Ислй авылы бетлре



Кояш Тимбикова исемендәге II республика фәнни — эзләнү укулары

Секция: “Фольклористика”.

Эзләнү эше:

Исләй авылы бәетләре

Эзләнү эшенең авторы: Чистай муниципаль районы

Исләй төп гомуми белем бирү муниципаль бюджет

белем бирү учреждениесенең 9 нчы сыйныф укучысы

Хөснетдинова Диләрә Илшат кызы

Фәнни җитәкчесе:

I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Шигапова Роза Габдулла кызы

Чистай, 2012 нче ел.

Аңлатма язуы

Үз халкыңның үткәнен, телен, гореф — гадәтләрен белмәгән буынның киләчәге дә юк дип фаразлыйлар. Бу фикер белән мин тулысынча килешәм. Чыннан да, үз нәселеңнең килеп чыгышын, туган ягыңның тарихын, йолаларын, авыз иҗатын белү кеше өчен изге бурыч. Боларны өйрәнгәч, кешедә үз нәселе, халкы, теле, иле белән горурлык хисе арта. Мин дә үз халкымның халык авыз иҗатына тартылдым. Бигрәк тә авылыбыз кешеләре тарафыннан иҗат ителгән бәетләр белән кызыксындым. Фәнни эш өчен әлеге теманы сайлауның сәбәпләре түбәндәгеләр дип уйлыйм:

Минем әтием ягыннан булган әби-бабама багышланган бәет бар. Әлеге бәет башка бәетләргә карата да кызыксыну хисе уятты.

Мәктәптә “Исләй авылы музее” эшләп килә. Халык авыз иҗатына багышланган бүлеге әлегә юк. Үземнән әлеге бүлекне башлауга бер өлешемне кертәсем килде.

Татар халык иҗатында бәетләрнең берничә гасырга сузылган һәм гаять җитди традицияләре бар. Алар һәрвакыт язма әдәбият белән тыгыз бәйләнештә. Бәетләрнең зур өлеше шәхси фаҗигаләр белән бәйләнгән. Борынгы бәетләр сирәк сакланган, ләкин шуны искә алырга кирәк, бүгенге көндә дә Исләй халкы тарафыннан чыгарылган бәетләр еш очрый. Бу дөньяда уен — көлке белән, күңел ачып кына яшәп булмый, тормыш булгач, төрлесе була. Шуны истә тотып, мин халык авыз иҗатының энҗесе булган бәетләргә мөрәҗәгать итәргә булдым. Кешеләрнең бәгыреннән, күңел түреннән сызылып чыккан зар-моңны аңларга, күп гасырлык тарихны белергә, тормыш сабаклары алырга, уй-фикерләрне чистартырга, күңелне сафландырырга нәкъ менә бәетләр ярдәм итә дип исәплим. Һәм мин әлеге фәнни эшемне авылдашларым иҗат иткән бәетләр җыюга багышладым.

Максатым — талантлы язучы якташларыбызны барлау, аларның иҗатын туплау, бу жанрларның төп үзенчәлеген — стиль үзенчәлекләрен ачыклау.

Максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар куелды:

— авылымның бәетләрен җыю;

-авторларның теленә кыскача күзаллама ясау һәм шуннан чыгып авторларга хас булган язу үзенчәлекләрен билгеләү. Авторлар тарафыннан кулланылган стилистик фигураларны барлау, аларга бәя бирү һәм аларның кулланылышын, функциясен ачыклау.

Фәнни эшне башкарганда “Әдәбият белеме сүзлеге”, А.Г.Яхинның “әдәбият дәресләре” һәм җирле фактик чыганаклар файдаланылды.

Әлеге эш бүгенге көндә бик актуаль, чөнки үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк. Моның өчен һәр бала үз гаиләсенең, туган җиренең тарихын белергә, шуның аша халыкка якынаерга тиеш. Шулай булганда гына яшь кеше милләт җанлы, үз халкының улы булып җитлегә ала, анда милли аң ышанычлы формалаша.

Фәнни эшнең төре: гамәли-юнәлдерелгән.

Дәвамлылыгы ягыннан озак вакытлы, чөнки үткәрү вакыты 1 елга исәпләнгән.

Фәнни эшнең функцияләре: күп функцияле, гамәли, мәгълүмати, тикшеренү.

Фәнни эшне тормышка ашыру этаплары:

Информацион – мотивацияле.

Максаты: туган ягыбызда булган төрле бәетләрне барлау.

