Сочинение на тему История моей семьи в истории страны



…Үткәннәрнең күбе онытылса да,

Төзәлсә дә илем ярадан,

Җуелмаслык эзләр сакланалар …

Юк, килмәсен ул чор яңадан!

К.Булатова

Бөек Ватан сугышы балаларга да иксез — чиксез бәхетсезлекләр алып килә. Әйе, сугыш илгә генә түгел, балалар өчен дә зур сыналу вакыты була. Сугыш вакытында әсирлектә калып, күп авырлыклар күргән дәү әтиемнең апасы — Нәкыя Ситдыйк кызы Хәмидуллина язмышы да зур сынаулар аша уза.

Сугышка кадәр, кырыгынчы елда, безнең Спас районыннан шактый күп гаилә Ленинград өлкәсенең Финляндия янындагы районнарына язылып китәләр. Ямбакты авылыннан да унсигез гаилә китә. Алар арасында Садыйковлар гаиләсе дә була. Гаиләдә биш кеше: әтисе Ситдыйк, әнисе Рабига, абыйсы Вәсил, Нәкыя апа һәм энесе Рәкыйп. Нәкыя апага тугыз яшь була. Куркиюковск районы Мартыла авылына килеп төпләнәләр. Ленин исемендәге колхозда эшли башлыйлар. Ләкин озак торырга насыйп булмый, кырык беренче елда сугыш башлануга ул җирләрне фин гаскәрләре басып ала һәм безнең кешеләр әсир кала. Бик күп хәсрәтләр күрәләр. Картларны, хатын – кызларны, балаларны чәнечкеле тимерчыбыклар белән уратып алган баракларга куып кертәләр. Салкын, коры сәкеләрдә йоклыйлар. Көненә ике йөз грамм ипи бирәләр, ә шул икмәк кисәгендә нәрсә генә очрамый: пыяла валчыклары, чүп – чар дисеңме… Лагерьны саклаучы солдатлар үзләреннән калган ризыкларны җиргә ыргыталар. Балалар шуларны җыеп ашыйлар. Ачлыктан кешеләр шешенә башлый. Аларны авыр хезмәттә эшләтәләр: юлларны чистарталар, урман кисәләр. Ачлыктан һәм төрле авырулардан байтак кеше үлә. Хәрби киемнән киенгән фин солдатлары автоматлары, итекләре белән әсирләрне кыйнап: ”Руссе, убью тебя руссе”, — дип кычкыралар. Балаларны ягылмаган мунчага куып кертеп, аларның өсләренә салкын су коялар, янәсе мунча кертәләр.

Соңыннан әсирләр арасында татарлар барлыгын белеп, аларга карата яхшырак мөгаләмә күрсәтәләр. Фин солдатлары арасында бер татар солдаты була. Аның әти-әниләре революция вакытында Казаннан Финляндиягә күченеп килгән. Ул әсирләр арасында татарча сөйләшкәннәрен ишетеп, аларны бик кызгана. Хельсинкида яшәүче туганнарына кайтып сөйли. Шуннан соң өй эшләрендә ярдәм итәр өчен, тугыз кызны сатып алалар. Алар арасында Нәкыя апаның туганнан туган апасы — унбиш яшьлек Хәтимә апа да була. Хуҗасы Гомәр ага бик бай кешеләрдән санала. Кызларга чиста, яхшы киемнәр бирәләр. Хәтимә апа балалар карый, ашарга пешерә, юа. Гади авыл кызларын яхшы гадәтләргә, фин телендә сөйләшергә өйрәтәләр.

