Исследовательская работа Творческое наследие ХБадигий



X республиканская научно-исследовательская конференция

«Рождественские чтения»

Секция:

“Татарский язык и литература для русскоязычных детей”

Исследовательская работа

Хуҗа Бәдигыйнең иҗат мирасы

Кириллова Кристина

МОУ “Лицей-интернат (школа для одаренных детей)

г.Буинска Республики Татарстан”, 10 класс

Научный руководитель: учитель татарского языка и литературы

Галимова Гулия Вакиловна

Казань 2011

Эчтәлек

Кереш……………………………………………………………………………………………………..3-4

Төп өлеш

Беренче бүлек. Хуҗа Бәдигыйнең тормыш юлы……………………………………….5-6

Икенче бүлек.

2.1. Хуҗа Бәдигыйнең фольклористика өлкәсендәге эшчәнлеге………………..6-8

2.2. Хуҗа Бәдигыйнең мәгариф өлкәсендәге эшчәнлеге…………………………..8-10

Йомгаклау………………………………………………………………………………………………..10

Кулланылган әдәбият………………………………………………………………………………..11



Кереш

Телне саклаучы төп көч халык үзе булса да, аны билгеле бер нормаларга салып камилләштерү эшен тел галимнәре башкара. Әгәр татар халкы бүген үзләренең әдәби телләрен матур яңгырашлы, төзек, төгәл, аралашу өчен уңайлы, эзлекле системага салынган дияләр икән, бу — татар тел белеме өлкәсендә эшләгән берничә буын галимнәрнең уртак хезмәт нәтиҗәсе. Тел галимнәре халыкны саклап калу, аның рухи үсешен тотрыклы итү өчен хезмәт куя. Шуңа күрә татар халкы телләренең электән килгән байлыкларын, бүгенге үсеш чыганакларын барлап, фәнни яктан камилләштереп, үзләренә яңадан кайтарып бирүче тел галимнәре хакында белергә бурычлы дип саныйм.

Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, күренекле шагыйрь Шәүкәт Галиевнең шундый шигъри юллары бар:

Кемнәрдер әйтсә-әйтсенннәр,

Караңгы як, дисеннәр.

Яктырта безнең тарихны

Нуры сүнмәс шәхесләр…

Татар халкы мондый нуры сүнмәс шәхесләргә бик бай. Тел галиме, фольклорчы татар филологиясе тарихында гаять зур эз калдырган Хуҗа Бәдигый — шуларның берсе һәм, әйтер идем, иң күренеклеседер. Ул үзенең фидакарь хезмәтләре, тырышлыклары белән татар халкын халыкара мәйданда танытучы.

Шуңа күрә мин фәнни хезмәтемне XX йөз башында һәм совет чорының 20-30 нчы елларында татар телен, халык авыз иҗатын фәнни өйрәнү, аларны укыту, дәреслекләр, программалар, методик ярдәмлекләр төзү буенча зур эшчәнлек күрсәткән татар зыялыларының берсе профессор Хуҗа Бәдигыйга багышладым.

Теманың актуальлелеге: Телне тарихи яктан өйрәнмичә торып, халыкның тарихын, бигрәк тә аның борынгы чорын нигезле белеп булмый. Ә тарихны белмәгән милләт үзен саклау, яшәтү, үстерү юлларын билгели алмый. Телне саклаучы төп көч халык үзе булса да, аны билгеле бер нормаларга салып камилләштерү эшен тел галимнәре башкара. Хуҗа Бәдигыйнең татар әдәби телен фәнни яктан өйрәнүгә багышланган хезмәтләрен барлау теманың актуальлелеген тәшкил итә.

Эшебезнең максаты: Хуҗа Бәдигыйнең тел белеме, фольклористика һәм мәгариф өлкәсендәге эшчәнлеген өйрәнү. Куелган максатка ирешү өчен түбәндәге бурычларны чиштек:

галимнең тормыш юлын ачыклау;

фольклор өлкәсендәге эшчәнлеген күзәтү;

гыйльми хезмәтләрен барлау;

педагогик эшчәнлеген бәяләү.

