Рхстсез керм хикя



Рөхсәтсез кермә!

Хәзер озакламый дәрескә звонок була. Мәктәп шау-гөр килә. Һәрберсе үзенең эше белән мәшгуль: берсе шигырь ятлый, икенчесе тамак туйдыра, өченчеләре исә бөтенләй телефонга чумган. Тик Булатта гына уку кайгысы юк, ул һаман шул турыда уйлый: ничек кенә теге авыр тимер ишеккә язылган аңлаешсыз язуларны укырга соң? Нинди генә ысул эзләп табарга?

Күптән түгел Булатлар гаиләсе яңа йортка күчте, аның хәзер яңа дуслары, башка төрле шөгыльләре барлыкка килде. Иң беренче булып алар зур-зур коробкаларга тутырылган әйберләрне бушаттылар, өченче көнгә, ниһаять, урнашып та беттеләр.

Беркөнне әтисе белән Роза ханым кибеткә чыгып киткәч, Булат өй белән якыннанырак танышырга теләде. Өй зур булганга күрә, андагы ишекләр дә аз түгел иде. Булат шуларның иң “сәерен” ачып керде. Нигә сәер дип сорарсыз? Чөнки ул ишеккә аңлаешсыз язулар язылган иде. Ул аны күпме генә тырышса да, укый алмады. Ишекне ачкач, күңелендә курку хисе туса да, шыгыр-шыгыр килгән агач баскычтан юлын дәвам итте. Ә аны алда тагы да кызыграгы көтә…

Бу бүлмә караңгы һәм салкын иде. Булат эзли торгач, шәм эзләп тапты һәм яндырып җибәрде.

Монда китапханә икән. Бүлмәне әйләндереп алган киштәләрдә зур-зур томлы китаплар тезелгән. Аларны инде күптәннән бирле укымаганнар, күрәсең, хәтта китапларның битләрендә дә тузан катламы күренә. Булатның күңелендә кызыксыну уянды. Бу булмә турында аның тагы да күбрәк беләсе килде. Өске катта әнисенең эндәшкән тавышын ишеткәч кенә, тизрәк алар янына ашыкты. Кичке ашны ашагач, Булатлар йокларга ятты. Тик аңа теге “сәер” ишек кенә тынычлап йокларга бирмәде. Әтиләренең тәмам йоклаган икәннәренә инангач кына, ул “сәер” бүлмәнең ишеген ачып керде. Озак тора алды дип уйлыйсызмы, әлбәттә, юк, андагы шомлылык малайны куркуга калдырды. Куркуын җиңәргә тырышса да, бүлмәсенә менеп, йокларга ятуны кулаерак күрде.

Ә икенче көнне “нәни шымчы” үзенә яңа ачышлар ясады. Ул көнне Булат күршедә яшәүче Клавдия Николаевна белән танышты. Исеме рус булса да, үзе татар ул.

Эшсезлектән Булат тагын бер китапханәгә кереп карарга булды. Кечкенә тәрәзәдән кояш яктысы чагыла иде. Очкан тузанга буыла-буыла, Булат киштәдән калын гына китапны тартып чыгарды һәм тузанын өрде. Иң беренче битендә аның “Үлгәннәрнең җаны” дип язылган. Малай кечкенәдән үк үлгән кешенең җаны кая юкка чыга икән дип баш вата иде, ә хәзер,ниһаять, үзенең соравына җавап табар кебек тоелды аңа. Авыр китапны алды да урамга чыгып йөгерде.

Китапның битләре инде саргаерга да өлгергән. Басма хәрефләр белән язылган язулар урыны-урыны белән күренмиләр. Әмма китап үзенә тартып тора, Булатның тиз генә аны укып чыгасы һәм үлгәннәр турында беләсе килде. Шул вакыт Клавдия Николаевна Булатның кулында китапны күреп, куркуга калды. Янына барып, ул сүз башлады:

-Улым, бу китапларга тимәвең яхшырак, аларга тиеп, үзеңә генә түгел якыннарыңа да зыян салма!

Малай карчыкның әйткән сүзләренә игътибар да итмәде. Кулына китабын алды да өенә кереп китте. Укып утырып, әнисенең кайтканын да сизмәде ул. Аны кичке ашка чакыргач кына “җиргә кайтты”.

Кичен кабат китап укырга тотынды Булат. Әмма тыныч кына укый алмады ул. Аш булмәсендә кашыклар шакылдаган тавыш аның күңеленә шом салды. Ә әниләрен ачып ябылган форточка уятты. Булат куркуыннан тизрәк йокларга тырышты. Тик урамда тәрәзәдән күренгән караңгы шәүләләр аңа ирек бирмәделәр.