Әкренләп фин татарлары башка мөселманнарга да ярдәм кулы сузалар. Зур акчалар түләп, барысын да коткаралар. Әсирлектәге барлык татар гаиләләрен үзләренә алалар. “Мәчеттән мулла белән берничә кеше килеп безне ашаттылар, аннары чиста киемнәр кидереп алып киттеләр”,- дип сөйли Нәкыя апа. Аларның барысын да Хельсинкидан кырык километр ераклыктагы Ярвинпе авылына урнаштыралар. Барлык гаиләгә ипи карточкалары бирәләр. Нәкыя апаның әтисе һәм абыйсы Хельсинки шәһәрендә Алибек исемле татар баеның тире эшкәртү фабрикасында эшли. Ә үзе энесе белән мәктәптә укый. Барлык фәннәр дә фин телендә укытыла. Сыйныфта утыздан артык бала була. Бервакыт Нәкыя апаны фин балалары үчеклиләр, һәм ул елый башлый. Шул вакытта укытучы дәрескә кергәч:” Миңа Юмала (Аллаһы Тәгалә) балаларың тәртипсез икән, Нәкыя Садыйкны рәнҗеттеләр дип әйтте”,- дигән. Балалар килеп аңардан гафу үтенгәннәр. Шуннан соң бу хәлләр кабатланмый. Ә җәй көне мәчеткә дин сабакларына йөриләр. Гарәпчә укырга, язарга өйрәнәләр.

1945 нче елның 15 нче гыйнваренда Хельсинкидан әсирләрне поезд белән Советлар Союзына озаталар. Ләкин аларны туган илебездә дә катлаулы тормыш көткән икән. Әсирлектә булган елларын аклар өчен, бер ай буена башта Ленинградта, аннары Калинин өлкәсендә дәүләт тикшерүен узалар. Тикшерүне узганнан соң, Нәкыя апалар гаиләсе Калинин өлкәсенең Калязин районында яши башлый. Нәкыя апаның яшьлеге шушында уза. Ул эшкә урнаша, кичке мәктәптә укуын дәвам итә. Әсирлектә булуларын әйтергә куркып яшиләр, сиздермәскә тырышалар. Ул вакытта комсомол оешмасына керү зур горурлык булып санала. Нәкыя апа да гариза яза. Үзенең шәхси тормышы турында анкета тутыргач, аның гаризасын кабул итмиләр. Ул бу хәлне бик авыр кичерә.

Аның күңелен туган туфрак үзенә тарта. Куйбышев районына (хәзерге Спас районы) кайтып төпләнә. Нәкыя апа “Яңа тормыш” редакциясендә эшли башлый. Булачак тормыш иптәше Ильяс абыйны очрата. Алар бергә 57 ел гомер кичерәләр.

1988 нче елда җәй көне Татарстанга беренче тапкыр Америкада яшәүче татарлар килә. Кунаклар арасында сугыш вакытында Финляндиядә яшәгән ирле – хатынлы Сафия һәм Нурмөхәммәт исемле кешеләр дә була. Борынгы Болгар җирләрен карарга килгәч, Садыйковлар гаиләсен сораштыралар, бик матур җырлаучы Нәкыя исемле кызлары булуын әйтәләр. Нәкыя апага тиз генә хәбәр биргәч, аларга күрешергә насыйп була.

Авырлыкларны бергә күтәргән һәм күпне күргән бу кешеләр, кайда гына яшәсәләр дә, элемтәне югалтмаска тырышалар, хәбәрләшеп яшиләр. “Ел саен очрашуга җыелабыз һәм елашып, үткәннәрне искә төшерәбез. Без күргән авырлыкларны күрмәгез, рәхәт яшәгез!”- ди Нәкыя апа.

Хөкүмәтебез дә Нәкыя апаны зурлый. Ул “Бөек җиңүнең 55, 60, 65 еллыгына” медальләре, 2008 нче елда “Ватанга тугрылыклы булган өчен” медале белән бүләкләнә.

Өлкән буын алдында без зур бурычлы. Алар авыр сынаулар аша үттеләр. Аларның батырлыгы безнең өчен Ватанга чиксез бирелгәнлек үрнәге булып кала. Яшьлекләре дәһшәтле елларга туры килеп, күпме михнәт күреп, үлем белән йөзгә — йөз очрашкан кыз — әбиләрне онытырга хакыбыз юк. Янәшәдә чакта күбрәк хөрмәтлисе иде аларны!



sitemap
sitemap