Фәнни хезмәтем өч өлештән тора: кереш, төп һәм йомгаклау өлешләре.

Кереш өлештә халыкны халык итеп саклап килүче иң зур күрсәткеч – тел турында сүз бара. Телне саклауда, аны билгеле бер нормаларга салып камилләштерүдә тел галимнәренең тырыш хезмәтенә бәя бирелә.

Төп өлештә Хуҗа Бәдигыйнең гыйбрәтле тормыш юлына кыскача күзәтү ясала. Аның өч юнәлештәге — тел белеме, фольклористика, мәгариф өлкәсендәге фәнни эшчәнлеге дә төп өлештә өйрәнелә.

Йомгаклау өлешендә сүз күренекле фольклорчы, тел галиме, педагог-методист Х.Бәдигыйнең кулъязма килеш калган хезмәтләренең гаять күп булуы һәм аларның Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты архивында саклануы хәбәр ителә.

Төп өлеш

Беренче бүлек. Хуҗа Бәдигыйнең тормыш юлы.

Хуҗа Габделбәдигъ улы Бәдигов 1887 нче елның 24 нче декабрендә Казан губернасының Мамадыш өязе Югары Берсут авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. Кыска гына гомеренең яртысын диярлек ул татар әдәби телен фәнни өйрәнүгә, аны үстерүгә, гыйльми грамматикабызны камилләштерүгә багышлый. Халык авыз иҗаты җәүһәрләрен җыеп кына калмый, аны фәнни яктан эшкәртә, матбугатта бастырып, халыкның үзенә кайтару кебек изге эш башкара.

Х.Бәдигый башлангыч белемне туган авылында ала. Аннан соң тырыш һәм сәләтле бала Казандагы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укый. Мәдрәсәдә укыган елларында ук “Әльихлас”газетасына үзенең мәкаләләрен җибәрә. Аның әтисе бик иртә вафат була. Шунлыктан Бәдигыйга да хезмәт юлын бик иртә башларга туры килә.

1908 нче елда Х.Бәдигый мәдрәсәне уңышлы тәмамлый. Өметле егетне үзе укыган мәдрәсәдә укытучы итеп калдыралар. Октябрь инкыйлабын яшь укытучы шушы уку йортында каршылый. Революциядән соң, ун елга якын татар педагогия техникумында татар теле һәм әдәбиятын укыта.

Көнчыгыш академиясенең татар рабфагында, Казан университетында, укытучылар семинариясендә, мәктәпләрдә, укытучылар әзерләү курсларында эшли. 1926 нчы елда аны, белемен күтәрү өчен, Ленинградка (хәзерге Санкт-Петербургка) икееллык тюркология семинариясенә укырга җибәрәләр. Семинарияне тәмамлаганнан соң, Ленинградның көнчыгыш институты аспирантурасында укырга калдыралар. 1930 нчы елда яшь галим “Төрки телләрнең чагыштырма морфологиясе” дигән темага кандидатлык диссертациясен яклый һәм Казан педагогия институтына эшкә кайта. Гомеренең соңгы ун елында педагогия институтында тел һәм фольклор дәресләрен укыта, доцент, профессор булып эшли.

Сталинның канлы балтасы Бәдигыйны да читләп үтми. 1938 нче елда, халык дошманы булуда гаепләнеп, бераз вакыт төрмәдә утырып чыга. 1940 нчы елда галим вафат була. Х.Бәдигый кыска гомерле була. Ләкин шул аз вакыт эчендә дә ике — өч кеше гомеренә җитәрлек хезмәт башкара.

Икенче бүлек

2.1. Хуҗа Бәдигыйнең фольклористика өлкәсендәге эшчәнлеге.

Х.Бәдигый үзенең фәнни эшчәнлеген өч төп юнәлештә -тел белеме, фольклористика һәм мәгариф өлкәсендә алып бара.

Аның фольклор өлкәсендәге эшчәнлеге бик кызык башлана: 1907 нче елда татар һәм чуваш халык авыз иҗаты әсәрләрен җыю теләге белән, Казанга венгр галиме Юлий Мессарош килә. Халык арасында йөргәндә, аңа юлдаш булу, булышу өчен мәдрәсәне тәмамлап килүче Х.Бәдигый билгеләнә. Ул аның белән дүрт ай дәвамында бик күп төбәкләрдә фольклор әсәрләре җыюда катнаша.