Бурычлары:

бердәнбер чыганак — өлкән яшьтәгеләрнең истәлекләре, хәтерендә калганнары, буыннан-буынга сөйләнеп килгән бәетләрне барлау;

җирлектәге бәет язучы өлкән буын кешеләре турында информация җыю.

Практик этап

Максаты: туган якның, туган авылның, туган мәктәпнең тарихында булган бәетләрне мәктәп музее экспозицияләренә, фәнни эшләрдә чагылдыру, аны буыннан буынга саклап калдыру.

Бурычлары:

авыл халкы арасына чыгып, бәетләр турында, бәетләрне язучыларга багышланган материаллар, фоторәсемнәр, экспонатлар туплау.

Гомумиләштерү этабы.

Максаты: теоретик яктан өйрәнелгән һәм практик яктан тикшерелгән материаллар белән төрле мероприятияләр аша тәҗрибә уртаклашу.

Бурычлары:

китапчык булдыру;

район һәм республика күләмендә үткәрелә торган чараларда катнашу;

тикшеренү эшләре белән фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашу;

Йомгаклау.

Максат: тупланган мәгълүматны берләштереп, туган якны өйрәнү музеенда эшкәртмәләр ясау.

Эчтәлек

Бит

I. Кереш. Халык авыз иҗаты әсәре буларак бәет…………………………………………..4

II. Төп өлеш………………………………………………………………………………………………..5

2.1. Җирле бәетләр һәм аларның эчтәлеге…………………………………………………5

2.2. Бәетләрнең тарихы, аларны язучы авылдашларым……………………………… 6

2.3. Бәетләрнең төп үзенчәлеген — стиль үзенчәлекләрен ачыклау……………… 7

III. Йомгаклау…………………………………………………………………………………………. .8

IV. Кулланылган әдәбият исемлеге…………………………………………………………… 9

Халык авыз иҗаты әсәре буларак бәет.

Бәетләр – татар халык авыз иҗатына хас үзенчәлекле жанрларның берсе. Алар – татар халкы менталитетын, хыял, ниятләрен киң һәм тирән, бик борынгыдан бу көннәргә кадәр сөйләп һәм көйләп, язма һәм телдән иҗат итү юлы белән бәян ителгән әсәрләр. Татар халкының үзе шикелле борынгы заманнарда ук туган, төрле жанрлар белән аралашып үскән, яшәүдән туктамаган милли жанр ул.

Әдәбият дәресләрен без һәр елны халык авыз иҗаты әсәрләрен өйрәнү белән башлап җибәрәбез, бәетләр белән танышып, алардагы мәгънә тирәнлеген күреп сокланабыз, шигъри фикерләү үзгәлеген тоябыз.

Бәет сүзе гарәп теленнән алынтан.Ул ике юллы тезмә әсәр дигән мәгънәгә ия. Әдәбият белеме сүзлегендә (Казан, 1990, 28 бит) бәеткә мондый билгеләмә бирелә: бәет (гарәп сүзе: төрки халыкларда «бәй» — «бой» һәм «әт» — «өт» дигән сүзләрдән кушылып ясалган һәм «көйләп әйтү» яки «көйле хикәят» дигән мәгънә белдергән атама белән аваздаш) — 1) гарәп — фарсы һәм төрки халыкларның язма поэзиясендә ике юлдан торучы, дөресрәге, ике яртышар юлдан(ике мисрагтан) төзелүче строфа. Бәетләрдә гәүдәләнгән образларның күбесе чынбарлыкта булган тарихи шәхесләргә — прототипларга нигезләнәләр. Еш кына бәетләрдә фаҗигале вакыйгалар үзәккә алына. Ләкин алар арасында конкрет вакыйга белән бәйләнеше булмаганнары да бар. Бәетләрне иҗат итүдә халыкның барлык катлау вәкилләре катнашкан. Халык күңеленә ошаган, аның игътибарын җәлеп иткән күп кенә бәетләр телдән телгә күчеп йөрү юлы белән генә түгел, дәфтәрдән дәфтәргә күчерелеп алыну юлы белән дә сакланып калган. Бәетләрне туплау һәм аларны фәнни өйрәнү өлкәсендә күп хезмәт куйган Г.Толымбай, бәетләрнең язма әдәбиятка якын торулары мәсьәләсенә тукталып, болай ди : “Бәетләрнең ничек таралуларын, саклануларын тикшереп карасак, аларның язма белән нык бәйле булуларын беләбез. Мәктәп-мәдрәсә шәкертләренең заманында бәет дәфтәрләре тотулары, ул чагында шәкертләрнең “әдәби көтепханәсе” шул бәетләр байлыгы белән үлчәнүе, шул шәкертләрнең үк бәет әйтеп йөрүләре шуны раслап торалар”. Һичшиксез, аерым бәетләрнең язма хәлендә булулары яки дәфтәрдән дәфтәргә күчерелүләре аларның югалмыйча саклануларына һәм халык арасына таралуларына ярдәм иткән. Алар, халык авыз иҗатының башка төрләре кебек үк, аерым кешеләр – бәетчеләр тарафыннан такмак рәвешендә әйтелеп яки һәрберсе үзенә махсус көйләнеп, телдән телгә күчү юлы белән дә таралганнар һәм шул юл белән дә сакланганнар. Г.Тукай үз халкының иҗат итәргә сәләтле икәнлеген күрсәтергә теләп:” Чү, аз гына бер нәрсә шылт иттеме, инде аның турында иртәгә урамга бәетләр чыга,”- ди. Менә шул рәвешчә, тормышта була торган һәртөрле хосусый вакыйгалар һәм аерым трагик хәлләргә карата да күп кенә бәетләр чыгарыла. Аерым бер кешенең бәхетсезлеккә очравы уңае белән кайгы белдерү рәвешендә иҗат ителгән бу төр бәетләр күп вакытта шул вакыйга булган авылның үзендә яки бәхетсезлеккә очраган кешенең туганнары, якыннары кулында гына сакланып калучан була.

