Роберт Минуллин иатында – балалар



“Байсар урта гомуми белем бирү мәктәбе”

Муниципаль бюджет белем бирү учрежденисе

Актаныш муниципаль районы

Тема: Роберт Миңнуллин иҗатында – балалар

Эшне башкарды: Байсар урта

мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы

Мирзаянова Альбина Ильяс кызы

Фәнни җитәкче: Әхтәмова Гөлнара Илгиз кызы

Мин хезмәтемне » Роберт Миңнуллин иҗатында — балалар” дип атадым. Иң беренче, эшкә керешкәнче, без укытучым белән бергәләп шагыйрь турында булган язмаларны барлап чыктык. Алар белән вакытлы матбугат битләреннән, дәреслекләрдән таныштык. Шагыйрь турында материалларның бик күп булуы ачыкланды. Шулай булса да, мин эшемне дәвам итәргә уйладым. Роберт Миңнуллин кебек яраткан шагыйребезнең иҗатын күпме генә өйрәнсәң дә, үзең өчен бик күп яңалык ачасың икән ул.

Тезислар:

Өлкәннәр өчен дә, кечкенәләр өчен дә бердәй талантлы әсәрләр язучы автор.

Роберт Миӊнуллин – балаларның яраткан шагыйре.

Балалар хыялының чиге юк

Бала- табигатьнең бер өлеше.

Баланың күңел дөньясы.

Шагыйрь укучысын олы кеше булырга әзерли.

Бала күңеле – ак кәгазь.

Әти — әнигә мөнәсәбәт.

Туган якка мәхәббәт.

Роберт Миңнуллин — балалар әдәбиятында якты юл күрсәтүче “маяк”.

Эшнең планы:

Кереш өлеш. Өлкәннәр өчен дә, кечкенәләр өчен дә бердәй талантлы әсәрләр язучы автор.

Төп өлеш.

Роберт Миӊнуллин – балаларның яраткан шагыйре.

Роберт Миңнуллин иҗатында балалар образы бирелеше:

Балалар хыялының чиге юк

— Бала- табигатьнең бер өлеше.

— Баланың күңел дөньясы.

— Шагыйрь укучысын олы кеше булырга әзерли.

— Бала күңеле – ак кәгазь.

— Әти – әнигә,туганнарга мөнәсәбәт.

— Туган якка мәхәббәт.

Йомгаклау. Роберт Миңнуллин — балалар әдәбиятында якты юл күрсәтүче “маяк”.

Әдәбият исемлеге.

Роберт Миңнуллин иҗатында — балалар

Балаларның көлешкәнен

Ишетсен Җир, тыңласын Җир!

Балаларның көлүеннән

Берчакта да тынмасын Җир!

(« Балалар көлүе»)

Кереш өлеш.

Күңелеңә нинди генә уйлар килсә дә, аларның һәммәсен шагыйрь Роберт Миңнуллин шигырьләре –җырларыннан, аларда ифрат киң чагылыш тапкан, татар халкының милли һәм рухи асылын билгеләгән, шагыйрьнең иҗатын, тирән һәм киң дәрья кебек, тулаем иңләгән милли моңнан табарга була.

Шушы уңайдан Галимҗан Гыйльмановның Р.Миңнуллин иҗаты турында әйткән сүзләрен китерергә телим: «Әдәбият казанында азмы-күпме кайнаган кеше буларак, төгәл әйтә алам: әдипләрнең асыл талантын билгели торган бер бизмән бар. Ул – аларның өлкәннәр өчен дә, нәниләр өчен дә бердәй талантлы әсәрләр иҗат итә алулары. Андый әдипләр, гадәттә, күп булмый: булганнары да гаять тыйнак, самими җан ияләредер… Роберт Миңнуллин әнә шундый шагыйрьләрдән.» “ Роберт Миңнуллин һәркайсы белән уртак тел таба: балалар белән дә, зурлар белән дә. Телгә, халыкка мәхәббәт тәрбияли”,- дигән Мәдинә Маликова

Р. Миңнуллин зурлар шагыйреме, әллә балаларныкымы дигән сораулар бирелүе очраклы түгел. Хәзер инде ул үзенең иҗади йөзен ачык билгеләде. Роберт – Миңнуллин – барыннан да элек, әлбәттә, балалар шагыйре. Әйе, ул олылар шигъриятенә дә зур өлеш кертте. Моның шулай икәнлеген аның “ Талбишек”исемле җыентыгы аеруча дәлилле раслады.

Бу хезмәттә сүз тыйнак, тыныч, ләкин зур йөрәкле, киң күңелле, чын мәгънәсендә талантлы кеше , олы шәхес Роберт Миңнуллин турында барачак.

