Иске ияш авылы сулыклары алар ткнд м бген



Тема: Иске Җияш авылы сулыклары, алар үткәндә һәм бүген.

Гипотеза: “Кул пычранса ,су белән юарсың,

Су пычранса, ни белән юарсың?”

Максат.

-Туган авылымда чишмәләрнең юкка чыгу

-Авылымдагы инешләргә игътибар бармы?

-Шәбез елгасының аяныч хәлдә булу сәбәбен ачыклау

Планым

-Туган авылым чишмәләре, аларның бүгенге хәле

-Инешләребез һәм без- кешеләр

-Шәбез елгам нигә уйга калдың ?

1. Слайд 1,2

-Хәерле көн, исәнмесез! Мин, Миргалимов Рифат Иске Җияш башлангыч мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы. Әйләнә-тирә дөнья дәресендә без “Сулык ул-судан ясалган йорт” дигән тема өйрәндек. Теманы үткәннән соң минем туган авылым чишмәләре, инешләре, авыл янынан агучы Шәбез елгасы турында тагы да тирәнрәк өйрәнәсем килде. Һәм “Иске Җияш авылы сулыклары, алар үткәндә һәм бүген” темасы буенча проект эшенә алындым.

2.Гипотеза Слайд 3

“Кул пычранса су белән юарсың,

Су пычранса ни белән юарсың?”

3. Максат. Слайд 4

-Туган авылымда чишмәләрнең юкка чыгу

-Авылымдагы инешләргә игътибар бармы?

-Шәбез елгасының аяныч хәлдә булу сәбәбен ачыклау

4.Планым Слайд 5

-Туган авылым чишмәләре, аларның бүгенге хәле

-Инешләребез һәм без- кешеләр

-Шәбез елгам нигә уйга калдың ?

5.Минем эзләнүләрем: Слайд 6,7,8,9

-83 яшьлек бабам Вакыйфның истә калганнары

-Иске Җияш авылы тарихы сурәтләнгән “Уртак язмыш кояшыбыз” китабы

-интернет-эзләнүләр

Слайд 10

Чишмәләр-табигатькә җан кертүчеләр алар, елга, күл, инеш, океаннарга тормыш бүләк итүчеләр. Карамасаң, чистартып тормасаң, алар да үлә. Кайчандыр авылыбыз чишмәләргә бай булган. Атамалары да кызык.Мәсәлән: «Бакыр коесы» чишмәсе.Исеменнән күренгәнчә, аның суыннан бакыр тәме килә. Эзләнүләрем вакытында ,ерак бабаларыбызның аннан бакыр чыгаруларын да белдем.

Слайд 11,12

“Гөпшәле кое”, “Күперле саз”, “Көтүче”, “Төпсез кое” чишмәләре. Элекке заманнарда бу чишмәләрнең һәркайсы авыл кешеләренә хезмәт иткән. Бабаларыбыз аларны чистартып торганнар. Суларны колонкалардан агызып ала башлагач, чишмәләр онытыла. Бүгенге көндә бөтен авыл халкын су белән тәэмин итүче- “Күперле саз” чишмәсе. Үз агымы белән агып, ел дәвамында ул безне сулы итә.

Слайд13,14

Иске Җияш авылы инешләргә дә бай. “Дәүрә” җәйләү урыны булган. Бик тирән, чиста сулы. Сыерларны эчерергә уңайлы урын дип, җәйләү ясыйлар. Шунлыктан инеш бик нык пычрана. Шулай да монда әле карп, табан балыкларын тотарга була. Тагын бер матур күренеш, һәр яз саен пар аккошлар инешкә төшә. Алар анда озак тоткарланмыйлар. Быел мин дә бу матурлыкның шаһиты булдым.

Слайд15,16

Юкәле кул суы агаКыр- басу уртасыннанТөнбоеклары тирбәләУйларга талган сыман. Фәйрүзә Мөслимова Слайд 17

Кул борынгы чорда озын чокыр, үзән мәгънәсен белдергән. Янында юкәләр үскән.Инешнең суы чиста,йомшак булган. Шарлавыклар ясап аккан.Чиста төче суларда гына яшәүче шамбы балыгын да тотканнар.Буасын җибәреп, канау казып,инешнең агу юлын үзгәртәләр.Бүгенге көндә ул тар гына ермакны хәтерләтә.

Слайд 18,19

Шәбезкәем текә ярлы иде

Вак балыклы булды электән

Без үскәндә чумып йөзгән

Сулары да калган тубыктан

Диләрә Хуҗина

Слайд 20

Шәбез- шәп, кызу агучы елга дигәнне аңлата. Кайчандыр шулай булган. Буалар буылган, су тегермәне эшләгән. Ел саен буаларны җибәргәннәр. Язгы ташу бар утырымны агызып алып киткән. Шунлыктан елганың суы тирән, чиста булган.

80 нче елларда басуларга су сиптерү максатыннан барлык уңайлыклары булган дамба төзелә. Ул чорда да елга тирән, мул сулы, балыкларга бай була.

Слайд 21

Басу-кырларны сугару эше туктатылгач, елга үзенән-үзе сула. Хәзер инде ул тар гына сай инешне хәтерләтә. Буалар буылмый, зур акчаларга төшереп салынган дамба да җимерек хәлдә.Елганы таллар каплап алган.

Слайд 22,23

Ә иң аянычы, авыл чүплеге Шәбез елгасы ярында урнашкан. Язгы ташулар вакытында Шәбез белән бергә чүплек тә ага. Авыл чүплегенә нәрсәләр түгелгәнен күз алдына китерә аласыздыр.Шәбез, Шәбездән соң Агыйдел..

Слайд 24

“Кул пычранса су белән юарсың,

Су пычранса ни белән юарсың?”

-Әйдәгез мәкальгә җавап эзләп карыйк. Дөрес ,кемнедер гаепләү минем вазыйфама керми. Моңа без- кешеләр гаепле!.Өебездәге, ихатабыздагы байлыкны, матурлыкны бикләп саклыйбыз. Бикләнмәгән, Ходай Тәгалә бушка биргән байлыкларны кем саклар?Безгә, бездән соңгы буыннарга нәрсә калыр?

Слайд 25,26

Таш,су, һава, урманнарны

Табигать дип атыйбыз.

Табигатьсез яшәп булмый

Нигә соң сакламыйбыз?

Елгаларны пычратабыз,

Урманнарны кисәбез.

Чишмәләрне чистартмыйбыз,

Матурлыкны бозабыз.

Слайд 27

Кулланылган әдәбият:

1.Й.Ә.Хуҗин. Уртак язмыш кояшыбыз(Иске Җияш авылы тарихы)

2.Диләрә Хуҗина. Көзге моң

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы

Иске Җияш башлангыч мәктәбе

Тема:

“Иске Җияш авылы сулыклары, алар үткәндә һәм бүген”

Эшне башкарды : 3 нче сыйныф укучысы Миргалимов Рифат Ришат улы

Җитәкчесе: Гәрәева Флүсә Сабит кызы

2014 нче ел, февраль



sitemap
sitemap