Җирле бәетләр һәм аларның эчтәлеге.

Эзләнү эше башлангач, Исләй авылында яшәүче берничә кешенең бәетләр чыгаруы беленде. Эш барышында без “Урманчеев Фәргать белән Идания бәете”, “Резедә бәете”, “Фәнис бәете”, “Резидәнең афәтле үлеме”Салихов Рәфикъ бәете”, “Әнкәем бәете”, “Бакча күршебез Лена бәете” исемле бәетләрне тупладык. Бәетләр аерым шәхесләрнең трагик язмышларын сурәтлиләр. Аларны берничә тематик төркемгә бүлеп карарга була.

Кеше кайгысы, бигрәк тә, белмәгән кешенеке, шулкадәр тәэсирле булмый, ә үзең белгән, күршең яки танышыңның фаҗигасе һәрчак күңел түрендәге кылларны тетрәндерә. Беренчедән, шушы җирлектәге вакыйга бирелә, икенчедән, таныш шәхесләр сурәтләнә. Мәсәлән, “Урманчеев Фәргать белән Идания” бәетен алыйк. Әлеге бәет минем әбием белән бабама багышланган. Әлеге бәетне безнең гаиләбез еламыйча укый алмыйбыз. Иртәгә олы кызларының туе буласы көнне, ашыгып исле мунчага барганнар һәм ис тиеп үлгәннәр. Берсеннән-берсе кечкенәрәк булган 5 бала ятим калган. Шулар арасында минем әтием дә бар. Мин аларны бары тик әтием сөйләве аша гына ишетеп беләм. Әлеге бәет хис дәрәҗәсенең бик югары куелуы белән аерылып тора.

Бу бәетне язган чакта

Яшьләнде күзләребез.

Ышаныгыз,туганкайлар,

Ялгансыз сүзләребез.

Әрнеп язган бәетемне

Шуның белән тәмамлыйм.

Беркемдә дә мондый хәлләр

Булмасын дип телим мин.

Тормышта төрле фаҗигале хәлләр һаман булып тора. Еш кына мондый хәлләр китергән авыр югалтуларга карата кеше үзенең мөнәсәбәтен белдереп бәет иҗат итә, дөресрәге, моң, хәсрәт белән сугарылып ул үзе халык күңеленнән бәет булып чыга, яшәешнең, язмышның бер өлешен чагылдыра. “Фәнис бәете”, “Резидәнең афәтле үлеме”, “Бакча күршебез Лена бәете” исемле бәетләрдә фаҗигале, көтелмәгән хәлләр сурәтләнә. Фәнис иптәшләре тарафыннан кыйналып, 16 яшьлек Резидә машина бәрдерүдән, Лена үз машиналары һаләкәтеннән үлә. Барысында да: үлүченең дә, якын туганнары һәм дусларының да ачы кайгылары күрсәтелә.

