Ришвтчелек турында минем кзаллавым аны чен за киркме Сочинение



Ришвәтчелек турында минем күзаллавым, аның өчен җәза кирәкме?

Еш кына район газетасы битләрендә ”Коррупциягә каршы” дигән язмалар басыла. Анда район прокуратурасының, эчке эшләр бүлегенең ,муниципаль район Советының кайнар линия телефоны номерлары бирелә.”Әгәр сез ришвәтчелек очрагына юлыксагыз яисә шундый факт турында ишетсәгез,әлеге телефон номерлары буенча хәбәр итүегезне сорыйбыз” диелә анда. Аноним номерлар да кабул ителә икән, хәбәр итүченең исеме сер итеп тә саклана. Прокуратура, эчке эшләр бүлеге, район Советы хәл итәрлек чаралар булгач, бик җаваплы эш диеп уйлыйм мин аны. Коррупция, ришвәтчелек бүгенге заман чиренә әйләнгән. Ришвәтчелек , башка илләр белән чагыштырганда , Россиядә бигрәк тә нык үсеш алган диләр. Газета- журнал, телевидениедә шул турыда күп тапшырулар алып барыла. Мин үзем ТНВ каналыннан “Кара-каршы “ тапшыруын яратып карыйм . Анда ришвәтчелек турында да сөйләшкәннәре бар. Төрле карашлы кешеләр бар. Әлбәттә арада ришвәтчелекнең файдасын табучылар да юк түгел. Чөнки һәрбер кешенең тормышка карашы үзенчә, һәркем үзенчә уйлый, үзенчә фикер йөртә, курыкмыйча аны башкаларга да җиткерә. Чөнки шундый заманда яшибез без. Ришвәтчелек турында без класс сәгатьләрендә дә күп сөйләштек. Минем дә үз фикерем бар .Мин әле бәлки дөрес итеп күзалламыймдыр да , фикерләрем дөрес тә түгелдер. Шулай да үз уйларымны башкалар белән дә уртаклашасым килә.

Ришвәтчелек производствоның бөтен тармакларында да бар диләр. Балалары мәктәпне тәмамлаган әти-әниләрнең нинди юллар белән укырга кертүләре турында ишетергә туры килгәне бар. Ата-ана бурычка бата-бата акча җыя, баласын шулай булса да укырга кертә алса шатлана. Бала өчен шулай тырыша . Ни өчен шулай булырга тиеш соң ул? Шул ата-аналар хакына кемдер бая, яхшы машина , фатир ала. яисә чит илләргә ял итәргә китә. Әле күптән түгел Мәскәүнең яхшы бер танылган мәктәбенең директорын бик зур суммада акча алуда гаепләп кулга алдылар. Баланы 1 класска укырга алганда ук акча җыярга тотынганнар. Сумнар белән генә дә түгел, меңнәр белән эш иткәннәр. Минем уйлавымча, ул акчаларны балага яхшы кием-салым, уку кирәк-яраклары алуга, гаилә бюджетына тотсалар яхшырак булыр иде. Шәһәр җирендә баларын бакчага урнаштыруда да шундый хәлләр икән.

Юмор кичәләрендә еш кына юл инспекциясе хезмәткәрләреннән көләләр.Янәсе, бераз акча төртәсең дә әйдә , бар теләгән җиреңә, ничек булдыра алганча. Чынлыкта шулай булса, эшләр бер дә яхшыга бармас. Барысы да закон таләп иткәнчә булса. бәлки юл фаҗигалары, имгәнүләр булмас , юлларда барлык таләпләр үтәлсә, исерек шофёрлар рульга утырмаслар, кеше гомерләре белэн шаярмаслар иде.



Врачлар турында да ул”матур “сүзләрне гел сөйләп торалар. Имеш, кайсы гына ишек төбенә барсаң да, карточкаң эчендә әзрәк “күчтәнәч” булса, эшең җайләнып китә,ди. Менә минем үземә дә барырга туры килгәне бар анда, Казанның да берничә больницасында булдым, ләкин балалар врачларын андый диеп әйтмәс идем. Ак халатлы ул апалар әйбәтләр, акыллылар, балаларны төрле аппаратлар белән тикшерәләр, тиешле дәвасын билгелиләр, киңәшләр бирәләр. Минем белән бергә дәваланучы балаларның һәм минем әнием дә аларга рәхмәт йөзеннән күчтәнәчләр бирделәр . Чәй янына тәм-томнар иде ул. Бу ришвәтчелек була диеп уйламыйм мин. Чөнки ришвәт алучыларның нинди суммалар, яхшы машиналар, фатирлар ,хәтта зур-зур җирләр алулары турында ишеткәнем бар. Бәлки ул әти-әниләр биргән күчтәнәчләр шул ришвәтчелекнең башыдыр да диеп уйлаганым бар минем . Ришвәтчелек бирелергә дә. алынырга да тиеш түгел. Закон каршында алар икесе дә гаепле санала. Законны бозган икән җавап бирергә тиеш кеше . Бу тормышта беркем дә башка кеше хисабына яшәмәсен. Кешеләр намуслы хезмәт итсен, бер-берсен хөрмәт итеп яшәсәләр нинди әйбәт булыр.

Автор: 7 сыйныф укучысы Хикматуллин Алмаз Айрат улы.








sitemap
sitemap