Россия тарихында якташларыбыз



Заявка на участие Всероссийском конкурсе сочинений “Россия тарихында якташларым”

1.

Фамилия, имя, Отчество автора

Макарова Альбина Павловна

2.

Место учёбы

МБОУ “ Заинская общеобразовательная школа №7 суглубленным изучением отдельных предметов”.

3.

Контакты:

-домашний телефон(с указаниаем кода)

-e-mail;

(885558) 3-23-43

[email protected]

4.

Название работы

«Россия тарихында якташларым”

5.

Фамилия, Имя, Отчество руководителя работы

Учитель татарского языка и литературы Петрова Альфия Минирахмановна

Россия тарихында якташларыбыз.

Син яшәмә җирдә файдасыз бер

Түмгәк булып тигез урында.

Янып калсын гомрең маяк булып

Үзеңнән соң килгән буынга.

Утта булган балчык кире купмас,

Эштә булган тимер тутыкмас.

Эш күрсәткән ирне ил онытмас,

Каберенә эзне суытмас.

Муса Җәлил.

Планетабызның җыйнак кына бер өлешен тәшкил иткән, кабатланмас үз матурлыгы, үз яме булган Зәй шәһәрендә яшим мин. Минем шәһәрем Татарстан Республикасының Кама аръягында урнашкан. Аның бай тарихы, данлыклы кешеләре, үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге бар. Бу язмам — туган ягымны данлаучы, аны дөньякүләм танытучы якташым Олимпия чемпионы, 12 тапкыр СССР чемпионы, 2 тапкыр дөнья чемпионы, 5 мәртәбә Бөтендөнья универсиадасы ярышларында җиңүче, “СССРның атказанган спорт мастеры”,“Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре” — Федор Петрович Симашев турында. Ул Зәй районының Югары Баграж авылында туып үсә.

Федор Симашев үзенең “Чаңгы юллары” китабында беренче тапкыр чаңгыга басуын болай итеп искә ала: “Бер елны әти миңа имән чаңгылар ясап бирде. Шуларны тагып беренче мәртәбә урамга чыгуым әле дә исемдә. Капканы ачуга, шул чаңгыларны аякларыма кидем дә, алдымда җәелеп яткан ак кар өстеннән атлап киттем. Бераз үткәч, әйләнеп карасам, исем китеп кычкырып җибәрә яздым: әле генә бер эз дә булмаган җирдә тасмадай чаңгы юлы сузылып калган”. Бу вакытта аңа 5 яшь була. Бәлки чаңгы спортына мәхәббәт шул вакытта уянгандыр?!

Яшьтән җәен велосипедта, кышын чаңгыда йөрү малайны чыныктыра. Физкультура аның иң яраткан, көтеп алган дәресенә әйләнә. Тәнәфескә звонок булуга малайлар спорт залына керергә чират тора, тирләп-пешеп штанга күтәрәләр. Алар арасында кечкенә генә буйлы Федор үзенең тырышлыгы, үҗәтлеге, җиңүгә омтылышы белән аерылып тора. Мәктәптә оештырылган ярышларда катнашып, җиңел атлетика, гимнастика, граната ыргыту, турникта тартылу, велосипедта, чаңгыда узышу төрләреннән алгы урыннарга чыгып грамоталар яулый.

Унынчы сыйныфны тәмамлагач, әтисе белән әнисенең фатихасын алып, кышка җитәрлек утын, печән әзерләгәч, авылның ике егете белән кары күп, кышы озын булган якка – Себергә урман кисәргә китеп бара. Анда ул спорт белән шөгыльләнүен дәвам итә, ирекле көрәш секциясенә языла, велосипед спорты белән мавыга.

Шул елларда аны Россиянең чаңгы буенча атказанган тренеры Борис Биюшкин күреп ала.”Чаңгыда узышу – спортның бик тә үзенчәлекле төре. Анда авырлык үлчәүләренә дә, буйга да карамыйлар, бөтен кеше бер үк шартларда ярыша. Башка кайбер төрләрдә көрәш тамашачылар алдында – стадионда, залда, мәйданда барса, чаңгычы гел берүзе, урман эчендә йөгереп йөрергә мәҗбүр. Анда көндәшеңне дә узып киткәндә генә күрәсең, башкаларның ничек баруын да ишетеп кенә беләсең. Ләкин бу – спортның күп көч һәм тырышлык таләп итә торган төре. Шуңа да чаңгы ярышларында яуланган җиңүнең дәрәҗәсе бик югары”, — дип аңлата аңа тренер. Аның киңәшен тотып Федор Симашев чаңгычылар секцясенә языла. Берничә елдан соң инде танылган спортчы, чаңгычы булганнан соң ул үзенең “Чаңгы юллары “ автобиографик характердагы китабын яза. Китапны мин ничә тапкыр укысам да, күз яшьсез укый алмыйм. Язылганнар буенча аның ихтыяр көченә, тырышлыгына, эш сөючәнлегенә, түземлелегенә хәйран каласың!

