Искиткеч вожатый



Искиткеч вожатый.

Башлангыч сыйныфларга вожатый итеп билгеләнгәч, башта куркып калдым. Башымнан мең төрле уй үтте. Эшли алырмынмы, балалар мине кабул итәрләрме? Беренче укытучым Исламия Габделхәй кызы мине сыйныфка алып керде. Якында үземнең укытучым булуы миңа көч өстәде, иңнәремә канатлар үскән кебек тоелды. Исламия апа балаларны минем белән таныштырды. Укучылар мине бик җылы кабул иттеләр. Кул чабып куючылары да булды. Чөнки, бер авылда яшәгәч без бер-беребезне бик яхшы беләбез. Шул көннән башлап, 3 нче сыйныф укучылары минем бик якын дусларыма әйләнделәр. Мин дә аларны бик яраттым. Хәзер инде барлык чараларда мин алар белән булырга тырышам. Үзем белгән биюләрне өйрәтәм. Төрле кул эшләре белән шөгыльләнәбез. Алар үзләре дә миңа ияләнделәр. Киңәш сорап еш мөрәҗәгать итәләр.

Вожатый булу әле ул һөнәрләр өйрәтү генә түгел. Минемчә балаларны ихлас күңелдән яратучы гына бу эшне башкара ала торгандыр. Алар өчен мин дус кызлары да, өлкән апалары да. Кайбер вакытта йомшак кына итеп аңлатырга туры килә. Ә кайбер чакта бераз кырыслык та күрсәтеп алам. Чөнки, сыйныф укучылары бик шук. Кызларның чәчләреннән дә тартырга мөмкиннәр, төрткәләшеп тә алалар. Андый чакта ачуланырга да туры килә. Үпкәләмиләр тагын үзләре. Минем чын күңелдән аларны яратуымны беләләр шул алар. Алинә- сыйныфта отряд җитәкчесе. Һәр эшне җиренә җиткереп башкара. Башкаларны да үз артыннан ияртә белә. Бик яхшы укый, җырлый. Сөйләргә дә бик оста. “ Ватан” дип аталган милли гореф-гадәтләребезгә нигезләнгән конкурста “ Гран при” исеменә лаек булды. Тәлгать үзенең сабыр, һәр сүзен үлчәп әйтүе белән аерылып тора. Шулай ук, бик матур сөйли. “ Созвездие-йолдызлык конкурсында призлы урынга лаек булды. Әле ул сыйныфның гармунчысы да. Дилә бик шук, үткен кыз. Һәрбер чарада беренчеләрдән булып йөри. Матур итеп курайда уйный. Отрядыбызда бик тыйнак Диләрә исемле кыз бар. Ул бик матур җырлый. Тормышны бик ярата. Бик тырыш, уңган. Ильмир белән Адель бик якын дуслар. Рәсемнәрне бик яратып һәм матур итеп ясыйлар. Быелгы уку елында отрядыбыз яңа дусларга артты. Пимәр авылыннан Салават исемле бик матур җырлаучы һәм гармунда уйнаучы малай килде. Кәвәл авылыннан килгән Аида белән Людмиланы да бик якын иттек. Отрядыбызда талантлы балалар артты. Кайбер вакытта үземне алар кебек нәни итеп тоям. “ Ләйсән апа, Ләйсән апа, бу ничек була “-дигән сүзләр, үземне зур итеп тоярга ярдәм итә. Вожатый укучы үзенең тәртибе, укуы белән дә үрнәк булырга тиеш. Аларга үрнәк булу өчен мин тырышып укыйм, тәртипле, сүз тыңлаучан булырга тырышам. Алга таба да бу эшемне дәвам итеп, укучыларның якын дуслары булырмын дип ышанып калам.

Ләйсән исемле кыз булам

Раимова фамилиям

Ләйсән яңгыр кебек явам

Шатлыклар алып киләм.

Питрәч дигән гүзәл якның

Тау Иле авылында

Дөньяларга килгәнмен

1998 елларда…

2004 елда укырга кердем

“4” һәм “5” билгеләренә өлгердем

Эзтабарлар сафына да

Кабул ителдем.

Кечкенәдән җырлар җырлап,

Биеп үстем сәхнәдә

Конкурсларда катнашып,

Урыннар алдым әлбәттә.

Спортны да бик яратам

Җәен чабам кросста,

Кышын йөрим чаңгы белән

Футболга да мин оста.

8 нче сыйныфта укыйм

Уңганнар, булганнар без.

Бер тавыштан сайладылар

“Вожатый булырсың”- дип.

Нәни дусларымны күргәч,

Күңелләрем нечкәрде

Ихлас йөзләрен күреп

Күзләремнән яшь бәрде.

4 нче сыйныфлар белән

Без бик матур яшибез,

Җырлар җырлап, биюләрне

Бергәләшеп биибез.

Алар да мине ярата

“ Ләйсән апа”-дип тора.

Бер генә көн күрмәсәм дә,

Күңелләрем юксына.

Мәктәбебез менә шулай

Шаулап тора һәр көнне,

Шулай булган өчен дә бит

Яратабыз мәктәпне.

Алга таба да бергәләп

Шаулап яшәсәк иде.

Эзтабар дусларым белән

Гел дуслар булсак иде.



sitemap
sitemap