История моей деревни Туган авылым — Тбн Мактама



Әлмәт муниципиаль районы

Түбән Мактама 1- нче урта мәктәбе

Некрасов урамы, 7нче йорт, 8 (8553)36-17-53

Башкаручы: 8- нче сыйныф укучысы, Галимова Диана Марсель кызы, 14 яшь

Әлмәт районы, Габдрахман авылы, Совет урамы, 119 йорт.

Тел. (8-8553) 37-98-85

Туган авылым — Түбән Мактама

Җитәкчесе:

Татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Шәймәрданова

Ландыш Атлас кызы

2012 ел

2

Эчтәлек Бит

Кереш ………………………………………………………………………………………………………3

Төп өлеш.Туган авылым- Түбән Мактама

1 бүлек. Мәшһүр исеме Түбән Мактама………………………………………………………4

2 бүлек. Атамалар ни сөйли ?

2.1. Авылым урамнары……………………………………………………………………………….7

2.2. Тугайлар, аланнар, җәйләүләр, әрәмәлек……………………………………………….7

2.3. Таулар………………………………………………………………………………………………….8

2.4. Елгалар, инеш, чишмәләр……………………………………………………………………..9

Йомгаклау ………………………………………………………………………………………………10

Кулланылган әдәбият исемлеге………………………………………………………………11

3

Кереш

Әлеге фәнни эшебездә без,туган авылыбыз-Түбән Мактаманың тарихын, географик атамаларын һәм аларның барлыкка килүен тикшерәбез.

Түбән Мактамаатамасының килеп чыгышы турында һәм топонимик шәкелдәге (урам, тау, әрәмә, алан һ.б.) мәгълуматлар туплана.

Безнең фәнни эшебез “Туган авылым Түбән Мактама “ дип атала.

Максатыбыз — Түбән Мактама авылының топонимика,оронимика һәм гидронимика өлкәләренә караган географик атамаларын тикшерү.

Максаттан чыгып без үз алдыбызга түбәндәге бурычларны куйдык:

1) Түбән Мактама авылының тарихын өйрәнү;

2) Авылыбызның географик урыны, чишмә, тау, әрәмәлек һ.б. атамаларның килеп чыгышы турында мәгълумат туплау.

Фәнни –тикшеренү эшенең төп объекты — Әлмәт районы Түбән Мактама авылы;

предметы-әлеге авылның географик атамалары,аларның барлыкка килүе. Әлеге эшне башкарганда түбәндәге метод-алымнар кулланылды: күзәтү, гомумиләштерү, тикшеренү, эзләнү, анализлау, нәтиҗә ясау.

Фәнни эшнең структурасы. Фәнни эш керештән,төп өлешнең ике бүлегеннән,йомгаклау һәм кулланган әдәбият исемлегеннән тора.

Фәнни-тикшеренү эшен башкарганда Н.Ганиева, Д.Юсупов, М.Шәмсетдинова хезмәтләре һәм җирле материаллар файдаланылды.

4

Төп өлеш

1 бүлек.Мәшһүр исеме Мактама

Туган авылым, үскән җирем

Булыр минем Мактама.

Юлларыңда зәңгәр чәчәк

Мин булырмын-таптама.

Кайсы авыл дип сорасагыз,

Без бит Түбән Мактама.

Мактама халкы бик уңган

Һәр эштәдә мактала.

Түбән Мактама авылының тарихы ерак гасырларга – Болгар чорына барып тоташа. Тарих битләренә күз салыйк. Анда язылганча, ерак болгар-татар бабаларыбызны рус хакимияте туган-үскән, кендек каны тамган җирләреннән куа башлый. Алар милләтләрне юк итеп, бар халыкны да чукындырып,аны урыслаштырырга җыеналар. Яшәү көннән-көн катлаулана: ясак түләтәләр, авыр төзелеш эшләренә, ерак мануфактураларга, солдат хезмәтенә җибәрә башлыйлар. Мондый коточкыч тормыштан халык ничек булса да котылу юлларын эзләргә керешә. Әмма патша гаскәрләре сагалап кына тора:качарга җыенучыларны тотып үтерәләр.