Х.Бәдигый фольклор әсәрләрен тарихи-чагыштырма планда өйрәнә башлаучы татар галимнәренең берсе. Аның татар һәм башкорт халык авыз иҗаты әсәрләрен чагыштырып өйрәнүе шундый нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә.

Фикер иясе 1926 нчы елда “Халык әдәбияты: мәкальләр һәм табышмаклар “ дигән яңа китабын бастырып чыгара. Татар фольклористикасы тарихында беренче тапкыр бу хезмәттә мәкаль һәм табышмаклар тематик яктан бүленеп бирелә. Ләкин галим туплаган фольклор мирасның зур гына өлеше бәхетсез язмышка дучар була. Аның басылган мәҗмугаларын да бүгенге көндә зур китапханәләрдә генә берән-сәрән очратырга мөмкин. Кыскасы, бу мирасны фәнни әйләнешкә, меңләгән фольклор сөючеләргә кайтару бүгенге татар филологиясенең җитди бурычы булып тора. Шуны да әйтергә кирәк, филология фәннәре докторы Хәмит Ярми пединститутта үзенең остазы булган Хуҗа Бәдигыйның фольклорга караган “Сайланма хезмәтләр” томын төзи. Ул 2001нче елда “Иман” нәшриятында дөньяга чыга.

Бу том керештән һәм берничә бүлектән тора. Фольклор текстлары 1912 нче елда дөнья күргән “Мәкальләр” китабы белән башланып китә. Анда Хуҗа Бәдигый язган сүз башы да, аның искәрмәләре дә сакланган. Бу бүлек “Борынгылар әйткән сүзләр” һәм “Читләтеп сөйләү” дигән ике бүлекчәдән тора.

Томның икенче бүлеген Хуҗа Бәдигыйның 1913 нче елда дөнья күргән “Табышмаклар, такмаклар, такмазалар” җыентыгы тәшкил итә. Монда 235 тән артык табышмак, шулай ук берничә әкият-табышмак һәм такмак-такмаза текстлары урын алган.

Китапның өченче бүлеге бәетләргә багышланган. Хуҗа Бәдигыйга кадәр бездә әле бу жанр әсәрләренең махсус җыентыгы төзелгәне булмый. 27 бәетне эченә алган мәҗмугасында Бәдигый “Сак-Сок бәете”, “Башмак бәете”, “Хан кызы”,”Чегән бәете”, “Суга баткан Гайшә”, “Рус-Франуз сугышы бәете” кебек татар халкы арасында киң таралган әсәрләргә урын бирә.

Хуҗа Бәдигыйнең китаплары арасында иң күләмлесе –“Җырлар” җыентыгы. Текстлар темалары яки көй исемнәре буенча 21 бүлекчәгә аерып бирелгәннәр: ”Мәхәббәт-сөешү тугрысында”,”Кавышу тугрысында”, “Кызлар хатына языла торган җырлар”, “Дусларга”,”Мөхәммәдия көенә”, “Кайгы-хәсрәт” һ.б. Бу җырлар белән без “Сайланма хезмәтләр”нең дүртенче бүлегендә танышабыз.

Халык иҗаты әсәрләрен җыю һәм бастыру белән бергә, Хуҗа Бәдигый алар буенча фәнни тикшеренүләр дә алып бара. Алда әйтелгән китапта аның “Каюм Насыйриның халык әдәбиятын җыю һәм тикшерү юлындагы хезмәтләре”, “Татарстан Мәгариф Халык Комиссариаты хозурындагы гыйльми мәркәзгә” исемле язмалары кертелгән.

Фольклор сөючеләргә Хуҗа Бәдигыйның мирасы белән очрашу 75 ел узгач кына насыйп булды. Шунысы куанычлы: бу хезмәттә галимнең фольклор мәҗмугалары һәм фәнни хезмәтләре генә түгел, бай һәм гыйбрәтле тормыш юлы да яктыртылган. Китапкта иллюстрацияләр дә бирелүе канәгатьлек тудыра.