Авыруның яше дә, карты да бер үк, үлемнең генә яше юк, диләр. Кайчагында ниндидер чир аркасында вакытсызрак тоелган үлем җир йөзендә бәхетсез ятимнәр калдыра шул. “Резеда бәете”, “Әнкәем бәете”, “Салихов Рәфикъ бәете” – әнә шундый күңелсез, җанны тетрәндерерлек вакыйгалар чагылышы…. Резеда грипп авыруыннан терелә алмыйча, әни озак еллар авырудан җайланмыйча, Рафикъ салкын тиюдән үлә. Әлеге югалтулар да бик күп кайгы-хәсрәт алып киләләр.

Балам, бәгърем, дия-дия,

Һай, өзелә үзәгем.

Кая куйыйм җаннарымны,

Кайгыга ничек түзәрмен.

Эчтәлекләренә һәм пафоска мөнәсәбәттә алар фаҗигале, ә тематик яктан көнкүреш төрләренә бүленгән.

Бәетләрнең тарихы, аларны язучы авылдашларым.

Шәхси фаҗигаләр турындагы бәетләрдә яшәү һәм үлем фәлсәфәсе дини мотивларга нигезләнеп тә аңлатыла. Бу читен хәлләр Алладан, тәкъдирдә язылганнан килә, дигән фикерләр дә яши. Бәетләр бүгенгесе көндә дә иҗат ителеп тора. Авылыбызда талантлы шәхесләр, күренекле кешеләр дә юк түгел. Төрле фаҗигале хәлләр уңаеннан шунда ук бәет чыгаручылар да бар.

Ә хәзер әнә шундый халык моң — зарының сагында торучыларның берсе — 1928 нче елда Исләй авылында туган Хөснетдинова Наилә Шаһимәрдан кызы турында берничә сүз әйтәсе килә. Югары белемле филолог, 40 елдан артык татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән педагог. Яраткан шөгыле: шигырь язу. Аның бәетләрендә сурәтләнгән кешеләр – төрле фаҗигаләргә юлыгып, вакытсыз дөньдан китүчеләр. Ул — “Урманчеев Фәргать белән Идания бәете”, “Резеда бәете” бәетләренең авторы. Бүгенгесе көндә дә Исләй авылында яши һәм хөрмәткә бик лаеклы кеше.

Авылыбызның тагын бер бәетчесе – Вилданова Рәхилә Сәхәбетдин кызы. 1934 нче елда Чаллы районында туган, Минзәлә педучилищесын тәмамлагач, Исләйгә башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп җибәрелә, шуннан авыл килене булып кала. Югары белемле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. 40 елдан артык балаларны туган телебезне яратырга өйрәткән, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы. Яраткан шөгыле : тегү, чигү, җырлау, шигырь сөйләү. Аның җитезлегенә, осталыгына таң каласың: хезмәтен дә төгәл башкара, гаиләсендә дә оста хуҗабикә, кайгыртучан ана. Өйләренә килеп керсәң, үзеңне чәчәкле аланда кебек хис итәсең. Сине чигүле мендәрләр, япмалар каршы ала. Алардан күңел җылысы бөркелә. Ул нечкә күңелле кеше, шигъри җанлы кеше. Башка кешеләрнең дә борчу-кайгыларын күңеле аша кичерә, уздыра. Шигырьләр иҗат итә. Күп кенә мәрхүмнәргә атап бәетләр яза. “Резидәнең афәтле үлеме” “Салихов Рәфикъ бәете”, “Әнкәем бәете”, “Бакча күршебез Лена бәете” исемле бәетләрнең авторы.

Өченче автор — Сәрвәретднова Диләрә. Ул безнең авылда яшәмәсә дә, биредә аның туганнары бар. Ул — “Фәнис бәете”нең авторы.

Әлеге авторларга: “Бәет язуга нәрсә этәрде?”- дигән сорауга түбәндәге җаваплар алынды:

Яшь гомернең вакытсыз өзелүенә йөрәкләр тетрәнгәнгә яздым (“Салихов Рәфикъ бәете”).

Туганыбыз Резидәнең афәтле үлеме күңелләребезне тетрәткәннән соң күңелемдә туган хисләремне бәет итеп яздым. Чөнки әнисенең өзгәләнүе йөрәкләребезне әрнетте (“Резидәнең афәтле үлеме”).

Бу бәетне мин чыгардым күңел белән сагышлап,

Бу бәетне сез укыгыз Ленагызга багышлап (“Бакча күршебез Лена бәете”).

