Рхмт сиа Тукай абый



Рәхмәт сиңа, Тукай абый!

Мин бәхетле! Менә бүген дә, күптән уянуыма карамастан, урынымда иркәләнеп ятам. Әниемнең килеп чәчемнән сыйпавын һәм йомшак тавыш белән эндәшүен көтәм. Бу көннәрдә әти-әниле тигез гаиләдә яшәүнең нинди зур бәхет икәнен тагы да күбрәк аңлый башладым. Тиздән сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 125 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Без дә шагыйрьнең тормышын, иҗатын тагы да тирәнрәк өйрәнәбез, күптәннән бу бәйрәмгә әзерлек алып барабыз. Аның турында күбрәк белгән саен, кызыксынуым, соклануым, уку теләгем арта. Аның тормышын, авыр балачагын искә төшерәм. Әни назы тоймыйча, ничә гаиләдә тәрбияләнеп, үзе язганча:”Азмы какканны вә сукканны күтәргән “ ул. Дөньяда бер генә шагыйрьнең дә җылылык эзләп үз гомерендә өч-дүрт хатынга «әни» дип дәшеп караганы булмагандыр. Габдулла исә әнә шундый язмыш кичерә. Шуңа да без аны халыкның үз баласы дибез.

Китаплар укырга яратам мин. Менә кулымда Тукай абыйның балалар өчен язылган шигырьләр китабы. Балалар бакчасында ук без һәр бәйрәмдә аның “Туган тел”ен җырлый идек. Ә бүген инде аны татарларның гимны дисәк тә була. Әниемнең “Су анасы”, “Шүрәле” әкиятләрен укыганнан соң, кичләрен йоклый алмый ятула -рымны, Шүрәленең озын , кәкре бармакларын, мөгезен төшләремдә күреп куркып уянуларымны әле дә хәтерлим. Ә инде мәктәптә укый башлагач, шагыйрьнең

“ Сабыйга” шигырен укып барысын да аңладым.Ул да бит безгә:

Җен, фәлән дип сөйләшүләр искеләрдән калган ул;

Сөйләве яхшы, күңелле- шагыйранә ялган ул,- ди.

Юк-бар нәрсәләргә ышанудан котылуның бердәнбер юлы — ул күбрәк уку , белем

алу дияргә тели.

Миңа Тукай абыйның һәр шигыре ошый. Мин дә бит , ул язганча, Казан артында туганмын. Минем дә туган авылым ,ул язганча, матур табигать кочагында урнашкан. Һәркемнең дә туган авылы үзенә бик кадерле.”Сөям җаным, тәнем белән” дип язган сүзләрендә, шагыйрьнең туган авылына булган мәхәббәте ни дәрәҗәдә югары икәнлеге күренә.

Кая барсам, кая торсам, нишләсәм дә,

Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем,- ди ул. Балачагы никадәр авыр булса да,

туган авылы аның хәтерендә матур, кадерле булып сакланган.

Безнең татар халкы элек – электән белемле халык булган. Тукай да бу сыйфатны

безгә “Ата илә бала” шигырендә күрсәтә:

Яз, газиз углым, кара тактаны сыз акбур белән!

Һәм кара күңелеңне ялт иттер сызып ак нур белән!

Өч наданга алышынмас бер язу белгән кеше,

Мәгърифәт эстәр, иренмәс һич кеше булган кеше.

Шулай ук «Китап», «Сабитның укырга өйрәнүе”,«Эш беткәч уйнарга ярый»,

«Сабыйга» һ.б. шигырьләрендә дә ул балаларны укырга өнди.

Минем әнием гел : “Бәхет башы — тәүфикъ, кызым”, -дип әйтә. Тукай абыйның

“Бәхетле бала” исемле шигыре дә әдәплелек, шәфкатьлелек турында бит.

Бәхетле шул баладыр,кайсы дәресенә күңел бирсә,

Мөгаллимне олугъ күрсә, белергә кушканны белсә.

Сабакка калмаса соңга, борылмый барса уңга – сулга,

Уенга салмаса ихлас – менә бәхете аның шунда.

Кешеләргә итеп шәфкать, үзеннән зурга юл бирсә,

Бәхетсезләрне кимсетми,егылганнарга кул бирсә…

Табигатьне сакларга, аның һәрбер җан иясенә игътибарлы булырга өндәгән “Бала

белән күбәләк”, “Кошларга” шигырьләре дә безгә күп тәрбия бирә.

Тик гомрем бик кыска:

Бары бер көн генә,-

Бул яхшы, рәнҗетмә

Һәм тимә син миңа!

Тукай абыйның һәр шигыре безнең җаннарыбызга, рухи дөньябызга күңел

сафлыгы иңдерә, тормышта яшәргә, дөрес юл табарга өйрәтә.

Мин дә кайчакларда шигырьләр язып карыйм. Күптән түгел районыбызда

үткәрелгән ”Тукайның тылсымлы сүзе” дигән конкурста катнашып 3нче урынга лаек булдым. Чыгышымда үзем иҗат иткән мондый шигъри юллар да бар иде:

Тукай абый! Сабый чагымнан ук

Шигырь, җырларыңны тыңладым.

Бишек җырын тыңлап,“Туган тел”не җырлап

Ачылгандыр минем моңнарым.

Синең кебек мин дә, Тукай абый,

Туган авылымны яратам.

Менә бүген, синең бәйрәм көндә,

Иҗатыңны горур яңгыратам.

2011 нче ел- Тукай елы дип игълан ителде. Бу безнең өчен бигрәк тә куанычлы.

Без – Тукай якташлары! Синең иҗат алдында баш иябез, Тукай абый! Рәхмәт сиңа.

Арча районы Апаз урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы

Нуриева Гөлнур



sitemap
sitemap