Авылның килеп чыгышы турында буыннан-буынга сөйләнеп килгән риваять буенча фаразларга була. Мактамалыларның ерак бабалары Акташ авылында яшәгән, дип сөйлиләр, эзәрлекләү башлангач, халык Урсала авылы тирәсенә күчеп китәргә мәҗбүр була.Тик анда да көн булмый. Яшәргә чама калмагач,ил картлары берничә кешене патша иярченнәре таба алмаслык, күзгә ташланмаслык аулак урын табарга дип юлга озаталар. Көймәләр алып, алар елга буйлап сәфәргә кузгалалар.Көймәләрдә күпмедер ара узгач,юлчылар Зәй елгасы тамагына килеп чыгалар. Елга озын булып үскән калын камышлар белән уратып алынган була, ә тирә-ягында тирән сазлыклар,

5

якын гына калын кара урманнар. Елгада балыкларның ниндие генә булмый,урман да үзенең байлыклары белән кызыктырып тора.

Юлчылар бер-берсе белән киңәшләшәләр һәм менә нинди карар кылалар: “урыны әлләни матанырлык түгел түгелен,туфрагы да уңдырышлыга охшамаган,әмма патшадан ерак”. Шулай итеп биредә төпләнергә уйлыйлар. Елгага “Мактама Тамак” дигән исем бирәләр. Чынлап та мактарлык булмый бу урыннар: тирә-якта сазлык. Килеп урнашу белән үк,иң беренче нәүбәттә, сазлыкларны киптерергә керешәләр,урман төплиләр,йортлар,тергезә башлыйлар. Тормыш авыр булуга карамастан,җаннарны тыныч була. Менә шул вакыттан башлап Мактама Тамак авылы оешып китә.

Беренче ревизиянең материалларында Түбән Мактама авылы турында мәгълүматлар юк. 1744-1745 елларда Оренбург губернасы Уфа провинциясендә, Казан юлындагы Минзәлә волостенда ревизия үткәрелә.

Әлеге ревизиянең документларында берничә тапкыр яңа оешкан Карабаш, Әлмәт, Габдрахман, Мактама авылларының исемнәре телгә алына. Шул ук елны яңа оештырылган Нәдер волостенда да ревизия үткәрелә.Анда 20 дән артык яңа авыл теркәлә. Икенче ревизия документларында Казан юлындагы Уфа өясе Нәдер волотенда кергән авыллар исемлегендә Мактаба Тамак авылы турында да мәгълүматлар бар (авылның исеме төрле документларда төрлечә язылган: Мактама, Махтама, Мухтаматамак). Мактаба елгасы янында урнашканавылда 49 кеше яшәгән (Мәскәү, Борынгы актлар дәүләт архивы, 350 нче фонд, 3793 нче китап ).

Өченче ревизия документларыннан күренгәнчә,1762 елда Мактаба Тамак авылында 52 кеше яши (3802 нче китап ).

1811 елда үткәрелгән ревизия материалларыннан күренгәнчә, Түбән Махтамада 26 ясаклы татар, 193 типтәр, 50 йомышлы,ягъни хәрби хезмәт үтәүче кеше булган. Бу атамалар кайдан килеп чыккан соң?

6

Тарихи документлардан күренгәнчә,нинди дә булса исемлеккә яки дәфтәргә теркәлгән, килешү нигезендә,законлы рәвештә яшәүче халык “типтәр “ дип аталган. 18гасырның беренче яртысында җан башына дәүләт крестьяннарына караганда бераз түбәнрәк күләмдә салым салыну нәтиҗәсендә типтәрләр дәүләт крестьяннары белән башкортлар уртасында аерым бер административ катлам булып формалашканнар.

18 гасырның уртасына төрки телле типтәрлә мөстәкыйль бер төркемгә оешалар, әлеге “типтәр” дип аталган төркемнең нигезен никах нигезендә башкортлар белән кушылган татарлар тәшкил итә. Алар, нигездә, татарлардан аерылмаганнар.

5 нче ревизия материалларыннан күренгәнчә (1794-1808 еллар ), авылда 51 хуҗалык булган, ясаклы татарларның саны 25, йомышчыларның саны 55, ә типтәрләрнең саны 225 була. 1910 ел документларында авылның исеме Түбән Махтаба дип язылган.

7

2 бүлек. Атамалар ни сөйли ?

2.1. Авылым урамнары

Авыл аксакалларының әйтүләренә караганда,хәзер Түбән Оч урамы һәм Торналар урамы иң карт урамнардан санала.

Үзәк урам.Түбән Мактама авылы олы юл өстенә, ягъни Казан-Оренбург юлына урнашкан авыл була. Хәзергесе вакыттаСовет урамы дип атала.

Мәчет урамы. Авылның бердәнбер мәчете урнашкан урам шулай аталган.

