Ризаэддин Фхретдин иади мирасында ятим балага караш м хзерге тормыш дигн темага доклад



Татарстан Республикасы

Кукмара муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

“Кукмара 4 нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе”

“Ризаэддин Фәхретдин иҗади мирасында

ятим балага караш һәм хәзерге тормыш”

дигән темага доклад

Эшне башкарды:

11 нче сыйныф укучысы

Вәлиуллина Айгөл Ринат кызы

Җитәкче:

югары квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Вәлиуллина Раушания Мансур кызы

2012 нче ел

Күренекле татар мәгърифәтчесе, педагог, галим Ризаэддин Фәхретдин тәрбия, тәртип, әдәп, әхлак, тыйнаклык, эшчәнлек, тырышлык кебек сыйфатларны бетерүче һәртөрле бозыклыкларга, аеруча бөтен әшәкелекләрнең башы булган эчүчелеккә каршы гомере буе көрәшә, кешеләрнең бу әшәке юлга төшүләре аны тирән кайгы һәм оят утына сала. Мондый кызганыч һәм фаҗигале юлга төшмәс өчен, ул: “ Һәр адәм баласы үзен-үзе тәрбияләргә һәм камилләштерергә тиеш, буй җиткән һәр кеше үзен-үзе тәрбияли ала”, — дип саный.

Җәмгыятьнең һәм халыкның тәртипле яки тәртипсез, әхлаклы яки әхлаксыз булып, гомумән, холкы нинди булып формалашуында сабый вакытта алган тәрбия гаять зур әһәмияткә ия булып тора. Шуңа күрә аналарның бала тәрбияләүдә җәмгыять алдында да зур бурычлы икәнлекләрен ассызыклап,

Р. Фәхретдин болай дип яза: “…Халыкның яхшы вә усал улмакларында күп вакытта аналарның да катышы уладыр… Тәрбияле аналар үз балаларына гына улмый, бәлки мөселманнарның барчасына хөрмәтле ана улмакдалардыр… Аналарның хезмәтләре – иң авыр вә иң мәшәкатьле хезмәттер, аны язып бетерерлек, тел илә сөйләп бәян кыйлырлык түгелдер…” Шул ук вакытта:

“… кайбер аналар балаларын бөтенләй игътибарсыз калдырып, ни дини, ни дөньяви тәрбия алудан мәхрүм булып, соңыннан хайван рәвешендә йөриләр…”, — ди. Чыннан да, җәмгыятьтә бала тәрбиясе хатын-кыз җилкәсенә төшә. Ләкин кайберәүләр, үз өсләренә төшкән җаваплылыкны аңламаганлыктан, ятим балалар, балалар йортлары барлыкка килә. Илебездә күп еллардан бирле тынычлык хөкем сөрә, ләкин ашарга, киенергә иркенлек чорында да аналы ятимнәрнең саны кимеми.

Риза Фәхретдиннең “Нәсыйхәт”, “Җәвамигуль-кәлим” шәрехе, “Балаларга үгет-нәсыйхәт” китапларын укып, тәрбия мәсьәләләрен өйрәндем. Бигрәк тә минем игътибарны хатын-кыз, ана әдәпләре, гаилә кору, бала тәрбияләүгә багышланган хезмәтләр җәлеп итте. Шулай ук аналы ятимнәр турындагы аңлатмалар кызыксыну уятты. Йөз ел элек язылган китапларның актуальлеге югалмавы галим, тарихчы, дин, тел, хокук фәне белгече, халык педагогикасына нигез салучы милләттәшем Р.Фәхретдин белән горурлану хисләре тудырды.

