Иснме кыш_14495



Балалар иртәсе: “Исәнме, кыш!”

Ресурс авторы: Актаныш районы Такталачык корр Такталачык коррекция мәктәбенең

башлангыч класс укытучысы

Ильясова Кәүсәрия Зөфәр кызы

Зал түрендә язу: “Исәнмесез, кыш-кунак,

Безнең якын дус-кунак!”

Зал кар бөртекләре һәм балаларның кыш турында ясаган рәсемнәре белән бизәлгән.

Бала: Кар ява, ак кар ява,

Җирдә ап-ак тамаша!

Кырга чыксаң, кыр да ак,

Хәтта күзләр камаша!

Исәнмесез, кыш-кунак,

Сине көттек, дус-кунак!

Ак мамыктай карларың,

Уйный-уйный төш, кунак!

Җыр. “Кошлар котлавы” , Р.Курамшин музыкасы, Г.Садә сүзләре

Карларныңмы яктысыннан

Дөнья агарган.

Агачларның чәч толымын

Ап-ак бәс сарган

Агачларда яна дисәм

Нәни фонарьлар,

Кызылтүшләр килеп кунган,

Шундый шат алар.

Килгән алар карурманнан

Безне котларга.

Кышкы моңны – кошлар җырын

Кил син тыңларга.

Бала: Күр, ничек сихри бер төскә

Керде кинәт бакчалар.

Ялангач калган агачлар

Ап-ак чәчәк аталар!

Бу тагын нинди могҗиза?

Кыш башында – май ае.

Бу – мәкерсез, матур гына

Кыш бабайның алдавы.

Бала: Күзем ачсам, аклык-пакълек,

Искитмәле таң аткан!

Дөньяның бу саҗдәседер,

Җиргә бүген кар яткан!

Агачларга бәсләр сарган,

Нинди сәер матурлык!

Йә, исми тор, ходай җиле,

Бир беразга сабырлык.

Ап-ак карым, тәүге карым,

Кал син миндә кунакта.

Синең белән язга кадәр

Туймам кебек уйнап та.

Бала: Кар төшә җиргә иренеп,

Теләр-теләмәс кенә.

Җил йөри кураен өреп,

Көйләр-көйләмәс кенә.

Бер карала, бер агара,

Юллар тора алмашып.

Кыш килә җирнең өстеннән

Курыкмый дөп-дөп басып.

Җыр. “Кыш җитә”, Мәүлидә Әндәрҗанова сүзләре һәм музыкасы

Урамда ак кар яуган,

Өй түбәсе агарган.

Агач ботаклары бар да

Яшел күлмәген салган.

Беләбез! Беләбез!

Кыш җиткәнен сизәбез!

Безнең бакчада кошлар да

Нигәдер сайрамыйлар,

Салкын икәнлекне сизеп,

Җим эзләргә очмыйлар.

Беләбез! Беләбез!

Кыш җиткәнен сизәбез

Әйдә, дуслар, бергә чыгып,

Җимнәр салыйк кошларга.

Азык булса, җиңел булыр,

Бар кошларга кышларга.

Беләбез! Беләбез!

Кыш җиткәнен сизәбез

Бала: Тәрәзәгә күз салдым,

Тордым да бүген иртән.

Күргәч, аптырап калдым,

Җирне кем ап-ак иткән?

Бөтен җирдә ак юрган,

Белдем-белдем, кар яуган!

Әй, шәп булган, шәп булган!

Без шуарбыз таулардан!

Бала: Кояш йөри сүрелеп кенә,

Болытка төренеп куенә.

Кыяр-кыймас әйләнгәләп

Кар ява иренеп кенә.

Яшергән җирдән чыктылар

Йон бияләй, йон оек.

Кышка әзерләнсеннәр дип

Килгәнме әллә суык?

Җыр “Дәү әнием җылысы”

Кышын салкын булса да бик,

Һич туңмый аяк,

Аягымда дәү әнием

бәйләгән оек.

Ә кулымда дәү әнием

Бәйләп биргән бияләем

җылыта һәрчак,

җылыта һәрчак.

