САКЛАУЧЫБЫЗ ДА ЯКЛАУЧЫБЫЗ ДА СЕЗ



Сабый дөньяга беренче аваз салган көннән үк, аның хокуклары һәм бурычлары саклана, яклана башлый. Шул өлкәдә армый-талмый хезмәт итүче һөнәр ияләренең берсе полициядер, минемчә. Ул башка кешеләрнең тынычлыгын, тормышын саклап, яклап калу өчен үзенең гомерен дә кызганмый, чөнки бу — аның бурычы. Полиция кешене куркынычлыклардан искәртә, яклый, явызларча закон бозучыларны тоткарлый. Бу һөнәр ияләре һәрчак бик кырыс, җитди итеп күз алдына килеп баса. Ләкин мин бу фикеремнән, Җиһаншин Хабибулла Ибраһим улы белән очрашканнан соң,бу уйларымнан кире кайттым. Бүгенге иншамны зур хәрефләр белән язарлык полиция хезмәткәре булган Хабибулла абый турында сөйләргә телим.

Чәчләренә чал кереп, адымнары салмакланса да, бүгенге көндә дә тынгы белмәс, эшчән, кешеләргә ярдәмчел, армый –талмый һаман да эшенә тугрылыклы полиция хезмәткәре ул. Хабибулла Ибраһим улы -энергияле, төгәл, бик күп укыган кеше. Аның белән сөйләшә башласаң, искиткеч күп кызыклы мәгълүматлар белән коралланасың. Мин аның турында ике дә уйламыйча, “Аяклы энциклопедия ” дип әйтер идем. Чыннан да, бөтен булган энциклопедияләрнең бик азы гына аның кулы аша үтмәгәндер. Әле бүген дә ул һаман бөтен яңалыклар белән, яңа законнар белән даими танышып бара. Бу тынгысыз йөрәкле кешенең тормыш юлы буйлап сәяхәткә чакырам. Аның тормыш юлы бик күпләргә үрнәк булып торсын иде.

Җиһаншин Хабибулла Ибраһим улы, Кызыл Армия районы (Хәзерге Чистай районы) Иске Роман авылында 1929 нчы елда крестьян гаиләсендә 4 нче бала булып дөньяга килгән. Аңа сугыш чорын күреп, тормышның ачысын- төчесен татырга туры килгән. Бөек Ватан сугышы башланганда, аңа 11 яшь булган. Олылар барысы да сугышта булу сәбәпле , колхозда эшләүләр хатын-кыз һәм малайлар җилкәсенә төшкән. Хабибулла абыйга да кыр эшләрендә катнашырга туры килгән. Ул бу турыда сөйләгәндә: “Саламнар җыештырып йөри-йөри Яңа ел җитә иде,”-дип искә төшерә, тыйнак кына итеп. Бик нык тырыша торгач,эш белән укуны аралаштыра- аралаштыра , 7 нче сыйныфны тәмамлый. Аннан соң ул тракторга укырга китә. Ә 50 нче елларда ул туган иле алдында булган бурычын үтәү максаты белән армия сафларына алына. Язмыш җилләре аны ГДР на илтеп ташлый. Ул Хәрби Һава көчләре флотына эләгә. Хабибулла Ибраһим улы анда 3,5 ел хезмәт итеп кайта. Хезмәт итү барышында өйдәгеләрнең хәле мөшкел икәнен белеп чын йөрәктән әрни. Энесеннән килгән соңгы хатларда “Абый, без ачка үләбез,” – дигән сүзләрен укып өзгәләнә. Аларга да ярдәм итәсе килеп үзенә ярыйсы гына авырлыклар да кичерергә туры килә. Ләкин куркып калмый, барыбер теләгенә ирешеп, әнисен һәм туганнарын бу мәхшәрдән коткарырга туган иленә кайту бәхетенә ирешә. Ул бу елларны яшь аралаш искә төшерә. Туган ягына кайту белән эшкә керешә. Армый-талмый эшли башлый. Кайда гына эшләсә дә , үзен һәрчак яхшы яктан күрсәткәнгә күрә , аны кайда да хөрмәт итәләр. Ул 2 ел прораб булып , аннан 10 ел автохуҗалыкта иженер-механик булып хезмәт итә . Аны Чирәм җиргә дә җибәрәләр .Хабибулла Ибраһим улы анда да сынатмый, ул елны ашлык бик уңа. Ул поезд белән Бөгелмәгә алып кайтып, башка районнарга тарату эшенә җитәкчелек итә . Горький өлкәсендә автомобиль техникумын төгәлли. Тормыш корып җибәргәч , тагын да канатланып эшли башлый, чөнки аңа илһам биреп торучы тормыш иптәше Зәмзәмия апаның да аның тормышында зур өлеше бар. Тора-бара малайлары туу тагын да җилкенеп эшләргә этәргеч бирә. Армый –талмый хезмәт итүче кешене барысы да күрә белә, бераздан 3 зур хуҗалыкны берләштергән автохуҗалыкка эшкә алалар.Тырышып эшләгәнгә, аны райком мәҗбүри итеп ГАИ хезмәткәре итеп билгели. Ул бу хезмәтендә 28 ел вакыт үткәнне сизми дә кала. Һәр көнне иртәнге 3 тә торып , төнге 12 ләргә кадәр эшли. Җил-давыл, буран, яңгырга да карамастан, көнне төнгә ялгап хезмәт итә. Бу хезмәте дәверендә искиткеч күп эшләр башкара. Ул шәһәр урамнарындагы светофорның эшчәнлеген жайга сала. Чистай шәһәренең әйләнгеч юлларын төзүгә дә үзеннән өлеш кертә. Эшләү дәверендә бер генә дә кисәтү, закон бозу да булмаганга, аны эзәрлекләп, тикшереп тә караучылар табыла, тик барысы да уңышсыз. Хезмәт итү чорында үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәткән Хабибулла Ибраһим улына ялга чыгарга вакыт җитә. Әмма аның йөрәге бер дә картлыкны кабул итәсе килми һәм ул СПТУ да 6 ел буена балаларга узенең белемнәрен бирә. Укыта башлагач, ул яңа плакат методын кертә, зуз-зур плакатлар ясауның нәтиҗәсе үзен озак көттерми . Тарихта күрелмәгән нәрсә , аның фәнен барлык укучылар да гел “5” ле гә укый башлыйлар. “Мондый хәлнең булуы мөмкин түгел, үл ришвәт ала торгандыр”- дип уйлап аңа яла ягарга теләүчеләр дә табыла.Тик Казаннан килгән тикшерү аның яңалыгы өчен категориясен күтәреп , рәхмәт әйтәләр. Бу методны бөтен республикага кулланырга кирәклегенә басым ясап китәләр.