Әрнеп язган бәетемне шуның белән тәмамлыйм.

Беркемдә дә мондый хәлләр булмасын дип телим мин. (“Урманчеев Фәргать белән Идания бәете”)

Димәк, шуны әйтергә була: бәетләр тигез җирлектә генә барлыкка килмиләр. Аны язар өчен көчле дәрәҗәдәге кызгану, хәсрәтләнү, сызлану хисләрен кичерергә кирәк. Белгәнебезчә, хисләр сәбәпсез булмыйлар һәм бәетләр язу аркылы кеше үзенең хисләренә юану эзли.

Бәетләрнең төп үзенчәлеген — стиль үзенчәлекләрен ачыклау.

Бәетләрнең стиль үзенчәлекләрен дә ачыкларга тырышып карадым. Үзенчәлекле элементлар түбәндәгеләр:

«Бисмиллаһи вә биллаһи» кебек дини сүзләр яки әсәрдә тасвирланачак вакыйганың вакытын күрсәтеп башлау — күпчелек бәетләргә хас уртак сыйфат. (“Салихов Рәфикъ бәете”, “Урманчеев Фәргать белән Идания бәете”, “Резеда бәете”).

Бәетләр барысы да язма шигърият традицияләренә таяналар һәм язма рәвештә тасвирланалар.

Бәетләрдә төрле сурәтләү чаралары кулланылган:

а) метафора (гомер ага, якты дөнья кара булды); б) сынландыру (язмыш алып китте, авыру илтә);в) эпифоралар (бит — бит, инде — инде, әле — әле, башларга — башларга );г) эпитетлар (авыр хәл, кара кайгы, үкенечле гомер, зифа буй, якын дус, якын туган, чит җирләр, нурлы кояш, ап-ак йөзләр, сары хаста, кара болыт… );д) чагыштыру (гөлбакчадай илебезне, төсле тәмуг газабы, чәчәк кебек яшь гомерем, сабагыннан өзгән гөл сыман).

е) инверсия — каршы алды мине ялгыз өй, эзләүләрегезне белсәм дә мин, аңламадым чынын — уенын, тәмам катты башларым, качып котылып булмый үлемнән, насыйп булмады исән-сау кайту миңа туган илгә, шуны уйлап җәллим мин…)

җ) антитеза (якты дөньяны ташлап китәрмен, караңгы гүрдә ни хәл итәрмен)

Поэтик текстны строфалар тигез зурлыктагы шигъри берәмлекләргә бүлә, композицион бөтенлек һәм метрик бердәмлек тудыра. Алда китерелгән бәетләр ике юллыклардан (дистих) тора. Әсәрләрдә аһәңлелек, ярашучанлык күзгә ташлана. Юл ахырында аваздаш кабатлаулар, охшаш яңгырашлы сүзләр бар. Юллар арасындагы чикне рифма билгели һәм аларны строфага берләштерә. Рифманың аваздашлыгы бәетләрнең ритмына өстәмә куәт бирә. Рифманы тудыруда басымлы сузыклар да, уртак тартык авазлар да зур роль уйный. Алда әйтелгән бәетләрдә аралаш яки юл аша рифмалар ( аб аб ) бар. Әсәрдә эндәш сүзләр күп. Бу алым геройны үле итеп түгел, исән итеп күрергә ярдәм итә. «Әни бәгърем», «туган авылым», «кыз туганым», “кызым, улым”, “сөекле балакайларым”, “туганкайлар”, “йөрәк пәрам”, “тормыш иптәшкәем”,

«әни җаным» кебек сүзләр геройларның йомшак телле, нечкә күңелле булуларын тасвирлый. Реаль тормышта һәр шәхестә бөтен кешелеккә хас уртак билгеләр бар.

Шуны әйтергә кирәк : язылу стиле ягыннан безнең авыл бәетләре башка әдәби бәетләрдән бер ягы белән дә аерылмый. Бәет авторларының әлеге жанр белән якыннан таныш булулары һәм әдәбият теориясен әйбәт белүләре күренеп тора. Шундый талантлы шәхесләр биргән безнең туган ягыбыз. Безгә аларның тырыш хезмәтләрен күреп сокланырга һәм аларның эшләрен дәвам итәргә генә кала!

