Салкыннан курыкмыйбыз



Салкыннан курыкмыйбыз.

Тагын көчле салкыннар башланды. Радио, телевизордан мәктәпкә бармаска кушалар. Ә мин салкыннан курыкмыйм. Мәктәпкә дә барам, хоккей да уйныйм.

Быел шугалакта уйнау бигрәк тә күңелле, чөнки үзебез ясадык. Әти миңа кәшәкә (өчне!), абыйга тимераяк сатып алды. Ял көннәрендә без өчәү (әти дә безнең белән) хоккейга барабыз. Әти белән уйнау бигрәк кызык. Мин капкада торам. Алка каты эләгә, ә мин бирешмим. Егет кеше елак булмый, чөнки әле минем “Ак Барс” хоккей командасында уйныйсым килә.

Шакиров Илфат 4класс.

Арча районы Субаш-Аты

башлангыч мәктәбе.



sitemap
sitemap