Со булмасын



Соң булмасын…

Яшел Үзән минем яшел калам,

Җисеменә туры килерлек.

Төз наратлар, яшь чыршылар анда-

Иркен сулап кына йөрерлек.

Тик нигәдер соңгы вакытларда

Әрни минем сизгер йөрәгем.

Саксыз караш гүзәл табигатькә,

Уйламыйбыз аның кирәген.

Уйламыйбыз, вәхшиләрчә суырабыз

Нефть, күмер – башка кирәген.

Белмибезме: Җир Ананың безгә

Фаҗигалар белән түләрен?

Урманнарга баргач, һава сулап,

Үткәрәбез ялыбыз көннәрен.

Белмибезме: бездән калган чүп-чар

Авырулар алып килгәнен?

Җәйләр җиткәч, Идел кочагында

Рәхәтләнеп сулар кергәнен,

Белмибезме: шул елгада һәр ел

Бер тереклек төре үлгәнен.

Белик инде, хәзер вакыт җитте,

Бик тирәнтен безгә уйларга.

Чаң сугамын! Соң булмасын иде…

Өмет итәм якты уйларга.








sitemap
sitemap