Сочинение Ришвтк каршы крш



Теләче муниципаль районы

Лесной гомуми урта белем бирү мәктәбе

СОЧИНЕНИЕ

“Илебез киләчәге – минем кулларда”

“Нәрсә ул ришвәт һәм ни өчен ришвәт алучыга җәза бирү кирәклеге турында минем күзаллавым”

Башкарды:

5 сыйныф укучысы

Гайбадуллин Ильмир Илсурович

Укытучы:

Хөснетдинова Рузилә Ринатовна

2011



Без, укучылар, һәркайсыбыз – дәүләтебезнең бер гражданы һәм илебезнең киләчәге безнең кулларда. Бүген үк без икътисади, сәяси, хокукый чынбарлык турында гомуми күзаллау булдырырга, алга таба да алган белемнәргә таяна белергә, дәүләтебезнең законны саклап яшәвен тәэмин итәргә тиеш. Киләчәктә илнең дөньяда нинди урын алачагы, нинди юлдан барачагы безгә дә бәйле булачак. Җәмгыять төзелеше ничек дип кенә аталмасын, гомумкешелек сыйфатлары: намус, җаваплылык, гаделлек мәңгелек булып кала. Бу сыйфатларга капма-каршы булган, гражданлык җәмгыяте үсешен тоткарлаучы ришвәткә каршы көрәш тә дәвам итә.

Аеруча соңгы елларда ришвәт мәсьәләсе Россия тормышында көнүзәк темаларның берсенә әверелде. Чөнки ул илебезнең милли иминлек мәнфәгатьләренә яный торган проблемаларына керә. Аның тарихи тамырлары, мөгаен үзеңә карату өчен бүләкләр бирү йоласына барып тоташадыр. Шуның өчен борынгы җәмгыятьләрдә каһингә яки юлбашчыга өстәмә түләү гадәти хәл булган. Дәүләт аппараты һәм үзәк хөкүмәт хакимияте катлаулана барган саен идарә итүчеләр фикеренчә, профессиональ түрәләр бары тик хезмәт хакы алырга тиеш булалар. Ә чынбарлыкта түрәләр үз керемнәрен арттыру өчен үз дәрәҗәләрен файдаланганнар. Безнең эрага кадәр XXIV гасырда дәүләт-шәһәр Лагашаның шумер патшасы Урукагина ришвәткә каршы көрәшүче беренче идәрәче булып искә алына. Ләкин, көтелгән нәтиҗәләргә ирешми. Соңгы дистә еллар эчендә ришвәт проблемасы иҗтимагый мөнәсәбәтләрнең төрле дәрәҗәләрендә: халыкара, милли, территориаль, тармак, шәхесара мөнәсәбәтләрдә беренче урынга чыкты.

Җәмгыятьтә, җәмгыять белеме фәнендә ришвәткә төрле билгеләмәләр бирелә. Әлеге терминны мин түбәндәгечә аңлыйм: бирүчене кызыксындырган законсыз эшне эшләү өчен түрәгә түләү; үзеңә буйсынган кешеләрдән мәҗбүри акча җыюлар; сатып алу өчен түрәгә бирелгән акча яки материаль байлыклар. Бүгенге көндә ришвәт алулар көнкүрештә — гражданнарның түрәләргә һәм аның гаиләсенә төрле бүләкләр бирү; эшлекле – хакимият һәм эшмәкәрлек арасында, мәсәлән, яклар судьяның үз файдаларына карар чыгарырга омтылуларында; югары хакимияттә – намуссызларның сәясәтне үз файдаларына һәм сайлаучылар мәнфәгатьләренә зарар китерүдә күзәтелә. Томожня чиген узганда тыелган товар кертү, сыйфатлы медицина ярдәме һәм дарулар алуда, автоинспекциядә правалар, техосмотрлар үткәндә, суд органнарында дөрес карарлар чыгармауда, салым органнарының тулы күләмдә салым җыймаулары, дипломнар сату һәм алу, хәрби хезмәттән азат итүдә, балаларны бакчаларга урнаштыруда, эшкә урнашуда законсыз бирелгән акча ришвәт дип атала. Кызганыч, ришвәт алу һәм бирү башка бик күп өлкәләрдә дә күзәтелә. Ә аның нәтиҗәсе — дәүләт ресурсларын дөрес бүлмәү һәм файдаланмау, салымнар югалу, эшмәкәрлекнең бөлүенә, әхлакның түбәнәюенә китерә. Ришвәт гражданнарның хокукларны һәм ирекләрен боза, чикли. Кешене законлы үз эшчәнлеген башкару мөмкинлегеннән мәхрүм итә. Җәмгыятьтә яшәүче ярлылар тагын да ярлылана, ә байлар тагын да байый. Икътисад үсеше акрыная, тормыш дәрәҗәсе начарая. Дәүләт иминлегенә куркыныч яный. Гражданнарның үз илебезнең законнарына карата ихтирамлы мөнәсәбәте бетә, илнең черүенә китерә. Кешенең тормыш эшчәнлегенә кагылышлы өлкәсендә – куркынычсызлык, сәламәтлек, мәгариф, торак-коммуналь хуҗалыгында чагылып, кеше тормышын куркыныч астына астына куя. Бу нәтиҗәләр ришвәт алучыга яки бирүчегә карата һичшиксез җәза бирергә кирәклеген күрсәтә. Кеше үзенең җинаять эшләгәнен, һәрбер хезмәт күрсәтүче салым җыючыдан алып судьяга кадәр, үзенең карьесына нокта куйганын аңларга тиеш. Ришвәтне җиңәргә мөмкин. Һич булмаса, аны кешеләр тормышына тәэсир итмәслек дәрәҗәдәге чиккә төшерергә була. Аның юлы – законнарны үтәп. Безнең яраткан илебез – безнең Россия, ул ирекле, тәртипле һәм җаваплы кешеләр кулында булырга тиеш. Шулай буласына мин ышанам.








sitemap
sitemap