

Инша

Табигать- туган йортыбыз

Иншаны язды:

6Б сыйныф укучысы

Әхмәдуллина Алия З.

Тикшерде:



татар теле һәм

әдәбияты укытучысы

Әхмәдуллина А.Г.



Әлмәт, 2013

Мин үземнең туган ягым табигатенә һәрвакыт сокланам. Сокланмаслык та түгел бит: урман дисәң, урманнары бар аның, сулыклар дисәң, елга-кулләре күп аның, таулар, болыннар, тугайлар, әрәмәлекләр… Болар барысы да минем туган ягым.

Елның дүрт фасылын да күрәм мин туган ягымда. Менә хәзер яз килеп ята табигатькә. Ул бөтен җирне яшеллеккә күмәр. Инде гөрләвекләрен агызырга да өлгерде. Тиздән табигать бизәкләре – кошлар, туган җиребезне сагынып, җылы яклардан кайтып җитәрләр.

Язның бигрәк тә май айларын яратам. Бөтен тирә-як көзге муллыкка әзерләнә башлый бит ул чакта. Ничек итепме? Бөтен агачлар чәчәккә күмелә, ә җимеш агачларның шау чәчәктә утыруы — ул көзге мул уңыш дигән сүз. Инде бу чәчәкләрне салкын гына коймасын да, бал кортлары аларны серкәләндереп торсын.

Шушы матур вакытны табигатьнең тагын бер иң күңелле чоры — җәй алыштыра. Ул сусыл тәмле җиләкләре, кызыл бөрлегәннәре белән килә дә, хуш исле печәннәре, тук арыш-бодайлары белән алтын көзгә кереп тә китә. Сары көз айлары яңгырлы, җилле булса да, үзләренең муллыклары белән күңелле.

Мул алтын көзне тагын бер күңелле ел фасылы — ак кыш алыштыра. Ул үзенең яңгырлары белән Көз бераз пычрата төшкән юлларны, сукмакларны энҗедәй кар бөртекләре белән түши. Дөнья бу кадәр зиннәтлелектән бик көяз булып күренә башлый. Кечкенә генә йолдызлар бик мул булып күктән ява да бөтен агачларга, куакларга тун булып ябыла.

Əйе, табигать, Җир-Ана кышкы салкында да үзе тудырган матурлыкны юкка чыгармас өчен тырыша. Елгаларны боз белән каплый ул, андагы балыклар туңмасын; агачларны, җир өстен калын кар астында калдыра — үсемлекләрне салкын алмасын өчен шулай кирәк.

Ə менә без шушы матурлыкны саклый беләбезмени? Соклана беләбезме без табигать матурлыгына? Мөгаен, юктыр. Чөнки язга чыккач, кар эри башлауга, кыш буе теләсә кая ташланган чүп-чар күренә башлый. Бу бит кешеләрнең әхлаксыз, шапшак булуын күрсәтә. Ел саен яз җиткәч, безне, мәктәп балаларын, шушы чүпне җыярга чыгаралар. Без авырыксынмыйча башкарабыз бу эшне. Ләкин бу чүпне теләсә кая ташлаган кешеләргә әзрәк оят түгел микәнни соң? Ник алар әзрәк кенә булса да табигать турында кайгыртмыйлар икән? Əгәр кеше мондый сорауларны үз-үзенә бирә, бу турыда бераз уйлана икән, димәк, аңарда әле өмет бар дигән сүз.



Əйдәгез, күбрәк агачлар утыртыйк, чөнки агачлар алар — кислород чыганагы. Чишмәләрне чистартыйк, чөнки чиста сулыклар — алар сәламәтлек чыганагы. Саклыйк табигать матурлыгын. Шул чакта киләчәк буыннар безгә рәхмәт әйтер!








sitemap
sitemap