Минем максатым — Роберт Миңнуллин шигырләрендә бирелгән балалар образларын төрле яклап ачыклау.

Максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар билгеләнде:

— Роберт Миңнуллинның тормышы һәм аның иҗаты турында мәгълүмат туплау, аларны өйрәнү;

— шагыйрьнең әсәрләре белән танышу;

— шигырьләрендәге балалар образларының күңел дөньясын ачыклау;

— алар турында фикер туплау.



II. Төп өлеш

Тал бишектә биш бала үскән. Биш баланың берсе генә, баш бала гына шагыйрь булып киткән. Бүген ул – безнең яраткан шагыйребез, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстанның атказанган мәдәният эшлеклесе, Габдулла Тукай, Абдулла Алиш исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Ганс Христиан Андерсен исемендәге Халыкара Диплом лауреаты, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Роберт Миңнуллин. Яраткан шагыйребез Роберт абый Миңнуллин – нәниләр өчен чын күңелен биреп иҗат итүчеләрнең берсе.

Балалар өчен язылган әсәрләрендә Роберт Миңнуллинның осталыгы, таланты аеруча ярылып ята. Мин кечкенәдән Роберт абыйның шигырьләрен яратып укыйм. Безнең белән шигърият телендә иң табигый һәм үз булып сөйләүче шагыйрьләрнең берсе булганга, үзенчәлекле булып аерылып торганга, аның иҗаты мине үзенә җәлеп итә. Яраткан шагыйребезнең күп кенә шигырьләре тәрбияви әһәмияткә ия булуы да безнең өчен бик мөһим. “Балалар язучысы… яхшы тәрбияче яисә укытучы буларак, нинди генә тыңлаусыз булмасын, сабыйны начар гадәтләреннән арындыра алуына ихлас ышана,”- дип яза рус балалар әдәбияты белгече И.П.Мотяшов. Әлеге күренешне Р.Миңнуллин шигырьләрендә еш күзәтергә була.

Табигать безнең һәркайсыбызга тәпи йөри башлаганчы ук искиткеч күркәм сыйфатлар бүләк итә: самимилек һәм зирәклек,чын күңелдән соклана һәм сөенә белү, теләсә нинди җисемгә “җан өрү” һәм үз – үзеңә читтән торып карый алу сәләте.

Роберт Миңнуллинның балалар поэзиясендә төп герое — гади бала. Алда санап узген сәләтләргә ия булган балаларны яраткан шагыйребез үзенең шигырьләрендә ачык күрсәтә.

Балаларны Роберт абый гел бәхетле итеп кенә күрергә тели. Шул изге

максатка җиң сызганып хезмәт итә ул.

Балаларның көлешкәнен

Ишетсен Җир, тыңласын Җир!

Балаларның көлүеннән

Берчакта да тынмасын Җир! (« Балалар көлүе»)

Бала хыялының чиге юк. Зурлардан аермалы буларак, ул үзе хыялланганга чын күңелдән ышана. Кышның салкынлыгы аны туйдыра икән, ул яз күренешләрен рәсем итеп ясый башлый.

Ясадым мин инеш тә,

Ясадым талларын да.

Каз бәбкәләре йөгергән

Зур ишек алларын да.

Яз килде альбомыма.

Үзем дә шаккаттым, әй,

Яз ясый алганыма! ( “Яз килгән бит”)

Әнә шулай итеп бала салкын кыш көнендә үз альбомында яз мохите тудыра. Ул арада чын яз да килеп җиткән. Бала ел фасылларының кемнең дә булса теләге белән бәйләнмәгән, ә аның үз кануннары булуына төшенә.

Карасам тәрәзәгә,

Малайлар көлешкәнгә,

Исләрем китте – безгә

Яз килгән дөрестән дә.

“Муса Маликов булсам” шигырендә бала: “Их, мин дә җырлар идем Маликов Муса төсле!”- дип хыяллана. Соңыннан “Булмас инде… Булсам да, Була алмам җырчы да, Була алмам Муса да… Нишләсәм дә… ни инде… Мусага җитми инде!” – дип, уфтану хисе катыш, җырчы Муса Маликовка соклануын да белдерә.

Үзе ясаган җанвар һәм киек рәсемнәренең бала хыялында терелүе Р. Миңнуллин шигырьләрендә күп очрый. “Йөгәнсез чаптар” әсәрендә ат, дәфтәр битеннән төшеп, болынга качкан. Бала шул күренешкә куана. Аңа чаптарның иректә йөрүе күңел рәхәтлеге бирә.