Пушкин урамы. Бу урам иң озын урамнарның берсе булган.План нигезендә инеш белән Пушкин урамы арасындагы биш хуҗалыкны күчереп,анда клуб,колхоз идарәсе,авыл советы һәм китапханә салырга уйлаганнар.

Еллар үтү белән яңадан-яңа урамнар хасыйл була.

Хәзергесе вакытта Түбән Мактама авылында Совет, Ленин, Җәлил, С.Садыйкова, Полевой, Достоевский, Киров, К.Цеткин һәм башка урамнар хасыйл булды.

2.2. Тугайлар, аланнар, җәйләүләр, әрәмәлек

Авыл аксакаллары әйтүенчә Кыртүбәк тугайлары бик сихри гүзәллеге белән кешеләрне үзенә җәлеп иткән.

Кыларасына аланы. Бу аланга эшләр беткәч, кызлар-егетләр кичке уенга җыйнала торганурын булган.

Каенкул әрәмәлеге. Бу әрәмәлектә җиләк-җимешнең күп булуына халык хәйрән калган.

Исмәгыйл җәйләуләре.Т үбән Мактама халкы күп итеп мал-туар асраган. Шушы җәйләүдә маллар утлап йөргәннәр.

2.3.Таулар

Җыентау. Канкардәшләр, туган-тумача җыелышып киңәш тоткан урын Түбән Мактама белән Габдрахманавылы арасындагы Җыентауда. Бу

8

тау итәгендә авылларның мөхтәрәм картлары һәм ир-атлары җыенга җыела торган булганнар.Җыенда яшәешнең мөһим мәсьәләләре каралган, низаглар чишелгән.Хатын-кызлар Җыен табынын әзерләгәннәр: ачы-төче баллар, камыр ашлары-мөгезләр, бәлешләр, бавырсаклар һәм карлыган яфрагы, юкә чәчәге, мәтрүшкә салынган кайнар чәйләр бәйрәмгә тантана өстәгәннәр.

Караултау. Караултаудан унике авыл күренеп торган. Караултауда караулда 12 авылның 12 егете дошман яуыннан авылларны саклап торганнар. Дошман килсә жиһан яңгыратып сөрән салганнар.

Очлы Тау. Нәдер авылы ягыннан Түбән Мактамага карап торган ягы тауның иң очлы җире санала.

Зират тавы. Авыл зиратына якын булган тауны шулай атаганнар.

Бөркет тавы. Нәдер авылы кардасы каршындагы биек тау. Бу тауның Нәдер авылы ягы Җылы чокыр дип атала.

2.4.Елгалар, инеш, чишмәләр

Туган ягым-Түбән Мактама елгаларга һәм чишмәләргә дә бай. Мәсәлән, Зәй елгасы, Мактама елгасы, Хәбир бабай чишмәсе, Чүлмәк чишмәсе.

Гидронимика-сулыкларның: елга, чишмә, инеш, күлләрнең исемнәрен, килеп чыгышын өйрәнә торган фән. Бу бүлектә елгалар һәм чишмәләрнең тарихи исемнәре.

Зәй елгасы.Зәй исеме борынгы татар телендә “елга “мәгънәсендә йөргән булса кирәк. Типтәрләр телендә “җай” сүз елганы аңлата һәм Зәй,Җайык атамалары нигезендә шушы «җай» – елга термины урын таба. Чулман елгасының сул кушылдыгы. Озынлыгы 240 чакрым. Халык телендә Зәй елгасын Дәй, Ди,Зи вариантлары бар. Зәй суы берничә елганы берләштерә. Суга урман Зәе килеп кушылганчы, ул Дала Зәе дип атала. Дала Зәенә уң яктан Урман Зәе килеп тоташкач, елга Зәй исемен ала. Дала Зәенә уң яктан, Бөгелмә шәһәре тирәсеннән тагын бер Зәй, ягъни Бөгелмә Зәе коя. Дала Зәенә уң яктан: Бөгелмә Зәе, Оргыды, Кодаш, Урсала, Ямаш һ.б., ә сул

9

яктан-Зәй-Каратай, Акбаш, Песмән, Мактама, Сәрпәле; Урман Зәенз уң яктан: Зичә, Сарсаз; сул яктан: Аксар, Чаллы; Бөгелмә Зәенә уң яктан: Яңа Ямаш, ә сул яктан Бәгелмә суы кушыла. Авыл халкы Зәй елгасына багышлап шундый җыр чыгарганнар.

