Сез и гзл Кеше



Сез иң күркәм Кеше!

Бүгенгедәй хәтеремдә, мин зур түземсезлек һәм кызыксыну белән, талпына-талпына авылыбыз уртасында урнашкан ике катлы, ак, таш бинага – мәктәпкә барырга хәзрләнә башладым. Ниһаять, ул көн килеп җитте. Әни белән бергәләп кичтән ак күлмәгемне, кәчтүм-чалбарларымны әзерләп куйдык. Иртән торып бакчадагы иң матур чәчәкләрне җыеп, зур букет ясап, мәктәпкә юнәлдек. Мәктәп янына килеп җиткәч, йөрәгем дөп-дөп тибәргә тотынды. Мине монда нәрсә көтә? Мине монда кабул итәрләрме? Дулкынланып, әнием артына качтым. Шунда мин бик ягымлы, йомшак тавыш ишеттем:

— Әйдә, Айнур, белем иленә рәхим ит!

Эчемә җылы йөгерде. Баскычта бик сөйкемле апа карап тора иде. Бу нурлы йөзле, ягымлы тавыш иясе минем беренче укытучым Ландыш Нәфис кызы иде. Ул безне серле, сихри белем иленә алып керде. Белем иленең нәкъ шундый икәнлеген безгә Ландыш апа төшендерде.

Беренче хәрефләрне танырга, иҗекләрге кушарга, язарга, санарга өйрәтү өчен аңа бик зур түземлелек кирәк булгандыр. Дәресне аңламасак ул борчылды, ләкин безгә тавышын күтәрмәде. Авырсынмыйча, кат-кат аңлатты.

Ул безнең бер генә соравыбызны да җавапсыз калдырмады. Ә без сорауларның ниндиләрен генә яудырмадык? Җырдагыча:



Балаларның теле кыңгырау,



Гел чыңгылдый, ява мең сорау.

Ландыш апа аларның берсен дә җавапсыз калдырмады. Аның белеменә без шакката идек. “Кайдан барысын да беләсез, Ландыш апа ?” — дигән сорауга: ”Барысы да бик гади, мин бик күп укыйм, күп укысагыз, сез дә күп белерсез!”- дип җавап бирә Ландыш апабыз, елмаеп.

Ландыш апа гөлләр үстерергә ярата иде. Әгәр укытучыбыз авырып мәктәпкә килми калса ,безнең белән бергә сыйныфтагы гөлләр дә сула, һәм ни гаҗәп, апабыз килүгә, тагын бөтен сыйныфка нур чәчәргә тотыналар иде.

Белем илендә тәүге ачышларыбызны да ул ясатты. Нинди эшкә тотынсак та, ул безгә киңәшләрен бирде, терәк булды. Без бергә бик күп бәйге, конкурсларда катнаштык, мактау кәгазьләре алдык. Без яулаган үрләр, без ирешкән уңышлар – Ландыш апабызның хезмәт җимешләре. Шуңа күрә,

шатлык-куанычларыбызны да бергә бүлештек. Серләребезне дә аңа сөйләдек.

Ул бездә туган ягыбыз табигатенә карата мәхәббәт, сак караш тәрбияләде. Һәрбер җан иясенең, бөҗәкнең табигатьтә үз урыны булуы хакында сөйләде. Табигатьнең матурлыгы да, чисталыгы да, байлыгы да кеше кулында икәнлеген күңелебезгә салды.

Апабыз мохтаҗларга, кулыннан килгәнчә, ярдәм итте һәм безне дә олыларны олыларга, кечеләрне кече итәргә, мәрхәмәтле, михырбанлы булырга өйрәтте.

Беренче укытучым турында бик күп язарга була, чөнки ул бөтен яклап та килгән, уңган, булган Кеше. Укытучы һөнәрен сайламыйча, башка һөнәрне сайласа да, һичшиксез, ул өлкәдә дә уңышларга ирешкән булыр иде апабыз.

Укытучым, эшең җиңел түгел,

Мәшәкатьле синең язмышың.

Сабырлыгың җыеп яшь буынның

Төзәтәсең күпме ялгышын.

Сездән күргән барлык яхшылыкка

Ничек итеп рәхмәт әйтәсе.



Сез бит безгә бик кадерле,

Килми безнең сездән китәсе.

Рәхимов Айнур.








sitemap
sitemap