Йомгаклау

Әлеге фәнни эштә “Исләй авылы бәетләре” дигән теманы яктырттым. Бәет темасын мин бик яратып, тирәнтен өйрәндем. Күп чыганаклар таптым. Алар миңа темамны ачуда ярдәм иттеләр. Эш буенча түбәндәге нәтиҗәләрне чыгардым:

1. Бәетләрнең төп темалары уртак. Аларның барысы да якын кешедән аерылу турында. Әсәрләренең төзелешендә дә охшашлык зур. Алар хиснең өч өлешенә бүленәләр һәм укучы күңеленә тагын да тәэсир итәр өчен кабатланып киләләр. Болар : сәбәп – хис – юану.

2. Авылдашларым иҗат иткән бәетләр тирән эчтәлекле. Һәм үзләренә генә хас үзенчәлекләре белән аерылып торалар. Бәетләрнең теле сурәтләү чараларына бик бай. Әгәр автор үзе белән яңа сурәтләү чаралары алып килмәсә, аның иҗат җимеше бертөрле, кызыксыз, яңа хис тудырмый торган әсәр булыр иде. Бәхеткә каршы, әдәбиятның иксез-чиксез киңлекләрендә үзенә генә хас фикере, шул фикерне җиткерә белү, һәм ниһаять, сыгылмалы теле белән аерылып торучы талант ияләре барлыкка килеп тора.

3. Бүгенге көндә дә халык бәетләрне иҗат итә.

4. Бәетләр гаиләдә истәлек буларак саклана.

Эшемнең максаты — ул авылыбызда иҗат ителгән бәетләрне җыю, өйрәнү иде. Алдыма куелган максатны үтәгәч, зур дулкынлану кичердем, эш барышында үзем өчен күп ачышлар ясадым. Мин алга таба да халкымның авыз иҗатын өйрәнергә, барларга тырышачакмын. Үзем өчен шундый нәтиҗә ясадым: халкымның авыз иҗаты җәүһәрләре буларак бәетләр туа торалар һәм билгеле бер вакыт арасында бер яисә берничә авылда яшиләр. Кайберләре, аерым бер гаиләләрдә барлыкка килеп, шул гаилә истәлеге булып калалар.

Йомгаклап шуны әйтәсе килә: якташларымның бәетләрен җыю минем өчен кызыклы да, гыйбрәтле дә булды. Тулаем алганда, алар халкыбызның тарихи үткәнен һәм хәзергесен тулы итеп күз алдына китереп бастырырга һәм туган ягыбызны яхшырак танып-белергә булышалар. Гомер уза, еллар үтә. Тарих тәгәрмәче алга тәгәри. Кешелек ашыга-ашыга киләчәккә атлый. Тик бер генә мизгелгә артка карыйк әле, халкыбыз нинди дәвер, чорлар аша үтте икән? Һәр халык үзенең традицияләре, гореф-гадәтләре белән бай. “Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк”,- диләр. Дөрес сүзләр. Туган илгә мәхәббәт, халкыбызның үткәндәге истәлекләрен хөрмәт итү, хәзерге казанышларына ихтирам һәм горурлык хисләре,милли аң тәрбияләүдә туган якны өйрәнү зур әһәмияткә ия.

Кулланылган әдәбият исемлеге:

ЗамалиеваЗ.А. сост. Народные обряды и праздники татар /НБ РТ;Отв. ред. И.Г.Хадиев.- Казань: Милли китап, 2000.- 42 с.- (В библиотеках республики: Из опыта работы; Вып. 4).-На татар.яз. 

ЗамалиеваЗ.Асост..; Обычаи и праздники татар /НБ РТ: Отв. ред. И.Г.Хадиев.-Казань: Милли китап, 2003.-31 с.- (В библиотеках республики. Из опыта работы; Вып. 2).- На татар.яз. 

Саттаров Г.Ф. Мәктәптә туган як ономастикасы. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1984

Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. I том. Казан, 1977; II т., Казан, 1979; III т., Казан, 1981

Әдәбият белеме: терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге.- Казан: Мәгариф, 2007.

Әдәбият дәресләре: Укытучылар, югары уку йортлары студентлары өчен һәм укучылыр өчен методик кулланма / А.Г.Яхин // — Казан: Мәгариф, 2003.

Татар әдәбияты: Теория. Тарих. / Д.Ф.Заһидуллина, Ә.М.Закирҗанов, Т.Ш.Гыйлаҗев, Н.М.Йосыпова. – Казан: Мәгариф, 2006.

Җирле фактик чыганаклар.



sitemap
sitemap