Ислам мднияте м трбия мсьллре иади эшлр бйгесе



ТР Балтач муниципаль районы

Кече Лызи урта гомуми белем бирү мәктәбе

Тема: “ Ислам мәдәнияте һәм тәрбия мәсьәләләре”.

«Мин туган телдә сөйләшәм”

(иҗади эшләр бәйгесе)

Башкарды: Хафизов Фәнил Наил улы

Кече Лызи урта мәктәбенең

9нчы сыйныф укучысы.

Җитәкче: Хәсәнова Гадения Газизҗан кызы

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

2012 нче ел

Максат: ислам мәдәнияте аша татар яшьләрен милли рухта әхлаклы шәхес

итеп тәрбияләү.

Актуальлелек: ислам мәдәниятенең яшьләр тормышында тәрбияви роле һәм

әһәмияте.

Бурычлар: кече яшьтән балаларга милли тәрбия аша мәдәнияткә кызыксыну

уяту;

милли бәйрәмнәргә, гореф-гадәтләргә карата кызыксындыру

чаралары үткәрү;

татар теленә, татар милләтенә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү.

Мин — рус мохитендә яшәүче татар малае. Мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыйм. Өйдә татарча , ә сыйныфташларым белән русча сөйләшәм. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә үземнең туган җирем, әби-бабаларымның тормышы, яшәү рәвеше, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре белән ,татар халык авыз иҗаты белән танышам. Мәсәлән, Г.Исхакый “ Кәҗүл читек”, Г.Ибраһимов “Яз башы”, “Алмачуар” хикәяләре, Г.Бәширов “Туган ягым — яшел бишек” повесте, һ.б.

Мөселман булуым белән горурланам. Чөнки мине әти-әнием олыларны хөрмәт итәргә, чиста-пөхтә булырга өйрәтә. Гает көнендә әнием коймак пешерә, Корбан бәйрәмендә сарык чалабыз. Аннары күршеләргә,туганнарга бирәбез.

Әтиемнең әнисе дини белемгә ия. Кунакка кайткач,ул миңа файдалы киңәшләр бирә. Үзе дә ислам дине кушканча яши: биш вакыт намаз укый, мәчеткә йөри, ел да ураза тота. Мин шушындый тәртипле гаиләдән булуым белән горурланам.

Ләкин мине борчыган мәсьәләләр дә бар. Татар милләтенең “бер өлеше” үзенең әби-бабаларының йөзенә тап төшерә. Безнең бабаларыбыз соңгы сулышларына кадәр көрәшеп үзләренең диннәрен, телләрен саклаганнар. Хәзер кайбер татар гаиләләрендә балалар русча сөйләшеп үсә, үзләренең туган телләрен белмиләр дә. Милли бәйрәмнәр онытыла. Элек татар халкы тормыш авыр вакытта да милли бәйрәмнәрне үткәргән: “ Каз өмәсе”,”Нәүрүз” бәйрәме, “Нардуган” бәйрәме, “Корбан гаете”, һ.б. Шушы бәйрәмнәрдә алар бергәләшеп күңел ачканнар, тормыш авырлыкларын онытып торганнар. Яшьләр өчен җырлы- биюле уеннар үткәрелгән. Аулак өйләрдә халык җырларын башкарганнар, уеннар уйнаганнар. Әби –бабаларыбызның бу гамәлләрен хәзерге көндә мәдәният сүзе белән атап булыриде дип уйлыйм мин.

Нәрсә соң ул ислам мәдәнияте? Минем уйлавымча, бу күпкырлы төшенчә. Мәдәният – ул, беренчедән, татар телен камил белү; олыларга хөрмәт; нәсел шәҗәрәңне белү; ислам дине нигезләрен үтәү, гореф-гадәтләрне онытмау. Икенчедән, гаиләдә, балалар бакчасында, мәктәптә милли йолалар, бәйрәмнәр белән таныштыру. Өченчедән, татар телендә күбрәк тапшырулар булдыру, нәфис фильмнар, спектакльләр күрсәтү. Дүртенчедән, тарихи һәм истәлекле биналарыбызны яңадан торгызу. Бишенчедән, һәрбер районда тарихны чагылдырган музейлар, күргәзмәләр булдыру. Алтынчыдан, мәктәпләрдә кызларга кул эшләре түгәрәкләре ачу, татар халык җыр- биюләрен өйрәнү. Җиденчедән, мәктәптә,уку йортларында имтиханнарны татар телендә кабул итү. Сигезенчедән, кече яшьтәге балаларга телевизордан татар халык язучыларының әсәрләре буенча эшләнгән мультфильмнар, кинолар, яшьләр өчен миллли уеннарны, гореф-гадәтләрне чагылдырган тапшырулар әзерләү. Тугызынчыдан, мәктәптә әхлак дәресләре үткәрү. Унынчыдан, дөньяга сибелгән милләтәшләребез һәм төрки халыклар белән бәйләнештә тору. Чөнки безнең безнең телләребез охшаш, бәйрәмнәребез, диннәребез уртак. Мин читтә яшәгән татарларның туган телләрен, гореф-гадәтләрне онытмауларына,туган җирләрен сагынуларына карап сокланам.

Минем уйлавымча, хәзерге көндә ислам мәдәнияте үсештә. Аз булса да, милли тәрбия бирүче татар сыйныфлары, балалар бакчалары, лицей- гимназияләр ачыла. Татар телендә чыгучы тапшырулар саны арта. Татарстаннан тыш татар язучыларына, галимнәренә һәйкәлләр куела.Урамнар алар исеме белән атала. Татар халкының яраткан милли бәйрәме Сабантуй күп кенә татарлар яшәгән җирләрдә үткәрелә. Татарлар яшәгән авылларда мәчетләр, мәдрәсәләр ачыла, азан тавышы ишетелә. Балаларга җәйге каникулда мәчет яны лагерьлары оештырыла. Интернет челтәреннән татар телендә аралашып була. Татар телендә яңа газета- журналлар чыга. Танылган язучыларыбызның әсәрләре сәхнәдә куела.Татарстан Республикасы мөселман илләре , татарлар яшәгән төбәкләр белән тыгыз бәйләнештә тора.

Һәр кеше үзенең милләтенең тарихын белергә тиеш. Милләтсез кешенең, халыкның киләчәге юк. Һәр милләтнең үзенә генә хас булган үзенчәлекләре бар: җыр- моңнары, гореф- гадәтләре. Һәр милләт үзенчә матур. Шул матурлыкны күрә , саклый белергә кирәк. Телнең, милләтнең, диннең киләчәге яшьләр кулында. Үсеп килүче буын татар телендә сөйләшеп, дин кануннары буенча тәрбияләнергә тиеш. Телеңне, гореф- гадәтләреңне, динеңне саклап байлыкта, муллыкта, иркенлектә яшә , милләтем. Син моңа лаек! Милләт яшәсә, милли мәдәният тә яшәр, яшьләр дә тәрбияле булыр!










sitemap
sitemap