2.2. Хуҗа Бәдигыйнең мәгариф өлкәсендәге эшчәнлеге

Галимнең мәгариф өлкәсендәге эшчәнлеге мәктәп, техникумнарда, югары уку йортларында укыту; тел, әдәбият, фольклор фәннәре буенча программалар , дәреслекләр, методик хезмәтләр язу белән бәйле. Төрле елларда Бәдигыйнең “Унбиш ел эчендә татар әдәби теле”, Татар әдәби теленең лексик-семантик яктан үсеш тенденцияләре”, “Татар әдәби теленең барышы” дигән хезмәтләре басылып чыга. Ә 1913 нче елда яшь галимнең “Татарский букварь” дигән әлифба –дәреслеге дөнья күрә.

Тынгысыз галим күп хезмәтләрен озак еллар дәвамында профессор М.Х.Корбангалиев белән иҗади хезмәттәшлектә яза.1919 нчы елда аларның “Ана теле дәресләре” дигән китабы дөнья күрә. 1923 нче елда зурлар өчен авыл хуҗалыгы тормышына багышлап язылган “Крестьян әлифбасы” басыла. 1923 -1929 нчы елларда татар теленең грамматикасын, морфологиясен һәм синтаксисын өйрәнүгә бәйле “Гамәли тел сабаклары”, “Гамәли сарыф –нәхү” (практик морфология-синтаксис) кебек дәреслекләрнең икенче, өченче, дүртенче басма китаплары укучыларга җиткерелә.

Утызынчы елларда Х.Бәдигый читтән торып уку курслары өчен — “Татар теле грамматикасы дәреслекләре” (Казан, 1931), укый-яза белмәүчеләргә-“Әлифба” (1933), бишенче уку елы өчен “Грамматика” (морфология өлеше) (1933), башлангыч мәктәпләрнең 3-4 нче класслары өчен “Телдән эш китабы” (1932), “Татар теле дәреслеге” (1934), “Дөрес язу күнегүләре” (1937) кебек дәреслекләрен тәкъдим итә.

1920-1930 нчы елларда татар телен гамәлгә кую, аны дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрү юнәлешендә балалар учереждениеләре, мәктәпләр, махсус урта һәм югары уку йортлары, аларда эшләүче мәгариф хезмәткәрләре, галим-педагоглар алдына җитди бурычлар куела.

1923 нче елда Татарстан хөкүмәте татар булмаганнарга татар телен өйрәтү турында карар чыгара. Бу хәл үз чиратында программа һәм дәреслекләр, методик кулланмалар, дидактик материаллар язып бастыруны таләп итә. Татарстан Мәгариф Халык комиссариаты янындагы Гыйльми үзәк татар булмаганнар өчен татар теле буенча программалар һәм дәреслекләр әзерләүне Мөхетдин Корбангалиевкә һәм Хуҗа Бәдигыйга йөкли. Бу галимнәр һәм Галимҗан Шәрәф язган “Рус мәктәпләре өчен татар теле дәреслеге” беренче мәртәбә 1923 нче елда басылып чыга.

Әлеге дәреслек татар телен өйрәнүчеләрнең яшь үзенчәлекләрен, белем дәрәҗәләрен исәпкә алып, программа таләпләренә яраклаштырылып, уку материалын аерым дәресләргә бүлеп төзелгән.

Х.Бәдигый һәм М. Корбангалиев шул ук елны “Рус мәктәпләрендә һәм вакытлы курсларда татар тел өйрәтү өчен җанлы сөйләшү теле сабаклары” дигән кулланманың беренче һәм икенче китапларын төзеп бастыралар. Алар татар булмаганнарны татар теленә өйрәтүдә совет чорында дөнья күргән беренче хезмәтләрдән санала.

1932 нче елда — “Программа по татарскому языку для нетатар”, 1933 елда “Программа по татарскому языку для нетатарской начальной и средней школы”, “Программа татарского языка для заочников нетатар” укытучыларга, мәгариф хезмәткәрләренә һ.б. тәкъдим ителә. Ул программаларны төзүдә галим Х.Бәдигый да актив катнаша.