Ризаэтдин Фәхретдин, мәдрәсәнең өлкән сыйныфында укыганда ук, укыту-тәрбия эшенә керешә һәм гомере буена аңа тугрылыклы булып кала. Нинди генә вазифа башкарса да һәм нинди генә фән тармаклары белән шөгыльләнсә дә, уку-укыту һәм тәрбия-әхлак мәсьәләләре беркайчан да мәгърифәтче галимнең игътибарыннан читтә калмый. Җәмгыятьтә шәхес тәрбияләүнең никадәр авыр, катлаулы һәм дәвамлы эш икәнлеген ассызыклый. “…Тәрбия – акрынлык вә тәртип белән камиллек булдыру димәктер…

Сабанчы вә бакчачылар орлык чәчмәстән вә җимеш икмәстән элек җирләрен никадәр игътибар белән йомшартулары, чүп вә бозык үләннәрнең хәтта тамырларына кадәр чыгарып ташлаулары мәгълүмдер. Бу исә – җир тәрбиясе булып, җир эшкәртү ысулынча мөһим бер шарттыр. Бу төркемнән бөек вә гүзәл кеше итәчәк кемсәләрне сабый вакытларында тәрбия итү тиеш килер. Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәндә, гүзәл кеше дә җитешмәс. Шулай икән, тәрбия иң кирәкле бер эш булачактыр…”, — дип яза Р.Фәхретдин “Укыту кагыйдәләре” китабында. Балаларны дөрес тәрбияләү – ата-ананың изге бурычы. Шул ук вакытта ул – җәмәгатьчелек эше дә. “…Балаларны изге итү юлы ничек? Изге балалар күктән төшмиләр, бәлки гаиләләр эчләрендә җитешәләр. Аның юлы исә – яшь вакытларыннан башлап яхшы тәрбия бирүдер. Бу эш – ата-ана өстендәге иң олуг бурычтыр…

Балаларны яшь вакытларыннан башлап каралмаган килеш тоту, бозык кешеләр кулларына бирү, урам балалары белән йөретү – тиешсез эш. Балалар – һәртөрле язу язылуны кабул итүче ак кәгазь яки һәртөрле нәрсәнең сурәте күрелүгә мөмкин булган көзгеләрдер. Шуның өчен мөмкин кадәр яхшы итеп язу һәм теләнгән рәсемнәр төшерелү тиеш. Боларның тәрбияләренә тәмам бирелү һәм яхшы кешеләр булып җитешүләре өчен бөтен тырышлыкны сарыф итү тиешле…”, — ди ул үзенең “Җәвамигуль-кәлим шәрхе” китабында. Галим фикеренчә, баланың җәмгыятькә кирәкле һәм файдалы шәхес булып җитлегүе өчен гаилә дә, җәмгыять тә бик зур җаваплылык белән, бөтен көчләрен куеп тырышырга тиешләр.

“Кыз балалар өчен генә” дигән хезмәтендә Р.Фәхретдин кыз балаларның акыл-фигылен, психологиясен, физиологик үзенчәлекләрен һәм башка сыйфатларын тирән белгән педагог-тәрбияче һәм табиб буларак тагын да киңрәк ача. “Холкы гүзәл булган кыз бала – бөтен гаиләсе өчен олуг байлык вә бәхеттер, … укыган вә холкын тәрбияләгән кыз – алтыннан да кыйммәтле вә энҗедән дә кадерле байлыктыр, … мондый кызлар – кардәш-кабилә өчен генә түгел, бәлки бөтен милләт вә бөтен дөнья халкы өчен дә мактаныч булыр”, — ди галим.

Кыз бала – гаилә учагын саклаучы хатын, затлы нәсел калдыручы булачак әни. Шуңа күрә Р.Фәхретдиннең кыз балаларга булган үгет-нәсыйхәтләре – олы бәһале хәзинә. “Әгәр дә Аллаһы Тәгалә балалар бирсә – аларны дикъкать белән тәрбияләгез, яхшылык вә әдәп өйрәтеп, күркәм табигатьләргә гадәтләндерегез, холыкларын гүзәлләндерегез, өс-башларыннан артыграк гакылларын тәрбия итегез!”, — дигән нәсыйхәтне барлык хатын-кызлар да белсә, тәрбияле, белемле балалар күбрәк, ә аналы килеш ятим калган балалар бөтенләй булмас иде.

