Россия тарихында минем якташларым



Россия тарихында минем якташларым.

Сугыш…Күпме ачы күз яше, кайгы хәсрәтне үз эченә алган бу шомлы сүз.Аны ишетүгә үк, күз алдына янып каралган иген басулары, ятим калган сабыйлар,газиз ирләрен, сөекле балаларын югалткан аналар килеп баса.Сугыш җир йөзенә коточкыч зур афәт алып килә.Сугыш нәтиҗәсендә никадәр шәһәр- авыллар җир йөзеннән юкка чыккан,күпме сабыйларның гомере өзелгән.Сугыш, сугыш…Кемнәрнең язмышына кагылмаган да, кемнәрнең башларына кайгы,күз яше, хәсрәт китермәгән ул.

Сугыш ул-өч яшендә әтисез калган дәү әтиемнең ачы язмышы,кара мөһерле хат алган әбиемнең күз яшьләре дә.Әбием Камәрия алты баланы үстерергә дә,колхозда эшләргә дә өлгергән.Ирләре сугышта җиңеп кайтсын дип,көнне-төнгә ялгап эшләгән алар. Дәү әтием бабамның сугыштан килгән хатларын укыгач,күздән яшьләр килә.Нинди генә авырлыклар кичермәгән ул.Минск шәһәре янында барган сугышларда каты яраланган.Бабама сугыштан исән-сау кайтырга насып булмаган.Гариф бабам үзенең туган иле, халкы,гаиләсе өчен көрәшеп чит җирләрдә һәлак булган.Моны сугыштан килгән рәхмәт хатлары дәлилли.

Бабам чыгышы белән Шырдан авылыннан.Сугышка киткән авылдашларның бик азы гына кайта алды-ди дәү әти.Аларның күкрәкләрен орден-медальләр бизәсә дә,йөзләрендә җиңү шатлыгы балкыса да, йөрәкләрендә сугышта үлеп калган туганнары , якыннары өчен сызлануы беркайчан да кимемәс!

Минем кулымда изге китап.Бу — хәтер китабы.Монда минем бабам да язылган-Сибгатуллин Гарифович .Әлеге китапны актарганда каршылыклы хисләр кичерәсең, йөрәк әрнүе.Чөнки аларны беркайчан да кире кайтарып булмый.Горурлык хисе — чөнки алар дошман алдында тез түкмәгән,кешелек тарихында иң каты сугышта җиңеп чыккан.Һәр исем астында күпме моң, күпме сагыш, тормышка ашмаган хыяллар. Ил азатлыгы өчен һәлак булган авылдашларыбызның исемнәре авылыбыз уртасындагы һәйкәл ташында мәңгеләштерелгән. Анда минем бабамның да исеме бар.Мин аның белән бик горуланам.

Бүген авылда исән — сау яшәүче ветераннар санаулы гына.Калган гомерләрен рәхәттә,тынычлыкта үткәрсеннәр иде алар.Җинү көне,кешеләр күңелендә һәрвакыт иң зур бәйрәм булып, буыннардан – буыннарга күчә барсын иде.

Минем теләгем шул:Балалар барысыда әтиле – әниле үссеннәр!Җирдә матурлык яшәсен! Сугышлар булмасын! Бары тик матурлык кына дөньяны афәттән саклый.Шуңа күрә дөньяда яшәүче барлык кешенең теләге бер – туган илдә тынычлык булсын!



sitemap
sitemap