Сарык йоны җылы да бит,

тик чыкмый истән –

Дәү әнием кулларының

җылысы күчкән.

Дәү әнием бәйләп биргән

Оекбашым, бияләем

җылыта мине,

җылыта мине.

Бала: Кыш килде, кыш килде,

Күңелебезгә хуш килде.

Яудырсын ул карларын,

Сыйласын басуларын,

Уйнатсын балаларын,

Шатландырсын зурларын.

Энҗе карлары белән

Туендырсын кырларын!

Бала: Кар коела, Кар өелә,

Куна өскә, Кунак булып

Куна кашка, Килә җиргә,

Куна күзгә. Килә безгә.

Гаҗәп кунак, Кары белән,

Күпме килеп, Бозы белән,

Өмет итми Уен белән

Безнең сыйны. Сыйлый безне.

Бала: Бу әле кышның малае,

Бу беренче кар әле.

Ак сакаллы, җил-буранлы

Кыш бабае бар әле.

Урманнар артыннан

Һәм таулар артыннан

Болыннар буйлатып,

Бураннар уйнатып,

Килә Кыш бабай!

Ай, суык, ай-ай ай!

К ы ш б а б а й к и л е п к е р ә:

— Исәнмесез, минем нәни дусларым! Малайларым, кызларым, наяннарым, шаяннарым, эшкә булганнарым, уңганнарым! Мине искә алуыгызны ишеттем дә, ашыга-ашыга килеп җиттем әле.

Балалар: Әй, Кыш бабай, Кыш бабай!

Хуш киләсең, уз бире!

Кунак булып килерсең дип,

Күптән көттек без сине.

Кыш бабай: Кыштан курыкмыйсызмы соң?

Балалар: Юк!

Кыш бабай: Сынап карыйк әле!

Ыззз….ыззз итәрмен,

Ап-ак карны тетәрмен,

Очыртырмын туздырып,

Битегезне кыздырып!

Балалар: Ыззз.. ыззз.. итә бир,

Ап-ак карны тетә бир,

Безнең битләр сау булыр.

Алма кебек ал булыр!

Кыш бабай: Ыррр..ыррр… итәрмен,

Ап-ак карны тетәрмен,

Өегезне күмәрмен,

Кардан таулар өярмен.

Балалар: Ыррр..ыррр итә бир,

Ак карны тау итә бир.

Балалар таулы булыр,

Шуарга җайлы булыр.

Кыш бабай: Ыжжж…ыжжж итәрмен,

Таулар аша үтәрмен,

Елга-суларыгызны

Шоп-шома боз итәрмен.

Балалар: Ыжжж…ыжжж итә бир,

Суларны боз итә бир.

Бергәләп чыгарбыз без,

Бозыңда шуарбыз без.

Кыш бабай: Уууу… ууу итәрмен,

Кар тауларын тетәрмен,

Таудан төшкән кар белән

Бозны каплап китәрмен!

Балалар: Уууу..ууу.. итә бир,

Кар тауларын тетә бир,

Карыңны көрәрбез без,

Бозга су сибәрбез без!

Кыш бабай: Ярый, балалар, сезне бернәрсә белән дә куркытып булмый икән. Мин китим. Вакытым җиткәч, мин килермен әле. Минем декабрь, гыйнвар, февраль исемле улларым бар бит. Миңа шулар белән бергә булырга кирәк, балалар! Х у ш ы г ы з!

Балалар: Хуш, Кыш бабай, без сине көтәрбез!

Бала: Чыр-чу килә Көлешәләр, Бер-берсенә

Бала-чага. Елашалар, Кар аталар.

Шуа алар Өшесәләр — Кышны шулай

Чаңгы-чана. Куышалар. Яраталар.

Бала: Энем минем кар яуганда

Чыга чана шуарга.

Артка карый, эз юк була,

Хәйран кала шуңарга.

— Апа, апа, кая качкан

Минем чана шуган юл?

— Мамык карлар явып узгач,

Кар астында калган ул!



Страницы: 1 | 2 | Весь текст




sitemap
sitemap