“Кайбер ятимнәрнең аналары булса да, хатыннар үзләре дә кеше тәрбиясенә вә башкаларның яклауларына сыенырга мәҗбүр булганлыкларыннан яки башка бер иргә никахланганлыкларыннан, яки аналык вазыйфаларына җавапсыз караганлыктан ятим балалар бөтенләй игътибарсыз калалар, ни дини, ни дөньви тәрбия алудан мәхрүм булып, соңыннан хайван рәвешендә йөриләр”, — диелә “Җәвамигуль-кәлим шәрхе” китабында. Минем өчен ятим балалар ул – боек, үз эченә бикләнгән, күзләрен мөлдерәтеп әти-әниләрен көтүче берсеннән-берсе кечкенә малай-кызлар. Тормышыбыз яхшы булса да, ятимнәр саны артканнан-арта, алар сафын әти-әниләре исән-сау булган килеш ятим калучылар тулыландыра. Районда әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган 107 бала бар. Шунысы сөенечле: алар барысы да бүгенге көндә гаилә тәрбиясендә яшиләр.

Безнең Кукмара 4 нче гомуми урта белем бирү мәктәбендә унбер ятим бала укый. Һәм алар барысы да тулы гаиләләрдә тәрбияләнә.

Галимуллина Зөлфия Мәгъсуд кызы гаиләсендә өч бертуган – Рузалия, Рузиль, Руслан тәрбияләнә. Зөлфия ханым аларны үзенең өч баласы янына сыйдырган. Ятимнәр бертуган булгач, бер-берсеннән аерырга теләмәгән. “Әгәр ятимнәрнең хәлләрен игътибарга алу вә алар хакында мөселманлык күрсәтеп, Аллаһу Тәгаләнең нәсыйхәтләрен җиренә китерергә кызыгылса, рәсми сурәттә ятимханәләр ачарга вә бу ятимханәләр мөселманнар күп булган шәһәрләрдә, хәтта зур авылларда да булырга вә дини гыйлемнәр белән берлектә дөнья көтү рәвешләре, һөнәр вә кәсеп өйрәтелергә тиешле. Рәсми җәмгыятьләр вә низамлы контрольләр астында булган бу ятимханәләр һәртөрле яманлыклардан имин булырлар, акчасы, акылы вә бәдәне белән хезмәт итүчеләрнең һәрберсенә савап юллары ачылыр”, — дип яза Р.Фәхретдин. Ятимханәләргә караганда үз гаиләң булу — күпкә яхшырак, күңеллерәк, чөнки әти-әни назын бернәрсә дә алыштыра алмый. Мондый зур җаваплылык алган Галимуллиннар гаиләсенә савап юллары һичшиксез ачылыр. Ислам дине кануннары белән яши бу гаилә. Зөлфия ханымның әнисе Гадения абыстай балалар тәрбияләүдә зур терәк. Дини гыйлемгә дә, дөньяви белемгә дә өйрәнеп үсә балалар. Тиктормас Зөлфия Мәгъсуд кызының кулыннан килмәгәне юк: бәйли, тегә, рәсем ясый, тәмле-тәмле ашлар пешерә. Бар белгәнен уллары һәм кызларына өйрәтә сабыр ана. 2011 нче елда Зөлфия “Ел хатын-кызы” республика конкурсының район этабында “Хатын-кыз – ана” номинациясендә җиңеп, балаларын алып, башкалага президент белән очрашуга барды. Олы йөрәкле Ана – Зөлфия Мәгъсуд кызының мондый дәрәҗәләргә ирешүе артында йокысыз төннәр, борчулар, күз яшьләре торганны күпләр белми дә. Ә Зөлфия ханым, борчу-мәшакатьләрне онытып: “Дөньяда ятимнәр булмасын, һәр бала гаиләсе белән яшәсен иде,” – дип тели.