Кайда гына хезмәт итсә дә, ул сынатмый. Бүгенгесе көндә дә аның тынгысыз йөрәге ял итәргә уйламый да. Ул үзенең Казан һәм Рязань авыл хуҗалыгы институтында да алган белемнәрен кулланып, тормыш иптәше Зәмзәмия апа белән берлектә, Мичуриндай бакчада төрле-төрле яшелчә, җиләк-җимеш үстерү белән шөгыльләнә. Аның 4 оныгы әби белән бабайны хөрмәт итеп кунакка кайталар. Алар, оныкларын каршы алып, үзләренең үгет- нәсыйхәтләрен биреп торалар. Аларны тәрбияләү һәм алдагы тормышта урыннарын табуда зур ярдәм күрсәтәләр. Ә оныклары аларны үз чиратында уңышлары белән куандырып торалар. 1 оныгы Хабибулла абыйның юлын дәвам итәргә уйлаган.Чистайның педагогия училищесын кызыл дипломга төгәлләп, МВД да юридик факультетның 5 нче курсында укый. Ә Хабибулла абый ул оныгы турында горурланып сөйли, аңа зур өметләр баглый.

Тормыш…Ул кешеләрне сыный. Аның сикәлтәле юлларын үтү бик катлаулы. Хабибулла абыйның да тормышында төрле вакытлары булгандыр. Ләкин ни генә булмасын, бүгенге көндә аның хезмәт нәтиҗәсен күрсәтеп торучы 15 ләп медале күкрәген бизәп тора. Алар чыңлап, әледән-әле үткән юлын искәртеп, күңелендәге хәтирәләрен яңарталар. Әйтерсең лә, һаман да яңа үрләргә чакырып милиция отличнигы, Хезмәт , Бөек Ватан сугышы ветеранын дәртләндереп торалар..Ул бүген дә безнең арада хезмәт итүен дәвам итә.

Мин аны киләчәк бәйрәмнәре белән котлап , озын гомер, бәхет, шатлык, корычтай сәламәтлек телим. Гел шулай яшь булып калыгыз.Сезгә бик күп еллар баларыгызның, оныкларыгызның рәхәтен күреп, күңел җылысын тоеп Зәмзәмия апа белән тигезлектә яшәргә язсын.



ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ЧИСТАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

ТАТАР ТАЛКЫШЫ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ.

ТЕМА: ЯКЛАУЧЫБЫЗ ДА, САКЛАУЧЫБЫЗ ДА СЕЗ.

БАШКАРДЫ: ФӘХРЕТДИНОВА ИЛҮЗӘ РАВИЛ КЫЗЫ

ФӘННИ ҖИТӘКЧЕ: ЯРМУШЕВА РАУЗА РАУЗА кызы

ТАТАР ТАЛКЫШЫ-2012








sitemap
sitemap