Х.Бәдигый утызынчы елларда да татар булмаганнарга татар телен өйрәтү юнәлешендә җитди эш башкара. Ул 1930 елда З.Бадамшин, М.Галиев, М.Мостафиналар белән бергә җиденче уку елы өчен “Татар теле” дәреслеген бастырып чыгара. Аның М.Х.Корбангалиев белән бергә язган һәм 1932 нче елда дөнья күргән “Татар теле дәреслеге” һ.б. хезмәтләре шул хакта ачык сөйли.

Х.Бәдигый укытучылар өчен язылган бик күп методик хезмәтләрнең авторы була. М.Корбангалиев белән бергә язып, 1924 елда Мәскәүдә бастырылган “Укый-яза белмәүчелекне бетерү мәктәпләрендә укытучылар өчен кулланма”; М.Корбангалиев, Р.Газизов, Х.Бәдигыйлар авторлыгында 1926 елда Казанда дөнья күргән “Комплекс системасында ана теле укыту юллары”



( 1-4 нче уку елы өчен) дигән китаплар алдарак әйтеп үткән фикеремне раслый.

Йомгаклау

Күренекле фольклорчы, тел галиме һәи педагог –методист профессор Х.Бәдигыйның мирасы гаять бай. Әдипнең кулъязма килеш калган хезмәтләре дә күп. Алар Татарстан Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты архивында саклана.

Хуҗа Бәдигыйнең мирасы – “утта янмас, суда батмас олы хәзинә”. Бу хәзинәне түкми –чәчми татар халкына гына түгел, башка халыкларга да җиткерү — бүгенге татар теле галимнәренең изге бурычы дип саныйм. Татар халкының үткәнен барлаганда, бүгенгесен өйрәнгәндә, аның күренекле шәхесләренең зур хезмәтенә тап буласың.

Йомгаклау сүзе итеп шуны әйтәсем килә: Х.Бәдигыйнең тел, фольклористика, мәгариф өлкәсендәге хезмәтләрен өйрәнеп, мин түбәндәгеләрне аңладым:



галимнең иҗат мирасы гаять бай һәм күпкырлы;

үз чордашлары һәм бүгенге укучылар тарафыннан югары бәяләнә;

иҗат мирасы әле тулысынча өйрәнелмәгән;

галимнең хезмәтләрен китап итеп укучыга ирештерү бүгенге татар теле галимнәренең төп бурычы булып тора;

Х.Бәдигый – татар халкының күренекле вәкиле.

Кулланылган әдәбият:

1. Исемдә калганнар ( Минем Тукай белән беренче очрашуым; Тукай белән икенче очрашуым; Халык әдәбияты турында тукай лекциясе) // Тукай турында истәлекләр. — Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986, — 98- 102 битләр.

2. Исламов Ф.Танылган педагог – методист. // Мәгариф. -1998.- № 10.- 92, 93 битләр.

3. Казанская лингвистическая школа. ( Бадыгов Хузя Габдулбадыгович) – Казан, Татарское книжное издательство, — 2008 – 50, 51бит.

4. Мәхмүтов Х. Утта янмас, суда батмас хәзинә// Мәдәни җомга. -2002. –6 дек.- (№ 49). – 16 бит.

ЗАЯВКА

участника X республиканской научно-исследовательской конференции

«Рождественские чтения»

Название работы

Хуҗа Бәдигыйнең иҗат мирасы

Секция

Татарский язык и литература для русскоязычных детей

Ф.И. автора работы

Кириллова Кристина Петровна

Ф.И.О. руководителя работы

Галимова Гулия Вакиловна

Организация, представляющая работу

МОУ “Лицей-интернат (школа для одаренных детей)

г.Буинска Республики Татарстан”

Адрес и телефон участника

РТ г.Буинск, ул.Солнечная, дом 42, тел.89625624888

Адрес и телефон организации

РТ г.Буинск, ул. Р.Люксембург, дом 117, тел.88437431874

Директор лицея: А.Х.Валитов

«_____» _____________ 2011 год








sitemap
sitemap