“Бала күп булганда авыраймагыз, елаганнары вә тавышланганнары өчен тарланмагыз. Аларның Аллаһы Тәгаләнең бәндәләре икәнлекләрен хәтерләп гайрәт вә шатлык белән тәрбияләгез. Ихтимал ки: уразалар тотып, хаҗларга йөреп булдырылмаган саваплар, бала тәрбиясендә хасил булыр. Ихтимал ки, бала мәшәкатьләрен йөкләү күләгәсендә ахирәт куркынычларыннан иминлек табылыр”, — диелә Р.Фәхретдиннең “Олуглар вә бөекләр өчен” хезмәтендә. Кукмарада яшәүче Заһидуллиннар гаиләсе ата-ана алдында торган бурычларын галимнең нәсыйхәтендәгечә күптән үтәгәннәр, чөнки аларның ике уллары зурлар инде. “Үзебез өчен яшәдек, инде савап та эшләргә вакыт бит”, — дип ике ятим баланы бәхетле иткәннәр алар.Абыйлы-сеңелле Никита белән Виктория балалар йортында әти-әниләрен көтеп яшәгән. Бертуганнар булгач, алар гел бергә йөриләр. Биш яшьлек абыйсы сеңлесен кулыннан да ычкындырмый. Бәхеткә, сабыйларның көткән көннәре җитә. Зинфира һәм Рифкать Заһидуллиннар аларны килеп ала. Балалар бик тиз арада аларга “әти”, “әни” дип эндәшә башлыйлар “Ятим тәрбия итүче кешеләргә зур саваплар вәгъдә ителә. Ятимнәргә каһәр кылудан Коръән Кәрим тыя”, — дип укыйбыз “Җәвамигуль-кәлим шәрхе” китабыннан. Заһидуллиннар дини һәм дөньяви белемле. Болын кадәр өйләрендә балалар өчен бөтен шартлар тудырылган. Алтын куллы, тырыш Рифкать абый белән киң күңелле, йомшак, уңган-булган Зинфира апаның беркемгә кирәксез сабыйлардан белемле, һөнәрле, затлы балалар тәрбияләячәкләренә бер шигем дә юк. Ә Галимуллиннарның да, Заһидуллиннарның да балалары үз чиратларында Ризаэтдин Фәхретдиннең “Нәсыйхәт”ен тыңласалар, һичшиксез, бәхетле булырлар. “…Ата-ананы хөрмәт итүче кеше дөньяда – бәхетле, ахирәттә саваплы булыр. Килер бер көн, буйсынучан балалар үсеп, үзләре ата вә ана булырлар, һәм аларны балалары хөрмәт итәр. Нихәтле бәхетле булсагыз да, бөек мәртәбәләргә ирешсәгез дә, ата-анагызны онытмагыз, нәсыйхәтләрен тыңлап, ризыкларын алыгыз, мохтаҗлыкларын, кайгы-хәсрәтләрен җиңеләйтергә тырышыгыз! Еракта яшәсәләр, хат язып, бүләк җибәреп торыгыз. Вафат булсалар, зиратларына барып, хәер-дога кылыгыз, Коръән укып, ата-ана рухына багышлагыз. Ата вә ананың ярдәмгә мохтаҗ чагы – картлык көннәредер. Бу чорда аларга аеруча хөрмәт күрсәтү тиешледер. Хөрмәтле булыйм дисәң, үзең дә хөрмәт ит! Ни чәчсәң – шуны урырсың!”

Безнең районда мондый гаиләләргә ихтирам зур. Аларга пособиеләр түләнә. Педагогик яисә медицина белеме булган ата-анага, балалар саны ничә булуга карамастан, Федераль закон нигезендә билгеләнгән хезмәт хакының 50% күләмендә өстәмә түләү бирелә. Яңа гаиләләргә алынган сабыйларның яшәү шартлары һәрдаим тикшерелеп торыла, актлар төзелә, нәтиҗәләр ясала. Проблемалар булса, бергәләп чишелә. Минемчә, ата-ана баланы яратмаса, нинди генә акчалар бирелсә дә, үз гаиләсенә алып, назын, гаилә җылысын бирә алмас иде.

