Сочинение Кышкы урман



Сочинение. Иҗади хикәя.

Кышкы урман.

Карлары, бураннары белән салкын кыш килде. Әйе, кыш безнең кирәкне бирә! Колакларны, битләрне чеметә, борыннарны кызарта. Кояш та, аз гына күренеп тора да, ашыга-ашыга офыкка кереп югала. Ә кышын табигать бик матур була. Аеруча, кыш көне урман бик матур һәм якты. Куаклар ап-ак бүрек кияләр. Нарат — чыршылар яшел күлмәкләре өстеннән мамык шәл ябыналар. Алар, әйтерсең лә, моңсуланып, тирән уйга чумганнар.

Урман хуҗасы аю, тәмле төшләр күрә-күрә, рәхәтләнеп йоклый. Куянкайлар соры туннарын акка алыштырганнар. Урман тавыгы да кышның рәхәтен белә: әйбәтләп бөре, миләш, кипкән җиләкләр ашый да, карга чумып йоклый. Өстеннән чаңгы белән үтеп китсәң дә уянмас. Чукырлар салкыннан бер дә курыкмыйлар. Алар кыш көне дә бала чыгаралар. Сирәк кенә ата чукыр ояга очып килә дә, ана чукырны алыштыра. Үзе байтак кына утырып, нәни йомыркаларга тән җылысын бирә. Бу вакытта анасы куак, агачлар тирәсендә чыр-пыр очып йөри, тамагын туйдыра. Бу салкында утырып, чеби чыгарып кара! Чукырлар гына шулай итеп кыш көне бала чыгаралар. Бигрәк гаҗәеп бу табигать!

Урмандагы сихри тынлыкны тукран боза. Ул агачлардагы кортларны ашый. Менә бер ботактан көртлек очып төште. Шунда ук аның артыннан көлтә койрыклы төлке йөгерде. Бер мәлдә көрттә алар арасында көрәш башланды: кайсы җиңәр? Тирә – якка кар тузаны очты, пырылдап, көртлек төлке агайдан котылырга азапланды, ләкин җирәнкәй көчле иде. Төлке аны муеныннан тотып алган да, тыпырчынуына карамыйча, тирән кардан сөйрәп алып китте. Ул урында кошның йоннары , төлке эзләре генә калды. Әйе, кышын да урманда тормыш дәвам итә…

Менә кинәт җил чыкты. Җәяүле буран башланды. Моны күреп, агачлар башларын селкеп куйдылар. Тынлыкның бетүе кош –кортларга да ошамады. Кошлар я түбәнәйделәр, я күккә күтәрелделәр. Буран көчәйгәч, алар дә ояларына ашыктылар.

Мин, кардагы урман картасын укый – укый, чаңгыда сәяхәтемне дәвам иттем. Шулай да, бик матур һәм серле ул кышкы урман! Табигатьнең гүзәллеген күрә һәм тоя белергә кирәк.










sitemap
sitemap