Икенче көнне Булатның әтисе эшкә барырга җыенганда, бер пар ботинкасын таба алмый азапланды. Соңыннан ул аны залдагы журнал өстәленнән эзләп тапты. Алай гына түгел, кичә урынында торган фоторамкалар да “урыннарын алмаштыганнар” иде. Бу хәлләр аңа сәер тоелды. Булатның шаяртуы гына дип уйлады ул. Ләкин бу шаяру гына түгел иде шул.

Сәер хәлләрдән тыш, яңа йортка күчкән гаилә төннәрен йокысызлыктан интегә башлады, Булат исә саташа, начар төшләр күрә.

Клавдия Николаевна бу йортта сәер хәлләр күзәтелгәнен белеп торды. Булатның аның сүзенә колак салмаганлыгына сәерсенеп кенә елмаеп куйды. Кабаттан аның белән сөйләшергә җай эзләде. Тик бала кешегә барысын да аңлатканчы, әнисе белән аңлашуны күпкә уңайлырак күрде.

Роза ханым эштән соң гына кайтты, ләкин яңа күрше белән танышып сөйләшергә каршы килмәде.

-Малаеңның беркөнне иске китап укып утырганын күргән идем,-дип сүзен башлады ул.- Өегезнең китапханәсеннән алгандыр ул аны. Тик алып би-ик дөрес эшләмәгән шул ул. Ярамый ул китапларга тиергә… Өегездә сәер хәлләр дә шул китап аркасында инде ул.

Булатның бу вакытта әтисе дә эштән кайтып өлгерде. Бу өч кеше тын да алмый, күрше әбинең сөйләгәннәрен тыңлап торалар. Булат азрак куркуга да калды.

— Бу йортын хуҗасы бер бай гына абзый иде. Хатыны һәм бердән-бер кызы бар иде аның. Якыннары юлда хәлак булгач, ул үзе генә калды. Башка туганнары юк иде аның, Ташкенттан күченеп килде ул бай. Ул кара кайгыга батты. Урамга чыкмады, кеше белән аралашмады. Электән саклап килгән китаплары арасында яшәде…үлгәнче шул китапханәсендә булды… Хуҗадан башка ул бүлмәгә керүче булмады, бөтен серләре, кайгы-юанычлары, шатлыклары да шунда аның.

Ничә ел шушы йортта гомер кичерде ул. Инде күптәннән тора бит ул. Яшәргә дә килеп карадылар, тора гына алмадылар. Тынгысыз йорт диләр дә, китәләр. Малаегыз шул китапханәгә кереп, китапларга тигәнгә ачуланган йорт хуҗасы. Китапларына тигәнне яратмый иде ул.

-Ә китапханәнең ишегенә нәрсә дип язылганын белмисезме?-дип, сәерсенеп кенә сорап куйды Булат.

-Белмичә, беләм… Рәхсәтсез кермәгез дип язылган анда. Ник аңлаешсыз телдә дисәң, үз заманында галим кеше, үзенең яңа төрле язуы ул.

Булатның әтисе гаҗәпләнеп:

-Боларның барысында сез кайдан беләсез?-дип сорады.

-Чөнки мин гомер буе ааның ярдәмчесе булып эшләдем. Сез курыкмагыз, китапларга тимәсәгез, хуҗаның ачуын чыгармасагыз, берни булмый.

Әбинең сөйләп бетерүе булды, Булат китапны тизрәк урынына илтеп куярга ашыкты. Үлгәннәр турында укып бетермәсә дә, ни хәл итәсең, хуҗаның ачуын чыгарырга ярамый. Бүгенге төн бу йортта тыныч үтте. Булат гаиләсе белән Клавдия Николаевнага хәзер бик зур рәхмәтле. Бу хәлләрне белмәсәләр, алга таба ниләр булып беткән булыр иде микән, бер Ходай белә.

“Булат хәзер юк, аның җаны бу йорттан очып чыгып китте. Таулар, зур океаннар артына. Ул кире әйләнеп кайтмаячак…Беркайчан да кайтмаячак”.

Булат тынычлана алмады, ул шыбыр тиргә батып уянды. Нишләргә дә белмәде. Тик , Аллага шөкер, бу төш кенә иде…

Ләйлә Исламова

Актаныш районы Гуманитар гимназия-интернат



sitemap
sitemap