Шулай итеп күп кенә изге күңелле кешеләр балалар йортларындагы сабыйларны үз канатлары астына ала. Кайберәүләр бала ала алмыйлар, тик барыбер ятимнәрне сөендерерлек эшләр эшлиләр. “Дөньяда бәхетле вә рәхәт яшәүче кеше – башкаларга игелек итүче, — дип яза Р.Фәхретдин. – Игелек эшләүченең һичкайчан эче пошмас, рәхәтлектә гомер кичерер. Изге күңелле кешеләр Аллаһы Тәгалә каршындагы бурычларын намус белән үтәп килерләр. Шуның өчен күңелләре һичкайчан газапланмас. Һәркем бәхетле, сөекле булуны теләр. Ләкин сөекле булу өчен бер генә юл бар – башкаларга изгелек итү”. Шундый сөекле кеше – Казанда яшәүче Әсгат абый Галимҗановны белмәгән кеше сирәктер. Изгелек эшләргә аңа һава торышы да, доллар бәясенең үсеше дә, юлдагы пробкалар да комачауламый. Күңелендәге миһербанлык ишеге һәрвакыт ачык, башкаларга ярдәм итү теләге инде яшәү рәвешенә әйләнгән Әсгат абыйның. Үзе исән чакта ук үзенә һәйкәл куелган бердәнбер кеше ул. Мохтаҗларга булышу “бизнесын” бик яшьли башлый. Үз көче белән җыйган ун мең сум акчаны балалар йортына күчерә ул. Ул вакытта ипи уналты тиен торган чак бу! Ятимнәргә акча күчерү турындагы беренче квитанциягә Казандагы Япеев урамындагы балалар йортының адресы языла. Күпме ятим балага бетмәс-төкәнмәс куанычлар алып килә ул! Кешеләргә булышу өчен беренче чиратта байлык түгел, ә киң күңелле була белү кирәк шул.

Безнең Кукмарада да Әсгат абый кебек кешеләр байтак. “Кояшкай” приюты балалары үз әти-әниләреннән күрмәгән бүләк-күчтәнәчләрне алалар алардан. “Кешеләр арасында сөю һәм мәхәббәтне арттырган иң мөһим нәрсә – үзара ярдәмләшү һәм юмартлыктыр. Аллаһ сөйгән колларын юмартлык тойгысы белән яраткан”, — ди Ризаэддин Фәхретдин.

“Хезмәтләрем киләчәк буын яшьләребез өчен шифа һәм якты нур булыр”, — дип зур ышанычын белдергән Ризаэтдин Фәхретдин. Чыннан да, һәркемнең өстәл китабы булырлык аның.иҗат мирасы бөртекләп җыйналган җәүһәрләр тезмәсенә тиң Бу мирас онытылып ятмыйча, фәнни һәм гамәли чыганак булып тора. Безнең көннәрдә дә бу хезмәтләр зур әһәмияткә ия һәм халык педагогикасының нигезен тәшкил итүче биниһая кыйммәтле чыганак булып калалар.

Бөек мәгърифәтчебезнең үгет-нәсыйхәтләре һәр балага барып җитсә, милләтебез нык рухлы, чиста күңелле, әдәпле-тәртипле булыр иде. Ризаэтдин Фәхретдин горурланырлык зур шәхесләр булып үсеп җитсә идек. Нәсел агачының тамыры булган хатын-кызларыбыз тапкан балаларын үзләре үстереп, нарасыйларын ана назыннан мәхрүм итмәсеннәр иде. Барлык ата-аналар үрнәк алырлык кешеләр булсыннар иде.

Ризаэтдин Фәхретдиннең иҗади мирасы хәзерге катлаулы чорда һәр мәктәптә, һәр гаиләдә өйрәнелергә тиеш. Мондый файдалы, кирәкле мирас эзсез югалмаска, ә тәрбия җимешләре белән сөендерергә тиеш.

Файдаланылган әдәбият

“Ватаным Татарстан” газетасы, 13 гыйнвар, 2012 ел, №4-5

Фәхреддин Р. Балаларга үгет-нәсыйхәт. / Казан: “Дом печати” нәшр., 2001.

Фәхреддин Р. “Җәвамигуль-кәлим” шәрехе. / Казан: “Рухият” нәшр., 2005.

Фәхреддин Р. Нәсыйхәт. / Казан: “Мәгариф” нәшр., 2005.

“Хезмәт даны” газетасы, 5 октябрь, 2011 ел, №114.

“Ялкын” журналы, октябрь, 2011 ел.



sitemap
sitemap