Сочинение Хикя Минем бабам сугышта катнашкан



Минем бабам сугышта катнашкан.

Батырлык.

Зур куркыныч килеп баскан иде

Туган — үскән иле алдына.

Ничек түзсен кеше, яуга китте,

Шинель киеп, корал алды да.

Кимсетергә, диде, юл куймабыз

Совет иле дигән бу илне!

Һәм калды ул сугыш кырларында,

Бик күп дуслар калган шикелле…

Без беләбез,

Аңа указ белән

Бирелмәгән герой исеме.

Тик кем генә герой түгел дисен

Туган иле, туган халкы өчен

Җанын фида кылган кешене!

(Зыя Мансур.Батырлык.)

Карт әби, улын – минем әткәйне, гомер буе көтеп яшәде. Кичләрен капканы да, ишекне дә бикләтми иде: “Ишегегезне бикләп кермәгез, алҗып-талчыгып әтиегез кайтса, керә алмый тилмереп тормасын”, — дия иде. Әтисе сугышка чыгып киткән көндә Мирфәезгә — минем бабама бары 4 яшь, ә кызы Фәүзиягә 2 яшь кенә тулган була. Бу канкойгыч көннәрдә аның гаиләсенә бары 3 кенә хат килә. Ә аннан соң хәбәрләшү җебе тәмам өзелә. Үлеме турында кара пичәтле хат килмәгәч, аның билгесез югалуы башына сыймый иде: ана күңеле баласын югалтудан курыккандыр инде. Вакыт — вакыт әрнеп әйтеп куя: “Кеше инә түгел югалырга, эзе кала тамчы тамса да” 8-9 яшьлек Мирфәез сеңлесе Фәүзия белән Үрәзмәтнең басу капкасы төбенә баралар да, әтиләрен көтеп утыралар. Сирәк-мирәк кайткан солдатлар арасында әткәйләре дә булыр сыман тоела иде. Ләкин ул кайтмады…

Авыр сугыш елларында әниләре ындырда, кырда көне-төне эшләде. Беркөнне 1945нче елның октябрь аенда авырып кайтты һәм тиз арада үлеп китте. Ул елларның авырлыгы хатын-кызлар җилкәсенә төште шул. Ике бала 78 яшьлек әби кулында дөм ятим калдылар. Мирфәезнең балачагы онытылмаслык хәсрәт, рәнҗү, бәхетсезлек булып истә калдылар. Шуңа карамастан күңеле белән әткәен көтте, эзләде.

Моңа кадәр берәү дә, улы да Гали бабабызның кайда һаләк булуын, ятуын белми идек. Аның табылуына бернинди өмет юк иде. Балачактан ук аның өй түрендәге фотосурәтенә карап, еш кына уйлана идем: кайда ята соң минем Гали бабам?

Могҗизалар булмый, диләр. Була икән!

67 ел үткәч, Псков өлкәсененең Кунья районы эзтабарлары Слепнёво волосте территориясендә казу — эзләнү эшләре алып барганда, чокырда ике кызылармеец һәм бер офицер сөякләрен табып алганнар. Бары тик аларның өчесенең берсендә генә солдат медальоны табыла. Мәрхүм үзе дә бик зирәк, акыллы булган. Һәлак булган очракта да үзен табуларын теләгән, күз алдына китереп, язуында төгәл белешмә биргән.

Туган елы: “1909год, красноармеец, адрес семьи: республика Татарстан, район Калининский, сельсовет: Буляк. Фамилия:Валиев, Имя: Гали, Отчество: Валиевич, Группа крови: 3. Адрес семьи: Валиева Мадина

Сугыш елларына күз салсак, вакыйгаларны шулай тасвирлап була: бу юнәлештә фашистларның Смоленск сугышы төркеме “Центр” һөҗүм итә. Сугыш әзерлексез, көчләр тигезсез, корал-техника юк диярлек дәрәҗәдә була.

1941нче елның августында немец армиясе Великие Луки шәһәрен яулап ала. Бер-бер артлы бомбардировкалардан соң 186нчы дивизия участогында фронт оборонасын өзә һәм 22нче армия тылына ташлана.

22нче армия составындагы сугышчыларны — Вәлиев Гали Вәли улы да шунда заслонга куелган була. Самолетлар бертуктаусыз бомбага тота. Хәрәкәттәге немец армиясен заслонга куелган кыю, батыр сугышчылар тоткарларга һәм тылга үткәрмәскә тиеш була. Бу тирәдә ике көн буе канлы көрәш бара… . Бомбалар шартлый, танклар таптап уза, патроннар бетә, тирә -якта һәлак булган сугышчыларның гәүдәләре ауный, ләкин беркем дә чигенми…

Гали Вәлиев тә көрәштәшләре белән соңгы сулышына кадәр сугыша, үзенең бер тамчы канын да кызганмыйча, батырларча күкрәге белән Ватанын саклау өчен үзен корбан итә. Һәлак булган солдатларны ашык-пошык кына снаряд шартлаган чокырга күмәләр. Вәлиев Гали гәүдәсе дә шундый бер чокырга әләгә.

Әгәр дә 67 елдан соң бу солдат медальоны табылмаса, бомба чокырына күмелгән батыр ир һаман да билгесез солдат булып калыр иде.

Табылган сугышчыларның сөякләрен күчереп җирләү Бөек Җиңүнең 63 еллыгын билгеләп үткән ямьле май аена туры килде.(2008)

Күчереп җирләү вакытында Мирфәезнең улы Айрат(минем әтием) һәм кызы Фәүзиянең тормыш иптәше (Вәлиев Галинең кияве) Фердинат Газетдинов та катнашты. Ул аның туган авылы Бүләктән килгән иде. Очраклы рәвештә түгел, кызылармеец Гали Вәлиевнең оныклары Галиев фамилиясен йөртәләр. Аларның әтисе Мирфәез үзенә яңа фамилияне бабалары Гали исеменнән алган.

Үлгәннәрне күчереп җирләү Пыньки авылы янындагы туганнар каберлегендә булды. Татарстаннан килгән кунаклар аларны Ислам дине йолалары буенча күмделәр. Авыл халкы, укучылар, өлкәннәр, хәрбиләр аларны тиешенчә хөрмәтләделәр. Каһарманнарга багышлап 3 тапкыр салют аттылар.

Мең ярым чыкрым юл Вәлиев Гали туганнарына киртә булмады. Мәрхүмнең туганнары Кызыл Армия сугышчыларның сөякләрен күчереп җирләүдә актив катнашты. Бу урында тагын бер туганнар кабере урнашты.

“Исәннәрнең кадерен бел,

Үлгәннәрнең каберен бел.”

Әрвахларга: “Авыр туфрагың җиңел булсын!” – дигән теләкләр теләделәр, Исламча дога кылдылар.

Беркем дә, һичкайчан онытылмас. Бу урында безнең өчен канын түккән кадерле кешеләребез ята. Урыныгыз һәрвакыт җәннәттә булсын!

Бүгенге тыныч, рәхәт тормышта яшәвебез белән без Сезгә бурычлы.

Бу вакыйга безнең гаиләбезгә бабабыз истәлеген кайтарды. Мин үзем дә бабамның табылуына бик шатланам. Аның батырлыгына горурланам һәм алар алдында баш иям.



sitemap
sitemap