Аңа беркем якын бармый,

Күргәч ничек йөргәнен!

Ярый әле кидертергә

Онытканмын йөгәнен!- дип куана.

Биредә баланың табигате белән ирекле, үзбаш хәрәкәт итәргә омтылуы чагыла. “Без таган атынабыз” шигырендә дә иреккә омтылу сурәтләнә.

Без таган атынабыз!

Канатланып очабыз!

Без Җир шарын кочабыз!

Без таган атынабыз!

Р. Миңнуллин каләменең тагын бер отышлы ягы шунда – ул баланы табигатьнең бер өлеше итеп карый. Кош – кортлар, терлек – туар, кыргый җәнлекләр белән мөнәсәбәтләрдә баланың матур сыйфатларын ача, ә укучыларда гүзәл кешелеклелек хисләре тәрбияли. “Акбай шулай ди…” шигырендә

“ Акбай белән бик дуслар без.

Мин аның телен беләм.

Ул үзе дә нәкъ кешечә,

Сөйләшә минем белән.” –ди.

“Көчек өрергә тиеш” тә көчекнең киләчәктә кирәк булачак вазифасын әйтә. “Кыр кәҗәсе” шигырендә бала үз кәҗәләренең көчле булуы белән горурлык хисләре кичерә. “Елмаючы бүреләр” шигырендә бала бүреләрне усал итеп түгел, ә әйбәт, елмаеп тора торган итеп күрергә тели.

“Безгә килгәч, рәсемемне

Дусларым да күрерләр.

Ошамый калмас аларга

Елмаючы бүреләр!”- дип яза.

Баланың изге күңеленең ачу ягыннан “Әни, мин көчек күрдем” шигыре бик отышлы. Кемнәрдер, бәлки олы кешеләрдер, алдаштып, адаштырып кечкенә көчекне ташлап киткәннәр. Бу бит үзеңә ышанган җан иясенә карата хыянәт итү булып тора! Кечкенә көчек япа — ялгыз калган.Салкын булганлыктан, ул туңган, өшегән, калтырап утыра. Аны кызганудан сабый баланың җаны әрни. Көчекнең авыр хәлен әнисенә аңлатырга тырыша. Баланың күңеле кызганучан, керсез әле. Дөньяның бу гаделсезлеген төзәтергә, ярдәм итәргә ашкынып торган бала — матур образ.

Әйе, бала күңеле — ак кәгазь. “Күңелем дә гөл кебек” шигырендә дөньяның матурлыгына, яктылыгына соклана. Бала бары тик матурлыкны гына күрергә тели. Минемчә, балаларда кечкенәдән матурлыкны күрә белү сәләте тәрбияләргә кирәк. “Ак кәгазьне” пычратырга ярамый.

Р. Миңнуллинның кайбер шигырьләрендә баланың табигате шундый, ул хөрлек ярата, үзенчә эш итәргә омтыла. Ә олылар аңа һаман да бәби, кечкенә итеп карарга яраталар, кирәгеннән артык күзәтәләр, еш кына акыл өйрәтәләр. Ничек кенә булса да, балага шулай тоела. “Өлкәннәр” шигырен алыйк.

“Тотынсаң вак – төяк эшкә,

Алар бирә эресен.

Аңламассың – бу өлкәннәр

Эшлиләр гел киресен.”

Өлкәннәр балаларны кечкенәдән тәртипкә, чисталыкка, пөхтәлеккә өйрәтергә омтыла. Ә бала күңеле икенче төрле уйлый. “Юк инде”, “Подъезддагы язулар” шигыре дә шушындый ук темага багышланган. Р. Миңнуллин санап узган шигырьләр, алардагы геройлар ярдәмендә укучыларны олы кеше булырга әзерли. “Икәүләп” шигырендә малай әтисе белән машина төзәтүе турында сөйли. “Әтием — төзәтүче, Мин үзем –күзәтүче!”- ди ул. “Базарда” шигырендә бала: “Базарда әтисез, Базарда әнисез Күңелсез икән лә!”- ди. Бары тик әти- әни генә үзенең яраткан баласына тәмле әйберләр алып бирә ала шул. Бала шуның белән горурлана да.

“Энекәш кирәк миңа” шигырендә бала ялгызлыкның авыр хәл икәнен аңларга өйрәнә. Ялгызлыктан котылу өчен аңа үз тиңе, иң якын булган кеше — бертуганнары кирәк. “Әтиләр бит ничә кабат, Алабыз дип, алдыйлар”- дип, өлкәннәргә үпкәсен дә белдерә.

