Сочинение Кз — кркм чак матур м сокландыргыч



Көз –күркәм чак, матур һәм сокландыргыч!



Сиздермичә җылы җәйге көннәрТиз-тиз генә үтеп киттеләр.Алтын көз дә килеп җитте инде,Кошлар җылы якка киттеләр.

Коелышкан яфраклар җирнеҖылытканнар, каплап алганнар.Хәзер көннәр бигрәк кыскарганнар,Көздән кышка таба баралар.

Сиздермичә, аяк очларына гына басып, туган шәһәребезгә көз килеп керде. Әле күптән түгел генә без су коенып, эссе кояш нурлары астында кызынып ята идек. Көтеп алган җәйге каникуллар да үтеп китте. Сентябрь җитте. Кемдер көзнең килүенә шатлана ,ә кемдер бу вакытны моңсуланып каршы ала… Чөнки көз – яңа уку елы башланган вакыт, табигатьнең кышкы йокыга китәргә әзерләнү чоры. Ләкин борчылуга сәбәп юк. Һәр ел фасылының үз матурлыгы, гүзәллеге, Һәрберсенең үзенчә иң яхшы сыйфатлары бар. Көз – ул Гүзәллек Патшабикәсе.



Минем өчен көз – яраткан ел фасылы. Хыялый кеше мин үзем, ә көз көне хыялланырга җиңелрәк. Көз – бик күркәм вакыт. Мондый матурлык үзе гади дә, үзе тыныч та, ләкин шул ук вакытны ачык та, көчле дә. Менә шәһәр паркы. Көзен монда аеруча матур! Агачларның матурлыгына игътибар итик. Алар саргая, алсулана башлый. Яфраклар алтын яңгыр тамчылары кебек җиргә коелалар. Шыбыр-шыбыр коелган яфрак өстеннән атлавы үзе бер кызык! Һавага төрле хуш исләр таралган: монда яфраклар исе дә, яңгыр исе дә, асфальт исе дә… . Минем өчен алар көзнең сулышын хәтерләтәләр. Миләш агачлары,яшь кызлар кебек киенеп, парк сукмагына тезелешеп басканнар. Иелеп, бер яфракны кулыма алам. Карагыз әле: көзге яфрак кешенең эштә арыган кулларына охшаган! Әйтерсең лә, табигать безгә: “Көзге эшләр вакыты тәмамланды, ял итегез!”- дип әйтә. Аяк астында яфракларның кыштырдавы да үзенчә тынычландыра. Кулым үзе фотоаппаратка тартыла һәм мин бу матурлык мизгелләрен фотога төшерә башлыйм. Ә, әнә, мольбертын урнаштырып, шәһәр рәссамы да табигатьне күзәтә икән. Җәй көне дә күргәләгәнем бар аны, ләкин көз көне ешрак килә башлады. Димәк, ул да мондый гүзәллеккә битараф түгел… .

Барлык тирәлек үзгәрешләр кичерде: моны күк йөзенә, кояшка карасаң, күзәтеп була. Кояшның кыздыруы инде җәйдәгечә түгел, өскә карасаң, аның нурлары күзне чагылдырмый, шатландыра гына. Зәңгәр күктә болытлар да төрле-төрле: алар нәрсәне генә хәтерләтмиләр, сәгатьләр буе күзәтсәң, нинди генә сүрәтләр килеп чыкмый! Таң атуларны, кояш баеганнарны күзәтү дә бик кызыклы. Әлбәттә, бу бик сокландыргыч күренеш!

Табигатьне күзәтә-күзәтә, вакыт турында онытып та җибәргәнмен. Караңгы да төшә башлаган. Көннең озынлыгы күпкә кыскарганлыгы тоела шул! Әле бит өйгә кайтып, дәресләр әзерлисе бар. Татар теленнән инша язарга куштылар, “Көз” темасына. Хәзер кайтам да күңелемдә булган барлык хисләремне, уйларымны утырып дәфтәргә язып куям. Нәрсәдән башлыйм икән? Болай дип башлармын, мөгаен: “Көз – күркәм чак, матур һәм сокландыргыч! …”










sitemap
sitemap