Яшел болыннарда ак тасмадай

Борылып-борылып ага Зәй суы.

Зәй суларын күрсәм хәйран калам,

Әй суларыаның, әй суы.

Мактама елгасы. Әлеге елга Түбән Мактама авылының нәкъ уртасыннан акканга шул исем белән атаганнар.Өлкән яшьтәге кешеләрнең сөйләвенчә, Мактама елгасы аша салынган күпер Екатерина 2 заманында ук төзелә, соңыннан ул киңәйтелә һәм Оренбург тракты белән тоташтырыла. Ул елларда шундый кыйммәтле саналган чөгә, кырпы (белуга), керкә (форель ) балыкларына бай була Зәй һәм Мактама елгалары.Бу сулыкларның элек ни дәрәҗәдә чиста булуын дәлилли.

Инеш. Безнең Инеш Югары Мактаманың урманнарыннан башлана. Ул Түбән Мактама авылын бүлеп Зәйгә барып тоташа. Ул Инешнең киңлекләре,суының чисталыгы, гомер-гомергә аның суын эчкәннәр әби-бабаларыбыз.

Хәбир бабай чишмәсе.Түбән Мактаманың иң дәрәҗәле кешесе Хәбир булган..Аның хөрмәтенә Хәбир исеме белән чишмә аталган.



Чүлмәк чишмәсе.Әлеге чишмә Түбән Мактама белән Нәдер авылы арасында урнашкан. Аның исеме чүлмәк сатучы сәүдәгәрләр белән бәйле. Чүлмәк сатучы сәүдәгәрләр туктап, шушы урында ял итә торган булганнар.

2.5. Халык тормышы

11 гасырда Түбән Мактамада иләк ясаучылар даны халык арасында киң тарала.Иләк ясау осталыгы-бу авыл халкының зиһен йөртеп эшләү сәләтен күрсәтә.Иләккә тормышны юкә агачы бирә.Үзләренең урманнары булмаганлыктан,гомер-гомергә шул юкәгә дә кытлык кичергән Түбән Мактама.Урман элек байлар кулында,аннары совет кулында булган.Ләкин алай итеп,болай итеп,барыбер,әмәлен табып,юкәдән иләк ясаганнар. Мактамалылар иләкләрнең күп төрләрен ясаганнар.Вак иләк,Как иләге,Он иләге һ.б.шулай ук гөбе,көйле иләк ясаганнар.Шул ук вакытта юкә агачыннан аркан ишкәннәр,чабата үргәннәр, мунчала, капчыклар, тубаллар, бишекләр ясаганнар.

10

Йомгаклау

Югарыда тикшерелгәннәргә йомгак ясап, фәнни хезмәтебез буенча түбәндәге нәтиҗәләрне чыгарырга мөмкин:

1) Түбән Мактама атамасының килеп чыгышы турында авыл халкы арасында бик күп риваятьләр йөри.Без күренекле галимнәребез-Г.Ф.Саттаров, М.Шәмсетдинова ,Д.Юсупов фәнни хезмәтләренә таянып язылды.

2) Авылыбызның географик атамалары: тау, әрәмәлек, чишмә, урам һ.б. исемнәре, аларның килеп чыгышлары һәм урнашулары бик кызыклы. Асылда алар тарихи вакыйгаларга нигезләнеп ясалган һәм географик үзенчәлекләрне сурәтли торган атамалар.

Әлеге эзләнүләребезне киләчәктә дә дәвам итәрбез дип ышанам һәм фәнни хезмәтемне Нур Әхмәдиевнең шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә.

Сандугачның сайраулары,

Ничек телен аңларга ?

Мактамадан чыгып китсәм,

Тынгы тапмыйм җаннарга.

11

Кулланылган әдәбият исемлеге

1. Саттаров Г.Ф. Атамалар дөньясына сәяхәт.-Казан;Тат.кит.нәшр.1992.-240б.

2. Н.Ганиева Н. Түбән Мактама.-Казан; “Рухият “нәшрияты,1999.-6 б.

3. Саттаров Г.Ф. Мәктәптә туган як ономастикасы.-Казан;Тат.кит.нәшр.,1984.-209б.

4. Юсупов Д.,Шәмсетдинова М.Мәдхия.-Казан;1999.-52б.

5. Имамов В.Ш. Безнең төбәк тарихы.-Чаллы;2008.-142б.








sitemap
sitemap