“Барыбер” шигырендә малай: ”Әтием дә, әнием дә Мине кайчак тиргиләр. Шаярасы килгән чакта: ”Шаяр улым!”- димиләр.”- ди. Шулай да героебыз ”яратам мин аларны” ди.

Булачак шагыйрьнең балачагы, үсмер еллары  Сөн буена урнашкан,

Татарстанның Актаныш районына терәлеп кенә торган шул гүзәл авылда уза. Шуңадыр, булачак шагыйрьнең куңеле гел Актаныш, Казан ягына

тартылып торган. “Шундый минем туган ягым” шигырендә Роберт Миңнуллин туган ягына соклана. Малайлар кичен Сөндә су коеналар, елга буенда ат саклыйлар, шулай ук “хикмәт кенә уйлап йөриләр”.

Менә шундый инде минем

Туган җирем, туган ягым.

Мин төзәлә алмам, ахры, —

Мактанылды менә тагын. – дип, шагыйрь мактанып та ала.

“Кайтыйк ла үзебезгә!” шигырендә Миңнуллин кечкенә генә Сөн елгасының әллә нинди диңгезләргә караганда да кадерлерәк булуын күрсәтә. Диңгез кадәр диңгездә иркенләп йөзеп булмый дип, борчыла безнең кечкенә героебыз. Үзенең Сөн елгасын сагына.

“Безнең авыл зоопаркы”- юмор хисе белән сугарылган шигырь.

“Шәһәр малайларының

Күргәне юк гомергә

Бездәге җәнлекләрне,

Бездәге кош — кортларны.”- дип, малай авылдагы җәнлекләр турында мәгълүмат бирә. Әйтерсең лә, гадәти булмаган зоопарк буенча экскурсия үткәрә.

Авылыбызда өй саен

Менә шундый зоопарк.

Зоопарктан ким түгел

Безнең абзарпарк!

Малай өчен абзардагы җәнлекләр, кош — кортлар шәһәр зоопаркындагыларга караганда да кызыграк тоела. Чөнки ул шуларны күреп, тәрбияләп үскән. Бу һәр авыл малае өчен хас сыйфат булып тора.

III. Йомгаклау

Күргәнебезчә, Роберт Миңнуллин үз шигырьләрендә балалар образларын төрле яктан ачып күрсәткән. Алар шаян да, тапкыр да, эшчән дә, кыю да, патриот та.

Аның шигырьләре бер сулышта укыла торган дип әйтсәк тә була. Ул үзенчәлекле шагыйрь. Шагыйрь көчәнми дә, тырышмый да, кемне дә булса дәвам да итми, чөнки тумышы белән шагыйрь, тумышы белән үк җыр чыганыгы. Ул сабыйлар өчен икенче “әти” гә әверелде, чөнки сабый күңелен аңлый һәм тоя белүче, сабый аңларлык “телдә” язучы -шагыйрьләр бик сирәк.

Шагыйрь үзенең шигырьләрендә һәр балага махсус мөрәҗәгать итә кебек. Ул алар белән сөйләшә, серләшә, шаяра сыман.

Роберт Миңнуллинны, балалар әдәбиятында, якты юл күрсәтүче “маяк” белән чагыштырырга була. Балалар әдәбиятын җиңел өлкә дип әйтеп булмас, бу өлкәдә үзеңә күпмедер дәрәҗәдә “бала” булырга кирәк. Роберт абый Миңнуллинның күңелендә балага хас: беркатлылык, самимилык, гадилек, гаделлек сыйфатлар булгангадыр аңа бу өлкә җиңел бирелә.

Шагыйрь бар иҗат юлын балалар дөньясына багышлый. Ул алар белән үзе дә бала-чагына әйләнеп кайта кебек.

IV. Әдәбият исемлеге

Ганиева Ф. Ә. Әдәбият: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 6 нчы c-фы өчен дәреслек- хрестоматия.- Казан: Мәгариф, 2006.

Миңнуллин Р. Талбишек. Сайланма лирика.Гыйльманов Г. кереш сүзе//      Казан: Татар китап нәшр.,1995.

Миннуллин, Р.М. Әсәрләр. 7 томда./ Р.Миңнуллин. – Казан: Тат.кит.нәшр., 2007.

Миннуллин, Р.М. Балачакка ешрак кайтыгыз: шигырьләр, әкиятләр./ Р.Миңнуллин. – Казан: Мәгариф, 2002.

Минһаҗева Л. И.,Мияссарова И. Х. Татар балалар әдәбияты. 2 нче басма.- Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты (ТаРИХ),2009.








sitemap
sitemap