Россия тарихында минем якташларым Минем бабайлар – минем горурлыгым



Минем бабайлар — минем горурлыгым.

Минемчә, Рәсәйнең абруйлы кешеләр исемлегенә гади кешеләрне дә кертеп була. Алар намуслы тормыш юллары һәм хезмәтләре белән Рәсәй тарихына зур өлеш керткәннәр. Шундыйларның берсе минем бабай – Вәлиев Юныс Хафиз улы. Ул гомер буе суднолар төзү заводында намуслы хезмәт иткән, корабльләр төзегән. Бабаем минем өчен һәрвакыт үрнәк булып тора. Без аның белән күп вакытны бергә уздырабыз. Ул мине музейларга йөртә, кызыклы вакыйгалар турында сөйли.



Бервакыт бабай миңа үз әтисенең тормыш тарихын сөйләп бирде. Олы бабайның язмышы искиткеч вакыйгаларга бай булган.

Минем олы бабай, Вәлиев Хафиз Вәли улы, бер мең сигез йөз туксан бишенче елны Яшел Үзән районы Олы Ачасыр авылында дөньяга килгән. Олы бабай зур гаиләдә тәрбияләнгән. Ул кечкенәдән үк абыйлары белән бергә әтиләренә кыр эшләрендә булышкан.

Идел елгасы аркылы тимер юл күпере төзелә башлагач, олы бабай шул төзелешкә китә. Өч елда күпер төзелеп бетә, аның ачылу тантанасына Николай патша килергә тиеш була. Патшаны бик көтәләр, ләкин Беренче дөнья сугышы башлану сәбәпле, Николай икенче килмичә кала. Бабайны шул күпер төзелешеннән сугышка алып китәләр.

Германиягә каршы сугышасы бик авыр була. Ләкин солдатларның Ватанны яклау өчен ихтыяр көче нык була. Кылган батырлыгы өчен бер мең тугыз йөз уналтынчы елда олы бабай ун көнлек ял белән бүләкләнә. Ул авылына кайтып, туганнары белән күрешеп килергә тели. Ләкин кайтып җитә алмый, чөнки Минск шәһәренең тимер юл станциясе немецлар тарафыннан атакалана, олы бабай яраланып ике ай госпитальдә ятып чыга. Госпитальдән олы бабай туган ягына кабат әйләнеп кайта.

Мең тугыз йөз унҗиденче елда Рәсәйдә революция була. Мең тугыз йөз унсигезенче елда олы бабай “кызыллар” яклы булып, гражданнар сугышында катнаша. Гражданнар сугышы вакытында олы бабай артиллериядә хезмәт итә. Авыр шартларда барган сугыш үзенекен итә. Олы бабай тиф авыруы белән авырып китә. Ул чирне җиңеп, яңадан туган авылына кайта. Кайту белән гаилә кора, үз хуҗалыгын булдыра. Аннары аның бер-бер артлы балалары туа. Олы бабай үзе теләге белән күмәк хуҗалыкка керә, тыныч кына туган җирендә хезмәт итә һәм бүтән бернинди сугыш булмас дип уйлый.

Ләкин мең тугыз йөз кырык беренче елның егерме икенче июнендә фашист Германиясе безнең илгә һөҗүм итә. Кырык беренче елның октябрь аенда олы бабай кабат сугышка китә. Мең тугыз йөз кырык алтынчы елны ул, күкрәгенә орден һәм медальләр тагып, туган авылына әйләнеп кайта. Озакка сузылган сугыш елларында шактый таушалган шәхси хуҗалыгын төзекләндерү өчен тырыша. Күмәк хуҗалык та авыр хәлдә була. Минем олы бабай кебек сугыштан исән-сау кайткан фронтовиклар авыл хуҗалыгын күтәрү өчен бөтен көчләрен куялар. Ниһаять, хатын-кызлар һәм яшүсмер балалар өстендә булган авыр хезмәт ирләр кулына күчә.

Олы бабай өч сугышта катнашып, Рәсәй тарихына үз өлешен кертеп, туган авылында сиксән сигез яшендә вафат булган.

Бабай белән олы бабай минем өчен үрнәк булып тора. Минем олы бабай һәм аның кебекләр яулаган җиңүләр безгә ирекле илдә яшәү мөмкинлеге бирде. Мин кадетлар сыйныфында укыйм һәм спорт белән җитди шөгыльләнәм. Киләчәктә хәрби һөнәр сайларга уйлыйм.

Мин җиңүләремнең сугышта түгел, бары спорт уеннарында гына булуын телим.








sitemap
sitemap