Исследовательская работа Мои земляки в истории России



Просмотров: 35Автор:KalvinklaineДата: 27-02-2012, 14:050 Сочинение

“Илебез тыныч-күгебез аяз булсын…”

Тамырларда сеңгән ачы язмыш

Сугыш язган күпме каһәр-каргыш.

Чәчәк атып юкка чыккан илләр,



Күпме-күпме корбан булган телләр…

( Әдхәт Синугыл “Тарих тамырлары”)

Сугыш. Мин элек ,мәктәпкә укырга кермәгәндә, бу сүзгә әллә ни игътибар итми идем. Сугышу… Аның нәрсәсе бар инде?! Малайлар урамда сугышалар, бер-ике көннән тагын дуслашалар.

Сугыш. Юк , бу мин белгән нәрсә түгел икән. Бу биш хәрефтән торган сүз -бик хәтәр ,куркыныч икән.Мин сугыш турында мәктәптә укытучы апамнан,кинолардан, китаплардан ,ә күбрәген әбием һәм әбиемнең әтисе сөйләгәннәрдән белдем.

Сугыш,сугыш…Кемнәрнең язмышына кагылмаган да , кемнәрнең башларына кайгы, күз яше, хәсрәт китермәгән ул.

Сугыш. Бу сүз күп кенә кешеләр күңелендә һәм хәзер минем дә күңелемдә аяныч һәм сагыш уята.Чөнки бу авыр елларда илебез зур югалту кичергән. Кешелек дөньясы, сугышлардан ачы сабак алып, җир йөзендә мәңге тынычлык, бәхет өчен көрәшергә тиеш…

Сугыш ул-өч яшендә ятим калган әбиемнең ,Әлфия Сәйфетдин кызының, ачы язмышы да. Аңа өч яшь булганда ,әнисе каты авырып, 5 баласын ятим калдырып үлеп китә. Ә әтисе- Миначев Сәйфетдин Кашап улы,туган илен саклап, Украина җирләренә хәтле барып, каты яраланып, туган авылына әйләнеп кайта . Бу, әниләрен югалткан сабыйлар өчен ,чиксез бәхет була. Ул, бүгенгесе көндә Аксубай районы Яңа Кармәт авылында ,әбием тәрбиясендә яши.Сәйфетдин бабам инде бик карт: шулай булуга карамастан ,без аны бик яратабыз, аның батырлыклары белән горурланабыз.

Аның иске сандыгында сугыш елларын хәтерләткән бик күп орден-медальләре бар. Тик нигәдер, Сәйфетдин бабай, сугыш турында күп сөйләргә яратмый,бары еш кына бер сүзне кабатлый: “ Илебез тыныч-күгебез аяз булсын. Сугышлар кабатланмасын, балалар ятим булмасын иде…” Пар канатын югалткан, авыр яралы бабама биш баланы аякка бастыру, ай-хай җиңел булмагандыр шул…

Сугыш! Никадәр югалту, бәхетсезлек китердең син тынычлык халкына. Син аның бәхетен урлап, рухын сындырырга, колга әйләндерергә, кешеләрне тезләндереп, алар өстеннән явызларча хакимлек итәргә теләгәнсеңдер. Безнең илнең көчсез, әле ныгып җитмәгән булуыннан файдаланырга теләгәнсеңдер. Ләкин бер хакыйкатьне син аңлнамагансың. Безнең илебез яшь, көчсез булса да, аның горурланып сөйләрлек, курку белмәс, җиңелмәс батыр уллары, кызлары, шундый батыр йөрәкле балалар үстергән бөек аналары бар. Аларга бәхет төшенчәсе туганда ук, ана сөте белән керә, әнә шуны чын мәгънәсендә аңлау аларга бетмәс-төкәнмәс көч, туган илгә кайнар саф мәхәббәт бирә, әнә шул көч җиңүгә алып килә. Япь-яшь егетләр, кызлар,туган җирләрен саклар өчен,фронтка китәләр.Тылда калганнар да солдатлар өчен җылы оекбашлар,бияләйләр бәйлиләр. Җиңү өчен дип ,бар тырышлыкларын куялар.

Без ел саен 9 нчы Май көнендә Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм парадын карарга барабыз. Анда күкрәкләренә орден-медальләр таккан чал чәчле ветераннарны күргәч, безгә тыныч тормыш бүләк иткән өчен, аларга карата рәхмәт хисе уяна.Чал чәчләреннән сыйпыйсы, дөньядагы иң матур сүзләр белән юатасы,мең рәхмәт әйтәсе килә аларга! Алар бит бу якты дөньяда бармак белән санарлык кына калдылар.

Ватанны азат итү бөтен халык эше булган. Шуңа күрә “ алар Ватанны сакладылар” дигәндә, без ул сугыш еллары халкын-барысын да күз алдында тотарга тиешбез: ул елларда яшәгән, сугышта катнашкан, тылда эшләгән кешеләрне. Аларга мәңгелек дан һәм мәңгелек хөрмәт! Ә безнең бурычыбыз-ул еллардагы халыкның батырлыгын үзебез дә онытмыйча, бездән соң килгән буыннарга да тапшыру. Без киләчәк еллар капкасын бернинди коралсыз — Тынычлык, Дуслык, Туганлык белән янәшә атлап керергә тиешбез һәм шуның өчен көрәшәбез дә.  Просмотров: 35Автор:KalvinklaineДата: 27-02-2012, 14:050

Мин дә, миллионнарча кешеләр кебек үк, сугыш теләмим! Сугышлар беркайчан а булмасын иде. Гөрләп туйлар узсын,сабыйлар тусын, барысы да әти-әниле үссеннәр!Җирдә матурлык яшәсен! Бары матурлык кына дөньяны афәттән саклый.Шуңа күрә безнең теләк бер-туган илдә тынычлык булсын!

Үстергән дә безне чын дуслык, Көч биргән дә безгә чын дуслык. Дуслык булса, яшәр гомергә

Бөтен җир шарында тынычлык! (Әхмәт Ерикәй)








sitemap
sitemap