Көне буе урман кисеп арып кайткач, кичләрен чаңгыда егермешәр чакрым ара үтә торган була. Моның белән генә чикләнмичә, тулай торак бүлмәсендә тактадан үзе велостанок ясый, төнге өчләргә кадәр шунда педаль әйләндерә. Иптәшләре хәтта аннан “лунатик” дип көләләр. Каян килгән авыл малаена мондый үҗәтлек?! Аның тырышлыгы бушка китми – зур ярышларда җиңүче була. Армиядә дә спорт белән шөгыльлләнүен ташламый. Иртән 5-6 километр йөгерү, көндез 30-35 километр чаңгыда шуу, кичен 6-7 километр йөгерү, 10-15 минут гимнастика күнегүләре-Симашевның көндәлек режимына әверелә. Мондый режим белән яшәү күпләрнең көченнән килми.

Шул елларда аны Мәскәүгә “Динамо” спорт җәмгыятенең атаклы тренеры В.Н.Бучин чакыртып ала Һәм махсус план буенча ярышларга әзерләнүне дәвам итәләр. Олимпия командасына керү хокукы алу өчен сайлау ярышларында җиңеп, Симашев Олимпия уеннарына барасы командага кертелә. Франциядәге Гренобль шәһәрендә беренче мәртәбә Олимпия уеннарында катнаша. Ләкин безнең ил командасы бу уенннарда уңышсыз чыгыш ясый. Бу ярышлардан соң Федор Симашев чаңгы юлларында җиңү яулау өчен көч кенә түгел, тәҗрибә дә кирәк икәнен аңлый.

Укымыйча, белемеңне күтәрмичә җиңүгә ирешеп булмаячагын аңлап, Мәскәү өлкә педагогия институтының физик тәрбия факультетына читтән торып укырга керә. Шулай итеп, Федор Симашевның тормышына тагын бер мәшәкать – хезмәт итү, ярышларга әзерләнү, аларда катнашу белән бер үк вакытта, елына икешәр мәртәбә имтиханнар бирү, зачетлар тапшыру да өстәлә.

1970 нче елны Чехословакиядә үткәрелгән ярышларда Федор Симашев үзенең иптәшләре Вячеслав Веденин, Владимир Воронков, Валерий Тараканов белән эстафетада дөнья чемпионы исемен алалар. Бу уңышлары өчен “Хезмәттәге батырлык” медале белән бүләкләнә һәм “СССРның атказанган спорт мастеры” дигән исемгә лаек була. Моңа кадәр 25 яшьтә бер генә чаңгычы егетнең дә спорт мастеры исеме алганы булмаган!

1972 нче елда Япониянең Саппоро шәһәрендә XI кышкы Олимпия уеннары үткәрелә. Олимпия каласы спортчыларны ап-ак кар көртләре, аяз матур көне белән каршылый. Чаңгычылар бишәр катлы зур йортлардан торган Олимпия авылына урнашалар. “Веденин белән без гадәттәгечә, бер бүлмәгә урнаштык. Күнегүләргә дә гел бергә йөрибез. Әллә икебез дә японнар кебек кечкенә буйлы булганга, әллә алдан ук безне медаль алалар дип уйладылар инде, авыл тирәсенә җыелышкан халыкның олысы да, кечесе дә безне башкаларга караганда ешрак туктатып, автограф сорап интектерде”, — дип искә ала Симашев үзенең “Чаңгы юллары” китабында.

Унбиш километрлы дистанциядә Федор Симашев көмеш медаль ала, моңа кадәр Олимпия уеннарының берсендә дә илебездәге ир чаңгычыларның мондый югары дәрәҗәгә ирешкәне булмаган! Шунда ук үткәрелгән 4х10 километрлы эстафетада илебез чаңгычылары В.Воронков, Ю.Скобов, В.Веденин арасында Ф.Симашев та була! Безнең ил командасы дөньяда иң көчлеләр булып саналган Норвегия, Швеция командаларын узып, алтын медаль ала һәм Олимпия чемпионы исемен яулый.

