Сочинение Хикя Кышкы мизгеллр



Сочинение. Хикәя. “Кышкы мизгелләр”

Менә салкын гыйнвар ае килеп җитте. Гыйнварның көне кыска, ә февральның ае кыска, диләр. Кояш безгә сирәк кенә карый. Офыкта сүрән ут булып балкый да, салкын кыштан курыккандай, әллә кая китеп югала. Бу көннәрдә чатнама суыклар еш була, бигрәк тә төннәрен агачлар, бүрәнәләр шарт-шорт килә. Салкынга бирешергә теләмәгәндәй, агачлар да өсләренә тун кигән кебек, бәс белән капланган. Мондый салкыннарда кошлар да үзләренә азык таба алмый очалар. Кайбер кошлар, хәлсезләнеп, җиргә очып төшәләр, күшегеп калтырыйлар. Карда аунап яткан кошларны очраткач, мин җимлеккә көн саен ярма, орлык, икмәк валчыклары салам. Ә менә кичә бер кызык хәл күрдем. Мәктәптә дәресләр бара. Тәрәзәдән карап торам: берничә чыпчык пырылдап очалар, азык бүлешәләр. Якында гына бер песнәк аларны күзәтте, төшеп тә карады. Ләкин бернәрсә дә тапмады. Бераздан бу песнәк тәрәзә төбенә кунды да, томшыклары белән ярдәм сорап шакый башлады. Мин иптәшләремне чакырдым. Минем янга балалар килгәнне сизеп, кунак канатларын кагып торды да, агачка барып кунды. Кызлар ашханәгә чаптылар, азык калдыклары алып килделәр. Без форточканы ачтык та, кечкенә тартмага җим салып, аңа ашарга бирдек. Биш минут эчендә җимлеккә бер генә кош түгел, җиде – сигез песнәк килеп кунды. Аннан соң аларга чыпчыклар да кушылды. Шул көннән алып, без җимлекне буш тотмадык. Минем уйлавымча, табигатьне яратырга кирәк. Шул чакта гына без аны коткарып кала алабыз. Менә кышның бер мизгеле үзенең матур хатирәләре белән күңелебезгә кереп калды.



sitemap
sitemap