Олимпия чемпионы исеме – спортсменнарга бирелә торган иң югары, почетлы спорт дәрәҗәсе. Дөнья чемпионы исеменә икенче ярышларда чемпион дәрәҗәсен яклый алмасаң, “экс” яки “элекке” кушымчасы өстәлә. Олимпия чемпионы исеме спортсменга мәңгелеккә бирелә.

Саппородан кайткач, үз-үзләрен аямыйча көрәшкән олимпиячеләрне орденнар һәм медальләр белән бүләклиләр. Федор Петрович “Почет билгесе” орденына лаек була.

Олимпия чемпионы үзенең осталыгын арттырганнан-арттыра бара: Американың Лейк-Плэсид шәһәрендә студентларның кышкы Универсиадасында 15 километрлы дистанциядә – беренче, эстафетада – беренче, 30 километрда – өченче алтын медален ала. Тренеры Виктор Николаевич Бучин Симашевка ышана, аның тырышлыгына соклана: “… Алтын кеше ул. …Ул тимердән ясалган кебек. Аны дан бозар дип куркырлык түгел. Аның инде титуллары муеннан. Ә ул, кайларда гына йөреп кайтмасын, күнегүләргә соңга калып килгәне юк”.

Узган гасырның 80 нче елларында ярыш саен Симашев медаль артыннан медаль яулап, чаңгы спорты буенча илебезне таныта, данын арттыра.

Үзенең бу спорт төренә булган мәхәббәте, намуслы яшәү рәвеше белән ихтирам казана. Зур спорттан китеп, тренер булып эшләү дәверендә дә тынгысыз, эзләнүчән, таләпчән, тырыш остаз кыска гына вакыт эчендә 25 спорт мастеры әзерли. Бары тик үз-үзеңне аямыйча, дөрес итеп күнегүләр ясау гына җиңүгә китерәсен яшь спортчыларга аңлата. Федор Петрович спорт белән кызыксынган яшьләргә төрлечә ярдәм итәргә тырыша.

Яшь буынны сау-сәламәт итеп, спорт рухында тәрбия итүдә үзен-үзе кызганмыйча ярышларга йөрде һәм көтмәгәндә генә кинәт 1997 нче елның 19 декабрендә Федор Петрович Симашев безнең арадан китте. Аңа бу вакытта 52 генә яшь иде. Никадәр эшләнәсе эшләре, планнары тормышка ашмый калгандыр аның?

Россиянең дөньядагы иң яхшы 76 чаңгычысы 404 медаль алып Олимпия уеннарында һәм дөнья чемпионатларында рекорд куйдылар. Моңа Татарстан чаңгычылары да үзләреннән зур өлеш керттеләр: 24 медаль (аның 9 ы алтын) яуладылар. Россиянең иң көчле чаңгычылары, Олимпия чемпионнары Любовь Егорова, Лариса Лазутина, Николай Зимятов, Юлия Чепалова, Елена Вяльбе, Алексей Прокуроров, Вячеслав Веденин, Юрий Скобов, Евгений Дементьев һәм башка танылган чаңгычылар арасында якташым Федор Симашев исеме булу белән мин чиксез горурланам. Россия спорт тарихында минем якташымның исеме булу горурлык түгелмени?!

Язмамны шәһәрем белән башлаган идем…

Шәһәребездә бүгенге көндә халыкның сәламәтлеген ныгыту, массакүләм спорт төрләрен популярлаштыру, сәламәт яшәү рәвешен һәм физик культураны пропагандалау, яшьләр арасындагы тискәре күренешләрне кисәтү, халыкның төрле категоряләрен спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итүгә бик зур игътибар бирелә. Зәемнең горурланырлык спортчылары шактый. Бу – каратэчылар, билбаулы, грек-рим һәм милли көрәш белән шөгыльләнүчеләр, гер һәм штанга күтәрүчеләр, җиңел атлетчылар һәм чаңгычылар. Ә чаңгы спорты Зәйлеләрнең иң яраткан спорт төрләренең берсе булып санала. Бүген Зәй районында Бөтенроссия һәм Республика күләмендә чаңгы ярышлары үткәрелә.

Районыбызда гына түгел, ил күләмендә дә чаңгы спортын үстерүгә зур өлеш кертүчеләрнең берсе – якташыбыз Федор Петрович Симашевның якты истәлеге күңелләребездә мәңге сакланыр. Аның исеме Россия спорты тарихында алтын хәрефләр белән язылган!

11 “А” сыйныфы укучысы Макарова Альбина.



sitemap
sitemap